Логотип Казан Утлары
Бәян

Олы Битаманда була язган фаҗига (кыйссаның ахыры)

Апанайлар утарына кайтып җиткәч тә ошбу вакыйга турындагы сүзләр байтак тынмады. Кичен башка имамнар да җыелды. Һәм һәркайсы Мәрҗани хәзрәткә үз мәхәлләсе караган авылның тарихын язып алып килгән иде... Шулчакта олуг хәзрәтнең куануын күргән һәркем бу мизгелләрне Мәрҗани хәзрәтнең иң бәхетле минутлары дип әйтер иде...

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Самовар тагын кайнап чыгып, бу юлы өстәлгә янә дә татлырак
нигъмәтләр куелгач, Мәрҗани хәзрәтләрен олы өйгә чакырдылар.
Хәзрәт, Нургали Буавиның читтәге почмакта уңайсызланып утырган
шәкерте янына килеп, кулын аның иңбашына куйды һәм гарәпчә:
– Әнтә бәталү Сабантуй?36– диде. Мәхдүм елмаеп куйды, әмма
җавап бирергә ашыкмады.
Мәрҗани хәзрәт соравын башкача кабатлады:
– Һәл әнтә бәталү ил-михро́с?37
Мәхдүм тамагын кырып куйды һәм:
– Әнә әтәсо́ро‘у фи карйәтинә фәхәсб38, – дип шартлатып гарәпчә
җавап бирде. Өй эчендәгеләр генә түгел, Мәрҗани хәзрәт үзе дә
сокланып башын чайкап куйды һәм сынавын дәвам итәргә уйлап,
бу юлы фарсы теленә күчте:
– То нә тәнһа йәк пәһләван һәсти, бәлкә бә кәсбе эльм һәм хәйли
моштаг һәсти...39
Мәхдүм аптырап калмады, шартлатып, фарсыча җавап кылды:
– Рахматхо́е Ходо́ бәр то бод, хәзра́те бозоргво́р!40
Мәрҗани хәзрәт янә башын чайкап куйды һәм ул бу вакытта үзе
дә гадәти бер яшүсмергә әйләнеп калган кебек иде, чөнки әңгәмәне
бу юлы төрекчә дәвам итәргә уйлады:
– Татарлары́ куртарача́к тек бир шәй вар, о да саде́дже окума́к ве
илимди́р41.
– Бу сөзлери́ өмрү́м бою́нджа унутмаяҗагы́м, улу́ хазре́т.42
Хәзрәт көлеп җибәрде һәм янә Мөхәммәтһади мәхдүмнең иңенә
җиңелчә кагылып, инде хәзер русча:
– Пока есть такие внуки, как ты, будущее нашего татарского народа
вселяет надежду, махдум!
– Да сподобит меня Всевышний оправдать это ваше доверие,
великий хэзрет! Я приложу все свои силы на пути науки.
Өй эчендә чебен очкан тавыш кына ишетелә: бар халык
гаҗәпләнүдән һәм сокланудан телсез калган. Мәрҗани хәзрәт бик
зиһенле зат иде, сынауга ул шул урында нокта куярга булды, Садри
мәхдүмне дә үз янына дәшеп, ике яшүсмерне дә кочагына алды һәм:

-------------------------------
36 Син Сабантуй батыры икәнсең?
37 Син Сабантуй (Сабан/Сука бәйрәме) батырымы?
38 Мин тик үзебезнең авылда гына бил алышам.
39 Син батыр гына түгел, гыйлем эстәргә дә бик һәвәс икәнсең. Нәкъ безгә кирәкле җан!
40 Аллаһының рәхмәтләре булсын сиңа, олуг хәзрәт! Сезнең ышанычыгызны аклар өчен бөтен җанымны
бирергә әзермен.
41 Татарларны коткаручы бер нәрсә бар, ул да исә – әнчак уку, гыйлем.
42 Бу сүзләрегезне гомер буена онытмам, олуг хәзрәт.

– Илаһы озын гомер насыйп итсен сезгә, балаларым! – диде,
аннары өлкәннәргә карап. – Саклагыз бу алтын бөртекләрен, – дип
кабатлады. Олуг хәзрәтнең күзләрендә яшь иде...
Хәзрәтнең соңгы сүзләреннән Габдулла куырылып килде: «Нигә
васыять итеп әйткәндәй әйтә әле бу сүзләрен олуг хәзрәт?» Бу
мизгелдә Галимҗан Баруди, Һади Максуди, Хәсән Габәши һәм
Нургали Буавиның да зиһененнән нәкъ менә шул шомлы уй узды.
Мәрҗани хәзрәт һавада асылынып калган киеренкелекне йомшак
кына җилгәрде: ул, асыл затларга хас иплелек белән елмаеп, кулы
белән өстәл янына ишарәләде һәм кунакларын утырырга чакырды.
Чәй өстәле янындагы әңгәмә матур гына башланып китте.
Мәрҗани хәзрәт бик оста рәвештә әңгәмәне башка темага күчерергә
өлгергән иде. Ул Олы Битаман зиратындагы борынгы ташлар
турында сүз башлады, күршедәге Әсән, Юван суы буендагы Битаман
зиратларында да борынгы ташлар булу-булмавы белән кызыксынды.
Үзенең ачыш-табышлары турында сөйләде.
Садри мәхдүм, Галимҗан хәзрәтнең сүзләрен исенә төшереп:
«Амбар төбендә икмәк бар, Мәрҗани сүзендә хикмәт бар», – дип
куйды. Ул үзе дә, янәшәсендәге мәхдүм дә бик игътибар белән олуг
хәзрәтнең һәр әйткән сүзен бик дикъкать белән тыңларга керештеләр.
Мәрҗани, сүзен дәвам иттереп:
– Сөйләү вә аңлатулардан нә файда, барысы да Коръәни Кәримдә
бәйнә-бәйнә шәрехләнгән. Җир, Кояш, Ай мәсьәләсе дә шул исәптән.
Илле бишенче сүрә, бишенче аять, – диде дә беркавымга тын калды.
Арада Коръәнне яхшы белгән инсаннар булса да, җәһәт кенә
ошбу сурәне исләренә төшерә алмадылар, бары Садри мәхдүм генә
эченнән «Кояш һәм Ай (һич ялгышмаган) бер хисап белән (хәрәкәт
итәләр)» дип куйды. Бу – Коръән шәрифнең чыннан да, «Әр-Рахмәән»
сүрәсендәге өченче аять, – дип, уен тәмам кылды.
Мәрҗани тагын, фикерен дәвам иттерде:
– Кырык тугызынчы сүрә, унынчы аять, – диде. Бу юлы Галимҗан
хәзрәт күңеленнән әлеге сүрәне исенә төшерде, ул «Хөҗүрәт»
(«Бүлмәләр») сүрәсеннән иде: «Мөселманнар үзара кардәшләр,
шулай булгач, кардәшләрнең арасын җайласагыз вә Аллаһтан
курыксагыз, ярлыкалынырсыз, Аның рәхмәтләренә ирешерсез».
Мәрҗани хәзрәтне тынсыз калып тыңлаганнар аның тагын сөйләвен
көттеләр, бу юлы ул ни теләгәнен сүрәдән сүзләр белән әйтте:
– «Ий мөэминнәр! Барчагыз да бер булып, Аллаһның арканына,
ягъни мәсәлән, Коръәнгә тотыныгыз, таркалып, аерылмагыз. Сез бер-
берегезгә дошман идегез, Ул сезнең күңелләрегезне берләштерде.
Аның нигъмәте аркасында кардәшләр булдыгыз вә сез астында ут
янып торган упкынның кырыенда идегез, аннан сезне Ул коткарды.
Аллаһ сезгә аятьләрен менә шулай ап-ачык итеп аңлата. Шаять, тугры юлга ирешерсез. Сездән шундый бер өммәт, ягъни милләт, кавем
булырга тиеш ки, алар һәркемне аерым эшләргә, игелеккә өндәрләр,
яманлыктан ваз кичәргә чакырырлар. Менә шундыйлар морадларына
ирешкән кешеләр булыр».
Мәрҗани хәзрәт сүзен тәмам итүгә, Садри мәхдүм абыйсына
карап алды да шулай ук эченнән генә «Әл-гыймран» сүрәсе, йөз дә
өченче вә йөз дә дүртенче аятьләр, дип куйды. Әмма бу юлы аның
сүзләрен бар кеше дә ишетте, мәхдүм, үзе дә сизмәстән, боларны
кычкырып әйткән иде. Мәрҗани аның ягына карап куйды һәм баш
какты. Ул әүвәл бар кеше дә ишетерлек итеп: «Йа Раббым! Бары
сиңа гына шөкер итәм! Мондый оланнарыбыз барында, менә шундый
яшьләребез үсеп килгәндә, мин инде үлсәм дә үкенмәячәкмен! Татар-
мөселманның безнең эшне дәвам иттерүчеләре булачак бит! Күп
булачак, шөкер Сиңа!» димәкче иде, әмма боларны күңеленнән генә
уйлады. Тагын бер тапкыр мәхдүм ягына карап, кабат елмайды һәм
янә баш какты. Садри мәхдүм белән Мөхәммәтһади мәхдүм моны
Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәттән бер фатыйха итеп кабул иттеләр.
Бик бәхетле иде алар бу мизгелләрдә. Бик бәхетле иде...
Йорт хуҗасы Насретдин мулла кыюсыз гына итеп:
– Сез татарны бер булырга өндисез, үзара хөсетлектән, кара
көнчелектән сафланырга чакырасыз, хәзрәт, – диде.
Мәрҗани:
– Мин түгел, Коръәни Кәрим өнди, – дип, ачыклык кертте.
Тамаша карарга җыелган татар кавемнәре, кызык күрмәгәч нәүмиз
булып, таралыша башлады – алар да икенче хәзрәтнең Баруди булуын
белеп алганнар иде.
Мәрҗани хәзрәтнең баядан бирле ашказаны сыкрап тора иде,
Габдулла кияү, аның кәефсез икәнлеген сизеп, атларны җигәргә
кушты, алар тарантаска чыгып утырдылар. Битаман зиратындагы
борынгы кабер ташын укыр өчен тагын килергә дигән ният белән
Бикнаратка таба юнәлделәр.
Апанайлар утарына кайтып җиткәч тә ошбу вакыйга турындагы
сүзләр байтак тынмады. Кичен башка имамнар да җыелды. Һәм
һәркайсы Мәрҗани хәзрәткә үз мәхәлләсе караган авылның тарихын
язып алып килгән иде... Шулчакта олуг хәзрәтнең куануын күргән
һәркем бу мизгелләрне Мәрҗани хәзрәтнең иң бәхетле минутлары
дип әйтер иде... Гомереңнең соңгы көзендә андый зур бәхет тату бар
кешегә дә эләкми торгандыр ул... Садри һәм Мөхәммәтһади мәхдүмнәр
Ашыт буендагы шул әңгәмәләрнең шаһиты булды. Нишләптер аеруча
истә калган алары. Габәши, Шамбыз шарлавыгында булган хәлләрне
искә алып:
– Бу халыкка хезмәт итсәң дә була икән шул! – дип, һаман үзенең
авыл кешеләренә соклануын белдерә. Садри мәхдүм әлеге җөмләнең мәгънәсен аңлап бетерми, аптырап абыйсына карый, чөнки тегесе, җае
чыккан саен, энесенә гыйлем генә түгел, тормыш сабаклары да бирергә
тырыша иде. «Белемдә – бәхет, белемсезгә – дөнья ләхет!» – ди абыйсы.
Габәшигә җавап бирүдән бигрәк, Садри белән Һади аңласын өчен:
– Томана дип уйлап йөр син безнең төрки-мөселманны! – ди ул.
Дөнья яктыра көн белән, адәм яктыра белем белән.
– Күзен, аңын ачарга кирәк булган беренче нәүбәттә! – дип өсти
Габәши. Бу юлы абыйсы нәкъ менә аның сүзен куәтләп:
– Гыйлем генә бирергә кирәк бу халыкка, укытырга гына кирәк
безнең төрки-мөселманны – таулар күчерәчәк ул! – ди.
Ә Габәши тукран кебек һаман бер сүзне кабатлый:
– Бу халыкка җиң сызганып хезмәт итәргә кирәк! Аң-белем генә
бирергә кирәк! Тарихының зурлыгын исенә төшерергә! Затлылык
каннан килә бит ул, – ди. Садри мәхдүм тагын төшенеп җитми,
син аңладыңмы дигәндәй, әле янәшәсендәге Мөхәммәтһадига, әле
Әтәмбигә карый. Тегесе җитди кыяфәт ясап куйган, һәр нәрсәне
аңлап бара, янәсе. «Ий, купык, ий, мактанчык! «Халыкка хезмәт итү»
дигәнне син дә аңламыйсың бит инде! «Хезмәтче» дигән сүз генә
түгел ул сиңа! Хикмәтле сүз булырга охшаган!» – дип, Әтәмбинең
кабыргасына төртәсе килсә дә, тел очына килгән ошбу фикерләрне
ул үзе дә җөмлә итеп оештырып бетерә алмый, теле генә түгел,
уйлары да көрмәкләнә кебек. Абыйсы мәдрәсәләр өчен дәреслекләр
әзерли, халык мәкальләрен җыеп бара һәм сүз саен шуларны сибә
иде: «Дөньяны яуларга омтылма, аның гыйлемен яуларга омтыл.
Дөнья тулы гыйлем, башыңда калганы белем. Адәм баласы көмеш,
гыйлеме булса – алтын. Җирнең нуры кояш, кешенең нуры гыйлем».
Андый вакытта һәр сүзнең эчке мәгънәсен аңлау мәҗбүри түгел,
ошбу асыл мәгънә үзеннән-үзе кан күзәнәкләренә сеңеп бара икән
ул...
Монысын соңлап булса да төшенде Садри. Исмәгыйль Гаспралы
белән аралаша башлагач тагын да яхшырак үзләштерде ул аны.
Патша Думасында депутат булганда тәмам аңлап бетергән иде инде.
Бөек төрек Мостафа Кәмалнең киңәшчесе чагында «эченә үк кереп
чумды»...
Галим булсаң, галәм – синеке. Димәк, татарда галимнәр күбрәк
булырга тиеш! Ул очракта бу халык илне генә түгел, дөньяны да
яулап алачак... Үзенең саф әхлагы белән, әлбәттә... «Татар» дигән
сүз Әтәмби белән Садри мәхдүм арасында шактый бәхәс китереп
чыгара. Электән шулай. Хәзрәтләрнең Шамбызда агып китә язган
көннәреннән бирле. Әтәмби ул вакытта, Мәрҗани хәзрәтнең «татар»
турындагы фикерен кузгатып, мәхдүмнең касыгына төрткән, имеш.
Чөнки Садри, «Максуди» булгач та «татар» төшенчәсен кабул
итеп бетерә алмады, һаман үзенекен тукыды, без «мөселман» дип тәкрарлады. Әтәмбигә көләргә генә булсын: «Синең «Мәгыйшәт»
исемле романың татар әдәби телендә язылган беренче роман дип
әйтәләр. Дөрес әйтмиләр, алайса, ул синең мөселман телендә язылган
инде, әйеме?!» – ди. «Булса ни!» – дип карыша мәхдүм. Әтәмби
тагын да усаллана: «Ә-ә-ә, аңладым, алайса, сарт-үзбәк телендә!
Алар да мөселман бит!» – ди. Шуннан соң тагын берничә төрки телле
мөселман кардәшләрен санап китә. Садри нигәдер җавап бирми...
Ташсу һәм Түбән Чәке малайларының яшисе гомерләре дә,
үзләштерәсе гыйлемнәре дә алда иде шул әле…

Автордан
Беркадәр вакыт узгач, олуг Мәрҗани хәзрәт ашказаны чиреннән
вафат була. Ошбу кыйссада вакыйга 1888 елның җәй ахырында бара.
Димәк, әлеге вакыйгалар олуг хәзрәтнең вафатына берничә ай кала
булып узган.
Бик очраклы рәвештә хәтер сандыгына салып куйган булганмын
мин аны. Оныткан кебек идем инде. Үз-үземә шаккатам: онытылырлык
түгел иде ләбаса!.. Мин үзем дә унбер яшьлек малай чакта апрель
башындагы язгы ташу вакытында шул ук Шамбыз шарлавыгыннан
Ашытка агып киттем бит!..
Еллар, гомернең тәсбих төймәсе кебек бер җепкә тезелә һәм хәтер
киштәсенең түр почмагындагы «бозлы» хатирәләр акрынлап эри
кебек...
Әйе, апрель башы иде. Ул елны, 1972 ел булса кирәк, яз иртә
килеп, Ашытта боз кузгалган һәм елга «диңгезгә әйләнгән» иде инде.
Туган авылым Бикнараттан Олы Битаманга өч чакрым йөреп
укыдык. Дәресләр тәмамлангач, без, бишенче сыйныф балалары,
гадәттәгечә, үзебезнең авылга кайтырга чыктык. Әни әле дә тәгаен
хәтерли, 5 апрель иде, ди. Йөрәгендә җәрәхәт булып сакланып
калгандыр, күрәсең...
Ашытта бик көчле язгы ташу кузгалган вакыт. Күпер өстендә
тездән пычрак, шарлавык аша чыгу өчен арттан килеп җиткән арбалы
атка төялештек. Ат нәкъ шарлавык уртасында сөрлегеп алды да, без
арбадан коелдык. Мин яр буендагы пычракка туры килдем, аның
астында боз икән; һәм шарлавык мине үзе белән Ашытка эләктереп
алып китте!.. Монысын яхшы хәтерлим, чөнки беренче мәртәбә үлем
белән күзгә-күз очрашу иде...
Шул арада икенче ярга халык җыелды, ә мин агып барам шулай
бозлар белән бергә Ашыт елгасы буйлап. Үтне куырырлык салкын
суда үзем белән бергә йөзгән боз кисәге кебек шакырдап каттым.
Арырак киткәч, елга отыры киңәя һәм капылт урманга таба борыла.
Ашыт күбекләнә-күбекләнә кайный анда! Җитмәсә, тирән чоңгыл бар дип тә сөйлиләр. Ул урында бик кызу аккан Ашытка теге ат җигүче
абый дилбегә дә ташлап карый. Тик кая ул, агым бик көчле, ташу
мине һаман Ашыт уртасына өстери. «Унбер яшьлек йомычканы» боз
кисәкләре белән бергә чөеп кенә йөртә ярсу елга!.. Бүгенгедәй истә,
өстемдә олы апамнан калган куртка, шуның өстенә иң аша «полевой»
сумка киелгән... Яр буена җыелып өлгергән халык язгы Ашыттан да
яманрак «кайнашты» бугай; янәшәдә генә колхоз фермасы, шунда
эшләүчеләр ни ара җыелып өлгергәндер. Арада кычкырып көч-куәт
биргәне дә бар, «Бетә бала! Агып китә хәзер малай, харап була бала!»
диючеләр күбрәк иде шикелле. Кем генә нинди генә киңәш бирми,
нишләргә генә кушмый... Ташу шавы аша да ишетәм, чөнки бик каты
кычкыралар иде... Бары Ходай рәхмәте белән генә мин икенче, каршы
ярга йөзеп чыга алдым һәм ярдан өскә күтәрелдем. Мәктәп тә елганың
нәкъ шул ягында, ара да ерак түгел; аргы ярдагылар миңа шунда
таба йөгерергә кушалар. Мәктәпнең завучы Марс абый күршедәге
Кече Битаманнарны өйләренә озатырга чыккан булган икән, чөнки
аларның да күпер аша узасы бар. Ул, мине күрүгә, эшне аңлап алды
һәм, артыннан иярергә кушып, өенә таба чапты. Өйләре мәктәптән
шулай ук ерак түгел иде. Киемнәрне алыштырып, Ләлә апа кайнар
чәйләр эчерткәч, һушыма килдем, «боз кисәге» эри башлады бугай...
Хәзер уйлыйм һәм исәплим: ул чакта миңа унбер яшь тулып
та җитмәгән булган икән. Ләкин әлеге вакыйга, булмый калган
фаҗиганең һәр мизгеле хәтергә бик нык уелган. Мөгаен, үлем
белән күзгә-күз очрашу хикмәтедер, шул сәбәпле онытылырлык
булмагандыр.
Шул хәлдән соң шактый вакытлар узгач, биология укытучысы
Нәркис абый Сафинның: «Син, энем, теге чакта ул Шамбызда
хәзрәтләрнең эзләрен эзләп йөргән идеңме соң?» – дип шаяртканы
истә. Әйтсә әйтеп куя, теле ачы, кинаяле иде Нәркис абыйның;
моны аның укучылары әле дә яхшы хәтерли торгандыр. Ул вакытта
колхозның машина-трактор паркы да Шамбыз шарлавыгыннан
ерак түгел иде. Биология дәресендә безне укытучы чәчүлек
машиналарының ничек эшләвен күрсәтергә алып барды. Мәктәпкә
кадәр Нәркис абыйны агроном булып эшләгән дип беләм.
Укытучыма афишага баккан кәҗә кебек аптырап карап торуым
да бик истә. «Хәзрәтләр эзеннән?!» – диде Нәркис абый. Ул вакытта
атеизм тәрбиясе канына сеңдерелгән малай «хәзрәт»нең кем
икәнлеген каян аңлап бетерсен инде?! Мулла сүзенең ни аңлатканын
гына чамалый идек. Әлбәттә, сүз шул урында өзелде. Нәркис абый
бик таләпчан укытучы һәм укучылары белән ул вакланып, бик озак
сөйләшеп тормый иде.
Аның шул сүзләре исемә төшә дә, уйлыйм: Нәркис абый Сафин
Олы Битаман муллалары Насретдин һәм Мөхәммәтсафа токымыннан түгелме соң?! Димәк, ул әһле вакыйганы үзенең мулла бабаларыннан
ишеткән булырга тиеш! Әйе, әйе, Насретдин мулла, аның угланы
Мөхәммәтсафа нәселе Олы Битаманда әле дә бар лабаса! Барысы
да бик атаклы, укымышлы кешеләр... Изил Исәнбаев шәҗәрәсе дә
шунда барып тоташа. Мәктәп директоры, тарих укытучысы һәм
гомеренең соңгы елларында Олы Битаманда муллалык иткән Изил
абыйның олы кызы Илсөянең кияве – күренекле галим һәм нәкыш
остасы Нәҗип Нәккаш; әлеге төеннең очын очка ялгарга ул ярдәм
итте. Бертуган Нәркис һәм Рөстәм Сафиннар нәселе бар әле тагын...
Аларның балалары Зөфәр, Зөһрә – минем чордашлар.
Җан биргәнгә, җүн бирермен дигән, бу хикәятне язар алдыннан
хәтер киштәсеннән тагын бер хатирәне эзләп таптым! Нәркис
абый безне Шамбыз янындагы машина-трактор паркына сыйныф
белән алып барды дидем бит әле. Укытучының миңа әйткәнен
сыйныфташым Габделәхәт Хәлиуллин да ишетеп торган. Ул: «Нәрсә
диде сиңа Нәркис абый?» – дип кызыксынды. Ишеткән, әмма минем
кебек ул да аңлап бетермәгән икән. Габделәхәт бүген Бикнарат
авылында мәэзин вазифасын башкара. Мин бу хакта аның да исенә
төшердем. Онытмаган сыйныфташ, әйе шул, Нәркис абыйның теле
төрткеле иде, сиңа әйтте бит ул аны, диде. Сүзләрен дә хәтерли. Әлеге
сөйләшү миңа тагын канат куйды.
Тагын бар әле әлеге риваятьнең хаклыгын раслаучы дәлилләр.
Туган авылым мулласы Мөхәммәдияр хәзрәтнең Түнтәрдә
укыганлыгы ачыклангач (Мулланың безнең авыл зиратындагы кабер
ташына шулай дип язылган! Мин аны да күптән түгел генә күрдем...),
күз алдыма тулы бер вакыйга килеп басты.
Тагын шунысы мәгълүм: тарих мең сигез йөз сиксән сигезенче
елның шәгъбән ае ахырында булган әлеге вакыйгалардан соң
тагын нәкъ җиде ай вакыт узгач, ягъни мең сигез йөз сиксән
тугызынчы елның рабигыль-ахир аенда татар-мөселманның зур
галиме, бөек зыялысы, олуг хәзрәтебез ашказанындагы яман чир
аркасында фани дөнья белән хушлаша... Буадагы Нургали хәзрәт
мәдрәсәсе шәкерте Мөхәммәтһади Мифтахетдинов (соңыннан
атаклы тарихчы һәм мөгаллим Һади Атласи), Казан шәһәрендәге
Апанай мәдрәсәсе ибтидаия (башлангыч) сыйныфы шәкертләре
Муса Бигиев (соңыннан атаклы дин галиме, имам), Садри Максудов
(соңыннан дөньяга атаклы С.Максуди), Гаяз Исхаков (соңыннан
атаклы әдип Г.Исхакый), Галиәсгар Камалетдинов (соңыннан
күренекле драматург Г.Камал), Хөсәен Ямашевлар (соңыннан
күренекле революционер) Әхмәтһади хәлфәләре (соңыннан атаклы
педагог, дәреслекләр авторы, беренче татар-мөселман китапханәсе
«Китапханәи Исламия»гә нигез салучы, «Болгар» кунакханәсендә
Г.Тукай яшәгән номерга үз акчасын түләп торган игелекле шәхес Һади Максуди) белән бергә Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре
рухына дога кылалар...
Ә мин, Аллага тапшырып, тәвәккәлләдем әле – каләмем ул
вакыйгаларны кыйсса итеп язды. Шулай ук, үз чиратымда,
чыганаклар белән уртаклашканнары өчен Татарстан Республикасы
Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты
өлкән фәнни хезмәткәре Х.З.Баһаутдинова һәм Р.М.Нәбиуллинга
олуг рәхмәтләремне җиткерәм.

*Исмәгыйль Апанайны нәселенең икенче көчле тармагын дәвам иткән Муса
байдан Бикнараттагы биләмәләр улы Хәсәнгә күчә. Хәсән Муса улы Апанаев
әлеге биләмәләрне һәм су тегермәнен 1842 елда сәүдәгәр Мостафа Муса улы
Ибрашевтан сатып алган була43.
Муса Апанай үзе (1801–18.07.1863) вафат була. Аңарчы ул морза Алкиннар
нәселеннән чыккан Сахибҗамал Габдерәшитовага өйләнә, ул үлгәннән соң,
Бибишәгъван Мөэмин кызы Хуҗасәетова-Усманованы ала. Бибишәгъван
Түбән Оры авылының атаклы байлары Хуҗасәетовлар нәселеннән. Бикнарат
биләмәләре нәкъ шул гаиләдә туып-үскән Мөхәммәдҗан белән Әхмәтша
Апанаевларга кала. Бикнарат авылы зиратында ул нәсел тармагының кабер
ташлары саклана (Кара: А.М.Гайнетдинов. Биектау районы эпиграфик
истәлекләре. 53 нче бит).
XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башында Апанайларның Йосыф
тармагыннан булган нәселе куәтләнә. Әлеге токым башында Ш.Мәрҗани
кияве Габдулла һәм Бәдретдин Апанайлар тора һәм алар, үзләренә кирәк чакта,
бик теләп туганнан туганнарының Бикнараттагы «дачаларында» ял итәләр.
Шуннан ерак түгел, Кече Битаман белән Алан Бәксәр авыллары арасында пар
тегермәне ширкәте була. Ошбу ширкәттә Бәдретдин Апанай Галимҗан Баруди,
Солабаштан Хәсәнгата Габәши кебек якын дуслары белән бергә пайчы булып
тора44. Моңа өстәп унҗиденче елгы инкыйлаб алдыннан Бикнарат авылы
старостасы һәм Бәдретдин Апанаевның дусты Низаметдинның нәселендә
истәлек-хатирәләр белән бергә староста йортында Бәдретдин бай Апанай
яшереп сакларга дип калдырган (беркем дә кызыл большевиклар хөкүмәте
озак яшәр дип уйламаган!) бер сандык саф көмеш акчалар табылуын да дәлил
итеп китерергә мөмкин. Низаметдин старостаның оныгы Әмир Нури улы
Низамиев, җитмешенче елларда очраклы рәвештә нигезгә яшерелгән әлеге
сандыкка юлыгып, хәзинәне классташ малайлары белән бергә Олы Битаман
мәктәбе директоры Ленар Касыйм улына илтеп тапшыралар; ул, үз чиратында,
бай табылдыкны музейга тапшырырга вәгъдә итә.

-------------------------------------

43 Архив №37 Св.№41 Фонд 12 (Купчая).
44 Экономическое положение сельского населения Заказанья (XIX-XX века). Сборник документов и
материалов. Автор-составитель Х.З.Багаутдинова. 162 стр.

 

«КУ» 10, 2026

Фото: magnific ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев