Зиннур Хөснияр автор яңалыклары
-
10 декабрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Күптән түгел КГБдан ФСБга әйләнгән оешма хәзер хакыйкатьне ачарга үзе үк ярдәм итәм дип тора, журналистларны яшерен архивларына кертә. Шулай булмый хәле юк, чөнки хәзер Россиянен Алтын Урда варисы икәнлеге хакында ачыктан-ачык иң дәү җитәкчеләр әйтә! -
6 декабрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Исенә төшерде ул инде күптән башына бер кереп чыккан шикле уйларны. Уйлар бер-берсен этә-төртә башлады, бер-берсен кысрыкларга кереште һәм ахыр чиктә башына яңа хәерсез фикер килде: ире Чураканнан бала таба алмаячак ул! Күп вакыт та кирәк булмады, әлеге уй хатынның психикасын тора-бара үзенә буйсындырды... -
4 декабрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Хәтмулла монда урыс булып санала, аның татар икәнлеген беркем дә белергә тиеш түгел. Моның үзенең җитди сәбәбе бар. Татар башы белән нигә чучка көтеп йөри дигән кызыксыну уянырга мөмкин, ә болай читләрнең башына татар чучка көтәр дигән фикер килмәс һәм качкын Хәтмулланың монда икәнлеген шайтаным да белмәс. -
27 ноябрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Солтан Хәйдәров Рәимовка Касыймда хәзинә барлыгы турында әйтте. Дөресрәге, булырга тиешлеге хакында. Шакир Закировичның хәзинә дигәнгә исе китмәде, чөнки белә, «Госфонд» алтыннарын ниндидер юллар белән елгыр караклар кесәләренә шудыралар, күпләр Касыйм тирәсендә катлы-катлы коттеджлар салып чыкты -
25 ноябрь 2024 - 15:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Солтан исемен ишетүгә, Гайнан дерт итеп куйды. Тик бик тиз тынычланды, дөньяда Солтан исемле кешеләр бер атасының сыйныфташы, авылдашы гына димәгән ләбаса дип юатты үзен. Тиз тынычланды, чөнки ул чакта һәр яңа туган көн үзе ярдәм итте Гайнанга. Аңа чын поп булып кыланырга да кирәк түгел икән, Сарби Даниловна лютеран динендә -
21 ноябрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Чыннан да, бәхет дигән нәрсә Күлтәктәге калкавыч кебек: бер караганда, дәү балык аны төпкә алып төшеп китә, икенчесендә тагын дулкыннар өстендә калка. Аның «калкуы» Мулланурга дә уңай булырга охшап тора бит әле. Тик уллыкка Гафиятне алу дөресрәк булыр, ди, хатыны. -
18 ноябрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Икенче яктан, чыбыркы сабындагы язуының сере ачылырга тора. Ләкин аны туксабалар да сизенә шикелле. Абрар моны белеште һәм авып китә язды: Денисның яшьтәшләре әлеге язу ачкычын кулга төшерү юлында. Бары бер адым гына калган!.. Чит кеше табарга тиеш түгел чын шәҗәрәне! -
14 ноябрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Мирсәет җиңел сулап куйды. Рәхәт булып китте. Күрәсең, чын хакыйкатьне белү һәрвакыт шулай рәхәт була торгандыр инде ул… -
12 ноябрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Әүвәл Солтан икеләнде, бу ялкау кызның кулына кәйлә тотып, тукран кебек тукылдыйсы килмиме, әллә инде Солтанның үзенә күзе төшүен сизенәме? Ие, шуннан ни ди? Кирәгең бар иде синең сала башың кәттә шәһәр кызына! Хыялланган бул тагы!.. -
11 ноябрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Бар кеше дә алай дип уйламады, әлбәттә. Арада, ни өчен язганнар бу сәер такмакны диючеләр дә булды. Андыйлар сирәк иде, чөнки кәгазьне кулга алучылар арасында татарча белгән бөтенләй юк та иде. Әүвәл нинди телдә язылган икән бу дип әйләндерә-әйләндерә карадылар. Ят тел бит инде. Күптән дөньялыктан югалган сәер тел. -
8 ноябрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Урмандагы иң биек нарат башындагы йолдызны Сәрбиназ кабызды!.. Әлеге йолдыз, үз чиратында, моңарчы бер-берсеннән башка тора алмаган ике ятим яшүсмер, ике дус арасында гомерлек дошманлык дөрләтте… -
5 ноябрь 2024 - 15:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Нәрсә кирәк аңа тагын?! Тормышы бар яктан җитеш, ире әйбәт, гаиләсе тигез. Тагын нәрсә кирәк хатын-кызга?! Акча дип тә аптырамый, чөнки ире әйбәт эшли, баласы алма кебек, Аллага шөкер, сау-сәламәт! Тагын ни җитмәгән?! Күңеле тузгыймы? -
15 октябрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Егерме еллап кайтканы юк иде Сәрдәрнең туган ягына. Ул киткәннең икенче елында әтисе вафат булды, аның артыннан әнисе китеп барды. Сәрдәр йортны сатып җибәрде дә авылны «онытты». -
14 октябрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Шулай дип уйлады Мирсәет. Шикләнде. Шактый кыю документлар килеп чыгып, Башкала алдында уңайсыз хәлдә калырбыз дип курыкты... Ләкин тора-бара үз гаиләсендә булган фаҗига карт коммунистның барлык курку-шикләнүләрен юкка чыгарды... -
10 октябрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Ни булса, шул булды, ул җәйне Денис атлы көтүче малай чиркәү нигезеннән бер чүлмәк алтын казып алды...