Логотип Казан Утлары
Роман

ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)

...Җаны һаман тынычлана алмый. Зөйләха апалары яр буенда күңелендә кайнаганны әйтте. Ул елый язып: – Бәхетле чыгарылыш сез. Туган телегездә укып чыктыгыз. Киләсе елдан барлык фәннәр диярлек русча укытылачак. Районнан күрсәтмә килгән, – диде. Бу хәбәрне нигә әйткәнен үзе дә аңламады бугай ул. Тик әлеге сүзләр инде үзләрен зур итеп тоя башлаган яшүсмерләрне сискәндереп куйды.

(Башыннан укыгыз)

Чуракан

Чуракан-Миутынның үз мәшакате дә муеннан ашкан булса да, элеккеге
зур түрә һәм тирә-юньдә абруй казанган кешенең сүзен аяк астына салып
таптый алмады. Хәер, Мирсәет ага әйтмәсә дә, үзе дә күптән архивларда
эзләнә укытучы Чуракан. Бу якта балаларның тиктомалдан үлеп китү
мәсьәләсе аны да борчый. Мәсәлән, моннан йөз-ике йөз ел элек мондый
хәл булганмы? Мәгълүмат кайда да булса сакланырга тиеш бит!..
Теләсә нәрсә әйтсеннәр, ышанмый монда йөргән сүзләргә Чуракан!
Тамчы да ышанмый! Мутацияне дә, хромосомалар турында да яхшы белә
ул, туганнан туганың, бәлки, өченче туганың белән никахлашырга ярамый
торгандыр! Әмма дүртенче, бишенче буында кан катнашу шундый афәткә
китерәме икән соң?! Мәсьәләне артык куерталар бугай... Тик Мирсәет
Хәйдәровка алай дип булмый бит. Каргыш турында да кистереп әйтә
алмый. Күз тию, каргыш, нәзер дигәннәре пәйгамбәр заманыннан ук килә.
Чураканның, шәҗәрәләрне өйрәнеп, Котбый нәселенә барып тоташкан
гаиләләрне бик тә ачыклыйсы килә. Бу нәсел кешеләре бер-берсе белән
туганлашырга, ягъни кыз бирешергә, малай өйләндерергә тиеш түгел...
Химия белән биология фәнен үзләштергән Чураканның шундый фикердә
булуы гаҗәп инде, әлбәттә. Имеш-мимеш, ырым-шырым укытучы кешенең
дәрәҗәсен күтәрми. Ләкин нишләсен, әле моңа чаклы бер генә дөньяви
фәннең дә каргыш дөрес нәрсә түгел, күз тиюгә дә, нәзер дигәннәренә
дә ышанмагыз, алар фән белән расланмаган дигәне юк. Атап бу хакта
кисәткәне юк... Күренекле галимнәр дә әйтергә кыймый, хәтта кайберсе
үз теләге белән ислам динен үк кабул итеп куя...
Сәрвәр – күңел хәтеренең бер читендә якты сурәт. Әйе, сурәте нәкъ
менә якты иде, хәтта нигәдер бик якты булып тоелды аңа... «Җизни» дип
шундый матур итеп әйтә ул, шул чакта бик рәхәт була. Беренче карашка,
бала тудыру йортыннан качып кайтырлык дуамаллыгы да, сәерлеге дә
юк кебек сөйкемле киленнең. Баласын хастаханәдә табарга теләмәве
гаҗәпләндерде аны. Сәбәбен үзеннән сорашасы килде, бу аның өчен бер
ачкыч булыр сыман иде. Алар катына тиктомалдан ничекләр итеп барасың?
Җитмәсә, Зөләйхасына туган тиешле гаилә дә әле...
Чуракан авылга үзе белән үзешчән тарихчы, телчеләрне дә ияртеп кайта.
Күрәсең, чын галим-голәмәнең вакланып торасы килми. Аларны эшкә
тарту өчен гонорар кирәк дигәч, Путанайның Паратов дигән кеше түләргә
дә ризалашкан иде; бары эшләсеннәр генә: авыл тарихын тапсыннар,
гаиләләрнең нәсел шәҗәрәләрен эзләсеннәр. Тик ул вакытта Чураканның
үзенең зурдан кубасы килмәде бугай.
Менә Сәрвәр гүзәлнең гамәле тагын әсәрләндерде әле... Хәер, гамәлеме,
әллә сөйкемле килен үземе икән?
Бу як сөйләше ни мишәр диалектына, ни башка бер сөйләшкә охшамаган;
үзенчә ул, башкалар белән һич чагыштырырлык түгел. Тора-бара әлеге
сөйләшнең Ака елгасы буенда яшәгән Касыйм, Мордовиядәге, Сармат
ягындагы татарлар сөйләше белән охшаш икәнлеген белде Чуракан. Әмма
бу тәгаен түгел иде. Ханкалага нигез салган беренче хан дәүләт чикләрен
саклау өчен монда казакларны чакырткан дигән хәбәрләр дә йөри. Мәсәлән, «Өлә» дигән атама тикмәгә кайбер авылларга исем булып ябышмагандыр...
«Өлә, ола» мари телендә «шәһәр» дигән сүз; димәк, борын-борыннан анда
яшәүче угро-фин кушкан исем... Борынгы төрки-татар телендә «казак»
гаскәри, ягъни сугышчы икән.
«Кайсы Ука-Агымсу яки Туксаба ягы татары, кайсылары мишәр яки
казак икәнлеген бер Алла белә!..» – дип, үзе дә аптырый Илдарханов
андый чакларда. Тик башында тагын бер уй кайный: «Үзләрен кыпчак-
төрки-мишәр дип йөргәннәрнең кыяфәте тач угро-фин (!) бит, зәңгәр
күзләре, сары чәчләре, кызгылт чырайлары бер дә төркиләр файдасына
сөйләми! Ә Туксаба татарлары (лыкырлар) нугай туганнары кебек киң
чырайлы, мишәрләрнең төрки төркеме кебек үзгә сөйләш-телле булсалар
да, угро-фин белән тамчы да кушылмаганнар. Миутын Илдарханов
шундый нәтиҗәгә килә дә аннан соң үзе үк: «Тел гыйлеме белән минем
кебек химиклар да, үзешчәннәр дә түгел, түрә-сәясәтчеләр дә түгел, чын
белгечләр шөгыльләнсен икән ул!» – дип, үз-үзенә каршы төшә һәм авыр
итеп көрсенә. Бу каршылыклы фикерләрен хатыны Зөләйхага да әйтми.
Аның каравы мәктәп директоры Чураканны, барыбер әкият сөйләргә
дә оста син дигәндәй, тарих укытырга куйды. Тегесе читтән торып тарих
факультетына укырга ук керде. Ханкалада чакта тарихчы күренекле
академик Фазыл Шәриф белән танышып, дуслашып ук киттеләр. Чуракан
белмәгәнен Фазыл абыйсыннан сорарга гадәтләнде.
Директор хак әйтәме, әкият дип шыттырамы – белгән юк; аның
уенча, тарихка барыбер җитди фән итеп каручы юк, булган хәлләрнең
барысы монахларның тәхеттәге патша әмере белән шәм яктысында язган
әкиятләренә корылган, бала-чагага ярамаган тагын дип уйлады тегесе,
химия укытучысы укытамы аны, әллә тарихчымы…

Мәхәббәт дәрәҗә белән дә, тәрәзә белән дә исәпләшми
Сыйныфташлар

Моннан байтак еллар элек Туксаба авылының Әлли ягы яшүсмерләре –
бер сыйныфта укучы берничә малай һәм кыз – Күлтәк күле буенда
«киләчәккә хатлар» язып күмде. Бу Тәкә елгасының күлгә койган биек
ярлы урыны иде. Әүвәл учак яктылар...
Бер сыйныфта егерме бер кеше укысалар да, Әлли ягы яшүсмерләре
ул чакта аерым җыелды. Солтан, Ямаш, Сәрдәр, Гафият һәм Зөлфәкарь
янына тагын ике бөртек кыз Мәликә белән Ясминәне дә кушсаң, җәмгысы
җидегә тула. Болар әти-әниләренең, башка нарасыйлар кебек бишектә
үк җан тәслим кылмыйча, зур егет һәм кызлар булып үсеп җиткән йөрәк
бәгырьләре иде.
Кызыл балчыклы яры бик текә булганлыктан, бу урын бик аулак җирдә.
Ерактагы кашлакта, Путанай кырыендагы чиркәүдән арырак, көтү көткән
Путанай малае Путята һәм аның сарыкларыннан башка беркем дә юк.
Чыгарылыш имтиханнарына әзерлек башланыр алдыннан сигезгә чаклы
әдәбият укыткан һәм класс җитәкчесе булган укытучы Зөләйха инша
яздырды. Тугыз-унда тел дәресләре укытмыйлар, директор рөхсәте белән
үзе җиткәләгән сыйныфка программадан тыш керткән иде аны Зөләйха. Бу җыелу шул иншаның шаукымы булды бугай: исәпләре, «киләчәккә хатлар»
язып, Тәкә елгасы буенда үзләре генә белгән урынга күмеп кую иде.
Учак янына Зөләйха апаларын да чакырдылар.
Мәхәббәт, тәрәзә белән дә, дәрәҗә белән дә исәпләшмәгән мәхәббәт
яшь белән санлашмый да санлашмый инде. Ләкин укытучының хикмәтле
уй-гамәле моның белән генә бетмәгән. «Иншаларны бары мин генә
укырмын, аннары яшереп куярсыз да, еллар узгач, бер-берегезгә укып
серләшерсез», – диде. Тегеләренең фантазиясе тагын да көчлерәк булып
чыкты, алар киләчәккә яшьлектән хат итеп язарга дигән карарга килделәр.
Моңа яңа шартлар да өстәлде: Зөләйха апага укытмаска, вакыт җитмичә
казып алмаска!..
Кызылъярга турыдан юл юк. Җәйләрен төнбоеклар үсеп утырган сазлы
үзәнлек аша элек ат юлы узган диләр; күрәсең, якынрак булган инде ул.
Машиналар казый-казый, анда хәзер чокыр хасил булган, кырыйларын
тигәнәк басып алган. Анда мари урманчысы малае Макай сукмаклары бар
барын. Әмма аларны Макай үзе генә белә.
Малайлар мотоциклы өчен Солтанны бигүк өнәп бетерми кайчакта,
өстәвенә ул кыланчык матаена Ясминә белән Мәликәне икесен берьюлы
утырта ала! Ләкин Ямаш Мәликәгә алдан ук үзем алып барам дип әйтеп
куйган иде; кызның Ясминә белән бергә утырып барасы килми.
Нәкъ менә шул матайлар аркасында Әлли малайлары арасында көнчелек
тә уянып ала иде. Бу хис кыш көне генә сүнеп тора, кыш барысын да
тигезли, чөнки карлы юлдан матай белән йөреп булмый.
Гафият матай турында әнисенә дә әйтеп карады: «Бүген генә мотоциклны
биреп торсын инде әти», – диде. Малаен һәрчак якларга әзер торган Гамилә
апа Газинурын сүгеп үк атарга уйлаган иде, ләкин тегесенең Ямашның
әтисе Якуб белән урманга барасы булып чыкты; диләнкә карап кайтырга
уйлаганнар икән. Газинур агай яңа йорт җиткерергә исәпли, Гафиятләре
үсеп җитте, кайчан да булса барыбер аны башлы-күзле итәргә кирәк
булачак; Ташкалага барып укып кайтса кайтыр, әмма малай авылда яшәргә
тиеш, аның яңа ачкан «Тимер» кооперативы малайга калачак бит! Гамилә
апа да бирешергә уйламады, ахирәтенең ире Саматның яз башында гына
тырылдап ала торган «Иж» матае бар, ул шуны сорап торырга ниятләде.
Ләкин Самат мотоциклын Беренче май бәйрәмендә генә алып чыккан да
хәзер лапас янында эшсез тора икән. Самат:
– Хәзер, хәзер, безнең Акбай пес иткәнче кабызам мин аны! – дип,
күкрәк какса да, мотоцикл бишеген күргән Гамилә үзе үк баш тартты. Улы
сыйныфташ кызларын да утыртып барыр дип шүрләде! Буй җиткергән
Гафиятенең Ясминә белән дә, Мәликә белән дә якынаюын теләми. Авыл
кызлары белән чәче чәчкә бәйләнүеннән коты оча!
Гамилә апа шул рәвешле баштагы ниятеннән баш тартты, һәм Гафият
велосипедка калды.
Солтан мотоциклын кабызыр алдыннан Мирсәет:
– Хәрисә малаен да утыртып бар, – диде.
Алар – Зөлфәкарь белән күршеләр. Күптән түгел әтиләре ташлап китте.
Халык моңа башта бик аптырады. Югыйсә Әлли ягы Хәрисәсе белән Кала
ягы Мәхмүтнең фамилияләре дә охшаш, икесе дә Котбыевлар иде. Хәер,
Мәхмүт «Кылтыев» иде бугай.

Сөйлиләр инде авылда, имеш, яшь чакта Мирсәет Хәрисәгә кызыгып
йөргәнме, әллә киресенчә булганмы? Шулай да алар бүгенге көнгә чаклы
дус һәм аралашып яшәделәр.
Солтаны да үсеп җитте Мирсәетнең, хәзер аны урнаштыру хакында
уйлыйсы бар. Абыйсы Миргали авыл җанлы, йорт җанлы булгач,
пединститутка барып керде, авылда калырга исәп тота. Солтан башка, тик
анысы да авыл хуҗалыгы институты дип йөри дә йөрүен, тик ул барыбер
авылга гына риза булмас. Элегрәк Солтанның тавышы искиткеч матур
булгач, аны җырчы булып китәр дип уйлыйлар иде. Яшүсмер чактан зур
концертларда катнашты. Мирсәет аны райүзәккә музыка мәктәбенә дә
йөртте. Әмма язмыш тагын үз төзәтмәләрен кертте, ундүрт яше тулган
көннәрдә малайның тавышына зыян килде: салкын тиеп, шулай булдымы,
әллә артык «тырышып» җибәрделәр, хәзер Солтан концертларда бик
катнашмый. Шулай да әти-әнисе малайның авылда калуын теләми, шәһәргә
чыгарып җибәрергә ниятлиләр. Ул турыда сөйләшми калган көннәре юк.
Икесенең дә эчтән генә малайны зур түрә итәселәре килә. Тик Мирсәет
язмышын кабатламастыр, анысы яшь чакта министр булам дип, артык
югары сикерде һәм бүгенге көндә гади бригадир булып эшләп йөри. Икенче
улын түрә итәсе килү, күрәсең, Мирсәетнең үзе ирешә алмаганын малае
дәвам итсен диюедер. Телевизорда моны «триггер» дип атыйлар бугай.
Имеш, психологлар уйлап тапкан төшенчә. Кем уйлап тапса да, ул бүгенге
көндә Мирсәеткә тач туры килеп тора. Шундый уе күңел түрендә үк яши
һәм хәтта Мирсәет белән идарә дә итә шикелле. Солтанының буена кадәр
нәкъ атасыныкы хәтле, Мәдинә әйтә: «Малайның аяк атлауларына кадәр
синеке, – ди. – Солтан белән сөйләшкән чагында кайвакыт сискәнеп китәм,
синең тавышың чыгып куя», – ди. Исән-сау булсын, юлына Абтюков кебек
түмгәкләр очрамасын дип тели Мирсәет.
Әнисе Мәдинә апа Солтанның Тәкә елгасы буена җыенганын белгәнгә
күрә:
– Көтүгә дә күз салып китәрсең әле, улым. Кара сарык бик авырдан
чыгып китте. Җибәрәсем дә калмаган. Әтиең күпне белә бит, бүген генә
бәрәнләми әле ул дип, каршы төште, – диде.
Денистан соң кулына чыбыркы алган рус малае көтүен соңгы вакытларда
нишләптер гел Путанай чиркәве янында көтә, Солтан туп-туры шунда
таба китте.
Авылны чыгуга урта басу дип аталган кашлак җирдә аңа кәҗә көтүе
очрады. Бу аерым токым кәҗәләр, аларны көтүгә дә кушмыйлар, имеш,
алар гел кояшта гына йөрергә тиеш икән. «Оренбург кәҗәләре» дип аталган
нәселдән иде алар. Туксабага әле күптән түгел генә алып кайттылар.
Болар йоныннан бәйләнгән шәлләр бик кыйммәт йөри, чөнки йоннары
кояш нурын күбрәк «эчкәнлектән» бик затлы була, имеш. Кәҗәләрне
Зөлфәкарьнең ташлап киткән әтисе Мәхмүт Оренбургтан алып кайткан иде,
мин барыбер шәл бәйләмим дип, ул аларны көтүе белән Хәрисәгә калдырып
китте. Аларны көтәсе дә юк, чөнки кашлакта гел кояш булганлыктан, алар
басу буйлап чәчелми.
Укытучы Чуракан күп белә инде, ни ара ул әлеге нәселле, затлы
кәҗәләргә карата халык мәхәббәтен тудырып өлгерде: имеш, Оренбург диңгездән йөз дә җиде метр өстәрәк урнашкан. Аның далаларын көньяк
кояшы кыздыра. Ул җан иясе өчен бик файдалы нурлар икән. Имеш, Тукай
да шагыйрь буларак шул «кояш» астында шытып чыккан! Казанда исә бары
алты ел гына яшәп калган. Җаек белән Оренбург бер төбәк бит инде...
Оренбург татарның Казаннан кала икенче зур мәркәзе булган!
Булган... Ни кызганыч, хәзер туган телен югалтып бара!.. Милли
менталитетны «саклау эше» бүген мамык кәҗәләре сыртында! Оренбург
шәлләре татар хатын-кызларының иң күркәм бизәге генә түгел, әлеге шәлне
ураган кыз-хатын менә дигән сәламәт балалар табачак! Чөнки бар хикмәт
Кояшта! Кояш теге чакта төрки-татарны да олуг милләт итеп күтәргән! Зур,
дәһшәтле халык ясаган Кояш татардан! Хәзер дөньяга сибелгән татар шул
Кояш астында Алтын Урда нигезендә шытып чыккан! Бүгенге Рәсәйнең
нигезе – Алтын Урда! Кояш ул халык өчен нәкъ Ирек кебек үк хикмәтле
бер нәрсә икән, ди, имеш.
Әйтсә әйтә инде Чуракан!.. Һәм шуннан соң Зөлфәкарьләрнең кәҗә
мамыгына бар авыл хатыны чират тора башлады. Колхоз җирендә эш
юклыктан интеккән авыл хатыннары кышкы озын көннәрдә шәл бәйли,
тормышны шул рәвешле өстери, балаларны шулай итеп үстерә, аякка
бастыра...
Хыялый ул Чуракан! Ничек тора торгандыр аның белән Зөләйха апа
дип, бар мәктәп аптырый.
...Сарыклар ташландык чиркәү күләгәсендә ята. Солтан күз карашы
белән үз сарыкларын эзләде. Тиз тапты ул күләгәдә әлсерәп яткан сарыкны.
Тик бәрәнләгәнме ул, юкмы икәнлеген каян белсен инде малай, янында
бәтиләре күренми. Исәнме – исән дип уйлады һәм матаена атланды. Шулчак
медер-медер сөйләшкән тавышлар ишетелде. Чиркәү алдындагы чокыр
кебек иңкүлектә көтүче малай Путята шалаш кебек нәрсә әмәлләгән, шунда
икән, янында бер хатын-кыз да бар. Анысы көтүче ашатырга килгән Туксаба
хатыны булырга тиеш. Шул яктан искән җил тәмле пәрәмәч исе алып килә.
Ә менә Ямашка капкадан чыгар алдыннан әтисе Якуб:
– Газинур белән диләнкә карап кайтырбыз дип уйлаган идек, сәпиттә
генә бармыйсыңмы? – дип шартлатып әйтте.
Әтисенең әле генә телефоннан Урман хуҗалыгы кәнсәләренә
шалтыратканын ишеткән иде ул. Әтисе тегеләрдән машина җибәрүләрен
үтенде. Әмма машина юк диделәр, ахрысы. Урманчыга бирелгән
мотоциклны малае кабызып маташа. Күрәсең, аңа транспорт бик кирәктер.
Шуңа күрә әйтә инде.
– «Ковровец»лары бар! Нишләп шуның белән бармыйсыз соң? Агач
аларга кирәк бит! – дип киреләнде Ямаш. Үзе, мәгез сәнә дигәндәй, матайны
«аягына» бастырып куйды да лапастагы велосипедына китте.
Яшьтәшләрдән Сәрдәр килеп җитә алмаган. Велосипедта гына
булганлыктан, ул Төнбоек сазлыгы аша турыдан чыгарга уйлаган. «Май
ае быел явымсыз, сазлык аша узган бердәнбер кәҗә сукмагы кипкәндер», –
дип әйтте аңа күршесе. Әмма сукмак алдавыч булып чыкты, малай бил
тиңентен ләмгә чумды. Каяндыр урманнан килеп чыккан Макай килеп
коткармаса, эшләре харап иде. Макай бу урыннарны яхшы белә. Туксаба
кибетенә ипигә килә ул. Башкалар кебек урау юллардан йөрми, Төнбоек сазлыгы аңа үз ишегалды кебек кенә. Бу якта туры юлны «Макай юлы»
диләр.
Пычрактан араланганчы байтак вакыт узды, шул сәбәпле Сәрдәр соңга
кала язды. Аңа кадәр килгән малайлар хатны кемгә дә булса атап язу фикерен
куәтләсә дә, оялчан кызларның бит очларына ут капты. Тик сыйныфтагы
ике бөртек кыз тиз ушларына килде, хәтта, Ясминә, Гафияткә карап:
– Газый! Минем исемне язма түлке! – диде. – Язсаң да, кешегә әйтмә! –
дип шаяртты.
Мәликә исә:
– Бу Ямаш точно мине яза инде! – дип, калганнарны көлдереп алды.
– Кирәгең барые!.. – диде Ямаш үпкәле тавыш белән. Аннан соң: – Атаң
клубка да чыгармый бит сине! – дип өстәде.
Мәликә чынлап торып үпкәләде һәм Ямаштан үч алырга уйлады. Бу
очракта үч алуның бердәнбер үтемле юлы башка кеше исемен язу иде.
Хәер, кемнең кемне атап язганын берәү дә белергә тиеш түгел бит! Үч алу
булмый бит инде ул, алайса.
Мәликә, еламсырап, читкәрәк китте. Янына Зөлфәкарь килеп басты.
– Борчылма, Мәликә, мин хатны сиңа атап язам, яме! – диде.
Малай әлеге сүзләрен шундый беркатлы итеп, ихластан әйтте
ки, калганнар көләсе урынга авыр итеп көрсенеште. Мәликә ачудан
Зөлфәкарьне төртеп җибәрде:
– Хатымны мин лучше, әнә, Путятага язам! – дип куйды, усалланып. –
Паратовлар малае кебек Путята да көтү көткәндә чиркәүдән алтын табып
алса әле!..
Ни өчендер барысы да Мәликәнең сүзләреннән түгел, Ямаш ягына карап,
көлешеп алдылар. Сигезенче сыйныфтан ук беренче шигырьләрен ерак
Казандагы «Яшь ленинчы» газетасында бастыра башлаган Ямаш Такташка
охшатып алдырган чәч учламын сыпырып куйды да:
– Мин дә хатымны бер кызга атыйм! – диде. – Аңа багышлап «Чибәр
кыз» дигән поэма да язачакмын! – дип өстәде.
Тагын көлеш китте. Бу юлы инде Мәликә ягына карап куйдылар. Гафият
Ясминәдән:
– Ә син кемгә атыйсың? – дигән булды. Аның кыздан бик тә: «Сиңа бит
инде! Шуны да белмисеңмени?» – дип әйттерәсе килде.
Чыннан да, зур коңгырт күзләренең януына караганда, Ясминәнең җавабы
әзер иде, тик ул башта, шуны да белмисеңме дигән кебек, матур кашларын
җыерды. Тик кыз кеше шул ул, ачылмады, бары: «Анысы сер була инде!» –
диде, аннан соң мөлдерәп торган сусыл алсу иреннәрен бөрештерде. Ә
Гафият, үз чиратында: «Солтанга» дип язар инде бу Ясминә!..» дип уйлап,
күңелсезләнеп китте. Беләләр бит: Ясминәнең әнисе дә Солтанның атасы
Мирсәет дип шашкан булган яшь чагында. Имеш, араларына Кала ягының
Сәрбиназ атлы кызы кергән, бергә була алмаганнар.
Гафият кызга тагын нидер әйтәмәкче булган иде, үзенең тотлыгуын
сизеп, туктап калды. Чынлыкта Гафиятнең беркайчан тотлыкканы юк! Ә
менә Ясминә белән сөйләшә башласа, тотлыгырмын дип уйлый иде ул үзен.
Тел очында торган сүзен дә әйтә алмый, өстәвенә уттай кызара. Мәликә
яисә Мариҗан белән дә сәгатьләр буе сөйләшергә мөмкин, Ясминәгә сүз кушарга уйласа, «тотлыга» башлый. Шуңа күрә ул мөмкин кадәр кыз белән
сөйләшмәскә тырыша, тегесе, үз чиратында, Гафият миннән тел яшерә
дип үпкәли.
Кызларның Мәликә атлысы:
– Күлтәк суы өскә казып чыгарса? Аннан соң серләрне кеше белсә?! –
диде. Мәликә беркайчан да кеше сүзе белән шундук килешми, әүвәл сорау
биреп аптыратып бетерә, йә үзенең фаразларын әйтә, күп вакыт кызның
йөгерек хыялы уйнап алып: «Их, шулай булсачы! Һәй, болай килеп чыкса!» –
дип тә куя; шулчакта аның моңарчы сизелер-сизелмәс кенә беленгән
сипкелләре тагын да ишәеп китә, ләкин сары чәчле, җете зәңгәр күзле кызга
алар бик тә килешә. Мәликә шулай дигән саен, Ямаш, көлеп: «Хыялый», –
ди. Үз итеп әйтә ул моны. Шуңа күрә Мәликә бу сүзгә тамчы да үпкәләми,
әмма эчтән генә: «Барыбер синең турыда уйлап хыялланмыйм!» – ди кебек.
Шул рәвешле Ямаштан үч ала, ә үзе Солтан ягына карап куя.
Ясминә баягы сүзне гүя ишетмәде, үзенекен өстәп куйды:
– Тагын егерме елдан соң алып укыйбыз ул хатларны!
Әлеге фикер яшьтәшләре Ямаш белән Сәрдәргә дә ошады. Ә Ямаш
атлы сыйныфташ хатны күңеленнән шигырь итеп яза ук башлаган иде,
шигырьләр чыгарган кешегә хат язу берни тормый шул. Аннары ул:
– Безгә... Безгә тагы егерме елдан соң?.. – дип маңгаен кашып алды.
Сәрдәр, аны бүлдереп:
– Утыз өч була! – диде. Башка сыйныфташ малайлар сыман Сәрдәр
Ясминә һәм Мәликә дип янмый бугай, әмма ул да калганнар кебек үк яшерен
генә Мариҗан турында уйлый булса кирәк. Кайсы төшенә кызыгадыр инде
болар шул марҗаның?!
Мариҗан исемле кунак кызы искиткеч гүзәл шул! Ханкаладан Галимә
апаларга кайтып йөри ул. Аларның бер туганы урыста кияүдә, Мариҗан
исемле бу марҗа – шулар кызы. Пәри кызы кебек чибәр булуы өстенә
Мариҗан авыл кызлары кебек киенмәве белән дә буй җиткергән егет-
малайларны үзенә тартып тора. Матур балтырлы кызга кыска итәк бик
килешә.
Тәкә елгасы буендагы комлыкта су кергәндә Мариҗан марҗа авыл
малайларын бөтенләй әсәрләндерә, чөнки ул ярымшәрә калып диярлек
коена. Тегеләренең күзләре кыза инде. Ялангач Мариҗаннан көлгән
булып пырхылдаган малайларның авыз сулары селәгәйгә әверелеп,
кылкына ук башлыйлар. Солтанның абыйсы Миргали, аларга бармак
янап: «Котыртмагыз, маңкалар! Сүз әйтәсе булмагыз Мариҗанга!» – дип
кисәтә. Солтан, абыйсының бу шелтәсеннән соң: «Әллә моның марҗага
күзе төшкәнме? – дип уйлый. – Әти белсә, бетерә бит моны!»
Чибәр иде шул Мариҗан! Гәүдә-сыны гына, йөз-кыяфәте генә түгел,
тавышына кадәр үзенә бер аерым матур иде. Сихерле тавыш.
Миргали исә Мариҗанга күзе төшкәнме, юкмы икәнлеген әлегә үзе
дә аңлап бетерә алмый. Тегесе, Миргали абыйсы су коенырга килгәндә,
«ялтыравыклы» җирләрен ашыга-ашыга комга күмә, шул рәвешле яшерә,
комнан башы гына чыгып кала. Миргали аның ягына борылып та карамагач,
кызның отыры ачуы чыга, һәм ул ком астыннан озын матур аякларын
чыгара. Бу кыланыштан соң ул матурлыкны күреп торган бакалар да телсез кала!.. Тәкә елгасы кайный башлый... Һәрвакыт җитди кыяфәтле бу егетнең
үзенә игътибар итмәве бик үрти аны, тегенең кытыгын китерәсе килә. Күрә
икән бит аны Миргали; беркөнне кыз шулай күл буенда комда кызынып
ята иде, кемдер өстенә янәшәсенә салып куйган киемнәрен ыргытты. Җәлт
кенә башын күтәреп караса, яныннан берни булмагандай Миргали узып
бара иде. Кызның моңа бик ачуы килде һәм ул, Миргали суга керүгә, аның
артыннан чумды. Шәһәрендә балык кебек бассейнда йөзәргә өйрәнгән кыз,
су астыннан барып, Миргалинең каршына ук килеп чыкты. Миргали, бу
алиһә суда батмасын дигәндәй, аны коткармакчы булды...
Туксаба кызлары аның ише купальниклар кими, су кергән чагында
да өсләрендә күлмәк була. Дөрес, суга чылануга, авыл кызларының юка
күлмәкләре тәннәренә сыланып бетә дә, Галимә апа әйтмешли, аның аша
кызның бар «житиясе» күренә.
Мөгаен, алар өчен ул вакытта Мариҗанның гүзәллеге – шәрәлеге
булгандыр. Миутын да әйтә бит: «Хатын-кыз ул оялчанлыгы белән матур», –
ди. Кыскасы, сүз шул кунак кызы турында иде.
...Моңарчы сүзсез торган Гафият тә кушылды:
– Хәерсез сан ул – «өчле» саны... Әйдәгез, шуңа тагы бишне кушыйк!
– Газый! Алай итсәң, утыз сигез була! – диде Ясминә. Гафият атлы
малайны, Газыев фамилиясенә басым ясаптыр, үзара «Газый» дип атыйлар,
бу – аларның нәсел кушаматы. «Газый» дип әйткәне өчен Гафият Ясминәгә
үпкәләми, башкалар шулай дисә, хәзер сырт йоннары кабарырга тора. Шуңа
күрә калганнар исем белән дәшә.
Ямаш Гафияткә таба борылды:
– Ә нигә нәкъ утыз сигез?
– Кырык туларга тагы ике ел кала... Минем бабай әйтә: яшең җитсә
кырыкка, эшең китәр шырыкка, ди. «Шырык яшьтә» мәхәббәт турында
сөйләшәсе килерме икән?
– Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны... Аны яңартмый!
– Бозма Такташны! «Яңарта» дигән ул!
Зөлфәкәрь белән, җитди итеп:
– Яңарта, пычагым. Безнең әби-бабайлар димләп өйләнешкән, бер-
берсен никахка чаклы күрмәгәннәр дә! – дип куя.
Яшүсмерләрнең Солтан атлысының битендәге бетчәләре юкка чыгып,
күзләрендәге малайлык сүнгәч, бик чибәр, кызларның ушын алырлык
гренадёрдай егет булыр дип фаразлый авылдашлар. Эре сөякле малай,
тавышы да матур, ул пыскып чыкмый, әле иртәрәк булса да, тәмам утырган
шикелле иде. Солтан капылт кына тагын химия һәм тарих укытучысын
искә төшерде:
– Миутын абый әйтә: «Мәхәббәт ул һәр яшьтә дә матур була, үзенчә
була», – ди.
Болардан аермалы буларак, Солтан Мариҗан дип уйлап та авыз суын
корытмый бугай. Киләчәктә йөрәген яулап алачак сөйгән кыз читтә яшидер
кебек тоела аңа. Мариҗан үзенә елмаеп караса, ни дияр иде икән? Дөресен
әйтик, бу кадәрлесен Солтан үзе дә белеп берми. Өстәвенә Мариҗанның аңа
хәтта күз дә сирпегәне юк. Бар кешегә дә бертөсле елмая сөйкемле марҗа.
Солтанга Гафият каршы төшә:

– Әйтәм җирле, Хәсән чирле... Миутын үзе өч мәртәбә хатын аерган ул!
Күренеп тора, бу сүзләре белән Солтанга төрттерүе Гафиятнең. Сезнең
нәсел кебек, имеш, Миутын да хатын сайлаган, берничә мәртәбә өйләнгән
диюе. Сизә бит, Ясминәнең Солтанга битараф түгеллеген күңеле белән
тоя малай.
Бу сүзләрдән соң Ясминә көлеп куйды, ә Мәликә күзләрен зур итеп
ачты һәм:
– Синең шул булыр инде, Газый! Беренче хатыны аның Зөләйха апа! –
диде.
Зөләйха апа исемен ишетүгә барысы да дерт итеп китте. Үзе дә килеп
җитәчәк бит хәзер монда. Ул вакытта авыл җирендә укытучының гайбәтен
сөйләү гадәте юк! Укытучы – бөек зат! Укытучы исемен йөрткән асыл
кеше Ходайга тиң иде. Миутынның да һәр сүзенә ышанулары юкка түгел –
укытучы бит. Каяндыр көтмәгәндә Ислемай тавы артыннан килеп чыккан
«сиксәненче еллар», вазгыятьне үзгәртә башлап, укытучының да гайбәтен
сөйләр чак якынлашып килгәнен балалар сизенделәр, ләкин «укытучы»
диюгә күз алларына Зөләйха апалары килеп баса да тәннәре буйлап юеш
аяклы кырмыскалар йөгерешә. Зөләйха апа янында шулай ук изге зат булган
Миутын абый да бар бит әле!
Әлеге авыр тынлыкны Ямаш бүлде:
– Әйдәгез, чүп чәйнәмик! Хатларны языйк та берәр шешәгә салыйк!
Ямаш Ясминәгә карады, ни әйтерсең, янәсе. Әмма Ясминә авызын ачып
өлгергәнче, Зөлфәкарь телгә килде:
– Аннары Күлтәк комына күмик, име бит? – дип, ул Ямашның сүзен
җөпләде. Малайның сыйныфташларыннан яшерен сере барлыгы болай
да мәгълүм бит. Әмма аның үзенең дә һаман сүз саен шуңа ишарә ясыйсы
килә бугай: ул судан тапкан чүлмәктәге язулар кебек кайчан да булса әлеге
серләрне дә ачып укырлар!
– Шешәгә салмыйбыз инде. Бигрәк тагы сез... Әтидән нәни генә тимер
сандык ясатып алырмын! – диде Гафият, үзенең тимерче малае икәнлеген
искәртәсе килеп. Гафият үзе дә тимерче чүкече кебек кыска буйлы, әмма
киң бәдәнле бер егет булып үсеп җитәргә охшап тора.
Моңарчы сүзсез торган Сәрдәр:
– Беләсең килсә, тимер кәгазьне күгәртә ул. Пергамент түгел бит! – дип
куйды. Күп сөйләшергә, сүз белән ботка пешерергә яратмаса да, әйтеп
куйса куя инде малайларның Сәрдәр атлысы. Өстәвенә ул әллә нинди ят
сүзләр белә, әле дә әнә, үзенең белдекле икәнлеген күрсәтәсе килеп кенә
каршы төшеп маташуы бугай. – Борынгы бабаларның пергаментка язган
язулары гасырлар буе сакланган!
Сүзнең ни турында барганлыгын бигүк аңламаганлыктан, аңа каршы
берәү дә дәшми. Беравыктан Зөлфәкарь генә басып торган урынында
кузгалып куя һәм, син генә гыйлемле түгел әле монда дигәндәй:
– Бозау тиресен киптереп, пергамент дигән язу кәгазьләре ясаган
борынгы бабайлар! – дигән ачыклык кертә. «Борынгы» дигән сүздән Сәрдәр
нигәдер сискәнеп китә һәм, зәңгәр күзләрен зур итеп ачып, иптәшләренә
карый. Сәрдәрнең кызыл башы көн яктысында тагын да яктырак яна, борын
очындагы сипкелләренә кадәр ут каба, кызгылт йөзе алсулана.

– Пергаментны, элек эшләгәнне дим, хәзер дә ясап булмыймы соң? –
ди ул. Солтан, юк дигәндәй, башын айкый. Ясминәнең үзенеке куәтле, ул
аларның сүзләрен ишетми дә:
– Хатларга... Хат башына бүген үзеңә охшаган кешеңнең исемен генә
куябыз... Утыз сигез яшьтә ул исем башка була икән, өстәп язарга урын
калдырабыз!
– Килештек! – диделәр барысы да.
Солтан белән Гафият хат башына «Мариҗанга» дип куярга ниятләде.
Гафият әүвәл «Ясминә» дип язмакчы иде, ләкин соңгы арада кызның
Солтаннан озаттырганын ишеткәч, фикере үзгәрергә тора. Мариҗан –
алардан берничә яшькә кечерәк һәм сылу яшь марҗа. Аның чибәрлеге
һуштан яздырырлык! Тик Гафият, башкалар кызыга дип кенә, Мариҗан
дигән була, йөрәк түрендә барыбер Ясминә урнашкан. Әле тагын Гафиятнең
үзе генә белгән яшерен нияте дә бар, татлы хыял ул! Беркөнне әтисе
тимерче Газинур абый бик матур бронза чүлмәк алып кайтты. Аңа тирә-
юнь авыллардан гына түгел, Ханкаланың үзеннән дә кешеләр төзәтергә дип
иске комганнарын, борынгы чүлмәкләрне китерә иде. Рәтләп булганнарын
хуҗалар кире ала, кайберләре тимерчедә онытылып кала. Әтисе тимер-
томыр арасыннан табып алган әлеге чүлмәкне. Тоткалары сынса да, бик
затлыга охшаган, оста ясалганлыгы күренә. Тимерләр арасында яшеренеп
калган инде. Гафият аны бик хасиятләп чистартты, күгәрегеннән аралады.
Чүлмәк бик авыр, төбе чуеннандыр ди әтисе. Малайның кулы да тимер
эшенә ята иде. Тотка-куллар ясады. Берзаман бик озаклап кыра, чистарта
торгач, бәллүр вазалар белән рәттән куярлык искиткеч матур чүлмәк килеп
чыкты! Хәзер өч ягында өч төрле кош сурәте аермачык булып күренеп
тора. Кошларның томшыклары әле Гафият аңлап җиткермәгән бик затлы
металлдан булырга тиеш. Ул кошларның берсе янында ясмин чәчәкләре
сурәтләнгән. Гафият нәкъ менә шуның өчен дә аны Ясминәгә бүләк итәргә
ниятли. Әтисе сөйли бит: әнисенә кыз чакта иске беләзектән матур алкалар
коеп биргән ул: «Гамиләне бары шуның белән генә үземә караттым», –
дигән була.
Ясмин куагы аларның бакчасында да бар. Әбисе, киптереп, аны чәенә
сала. «Күзләрне ачып җибәрә», – ди. Ә менә хуш исе, чынлап та, күңелне
«ача»: монысын Гафият үзе дә белә. Ап-ак булып утырганга күрә, аны
борын-борыннан «килен чәчәге» дип атаганнар икән. Апасы шулай ди, бик
ярата ул аларны. Гафият исә үзенә охшаган сыйныфташы исеме аркасында
үз итә бугай... Күгәректән тәмам арындырып бетерәсе бар. Аннан соң
кошлары янына Ясминәгә охшарлык нинди дә булса матур сүзләр уясы
килә. Шигъри такмаклар да язып карады, тик килеп кенә чыкмый. Матур
сүзләр табарга оста булган Ямаштан ярдәм сорарга исәпли, әлегә җае гына
туры килми. Менә шуны кызга бүләк итсә, Ясминәң бернинди Солтаннарга
да әйләнеп карамаячак! Әбисе әйтмешли, бәлләһи-газыйм менә дип куя
Гафият эченнән.
Сәрдәр хатка «Алтынчәч» дип куярга уйлады. Бер китапта Болгар
ханының шул исемдә бик сылу кызы булган дип укыганы бар. Чукынып
китсен марҗалары! Урал якларыннан кунакка килгән чибәркәй әле дә булса
төшләренә керә.
Зөлфәкарь Миңниса исемен куярмын дип уйлады. Әмма бик икеләнә иде.Ул уйлаганча, шешә табылып, язуны укысалар?! Аның «Миңниса»сын
читләр белсә дигән шик гел кабыргасына төртеп тора. Бу хакта малайның
кычкырып әйтәсе, яшьтәшләрен кисәтәсе килә.
Мәликә белән Ясминә икесе дә «Солтан» дип язарлар. Тик Ясминә бик
икеләнде, әллә «Гафият» диясеме дип аптырап бетте, кушаматы белән
«Газый» димәссең бит инде...
Шулчак көтелмәгән хәл булды: моңарчы тыныч кына суга карап торган
Зөлфәкарь, капылт алга тартылды да, яр буена ук килеп, суга сикерде!
Киемнәре белән чумды «алтылы» Зөлфәкарь! Аның балык тотуга хирыс
икәнлеге мәгълүм, килүгә кармак салган да, шунда балык капканын күреп,
чумгандыр дип уйлап алдылар. Тик Зөлфәкарь кармак та салмаган, зур
балык та күрмәгән – кара сыртлы дулкыннар монда таба шешәгә охшаган
савытны куа икән. Шуны күреп алган Зөлфәкарь. Табылдыкның эче буш
булып чыкты – капкан саен калҗа булмый шул ул...
«Киләчәккә хатлар»ны Зөлфәкарь судан тапкан шешә рәвешле чүлмәк
эченә салмадылар, Солтан чормадан тапкан имән тартма бик ярап куйды.
Балаларының шул рәвешле хатлар язып күмгәнлеген ишеткән өлкәннәр
җанына борчу керде. Минем балам кемгә атады «киләчәккә язган хат»ын
дигән уй талкыды аларны. Элек Әлли яклары бер-берсе белән кавышып
гаилә кормаган. Бу борын заманнан килә. Әлли ягы кызы шундагы егеткә
кияүгә чыкса, гадәттә, бер балалары җитлегеп тумаган. Үзләренчә моны
судан килә дип уйлаганнар. Мондагы чишмәне икенче төрле «Изгеләр
чишмәсе» дип атыйлар бит. Аның тылсым серен берәү дә төгәл генә
белми. Әмма яшьтән шул чишмәнең суын эчеп үскән малай белән кыз, зур
үскәч, бергә кушылса, каннарында нәрсәдер бозыла да нәтиҗәдә нәселнең
дәвамына куркыныч яный. Ходай моны гарип балалар белән дәлилли, уяу
булыгыз дип кисәтә кебек...
Бәлки, манара кискәне өчен Котбыйга төшкән кара каргыш шулай
арттан сөйрәлеп килә торгандыр – Алла белсен!.. Йа Ходай, тагын нинди
хикмәтләрең бардыр?! Балаларыбыз бәхетле булсын! Зинһар, үз ярдәмеңнән
ташлама!.. Яшерен хикмәтләреңне, Әүлия чишмәсенең серен безгә дә
ачып салчы, Аллаһы Тәгаләбез!.. Безнең үз баларыбызны бик тә бәхетле
итәсебез килә!.. Бик тә...
Малайларның кайберсе «киләчәккә хат»ын гүзәл Мариҗанга атап язарга
уйлады дигән идек. Җете зәңгәр күзле, алтын чәчле бу кыз хакында егет-
малайлар арасында тагын бер фикер яши: шәһәр кызы булгач, әйбәт үбешә
торгандыр Мариҗан дип уйлыйлар. Аннан үбешергә өйрәнмәкче булалар.
Тәкә елгасында су коенган чагында Мариҗанның чибәр пәри кызына
әйләнүе хак иде. Шәһәр кызы янәсе, тартынып, уңайсызланып тормый, шәрә
корсагы белән кайнар комга ятып, арка яктан купальнигының каптырмасын
да ычкындырып җибәрсә, яр буйлары кайный башлый! Малай-шалай да
шулай кайный, егет кисәкләре дә күбекләнә шул рәвешле!
Солтан уен хәтта кычкырып та әйтте һәм шуның белән Ясминәне дә,
Мәликәне дә нык үпкәләтте. Кайтканда аның матаена утыручы да булмады.
Ясминә – Гафият велосипедында, Мәликәсе Ямаш белән кузгалды.
Ямаш хыялый һәм һәркайчан үзенчә эшли иде, бу юлы да туры юлдан
китмәде, бу якларда «Биектау» дип аталган әйләнеч юлдан кайтырга уйлады; Мәликә какы бик ярата, Биектау үзәнлегендә котырып үсә инде ул!
Ул «Биектау» дигәннәрендә бернинди тау юк. Хәтта тауны хәтерләткән
калкулык та күрмәссең! Әмма исеме халыкка ни өчендер «Биектау» булып
кереп калган... Гади урын түгел, ул җирләрдән вакыт узган саен имән багана
төпләре, чүлмәк ватыклары килеп чыга тора. Җире дә бик ташлы. Әмма
ул табигый ташлар түгел, анда заманында борынгы биналар булган диләр.
Исеменең нигә шулай аталуын берәү дә әйтә алмый.
– Үзәнлеккә, тигез җиргә тау дип исем куш инде син! Име бит, Мәликә? –
диде Ямаш, берара җир узгач. – Минем бик тә, бик тә үзебезнең яктагы
сәер исемнәрнең серләрен беләсем килә! – дип өстәде.
Мәликә башта сискәнеп китте. «Мәликә, минем сиңа сүзем бар диясе
урынга, тау атамасы хакында чәйнәлә Ямаш!» Кыз, үпкәләп, велосипедтан
сикереп үк төште. Чынлап та, әнә иреннәре турсайды, бит очындагы миңенә
кадәр каралып киткәндәй булды.
Әлбәттә, Ямашның: «Үзебезнең дә, сезнең дә шәҗәрәләрне беләсе килә.
Дөресен ачыклыйсым килә, безнең теге чакта каргыш йоткан лотпыйлар
нәселенә катнаш юклыгын сиңа да, үземә дә дәлиллисе килә. Бигрәк тә,
әти-әниләргә... Безнең бергә булуыбызга каршы килмәсеннәр! Югыйсә
безнең тарих та, шәҗәрәләр дә карурман кебек!» диясе килде. Әмма ул чакта
мондый акыллы сүзләрне әйтеп булмый иде шул әле. Ул учына Мәликәнең
ут кебек кайнар кулын алды. Аның күңеле бик тә йомшарган иде, күрәсең.
Зөләйха апалары, Майков язган мәгълүм шигырьнең мәгънәсен аңлатырга
кушып, өй эше бирде. Сезгә соңгы өй эше булыр диде. Шигырь болай иде:
Ему ты песен наших спой,
Когда ж на песнь не отзовётся,
Свяжи в пучок емшан сухой
И дай ему – и он вернётся.
Сүз башка халыклар арасында адашып йөргән төрки-татар кавемле
баһадирны туган якларына кире кайтару турында бара. Ничек кенә
үгетләсәләр дә, аның бер дә кире кайтасы килми, чөнки торган җирендә
дә рәхәт була аңа. Ямаш аның мәгънәсен бер куплетка сыйдырырга булды,
Майковтан ирекле тәрҗемә булса да, уңышлы килеп чыккан иде кебек.
Тыңлат аңа безнең җыруларны,
Иснәт әрем исен бер тапкыр.
Көйләп күрсәт яки әллүкиен –
Йөгерә-йөгерә ул кайтыр.
Зөләйха апа бик мактады, калганнар исә, ни нәрсә бу дигәндәй,
мыскыллы көлделәр. Мәликә исә шаулатып кул чапты, кызга бик ошаган
иде. Ямашның шуңа бик күңеле булды. Башкаларның фикере кирәк тә
түгел иде инде Мәликәдән соң.
Кыз карышмады, нәфис кулларын тартып алмады... Бу Ямашка көч
өстәде, ул беркавым гөр-гөр килгән йөрәгенең тынычланганын көтеп
торгандай булды да аннан соң:

– Мәликә! «Карурман» дигән роман язасым килә! – дип куйды.
Мәликәнең иҗади фантазиясе куәтле иде:
– «Карурманда аю бар...» дисәң, кызыграк була, – диде ул һәм сак кына
кулын тартып алды.
– Йә, «Хәлүш урманында аю бар» дип, име?
Кыз иңбашларын сикертеп алды.
– Мәликә, – диде Ямаш, тагын сүзне дәвам итәсе килеп. – Мин исемемне
үзгәртәм. Метрикәдәге исем белән йөри башлыйм моннан соң.
Мәликә, аптырап, Ямашка карады.
Фамилиядән чыгып куелган булган минем исем, Тугашевтан. «Тукаш»
дип язылган булган. Мулла да колакка шулай дип кычкырган. Миңа бер
яшь тулганда, әти Ямашка үзгәрттергән.
– Тукаш?
– Тукаш шул. Мин аны киләчәктә псевдоним итмәкче булам. Син дә миңа
моннан соң Ямаш димә, яме. Өйдә күптән «Тукаш» диләр инде мине, –
дип куйды.
– Һе... Такташ!
– Такташ түгел лә инде: Тукаш!
Мәликә аның саен:
– Тукаш, Такташ! – дип үчекләвендә булды.
– Әти шәҗәрәне ясатты. Тукаш бабай, рәттән китсәң, җиденче баба
безнең. Тик ул кем булган, нинди кеше булганлыгы билгесез. Минем бик
тә шуны беләсем килә. Әти әйтә, белә алмыйбыз без аны ди. Татарның
тарихы чиркәү асларында аның ди.
– Сәлам, Тукаш! – дип куйды Мәликә, көлеп.
Беркавымнан икесе дә көлешә башлады. Ләкин Мәликә шулчак
үзалдына: «Солтанны үпкәләттем бугай. Мин дә, Ясминә дә үпкәләттек»
дип уйлап куйды. Әллә Ямашның капылт кына Тукашка әйләнүен кабул
итә алмады инде кыз, нигә тиктомалдан Солтан турында уйлый соң әле ул?
Үпкәләтүенә эче пошамы?
Солтан кызларга тамчы да үпкәләмәгән иде. Аның бу вакытта үзенеке
куәтле, егетнең тизрәк өйгә кайтып, чормада чәчелеп калган әйберләрне
актарасы, һәрберсен җентекләп карыйсы килә иде.
Үзенә кирәклесен тапты да бугай: сары кәгазьгә язылган язуны укыды.
Анда: «Ходай йорты хәзинәсе төшкә кереп ялтырый» диелгән иде...
Кәгазьдә күренер-күренмәс мөһер эзе дә калган. Бер аягын югары күтәргән
аждаһа сурәте. Астына: «Башкала патшалыгы мөһере» дип язылган... Русча
язылган икән бу дип кенә уйлады Солтан, калганы аңа караңгы иде. Калганы
нәкъ карурман кебек караңгы иде...
Малайның башы отыры эшләргә кереште. Бу юлларны тагын кайда
күрде соң әле ул?! Капылт исенә төште тагы: теге чакта Денисны акылга
утыртырга барган чакта, аны егып салып дөмбәсләгәндә, чыбыркысын
кулына алды бит. Чыбыркы сабына да нәкъ шундый сүзләр язылган иде
ләбаса!
...Җаны һаман тынычлана алмый. Зөйләха апалары яр буенда күңелендә
кайнаганны әйтте. Ул елый язып:
– Бәхетле чыгарылыш сез. Туган телегездә укып чыктыгыз. Киләсе елдан барлык фәннәр диярлек русча укытылачак. Районнан күрсәтмә килгән, –
диде. Бу хәбәрне нигә әйткәнен үзе дә аңламады бугай ул. Тик әлеге сүзләр
инде үзләрен зур итеп тоя башлаган яшүсмерләрне сискәндереп куйды.
Димәк, Зөләйха апалары мәктәптән китәргә мәҗбүр булачак... Кызлар
еларга ук кереште. Малайлар иреннәрен кысты.
Шундый күрсәтмә чыгуына авыл халкының да бик ачуы килде. Күпләр
Башкала хөкүмәтен гаепләде. Туган телне кысу бит бу дип зарландылар.
Икенче берәүләр аларга каршы төште:
– Аккаланың ни гаебе бар монда?! Күрсәтмә районнан килгән бит!..
– Ие шул, район үзе маташтыра!..
– Юк, Башкала гаепле моңа!..
– Башкалада синең Туксаба мәктәбең хакында гына уйлап утыралар дип
беләсеңме! Безнең мәктәп кенә күчә икән ди бит!..
– Алайса, район гаепле!..
– Юк, Башкала гаепле!..
Шул рәвешле Башкала гаеплеме, районмы дигән сүз көрәштерү шактый
озак барды. Әмма катгый карарга килә алмадылар, кыскасы, моңа район
гаеплеме, Башкаламы икәнлеген ачыклый алмадылар... Дөрес, Миутын
әйтеп куйган, ди, имеш:
– Башкала да, район да түгел, шуңа риза булган без үзебез гаепле, –
дигән, ди.
Чуракан әйтсә, әйтә инде ул, теле сөяксез аның...
Шулчак болынның аргы башында, Тәкә елгасының шарлавыкка килеп
җиткән урыныннан ерак түгел, көтүченең чыбыркы шартлаткан тавышы
колак яфракларын ярып узды. Путанай малае көтү башын Туксабага таба
борган иде. Зәһәр тавыш әүвәл чирәм буйлап тәгәрәп барды да, ярга килеп
җиткәч, Тәкә елгасына сикереп төште һәм карасу сыртлы дулкыннар
өстендә тирбәлә-тирбәлә бире таба агарга кереште.
Аркасына киндер капчык аскан Макай, әле көтүче ягына, әле Тәкә
буенда кайнашкан Туксаба яшьләре ягына карап торды-торды да Төнбоек
сазлыгына кереп китте... Түмгәк артына посып, бер күзе белән байтак
күзәтеп ятканнан соң, урмандагы өенә таба китеп барышы иде Макайның.
Чыбыркы тавышының кайтавазы кабатланды…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев