ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Чыннан да, бәхет дигән нәрсә Күлтәктәге калкавыч кебек: бер караганда, дәү балык аны төпкә алып төшеп китә, икенчесендә тагын дулкыннар өстендә калка. Аның «калкуы» Мулланурга дә уңай булырга охшап тора бит әле. Тик уллыкка Гафиятне алу дөресрәк булыр, ди, хатыны.
Гаврилов
Чыннан да, бәхет дигән нәрсә Күлтәктәге калкавыч кебек: бер караганда,
дәү балык аны төпкә алып төшеп китә, икенчесендә тагын дулкыннар
өстендә калка. Аның «калкуы» Мулланурга дә уңай булырга охшап тора
бит әле. Тик уллыкка Гафиятне алу дөресрәк булыр, ди, хатыны.
Төньяк бистәнең шулай ук төньягында гектарлы мәйданда урнашкан
«Апрель» яшелчә хуҗалыгы бу тирәдә атаклы, андагы яшелчәләр ярты
Ханкаланы туендырып тора. Директор Гаврилов белән моңарчы килешеп
эшләделәр. Альберт Иванович төпле җитәкче булса, Мулланур – ушлы
агроном. Тик туксанынчы еллар башында Альберт Ивановичка да нидер
булды, ул эшкә кулын селтәп, көннәр буе Ирдеш елгасы буенда балык
тотып утыра башлады. Әүвәл хуҗаның мондый сәерлеген Мулланур да
аңламыйча гаҗиз булган иде, тик «сер» үзеннән-үзе ачылды. Рэкетирлар
Гавриловны почмакка кысканнар икән, үзләренең «ярдәмнәрен» тәкъдим
итеп, шактый табышны сул якка каерганнар.
Беркөнне Альберт Иванович Мулланурны да үзе белән балыкка алып
китте. Элек документлар салып йөргән күн сумкасы кабымлыкка дигән
яшелчә, көмешкә шешәләре белән бүлтәйгән. Гавриловның аңарчы
да берәр атна «фестивальдә» йөри торган гадәте бар иде, бу юлы да
директоры беркавымнан тагын җиң сызганып эшкә керешер дип юатты
Мулланур үзен. Альберт Иванович Мулланурны үз итә, атасы Путанай
кешесе Газинур абзый белән электән дус булганнар. Теге чакта – илдә
үзгәртеп кору дигән афәт башланмаган иде әле – Мулланурны да эшкә ул
үзе чакырды. Яшелчә үстерү серләренә дә өйрәтте. Хәтерли Мулланур,
малай чакта әтисенә ияреп Путанайдагы белешләре «Ибан» абыйларга
баргалый иде ул, шулчакта кыяр ашаганы, кып-кызыл помидорлардан
авыз иткәне гомергә хәтерендә калган. Алар авылында суган белән
бәрәңгедән башка нәрсә үстермиләр, кыярны да Путанай ягыннан күреп
берничә кеше генә утырта, алары да әллә ни уңыш бирми; шуңа күрә татар
мондый шөгыльне бигүк өнәмәде. Ә менә Путанай руслары гомер буе
яшелчә үстерде, кәбестәләре хәтта колхоз басуында да күп була торган
иде. Җәен-кышын балык тотты путанайлар, йорт саен күпләп чучка
асрыйлар иде, игенчелекне бик өнәп бетермиләр, Путанай басуына җир
әрәм булмасын дип, Туксаба чәчә иде арыш белән бодайны.
Альберт Иванович үзе белән берничә кармак чыбыгы алган. Икесен үзе
салды, берсен Мулланурга бирде. Шәп урын сайлаган директор Ирдеш
буенда, уңда – елгага кереп баскан таллыклар, сул якта – гәрәбәдәй сары
комлы яр.
Альберт Иванович чишенеп атты. Аның камыт аякларына күз төшергәч,
Мулланур елмаеп куйды. Альберт Иванович – озын чандыр гәүдәле, зур
бөкре борынлы, зур зәңгәр күзле, озын чәчле бер кеше. Исенә төште
Мулланурның: аның әтисе Ибан дәдәй дә озын чәч йөртте; шулчактан ук калган бер фикер кыйпылчыгы да истә, бар рус кешесе дә озын чәчле була,
юк ла, киресенчә, мәгәр кешенең чәче озын булса, ул рус милләтеннән, ди,
имеш... Совхозда руслар күп эшли, әмма араларында камыт аяклы Альберт
Иванович үзе генә. Татарныкы кебек камыт аяклы. Шуны уйлап көлемсерәде
Мулланур. Җитмәсә, директор машинасы була торып, атка атланып йөри.
Сугымлыкка да ат ала иде. Хәер, атлар комбинатныкы булып исәпләнә,
берничәсен Альберт Иванович төньяк бистәсендәге йортында тота, махсус
ат караучысы да бар. Чабышкы атлар иде алар, Туксаба Сабан туенда һәр
елны беренче килә. Бәлки, атка атланып йөрүдән аяклары татарныкына
охшый башлагандыр дип шаяртырга уйлаган иде, моның артык икәнен
аңлап дәшмәде; Альберт Ивановичның холкы катлы-катлы, аңа нәрсә
ошаганын кайчак чамалап бетерү дә кыен. Таләпчән һәм кырыс булса да,
Гаврилов – кече күңелле, кешеләргә әйбәт директор. Кем әйтмешли, ул бу
ягы белән түрәгә охшамаган да: һәрчак ярдәмгә килер, вакыты кемнедер
кайгыртып узар. Комбинаттагы бар кешенең ничек эшләгәнен генә түгел,
өендәге хәлләрен дә белеп тора һәм, кирәге чыкса, ярдәм итәргә дә әзер.
Кайберәүләр аны шушы сыйфаты өчен Альберт Иванович дип түгел,
«Айболит Иванович» дип атыйлар. «Айболит»ның аяклары, чынлап та,
җайдакныкы кебек кәкре. Сынаулы карашны Альберт Иванович та сизде
һәм чалбарын кире киде, бер дә үзе турында сөйләшүне яратмый инде ул,
әйтерсең аның өчен дөньяда яшелчәләрнең һәм эшчеләренең мәшәкатьләре
генә бар. Ул шуның белән генә яши.
Кармакларны салып, җайлап комга утырдылар. Бераз арырак, чирәм
өстенә, Альберт Иванович ашъяулык белән ашау нигъмәтләре җәйгән
иде. Дөресрәге, Мулланур монда машинасы белән килеп туктаганда,
директорның шофёры Гриша кайнаша иде, «өстәл»не шул корган, хәзер
ул читтә, таллыклар артындагы күләгәдә шашлык кыздырырга учак ягып
маташа. Бу Альберт Ивановичның үз урыны иде, бистәдә балыкчылар күп
булса да, монда берәү дә килеп кармак салмый, беләләр, чирәм өстендәге
алачык та, су кырыеннан чыгып торган уклау кебек кармак таягы куя торган
җайланмалар да директорныкы. Халык түрәдән куркудан түгел, директорны
хөрмәт иткәннән комачаулап йөрми бу тирәдә. Мулланур белгән тагын бер
сер бар: Альберт Иванович шулай ялгыз башы балык тотып утыра-утыра
да, туйдыра башласа, чишенеп атып, Ирдешкә чума һәм колачлап аргы
якка йөзә. Анда бистәгә сыенып ук утырган, ләкин ике араны Ирдеш кенә
бүлгән бер авыл бар. Андагы халык таш күпердән совхозга эшкә йөри. Ә
Альберт Иванович шул авылда яшәп яткан бер яшь кыз янына йөзә. Мәрьям
атлы ул кыз. Татар кызы. Туып үскән Путанаенда Мәрьямгә караганда мең
өлеш чибәрләр бар! Тик аның җаны Мәрьям дип сулкылдый.
Кичкә таба була бу, гадәттә. Кояш инде акрын гына Туксаба ягына таба
китеп маташа. «Апрель»дәге эшчеләр смена тәмамлап, өйләренә кайтып
киткән чак. Шофёр Гриша вахта автобусына утырып маташкан кызның
колагына пышылдый: «Шеф бүген балык тота». Тегесенә үзенчә хәбәр
бу: әзерләнеп, көтеп тор, янәсе. Тегесе, кеше күрүдән дә тайчынмыйча,
Гришаны этеп үк җибәрә һәм:
– Әйт хуҗаңа, йөрмәсен! – ди.
– Мариша, син нәрсә инде?! – ди Гриша, хуҗасы кебек үҗәтләнеп. Шул арада башкалар да колакларын шомарта, директорның серләрен белү
дөньядагы иң тәмле «помидор»дан да тәмлерәк «Апрель» эшчеләре өчен.
Кайберәүләр эчтән генә Маришаны тиргиләр, җүләр кыз, үзенә Гаврилов
кебек кеше күз салган, ә ул карышып маташа!.. Гриша сөйләшүне бүтәннәр
ишетүен теләми, ашыкма дигәндәй, автобус шофёрына баш кага да кызны
читкәрәк тарта:
– Әгәр теге чактагы шикелле кертмәсә, урлап китәм, ди, ул сине!
Белдеңме?!
– Ха, исем китте! Кем курыккан аннан! Аек килеш килгәне дә юк бит
аның!
– Аек барырга курка ул синең янга!
– Курыкса, йөрмәсен җанымны талап! Эчмичә килсен башта. Күз күрер...
Кызның соңгы сүзләре кырыс һәм катгый, шул ук вакытта алар өметле
дә: димәк, аек килеш барырга кирәк!.. Тик бу хакта Альберт Ивановичка
ничек әйтсен Гриша? Мизгел эчендә Гришаның башына акыллы фикер
кибәге очып куна: Мулланур аша җиткерергә! Альберт Иванович байтактан
ялгыз башы яши, яман шештән вафат булган хатыныннан соң өйләнергә
ашыкмады. Бер дә бер көнне аның янына үзеннән шактый яшь татар
кызын җитәкләп килделәр, булачак хатынын алып килгәннәр икән ул
чакта директор янына! Эшкә урнаштыруын үтенделәр. Тәкъдир эшеме
бу? Гриша Мулланурга кызның сүзләрен түкми-чәчми җиткерде. Калганы
агроном эше иде.
Әле кичкә кадәр ерак. Альберт Иванович бүген нигәдер иртәләде. Иртәнге
летучканы да аннан-моннан гына уздырды. Югыйсә Гаврилов үтә дә җитди
һәм таләпчән җитәкче иде, һәр нәрсәне үзе тикшерә, берәр саргайган
кыяр үсентесе өчен дә пыр туздырырга мөмкин иде. «Апрель» җирләре
тимерчыбык белән әйләндереп алынган. Мулланур килгәнче үк шулай
булган. Моннан берничә ел элек директор каяндыр юан тимерчыбыклы
яңа коймалар кайтартты. Аларны өч-биш ел саен буяп тормасаң, каралып,
ямьсезләнәләр. Мулланур үз белдеге белән буяулар сөйләште, үрнәк өчен
бер савытны үзе белән дә алды. Летучка башланганчы ук шуны директорга
күрсәткән иде, тегесе юка иреннәрен кысып елмайды да:
– Татар, ахры, син, – дип шаяртты. Мулланурга аңлашылмаслык
киная түгел иде бу, аларның Путанаенда бер генә йортның да буяу әсәре
күргәне юк. Урман кырыенда ук булганлыктан йортлар шыгырдап торган
бүрәнәләрдән салынса да, капка-койма булмый гадәттә, койма урынына
читән генә һәм тәрәзә йөзлекләре дә беркайчан буялмый, шул рәвешле
алар кышкы салкыннан һәм җәйге кояштан каралып бетәләр, әмма берәү дә
аларны буярга ашыкмый. Моны бер кеше дә гаепләми дә, Путанай йортлары
шундый була, алар моңарчы да шундый кыяфәттә булган һәм моннан соң
да шул кара сурәттә булырга тиешләр дигән фикер буяу тидерергә ирек
бирми йөзлекләргә.
Альберт Ивановичның уе балык тоту түгел икәнлеген Мулланур килүгә
сизеп алган иде. Әнә ул Гриша ягына карап ымлады, тегесе җәһәт кенә
ашъяулык янына атылды һәм аннан кабымлык белән чирек шешәгә салган
көмешкә алып килде. Гриша көмешкәне ике алтын путалы нәни чәркәләргә
сала башлады, ләкин Альберт Иванович янә аны ымлап кына туктатты,Гриша эшне аңлап, кырлы стаканнар алып килде, көмешкәне шуларга
агызды. Мулланур төшкә кадәр хәмер эчәргә өйрәнмәгән, гомумән, татар
акылы төштән соң дигәндәй, организмы андый нәрсәне кич кенә кабул
итә иде. Тик Альберт Ивановичка каршы килеп булмый, ул тустаганны
кулына алды, директор икенчесенә пыяла банкадан кыяр алып тоттырды.
Гриша тәлинкәгә икенче банкадан гөмбәләр салды, помидор турады,
ипи куйды. Директор Мулланурга таба шулай ук баш кагып кына алды
да көмешкәсен бер сулышта эчеп бетерде, Мулланур йөзен чытарга
да яхшысынмыйча, тустаганын авызына китерде. Аның беркайчанда
директор белән чәкештергәне юк иде, бу олпат һәм дәһшәтле кеше белән
кара-каршы эчеп утыруны хәтта күз алдына да китерә алмады, шуңа күрә
батыраеп китте һәм тамчысына кадәр эчеп куймыйча булдыра алмады;
тиз генә кыярга үрелде, аның артыннан икмәк алды, гөмбә капты. Ләкин
директор тәгамгә кагылмады да, Гриша аның өчен термоска салкын
чишмә суы әзерләп куйган, әмма ул да хуҗасының гадәтләрен (Альберт
Ивановичның беркайчан да кеше янында яки читләр белән эчкәне булмады,
аның «фестивальләре» мәрхүмә хатыны Марфа Семёновнага гына мәгълүм
иде) белеп бетерми булса кирәк, суны зур корсаклы фужерга агызды да
кулында тотып тора башлады. Альберт Иванович фужерны алып, суны эчте,
кире Гришага бирде, әмма шуннан соң да кабымлыкка орынмады, аның
бар кабымлыгы чишмә суы иде, күрәсең. Кендек турысы кыза башлагач,
Мулланур кыюланып китте, ул тиз генә машинасы янына барды да аннан
кибеттән алганда аяк киеме салына торган тартма күтәреп килде, аны ачып,
чүпрәккә төрелгән пистолет чыгарды.
– Альберт Иванович, менә Сезгә нәрсә таптым әле мин, – диде. Үзе ни
әйтер икән дип, курку һәм көтү катыш күзләре белән директорга төбәлде.
Альберт Иванович пистолетны кулына алды, тикшереп карады һәм Гришага
сузды:
– Рәхмәт, Мулланур, – диде ул һәм тагын Гришага ымлады. Тегесе,
пистолетны кире тартмага салып, машинага куйды да аннан ялтырап торган
винтовка алып килде. Альберт Иванович винтовканы кулына тотмады
да. Винтовка затлы иде, автомат рәвешендә, бинокле дә бар. Аннары ул
барыбер винтовканы үзенә алды, күрәсең, ул корылган иде, беркавым
күккә күтәреп, каядыр төзәгәндәй дә булды. Аннан соң инде җылынырга
өлгергән тавышы белән:
– Курыкмыйм бит мин алардан, – дип куйды. – Ә моны, шәп нәрсә,
кәнишне, Кирилл, әтинең энесенең малае, Сарматтан алып кайтып бирде,
трактор заводында шундый нәрсәләр дә эшләп яталар икән качып кына, –
диде.
Мулланур дәшмичә директорга тик аптырап карап утыра иде.
«Курыкмыйм мин алардан!» диюен аңлады аңлавын. Паратовлар яшелчә
комбинатын үзләренеке итмәкче булып йөриләр. Гаврилов белән Паратов
арасында тартыш бара.
Көмешкә дә сүз кушарлык кыюлык бирә алмады әлегә.
– Үзем өчен яшисем килә. Туйдым, – дип куйды ул. – Син буяу алып
кайткач, тагы да көчәйде бу теләгем. Үзеңнең менталитеттан узып, барыбер
әллә кем була алмаячаксың, Альберт Иванович, дим үзалдыма. Ниемә кирәк миңа байлык?! Беләсең, әти тирә-юньдә атаклы умартачы иде, аңа кадәр
лесхоз директоры. Хәтта кирпечтән йорт та җиткерә алмады, ихатаны
койма белән әйләндермәде. Үз җаена яшәде, үз җаена акрын гына китеп тә
барды. Байлык артыннан кумады. Мин дә әти яшенә җитеп киләм бугай.
Хәтта нәкъ аныкы кебек илледән соң сул колак та шаулый башлады. Ул
Паратовларны юк итә алам мин, әлбәттә. Кишка тонка у них! Көтүчедән
олигархка әйләнеп кенә бар дөньяны үзеңнеке итеп булмый әле ул.
Аның бу сүзләреннән соң Мулланур сискәнеп китте. Сизде моны
Гаврилов һәм:
– Беләм. Көтүче түгел алар. Затлы нәселдән булырга тиеш өлкән Паратов.
Кулында ут уйната. «Рождённые пользать летать не умеют» дигәннең
киресе. Башлы кеше, оча торган кеше, – дип куйды. Аннан соң сүзен дәвам
итеп: – Мирсәетнең Ханкалада связьлары калгандыр әле. Хәйдәровне әйтәм,
Паратовларны шуңа куштым мин. Урыннарына утыртсыннар! – диде.
Мулланур аның сүзләренә каршы:
– Абтюков булса гына инде таянычы, – дип куйды.
– Абтюков?! И в воде не тонет, и в огне не горит ул кеше. Тәки исән-сау
калды бит. Ә Мирсәетне чөйделәр! Ул Комитетта икейөзле булсаң гына
эләгеп торып була шул.
Мулланур Абтюковны бик өнәп бетерми иде, шуңа күрә Гавриловтан
аны мактатасы килмәде:
– Энесе Салихҗанның тормышын бозды, ләгънәт! – дип куйды. Альберт
Иванович бу кадәресен белми иде, шуңа күрә сораулы карашын Мулланурга
төбәде. – Участковый Салихҗан энесе бит аның. Бертуган абыйсының
малае. Шуның хатыны белән типтерде дә, Салихҗан, аптырагач, аерып
җибәрергә мәҗбүр булды. Малае да асылынып үлде, – дип куйды.
– Район больницасында эшләгән майлы күзле медсестра шул хатынмы
инде? – дип сорады. Күрәсең, аз-маз ул да хәбәрдар иде.
– Шул, – диде Мулланур. – Абтюк урнаштыргандыр.
Мулланур аның баягы «туйдым» дигән сүзләрен исенә төшерде һәм
әлеге сүзләренә каршы килергә җөрьәт итеп: «Ә балалар?» димәкче иде,
Альберт Иванович аның ни әйтәсен сизгәндәй:
– Кара әнә минем абыйны, Назар Ивановичны әйтәм. Өч баласын аякка
бастырды да, тегеләре кайда хәзер? Берсе Дубайда, икенчесе Англиядә,
төпчеге Германиядә, кайтып күренгәннәре дә юк. Абый алар дип күпме
урлады, төрмәгә эләгә язды. Оныклары белән русча сөйләшә алмый абый.
Чөнки тегеләрнең туган телләре инглизнеке. Кайтты бер Мюнхендагысы,
Сергей исемле иде, хәзер Сержга әйләнгән. Безнең Газинур Гафиятуллин
урамына геройның портретын эшләтеп куйган идем бит әле, беләсеңме,
нәрсә диде миңа Сергей-Серж?! Ишетсәң, артыңа утырырсың: «Нигә бу
идолны куйдың монда?!» – ди. Бу малайлар ирекле илдә яшәсен, кеше
булсын өчен немец дзотына капланган герой «идол» булган аңа! Шулай
дигән идем, авызны шалт томалады: «Немец җиңгән булса, хәзер бавария
пивосы эчкән булыр идең», – ди. Күзен дә йоммый, бәдбәхет! Шуннан,
беләсеңме, нишләдем? Минем әти – моның бабасы сугышта аягын өздереп
кайткан бит әле – шулчаклы ачу килде, шартлый яздым. Муеныннан гына
тотып, бакчага сөйрәп чыктым башта, аннары ыштанын салдырып, койма буендагы кычыткан белән пешердем тегенең арт ягын! Арттан кәнтәе
йөгереп чыккан. «Найн, найн!» – ди! «Гитлер капут!» – дидем дә немкасын
ялангач килеш кычыткан өстенә төртеп утырттым. «Найн! Найн!» – дип
кычкырып калды арттан. Кич белән абый килеп җиткән, и, тузына, күрсәң!
Мин сине болай итәм дә тегеләй итәм, имеш! «Абый, – дидем, – мин үкенәм.
Ул малаеңны теге чакта ук кычыткан белән пешерәсе калган икән», – дим.
Теге чактагыны яхшы белә абый. Шулай дигәч, шым булды.
Ул бәдбәхет малай мәктәптә укыганда, гаражына алдап алып кереп,
Галимә түтиләргә кайткан кунак кызын көчләгән иде. Беләсең бит инде
Галимә түтине? Теге, элек безнең кантурда уборщица булып эшләгән? Апасы
Степан дигән нефтьчегә кияүгә дә чыккан иде әле? Аннан соң Ханкалага
китеп бардылар. Муҗым тумасы бит ул, безнең күрше авылдан. Менә
шуның бердәнбер кызы чибәр Мариҗанны. Малайны төрмәгә япмасыннар
дип, акчалар түләп, йомып калдым. Степаны командировкада иде, шуңа
күрә Ханкалага барып, әнисе Гасимә белән лично үзем сөйләштем. Абыйны
мәңге тыңламаячак иде, директор кеше үзе ялынгач, тавыш чыгармады
тагы. Ничек түзгәндер инде мескен. Җәй көне кайтып торырсыз дип,
сезнең Туксабадан йорт сатып алып бирдем. Бу турыда милиция түгел,
хәтта күршеләре дә белми калды.
Альберт Иванович сүзен әйтеп бетермәде, кырын яткан җиреннән
кузгалды да, винтовканы алып, күл өстендә йөзгән болытларга төзәде.
Шуның артыннан ук аткан тавыш ишетелде. Директор бер карганы бәреп
төшергән иде.
– Малай чакта әнинең түтәлендәге кыяр орлыкларын чүпләп үзәгенә
үтәләр иде, – дип куйды ул һәм бу юлы тустаганнарга көмешкәне үзе
агызды. Кулына кашык алып, банкадан гөмбә сөзде, алдына аркылыга
туралган кыяр куйды, икмәккә үрелде.
Алар шул рәвешле бик озак сөйләшеп утырдылар. Бу директорның
беренче мәртәбә ачылуы иде. Бер караганда, сәер дә, баш-аягы белән
хуҗалык эшләренә чумган, башка вакытта хәтта һава хәлен дә иркенләп
сөйләшеп булмый торган, бик коры холыклы Гаврилов йомшарып алды һәм
әлеге сөйләшү Мулланурның күңелендә мәңгелек эз калдырды. Альберт
Ивановичны бөтенләй икенче яктан ачты ул көнне Мулланур. Менә сиңа
мә, директор, кырыс холкылы гап-гади түрә дип йөр сина аны! Җанында
утлар кайный! Бик белдекле, гаҗәеп кеше Гаврилов... Альберт Иванович
моңарчы ачыктан-ачык сиздермәсә дә, Мулланур турында да бар нәрсәне
белеп тора икән. Аларның уллыкка малай алырга теләүләре хакында да
ишеткән. Ул, башын кыегайтып, Мулланурга туры итеп карады да:
– Зөмәрәнең кызы синеке дип сөйлиләр? – дип сорап куйды. Әллә
көмешкәдән бераз мәлҗерәде инде Альберт Иванович. Чөнки аның
беркайчан да гайбәт сөйләгәне генә түгел, гайбәтчене тыңларга вакыты да
юк иде. Мулланурның шулай ук башына киткән иде, ул бу турыда ишеткәч,
әүвәл озак итеп көлде, аннары кинәт җитдиләнеп:
– Альберт Иванович! Дорогой Альберт Иванович! Матур гайбәт
бу, кәнишне. Миңа бик ошый. Ну, кызганыч. Минеке түгел Зөмәрә!
Ышансыңмы, юкмы, теге чакта да мин ул Зөмәрәнең кулын да тотмадым
хәтта. Дөресрәге, җай чыкмады. Шакир Рәимов өлгеррәк булып чыкты, –
дип куйды.
– Рәимов как собака на сене, үзенә дә юк, кешегә дә юк. Шундый
хатынны ташлап кит әле! Әниләре Хәлимә түти минем әни белән дуслар
иде. Зөмәрәне кечкенә чагыннан беләм. Во дигән инде ул! Настоящий
татар хатыны! Ул Рәимовның артын тискигә кыстырырга кирәк! Койрыгын
сыртына салып, Башкала якларына чыгып сызды.
– Аны бит Кирмәнбашның якыны диләр! – диде Мулланур.
– Органнарда бугай иде элек.
– Ай-һай, Альберт Иванович, алай микән, зур эшләр майтарып йөри
ди ул!
– Нефтьчеләргә авыл хуҗалыгын торгызу йөкләнде бит. Рәимов Касыйм
ягында нефть акчасына зур агрохолдинг оештырган. Беткән авылларны
торгызмакчы янәсе.
– Зур эшләр майтаралар алар. Русин дигән бик зур авылны аякка
бастырган.
– Майтаралар пычагым, илне капиталистларга сатып җибәрергә
әзерләнәләр. Аларның Тамгалы сарыгын Англия күптән патрахасы белән
сатып алды инде. Кара син ул Тэтчерның сөйләшү манерын! Күзләренә
чыккан Рәсәйне күрә алмавы. Үзе юха елан кебек боргалана! Англия гомер
буе Россияне яратмады!
«Ялкау-хөрәсәнне кем яратсын, ди... Кем яратсын, ди, гел сугыш чыгару
хакында уйлап йөргәнне. Талап, үтереп баерга теләгәнне?!» – Тэтчерга
Рәсәй хакында сорау биргәч, шулай дип җавап биргән, имеш...
– ...?!
– Нигә аптырадың әле, Альберт Иванович! Син әйткән хатынның
сүзләрен генә китердем мин. Әнә нинди яла яга ул.
– Алай дисәң генә...
Елга буенда аулакта бу рәвешле сөйләшергә ярый иде. Бигрәк тә салган
баштан. Андый чакта адәми зат эчендәгесен бушата.
Аерылышканда Гриша Мулланур абыйсына:
– Мин әйткәнне әйтмәдең. Тагын кертми инде аны Мариша, – дип
көрсенеп куйды.
Алар икенче мәртәбә Путанайда күрешеп, ачылып сөйләшеп утырдылар.
Альберт Иванович инде өйләнгән, яшь хатыны – элек «Апрель»дә эшләгән
Мәрьям атлы бик чибәр ханым. «Мариша» шул кыз була икән инде. Ирдеш
аша шул кыз янына йөзгән булган ул. Мәрьям-Мариша Альберт Ивановичка
малай алып кайтып бирде. Хәзер ул да буйга җитеп, Ханкалада институт
тәмамлаган, күптән түгел өйләнгән дә икән.
Эштән киткәч, Гавриловның җәйләрне авылда уздырганын белә иде
Мулланур, шуңа күрә махсус барды, үзе белән затлы хәмер дә кыстырды.
Альберт Ивановичның күзләрендә теге чактагы гаярь ут сүрелә башласа да,
сүзләре төпле, фикере кискен тоелды. Акыл белән талантны эчеп бетереп
булмый шул дип уйлап куйды ул. Шунысы гаҗәп: маңгаен җыерчыклар
басса да, Гавриловның чәчләренә һаман кырау төшмәгән, җирән чәчләре
һаман да үз төсендә, әмма алар инде кыска итеп алынган иде. Альберт
Иванович Мулланурның ни хакында уйлагынын сизеп булса кирәк:
– Мариша яратмый озын чәчне. Рус кебек йөрмә ди! Соң, мин бит инде
чын русның үзе булам дим тегеңә! Шуннан көлә башлый! – дип әйтеп куйды. Аннары сүзне икенчегә күчереп: – Саттылар илне с патрахами, –
диде. – Шул дәрәҗәгә барып җиттеләр ки, хәзер бар нәрсә белән янкилар
идарә итә, хәтта министр урынбасарларын да алар белән килештермичә
куеп булмый икән!
Мулланур аның бу сүзләренә ышанасы килмәгәндәй карап тора иде.
Тик әлеге уеннан черки кебек килеп кунган башка фикер бүлде: Гаврилов
татарча сөйләшә, ә ул үзе русчага күчте түгелме соң?! «Татар!» – диде үз-
үзеннән көлеп Мулланур һәм Гавриловны тыңларга әзерләнде. Гаврилов
элеккеге гадәтенчә иреннәрен кысып куйды һәм:
– Рюриковичлардан соң теге чакта башланган смута килер кебек.
Шунысы куркыта. Менә син әйт әле, смута башланса мәгәр, мине
коткарырга алынырсыңмы, Миша? – диде ул кинәт. Мулланур баядан
бирле Гавриловның җыерылган чыраена карап тора иде, Альберт Иванович
кичтән «балыкны күбрәк тоткан», ахры, дип уйлады ул. Мулланур ул шулай
диюгә, машинасыннан теге затлы хәмерне алып килде, тел очына килгән
сүзен әйләндереп: «Мин коткарырга һәрвакыт әзер, Альберт Иванович,
менә бит!» – димәкче иде, тик дәшмәде, Гаврилов аның өчен һаман да
дәһшәтле бер шәхес бит әле. Күләгәсе дә куркыта элеккеге директорның.
Хәер, акыллы кешегә шулай бераз куркып та, шикләнеп тә карый торган
гадәт бар инде ул адәми затта.
Мулланур, Гавриловның сүзләрен һаман санга сукмыйча, бер сүз дә
дәшмичә үзалдына уйланып торуында булды. Сәясәттән ерак иде ул. Тик
тормыш белән сәясәт турыдан-туры идарә итә башлагач, аннан качып
котыла да алмыйсың, монысы хак. Шуңа күрә Гавриловны игътибар белән
тыңлады.
– Ул чакта Россияне татарлар саклап калган. Теле киселгән, дене
кысылган халык тагы Россия өчен күтәрелеп чыгармы икән? Безгә үзебезнең
татарлардан түгел, һаман да кордон артындагы кавемнән шикләнергә кирәк. –
Беркавым сүзсез торгач, Гаврилов дәвам итте: – Карап торам да, син бит,
Миша, мине коткарырга килгәнсең икән... – дип, ул аның кулындагы
шешәне алды да кунагын бакчага әйдәде, хатыны тиз генә такта өстәлгә
кабымлык әзерләде.
Гаврилов әүвәл үз тустаганына хәмер тутырып салды да, аның ягына
борылып та карамыйча, бер сулышта эчеп бетерде һәм бермәлдән елмаеп
куйды, бу юлы теле йомшарган иде:
– Менә бит, Мулланур (бу юлы нигәдер чын исеме белән дәште),
коткарырга килгәнсең мине кичәге хәлләрдән соң! – дип шаяртырга ук көч
тапты. – Замминистрлар турында... – дип, бая өзелгән сүзне дәвам итмәкче
булды, ахры, аннан соң кулын селтәде һәм бары: – Рәимов сөйләде боларны,
ул, үзәгендә кайнагач, белә торгандыр инде, – дип куйды.
Күренеп тора, Гавриловның сөйләшәсе, күңелендәгесен кемгәдер
бушатасы килә иде. Күрәсең, пенсиядәге кешенең байтактан андый
әңгәмәдәше булмаган. Кулын селтәп, башка сәясәт хакында сөйләшмик
дисә дә, сәясәт ишегалдыңдагы бакчаңа кадәр килеп кергәч, күрәсең, аннан
җиңел генә арынып булмый торгандыр. «Если проявить терпение, то можно
увидеть, как враги сами себя уничтожат», – диде ул, үзалдына мыгырдап.
Аннан соң янә ачылып китте:
– Хәтерлисеңме, бистәдәге мәктәптә син татар классы ачыйк дигәч,
мин карарбыз дип кенә кул селтәдем дә, шуның белән шул булды, вак
мәшәкатьләр белән онытылды. Син дә кабат искә төшермәдең.
– Хәзер дәүләт үзе татар гимназияләре ача бит. Әйтергә дә куркам, күз
тимәсен.
– Әйтмә син, Миша, алайса, чынлап та, күз тияргә мөмкин. Бу илдә
бер нәрсә дә даими түгел!.. Бер акыллы баш әйткән, «мәгәр сабыр итсәң,
дошман үз-үзен юкка чыгара башлаячак!» дидем бит әле. Дөрес әйтелгән.
Бик хак сүзләр. Моңарчы без – татарның милли хисен тыйган өлкән туган –
хәзер үз-үзебезне бетереп ятабыз. Кайда русның культурасы, сәнгате?! Ач
телевизорны, бар нәрсә читтән кергән хлам йә аның копиясе! Тел пычранды,
әдәбият вакланды, арзанлы детектив басып алды. Без нәкъ татарлар кебек,
кавемне юкка чыгару белән маташабыз; без ялкаулыктан үз-үзебезне юкка
чыгара барабыз, татарлар үзара хөсетлектән! Теге чакта Мирсәетне ничек
тәгәрәттеләр! Шул туган тел аркасында бит инде. Имеш, татар теленең
киләчәге юк аның! Комитет секретарена каршы барган!
– Аның өчен генә дә түгелдер инде. Шовинистлар Куликов кырындагы
бәйрәмне илнең бәйрәм көне итик дигәч, бер төркем татар галимнәре
Башкалага хат язган булганнар. Утызлап кеше кул куйган. Барысы исемле
кешеләр. Беләсеңме кем оештырган моны? Шул Хәйдәров оештырган
булган!
– И шуннан Башкала Инатовның, Беренченең, башына суга, тегесе
моныкына! Шулаймы?
– Барыбер түземле, сабыр халык татар.
– Берәү шулай ук әйткән, татарның бәхете гомерлек көрәштә аның дигән.
– Безнеке дә шулай... Безнең халыкныкы диюем. Мин элек уйлый идем,
рус холкы белән байлык артыннан куа торган кавем түгел дип, һәрбер
урында сөйләп йөри торган идем...
Ишектә хатынның башы күренде:
– Альберт Иванович, бер минутка мөмкинме? – дип, ул ирен өйгә
чакырып алды.
Мулланур Мәрьямне күреп кенә белә иде. Туксабаның Әлли ягы Вәис
абыйларның туганы, хәтта туганнан туганы да бугай әле. Вәиснең малае
Сәрдәр артыннан Сарматка ияреп киткән иде, аннан кире кайтты. Абыйсы
Газинурның сөйләгәне истә калган: Альберт Иванович яшь чакта баш-аягы
белән Мәрьямнең туганнан туган апасы Әнисәгә гашыйк булган. Ул чакта
әле Мәрьям бакча баласы гына. Әнисәнең атасы, ул кавем белән канны
бозасы юк дип, араларын суыткан, ди, имеш. Ул чакта Гаврилов Ханкалада
зур түрә булып эшли, авылга да еш кайта. Урман арасыннан әүвәл таш юл
түшәттерде, тора-бара Путанайга чаклы асфальт салдыручы да шул – анысы
«Апрель»гә директор булып килгәч. Сиксәннең башында ук Ислемай тавы
итәгендәге Крачин сазлыгыннан авыл читендәге чучка фермасына таба
үзәнлектә май таплары йөзгән инеш хасил булган; дуңгызлар кырыла
башлагач, Гаврилов аның юлын да читкә бора – казыта, актарта; халык
сөйләве буенча, канауны бөтенләй башка якка борып, крачинлы инешне
тирән чокырга ага торган итеп көйлиләр. Тузгаклы туксанынчы еллар
башлангач, Путанай ягындагы урманны кычкыртып таларга керештеләр, урман аланнары тәртипсез ташланган ботак-сатак белән тулды. Үзенең
элемтәләрен файдаланып, моңа да чик куйдырды Гаврилов; киселгән һәр
агач саны кадәр яшь үсенте утырту гадәткә керде. Халык телендә Гаврилов
хакында әйбәтен сөйләү дә, гайбәт чәйнәү дә дәрәҗә санала һәм ул гадәткә
кергән иде.
Ире Әнисәне, дәһшәтле Гавриловтан куркып-көнләшеп, Себер якларына
ук алып китә. Гаврилов барыбер алар белән аралашуын туктатмый, чөнки
бер туганнары ул эшләгән министрлыкта хезмәт куя, гел аралашып яшиләр;
әле мәктәп баласы гына булган Мәрьямне дә егет шул чакта күреп ала.
Альберт Иванович янә «салулый» башлады, эчемлек пары баш миенә
тарала башлаган иде, ахрысы, ни әйткәнен онытып, сүзне бөтенләй икенче
якка борды:
– Син, Мулланур, ачулансаң ачулан. Мин акцияләрне абыйның малаена
бирдем. Хәзер чит илдән торып идарә итәләр бит Рәсәй белән, – диде. –
Бәлки, шулай дөресрәктер... Менә мин дә ике кулны күтәрдем бит. Куак
артына качтым. Юк, әнә теге койма буендагы кычытканнарны күрәсеңме,
шулар артына качтым. Теге чакта абый малаеның артын пешекләгән
кычытканнар артына, – дип көлемсерәде. – Ә сиңа рәхмәт, Мулланур.
Бу әйберең минем баштагы смутаны ачып җибәрде бит әле, – дип, көлеп
саубуллашты. Хәер, аерылышыр алдыннан Мулланурның исендә калган
тагын бер сүзе булды элеккеге директорның. Мулланурның җиңеннән
тотып, лапас ягына әйдәде дә: – Күрәсеңме бу буяуларны, кичә Гришадан
китерттем. Хатын әйтә, раз җәй авылда яшибез дисең икән, наличникларны
буят, ди. Үзем буярга алындым. Гришаны кайтарып җибәрдем, үземнең
буйыйсы килеп китте әле дидем.
Мулланур абзарда, хуҗасын сизеп, ат кешнәгән тавышка елмаеп куйды.
«Альберт Ивановичның җанында ялкын бар әле, шөкер!» дип уйлады ул.
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев