ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Икенче яктан, чыбыркы сабындагы язуының сере ачылырга тора. Ләкин аны туксабалар да сизенә шикелле. Абрар моны белеште һәм авып китә язды: Денисның яшьтәшләре әлеге язу ачкычын кулга төшерү юлында. Бары бер адым гына калган!.. Чит кеше табарга тиеш түгел чын шәҗәрәне!
Рәимовлар
Теге чакта студент-филологлар белән геологларның уртак экспедициясен
иганәче сыйфатында Бануның әтисе, «Кара алтын» нефть корпорациясенең
башлыгы Рәимов оештырган булган. Филологлары бу яклардагы
фольклорны өйрәнә, тегеләре исә нефть эзләргә тиеш икән. Дөрестән
дә, аспирант бераздан, алардан аерылып, авылга китте һәм күбрәк әби-
чәбиләр, бабайлар тирәсендә кайнашты. Хәзер уйлый Солтан: фольклор
ул нәкъ җиде кат җир астындагы хәзинә кебек, әгәр аның төбенә төшсәң,
күп серләр ачылырга мөмкин!
Бану инде геологлар төркеме белән генә Ислемайга тагын ике мәртәбә
килгән, тик анысында Солтан Башкалада керү имтиханнары биреп йөри иде,
күрешергә насыйп булмагандыр. Беренчесендә аларга Денис гид булган,
икенче килүендә Тукаш туры килгән. Кыз икесен дә бик хисләндергән.
Әмма алар якыннан танышып китә алмаганнар.
Тукашның Мәликәсе бар. Ялгышмаган ул. Паша белән Бану шуннан
соң ике тапкыр Путанайга кайталар әле.
Паша-Пауль исемле аспирантның фамилиясе Вольфганг, Алманиядән
килгән студент. Чыннан да, геолог түгел икән Пауль-Паша, төркиләр,
аларның сөн бабалары хакында диссертация яза, ди. Фәнни җитәкчесе
көнчыгышны өйрәнүче атаклы галим Данил Френк үзе бик үтенгәч, Рәимов
аны махсус геологлар экспедициясенә керткән. Рәсәй төркиләренә Орхон-
Енисей язмаларын укып биргән данияле галиме Томсен, аларны дөньяга
чыгарган немец галиме Радлов, аңа кадәр Ибн Фадлан сәяхәте язмаларын
шаулаткан бабасы уңышлары канатландыргандыр инде Френкны! Белгән
зирәк немец галиме: Ханкала тирәсендә һун-сөннәрнең эзләрен «табарга»
Башкала рөхсәт бирмәячәк! Андый мөмкинлек булдырмаячак Башкала.
Сөннәр кайда да, мондагы татарлар кайда, имеш! Икесе ике төрле халык!
Татарның тарихы һич кенә дә Кытай чигендәге сөннәргә кадәр барып җитә
алмый! Идел Болгары калдыкларыннан формалашкан болгарлар гына бит
алар! Монгол калдыклары!.. Менә шуннан соң Френк белән Рәимов яшерен
экспедиция оештыралар. Рәимов берьюлы ике куянның койрыгын тота:
нефть эзләү дәвам итә һәм тарихи хәзинәләрне дә өйрәнергә җай чыга!
Бану Денис белән тәмам якынлаша. Баш-аягы белән гашыйк була
Паратов малае кызга!.. Тик шуннан соң аларның эзе суынган, чөнки Абрар
агай чүлмәкле хәзинә эчендә табылган кәгазьләрне күрсәтмәгән. Денис бик
ялынып сораса да, риза булмаган өлкән Паратов. Имеш, шуннан соң Бану
бик нык үпкәләгән һәм башка аяк басмаган, ди.
Солтан Бану белән якыннан аралашып китә алмады. Беренчедән,
шундый зур кешенең кызы янына барырга курка иде егет, икенчедән,
Бану аңа, юк-бар йомыш табып, моңарчы үзе шалтыратып торган булса
да, тора-бара әлеге элемтә дә өзелде. Солтан моңа үзен гаепле дип саный.
Чөнки Бану аны Ислемайга чакырган иде. Нәкъ шул көнне Шакир Рәимов
Солтанны, үзе белән ияртеп, командировкага алып китте. Туган якларына
кайта алмауның сәбәбен Бануга әйтергә базмады егет. Ул чакта Ислемай
тавына геологлар төркеме барган, ләкин Солтаннан башка гына... Менә
шунда якынайган булган инде алар Паратов малае Денис белән!..
Ләкин Солтанга озак саргаерга туры килмәде, авылда калган Ясминәдән
кинәт хат килеп төште, анда бары бер генә җөмлә сырланган иде: «Солтан,
сине көтимме, әллә кияүгә чыгыйммы?! Монда мине сорарга килергә
тиешләр... Синең Ясминәң» диелгән иде анда. Ул көнне Солтан Рәимов
белән Рязань якларында йөри иде. Рәимов кызы белән аралары суынып
бара; Солтан үзе шундый карар кылды, чөнки Бану, Паратов акчасына зур
экспедиция оештырып, Себер якларына китеп барган иде. Денис Паратов –
хәзер зур байбәтчә. Замана акчалы кулында. Рязаньдагы җирләрне сатып
алуы гына җитмәгән, Денис Бануны дә кулга төшерде.
Чукын шунда, кызый!..
Солтан бар даланы яңгыратып: «Көт, Ясминә! Мин сине яратам!» – дип
кычкырды. Бану да «ишетсен» дип кычкырды ул! Тик тавышы, кайтаваз
булып, кире үзенә кайтты, Бануга чаклы барып «ирешмәде». Ясминәгә дә
«ишетелмәде».
Ыгы-зыгы белән икенче, өченче көнне дә шалтыратырга җай чыкмады.
Ә өч көн узуга, Ясминәбез, ике дә уйлап тормыйча, Гафиятне Мариҗаннан
суытып, кияүгә чыгып куйды. Соңгы өметләр дә өзелде.
Солтаннар төркеме ил күләмендә хәлиткеч зур эшкә кереште.
Хәер, өметсез шайтан гына була, ди. Шул чакта егетнең йөрәгендә давыл
купты. Давыл тузаны арасында ике шәүлә күренә: берсе Бану, икенчесе
Ясминә атлы кызлар.
Ясминә сурәте балачак хатирәсе белән бәйле. Ул күңелнең кай түрендәдер
урнашып, әлегә сүрелеп кенә торадыр кебек. Яшүсмер чагында тауда
күмәкләшеп ат чанасында шуганда кабынган гыйшык-мыйшык хиссияте
бит иде ләбаса. Айлы кичләрдә алар малай-кыз чакта тауда шудылар.
Ләкин малайлар бераз гәүдәгә тартылып, тавышлары кытай казыныкына
охшый башлагач, кызларның күкрәкләре калкып кабарган бер чорда зур
ат чанасына ничек кирәк шулай сузылып ятмыйлар иде инде. Ясминә гел
Солтан белән бергә туры килергә тырыша, Солтанның да ният шундый.
Ясминә янына Гафият тә тартыла. Әле күп очракта арага Мәликә дә килеп
кысыла, ул да күбрәк Солтан янына елыша. Араларына Мәликә килеп
керсә, Солтан сайланып тормый, ике кызны да тигез күргәндәй, үзенең
бишмәтенә чытырдап ябышкан кулларны сыпырып төшерми, киресенчә,
әле берсенә, әле икенчесенә елыша. Мәликә булган җирдә һәрвакыт Ямаш
та калмас. Менә шул рәвешле алар тау башыннан аска таба кузгалып
китәләр. Тауның яртысына җиткәндә, Солтан белән Ясминә икесе бер
булып бетә яза, һәммәсе шатлыктан чырылдап кычкыра. Әлеге тавышлар
чананың тизлеген генә арттыра кебек. Тау итәгенә җиткәч тә, кыз-малайлар белән әрдәнәләп иелгән авыр чана туктарга уйламый, инешкә таба оча.
Бу вакытта Солтан колак төбендә Мәликәнең кайнар сулышын тоя. Кай
арада сылангандыр аның янына. Менә Ясминәнең тавышы капылт туктый.
Хәзер инде Солтанның уң колагын кызның кайнар сулышы пешерә. Гафият
белән Ямаш, аларның өсләренә аркылы сузылып ятканнар да чанага көч
биргәндәй шаулашалар, кычкыралар.
Җиденче сыйныфтан соң Солтан клубтан Ясминәне озата кайтты. Аның
мизгелләре хәтердә калмаган инде, бары гел Ясминә янында бөтерелгән
Гафиятнең ул кичне клубта юк икәнлеген генә белде. Юк-бар сөйләшә-
сөйләшә, Ясминәләрнең капка төбенә кайтып җиткәннәрен сизми дә
калдылар. Капкага якынлашуга, караңгылык эченнән каршыларында бер
«карачкы» пәйда булды. Гафият кызны эскәмидә көтеп утырган икән.
Солтан белән Гафият каушап калсалар да, Ясминә коткарды: ул кесәсеннән
(Күрәсең, алдан әзерләп куйган! Кызларның бар нәрсәне алдан уйлап
йөрүенә шаклар катарсың, билләһи!) ике шырпы алды да, берсен яртылаш
сындырып, егетләргә карады. Тирә-юнь капка янындагы багана башыннан
саркылган сары ут көлтәсендә коена иде, шуңа күрә җете күзле яшьләр
барысын да ачык күрә.
– Кемгә шырпының озыны чыга, бүген йолдызларны шуның белән
саныйбыз! – диде кыз, җитди итеп.
– Шобагамы? – дигән булды Гафият, бу эшкә риза булганлыгын белдереп.
Солтан дәшмәде, Ясминәнең кулларына үрелде, шырпының бөтене аңа
эләкте, димәк, айлы кич аныкы бүген. Икенче көнне дә, өченче көнне дә
шул рәвешле шобага тоттырды аларга кыз, тик, ни гаҗәп, һаман Солтан
өстен чыга, Гафияткә ялгыш кына булса да, Ясминә белән бергә капка
янындагы эскәмиягә утырып, йолдыз санарга туры килмәде! Моның сере,
әлбәттә, кызның үзе генә белгән хәйләсендә иде, ул үзе шулай оештырды.
«Шобага» хакында беркавымнан Мәликәгә дә ишетелгән, күрәсең,
беркөнне клубта уен тәмам булыр алдыннан ул Солтанны почмакка кысты да:
– Шобага-фәлән салып тормыйм, әйдә, мин сине бүген үзем озатам, –
диде. Солтан, аптырап, кызның мәхәббәт тулы йөзенә бакты. – Җә, син
мине озатасың! – ди өстәде кыз.
Ясминә белән Мәликә дип янучы бер Солтан гына түгел бит әле, Ямаш
та, Гафият тә, әлбәттә, бу хәлгә риза түгелләр. Гаделсез иде Ясминәнең
шобагалары. Ялгыша, саташа иде Ясминә! Солтанның җырлавына гашыйк
булган ул. Мәликә дә шул халәттә тилереп йөри. Ямаш – гармунда,
Гафият гитарада уйнарга өйрәнделәр. Күрәсең, егетләрнең бу гамәлләре
тормышларындагы беренче дөрес карарлары булгандыр; алар бүгенге көнгә
кадәр күгәрченнәр кебек парлашып яшиләр бит әле! Ясминәнең көндәлек
тапшырылган сөтне терки торган амбар кенәгәсе кырыенда бер такмак бар:
Хатын-кыз бәхте ни була? –
Баганадай ир була...
Татар хатыны бәхте ни була? –
Орчык кадәрле бәби була.
Шул газизе туган телендә
«Әнием» дип әйтү була.
Хатын-кыз бәхте ни була? –
Аның бәхете өй була.
Мәхәббәт өтермәндә дә мәхәббәт ул…
Абрар Паратов бу юлы малае Денисның кайтканын аеруча түземсезләнеп
көтте. Шәҗәрә серен чишәргә, теге чактагы хәлләрне Дениска сөйләргә
вакыт җиткән иде. Дөнья болганырга тора. Коммунистларны хакимияттән
бәреп төшерделәр. Рәсәйдә яңа инкыйлаб җилләре исә башлады. Аның
уенча, бу бер дә җүнлегә түгел, беркайчан да, бернинди революция-
инкыйлабның да яхшыга илткәне юк, бигрәк тә аның гади халыкка бәхет
алып килгәне булмаган.
Мантыйгы дөрес, борыны сизгер, пеләш башы әле дә саф иде
Абрарның. Тик менә, чыннан да, яһүдме икән ул, калын урманда үскән
мари нәселеннәнме, әллә тамыры Туксаба авылы тарихына тоташкан
татар микән? (Теге чакта үзен тотып яруларына үч итеп, Денисы татар-
туксабаларны «чүчмәк» дип тә атый.)
Бер Алла белә...
Абрар Паратов белми... Алайса, зирәклеге дә шуның чаклы гынадыр
инде...
Әлбәттә, үзен асрамага алган атасы Хәлүш сөйләве буенча бераз
чамалый, актан караны аера...
Хәлүш теге чакта Якубка биргән язулар арасында килеп чыккан кәгазьдә
язылганча, малайның кыскача биорафиясе мәгълүм иде. Абрар үсә төшкәч,
Хәлүш аны үзенә дә сөйләде. Аңа атасы фамилиясен йөртергә ярамый
икән, чөнки ул нәсел бик бай булган, аларның байлыгына сәвит хөкүмәте
конфискация ясаган. Алар «чит элементлар» икән, ди. «Паратов» фамилиясе
белән тынычрак яшәрсең диде. Шуңа күрә Абрар чын шәҗәрәсен белә
алмады. Соңыннан әнисе ягыннан булган нәсел агачын табып, үзен шунда
«кушып» куйды. Бу хакта малаена да әйтмәде, киресенчә, малайга «Денис»
кушты, аны үз нәселеннән ераклаштырырга теләде. Әлбәттә, мулла язган
метрикәдә ул «Динислам» дип теркәләгән иде. Әмма киләчәктә кирәк булыр
дип, төп нәсел шәҗәрәсенә катнашы бар икәнлеген дә раслатачак, моны
дәлилләгән документларны эзләтәчәк. Рәсәйдә бүген болай, иртәгә тегеләй:
уңган кешеләрне, байларны йә типкәлиләр, йә алар ил белән идарә итә...
Мари урманнары уртасында хатын-кызлар өтермәне бар. Әнисе аны
шунда утырган чагында тапкан. Әтисен дә утыртырга теләгән булганнар
аның, әмма ул качып өлгергән. Сәбәбе дә билгеле: атасы революциягә чаклы
бабалары хуҗа булган алтын базларын кире кайтарырга йөргән. Хәтта
хөкүмәтне Халыкара судка да биргән. Шуның өчен эзәрлекләгәннәр аларны.
Корсагы борынына җиткән хатынын тотып утыртканнар. Игезәк сыңары
да булган. Анысы үлгәндер, чөнки әнисенә төрмәдәге бер йомшак күңелле
өтермән назире ярдәм иткән, балаларны үзенә алып кайтып яшергән.
Сизеп алгач, игезәкләрне товар поездына салып җибәргән. Өтермәндә бала
тапкан хатыннарның күбесе шулай итә икән, нарасыйларын коткару өчен
төрле юллар белән шуннан узган товар поездларына салып җибәргәннәр.
Икенче станциядә сабыйларны махсус кешеләр көтеп торган. Алары исә
ул сабыйларны балалары булмаган гаиләләргә, күп очракта чит илләргә
сату эшен җайга салганнар. Кугуй урманчы бәхетенә туры килгән малай
да «шакмаклы шәл» эченнән пәйда булган.
Абрар икеләнә, игезәк сыңары үзен төргән иске шәл эчендә тончыгып
үлгәндер дип уйлый. Шуннан башкасы аңа караңгы иде... Канәфер
төсендәге шакмак шәлгә уралган малайның (Абрар үзе!) бишмәт кесәсеннән
килеп чыккан язу ошбу караңгылык пәрдәсен күтәрергә ярдәм итмәсме?..
Бер кырыен ачса гына да җитә. Таяк сыман нәрсә табып алган иде бит инде
ул. Көтүче чыбыркысының сабы булгандыр дип уйлады, шуннан чыбыркы
ясады. Көтү көтәргә алынган малае Дениска да шул чыбыркыны тоттырды.
Язуда такмакка охшаган юллар иде: «Татар әйтә бисмилла урысныкы
памилуй хочешь стать богатой найди клад золотой». Ноктасы да, өтере дә
юк...
Денисны үзе «көтүче» итте ул. Һәм көтүне чиркәү янында көтәргә
кушты. Тукмак борыны гына түгел, күңеле дә сизгер иде Абрарның... Юкка
гына «бисмилла белән помилуй» димәгәннәрдер дип уйлады.
Денис чиркәүдән тапкан алтыннар ярап куйды: шуннан килгән
процентлар акчасына Абрар «НОКТА» дигән уртак совет-инглиз
кооперативы ачып җибәрде. Ханкалада җимерек иске бер пассаж
бинасы сатып алды. Пыяладан гына торган тарихи сәүдә рәтләре иде ул.
Төзекләндереп сафка бастырсаң, шәһәрнең йөзек кашы булырлык сәүдә
галереясы буласын алдан чамалады. Ишекләре күрше урамнарга да чыга.
Бутиклар өчен менә дигән урын инде.
Дөрес чамалаган булган Абрар, «НОКТА» аркасында Денисы Ханкала
байбәтчәләре рәтенә күтәрелде. Эшләре бик хутлы бара. Башкала
архивларыннан нәсел шәҗәрәсен дә эзләтте. Тапканын таптылар, тапмаганы
урынына кәсепче тарихчылар үзләреннән өстәделәр һәм Паратовлар
нәселенең ерак очын раввин Исраэль кавеменә үк китереп куштылар.
Шәҗәрәне Денис агач рәвешендә ясатты. Алтын кысага алынган, пыяла
астында тора, диварга элү өчен җайланмасы да бар. Әүвәл, нәсел агачын
күреп, Абрар бик әсәрләнгән иде, күзләренә яшь тулды, елыйсы килде,
ләкин яшьләре шулчаклы гына булган икән, алар мизгел эчендә кибеп
юкка да чыктылар. Ошамады аңа шәҗәрә! Җанына ятарлык түгел иде
ул. Бу вакытта әнисенең өтермәндә утыруы да, шунда игезәк малайлар
табуы да, ул малайларны ниндидер түрәләрнең үзенә алырга теләве дә,
соң чиктә балаларны яшереп товар вагоннарында ул яклардан еракка
озатулары да мәгълүм иде. Баксаң, затлы нәселдән булган алар. Бабалары
заманында алтын приискаларына хуҗа булып торган. Бу хәл исә аларның
яһүд нәселеннән булуына шик уята. Чөнки ул вакытта яһүдләрне бик
кысалар, мөгаен, хөкүмәт аларга алтын приискасына хуҗа булырлык ирек
бирмәгәндер. Ул үзе мари гаиләсендә тәрбияләнсә дә, кавемгә катнашы
юклыгы да мәгълүм. Татар да түгелдер, чөнки патша Россиясе татарга
да андый ирек бирде микән?! Советлар бирдеме соң? Юк, бирмәде.
Элек данлы, шанлы булган Ханкала биләмәләрен бүлгәләп бетергәннәр,
инкыйлаб елларында Мирсәет Солтангалиевләргә татар халкы азат, ирекле
кавем булыр дип вәгъдә итсәләр дә, Ленин дилбегәне каты тарткан, Сталин
исә, үз чиратында, бу халыкка шактый кабахәтлек кылган. Димәк, татар
да түгелдер?!!
Игезәк сыңары кайда? Исән микән ул? Әллә шул товар вагонында җан
тәслим кылганмы ул сабый?! Рәхмәт төшере, аны яхшы кешеләр үзләренә сыендырды, какмый-сукмый тәрбияләп үстерделәр. Ит яхшылык, көт
яманлык дигәндәй, ул әлеге яхшы кешеләргә яхшылык белән җавап кайтара
алмады...
Икенче яктан, чыбыркы сабындагы язуының сере ачылырга тора. Ләкин
аны туксабалар да сизенә шикелле. Абрар моны белеште һәм авып китә
язды: Денисның яшьтәшләре әлеге язу ачкычын кулга төшерү юлында.
Бары бер адым гына калган!.. Чит кеше табарга тиеш түгел чын шәҗәрәне!
Түгел! Югыйсә Паратовның бар ниятләре юкка чыгачак!..
Әлеге туксабаларның исемлеге төзелде: Солтан, Сәрдәр, Гафият, Тукаш,
Зөлфәкар атлы яшьтәшләре икән Денисның! Миутын кушаматлы химия
укытучысы да бар әле!..
Абрар шуларны уйлады да көлеп җибәрде. «Эрләмәгән-сукмаган,
җиңгәй, сиңа күлмәклек!» дигән кебегрәк килеп чыга инде – нәкъ
туксабалар телендәге әйтем кебек. Шуны исенә төшереп көлде Абрар.
Байлык белән генә әллә ни кылып була торган ил түгел бу. Банклар
янса, кесәңдә шымытыр да калмаска мөмкин. Акцияләр дә бик ышанычсыз
кәгазьләр. Тагынмы? Тагын шул: Денис та байлык белән әллә ни кыра
алмый, югарыда көтү көтеп йөргән элеккеге хәерчене бик санга алучы юк.
Шәҗәрәне ачыкларга кирәк. Әгәр нәсел тарихының чынын таба алсалар,
берьюлы ике куян тоталар дигән сүз: исем-дәрәҗә дә үсә, бабаларының
алтын базларын да кире кайтара ала Абрар Паратов. Хәлүшкә әйткәннәр
бит теге чакта, бу малай гади бала түгел, революциягә кадәр ата-бабалары
алтын базлары тоткан дигәннәр!.. Имеш, әтисе белән әнисен советлар
шуның өчен өтермәнгә япканнар, тавышлары чыкмасын, янәсе. Ул алтын
базларын кире кайтарырга йөрмәсеннәр, янәсе.
И, сөйлиләр инде...
Теге чакта да, Денис чиркәүдән алтын чүлмәк казып алганда, андый
сүзләргә әллә ни исе китмәде аның, байлык үзендә дә бар, Паратовка
шәҗәрәне раслаган мөһерле кәгазьләр кирәк; шуңа күрә мәчет-чиркәү
нигезләреннән, Башкала архивларыннан документлар эзләде Паратовлар.
Беркөнне Абрар яшьтәше, урманчы Кугуй малае Макайны очратты.
Балачак дуслары һәм күптәнге ике дошман соңгы елларда аралашырга
мәҗбүр. Беренче булып Макай үзе килде Абрар янына. Йөрәк сере
аркасында...
Макай:
– Туксабалар – Чуракан белән Зөлфәкар атлы ике тилемсә – чүлмәк
эченнән тапкан язулар мөһерләнгән, – диде.
Күренеп тора: әйтеп бетерми Макай, тагын нидер яшерә. Яшерерлеге
дә бар, чөнки теге чактагы үч кайный торгандыр бу кешенең җанында.
Сәрбиназ өчен тотып кыйнады бит ул аны. Алай гынамы, агач ботагы ялгыш
тиеп тишсә дә, күзен югалтуны бары Абрардан гына күрә торгандыр. Алар
теге чакта аңлашканнар иде шикелле. Күптән түгел тагын сөйләштеләр бу
хакта. Макай, Башкала табиблары янына барып, «ясалма күз» куйдырырга
хыяллана. Бик тели ул моны. Нигә матур буласы килгәнен әйтми. Әйтмәсә
дә белә: Макай һаман Сәрбиназны кире кайтару турында уйлый. Имеш,
Сәрбиназның Касыймда бала тапканын ишеткән һәм аны үзенеке дип уйлый
иде. Хыяллана инде. Хыялдан адәми затны кем тыеп тора ала. Алмый...
Бу заманда хыял ул – гади кешенең бердәнбер иреге, бәйсезлеге. Абрар Макайга күзен дәваларга зур акчалар вәгъдә итте. Кирәксә, чит илгә дә
җибәрәм диде. Ул чакта Германиядә катлаулы операцияләр ясыйлар дигән
сүзләр дә чыккан иде. Матур буласы килә бит аның. Шуңа өметләнә Макай.
Өмет дигәннәренә хәтта партия дә чик куя алмады.
Абрар әүвәл түземлеген җыеп көтте; һаман ачылмый яшьлек дусты. Сизде
каһәрең, үзе җиткергән хәбәрдән соң Абрарның күзләре яна башлаганын
сизде, тел төбен яшерә. Абрар аңа тагын акчалар да вәгъдә итте, зур
сумма да әйтеп карады. Әмма Макай: «Ул акчалар гына җитми миңа!» –
диде. Алтын чүлмәкләрне тапкан очракта, Макай белән бүлешергә
вәгъдә бирсә, серне чишәргә дә мөмкин икән. Абрар вәгъдәсен бирде.
Шуннан соң гына Макай кызыл балчыктан катырылган мөһер чыгарып
күрсәтте. Аҗдаһа сурәте ясалган мөһер. Бу Абрар өчен әле бернәрсә
дә аңлатмый. Ул тагын Макайга төбәлде. Макай: «Монда «Печать
царства Ханкалы» дип язылган булган», – дигәч кенә, авызы ерылды.
Рәсәй патшасының мөһере була бит инде бу! Элек бар Рәсәй «Казан
патшалыгы» дип аталган. Чит илләр, бигрәк тә Аурупа рус кенәзлекләрен
санга да сукмаган, алар өчен бары Казан ханлыгы-патшалыгы гына
дәрәҗә саналган!
Йә, хуш... Шуннан ни? Иң кирәкле серне Макай соңрак чиште: мөһер
кырыена аның кайдан табылуы хакында язылган булган. Бик вак хәрефләр
белән сырланса да, танып була: «Касыйм» диелгән.
Димәк, Касыйм!
Денисны шул хәбәрне җиткерү өчен дә көтә иде өлкән Паратов. Аннан
соң өйләнү яше җиткән улына кыз да карап куйган иде. Боларны телефоннан
да әйтеп булмый, хат аша да җиткерергә ярамый!.. Хәзинәне Касыймнан
эзләргә кирәклегенә ишарә иде ул... Моны Хәтмулла шәкерт һәм аның
командасы тагын да яхшырак белә, ди, Макай. Денис тиз арада шәкертне
эзләп табарга тиеш иде. Югыйсә аларның нәсел сере дөньяга чәчелергә
мөмкин бит! Бу Паратов өчен бик куркыныч, бар хыялы чәлпәрәмә киләчәк
иде. Тик моны шәкерт үзе белергә тиеш түгел!..
Ләкин Денис Паратов тиз генә, бик ашыгыч рәвештә диярлек, Касыйм
тирәсендәге җирләрне арендага алып өлгергән иде инде. Әтисенең серен
белмичә эшләде ул моны. Башкала түрәләренә зур акчалар түләнде,
кыскасы, кемнәрдер майланды, кемнәрдер җайланды. Аеруча бер төбәкнең
иң зур түрәсе ярдәм итте, чөнки зур агрофирма белән хөкүмәттән бихисап
кредитлар алып була һәм аларны кире кайтару да бигүк мәҗбүри түгел. Ә
акчалары Башкала түрәләренең «җонлы кулларына» озатылачак, димәк,
агрофирманың эшләре дә гөрләп барачак дигән сүз иде бу...
Денис әлеге ниятен әтисенә дә чишмәде, үзе генә белгән яшерен сер
иде бу... Әтисенең дә малаена да чишми торган сере бар. Йөрәк сере ул.
Шуңа күрә чишелеп китми картлачы. Ләкин Денис чамалый: Туксабаның
Сәрбиназ атлы бер гүзәле белән бәйле ул. Әтисенең яшьтәше Макай да
бар анда. Туксабадан элеккеге түрә Хәйдәров Мирсәет дигән кешенең дә
катнашы бар.
Денис әлегә әтисенең үзенә кыз карап куйганын да белми. Белсә дә, исе
китмәс иде, чөнки ул Бануга гашыйк. Паратов үзен Рәимовларга лаеклы
кияү дип исәпли. Байлар белән байлар туганлаша торган замана лабаса…
Әлбәттә, Денисның йөрәк түрендә икенче сурәт тә яши. Анысы ерактарак
булса да, кайнаррак кебек. Кайсын ярата ул: Банунымы, Туксаба кызы
Мәликәнеме?
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев