Логотип Казан Утлары
Роман

ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)

Егерме еллап кайтканы юк иде Сәрдәрнең туган ягына. Ул киткәннең икенче елында әтисе вафат булды, аның артыннан әнисе китеп барды. Сәрдәр йортны сатып җибәрде дә авылны «онытты».

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Һәлакәт


Сәрдәр

Егерме еллап кайтканы юк иде Сәрдәрнең туган ягына. Ул киткәннең
икенче елында әтисе вафат булды, аның артыннан әнисе китеп барды.
Сәрдәр йортны сатып җибәрде дә авылны «онытты». Хәзер менә хәзинә турында хәбәр алуга, туган ягына ашыкты. Туган тиешлесе Мәрьям юкка
чакыртмас, бик мәгънәле хатын ул. Җитмәсә, ул аның Гаврилов дигән зур
түрәдә кияүдә икәнлеген дә ишеткән иде.
Әлбәттә, хәзинә өчен шулай тасырдамады йөрәге. Ике дистә ел эчендә
Сарматта кылган гамәлләрен үлчәүгә салып карау теләге көчле иде. Бишек
җырын тыңлап үскән туган ягың – иң дөрес Үлчәү тәлинкәсе...
Гөнаһ шомлыгына каршы, юлда һәлакәткә очрады һәм менә хәзер Сәрдәр
юл кырыенда кара үлем белән көрәшеп ята иде.
Теге чакта әтисе Вәис агай, бәласеннән башаяк – авыл кызы белән
ярәшә күрмәсен дигән уй белән малаен укып бетерүгә читкә җибәрсә дә,
алар вафатыннан соң аяк басканы булмаса да, Сәрдәр гел авылны сагынып
яшәде. Мәликәләре белән бергә сагынды ул аны...
Нишләсен, әтисе каты торды шул: китәсең моннан һәм бетте-китте!..
Баштарак Сәрдәр әтисе участок милиционеры Салихҗан аркасында шулай
куша дип уйлаган иде. Монда барыбер безнең нәселгә көн бирмәсләр дип
шикләнгәндер Вәис агай.
Үчле булып чыкты ул участковый. Теге чакта Хәйдәр абзыйга
Сәрбиназны качырырга ярдәм иткәне өчен Вәис ягына һаман кырын карый,
адым саен үч алырга тырыша. Югыйсә, әтисе Мирсәеткә атын гына биреп
торган булган. Хәзер, әнә, арба төбендә аз гына печәне булса да, туктатып
бәйләнә, урлагансың дип теңкәсенә тия, ниндидер кәгазьләр тутыра; беркөн
Ләисовларның тулы оя казын борчак басуына кергәннәре өчен әвеннең
караңгы бинасына яптырган.
Ләкин Сәрдәр генә шулай дип уйлый, сәбәп бөтенләй башкада иде.
Дөресрәге, ул сәбәпне Вәис агай үзе дә тәгаен генә аңлап бетерми.
Каргышлы авылдан малаен озатасы киләме, әллә отставкага чыккач,
Туксаба мәчетендә мулла булырга кызыгып йөргән Салихҗанның имеш-
мимешләре өркеттеме? Анысы әллә нәрсә уйлап чыгарган тагын...
Туксабаның Әлли ягы зират өстендә утыра икән! Шуңа күрә алты бармаклы
балалар туа икән, ди, имеш...
Ни булса шул булды, Сәрдәр читкә чыгып китте.
Авылга кайтуга, яшеренеп кенә Күлтәк буена барып, теге хатларны
казып алырга дигән уй да күптән кайный башында; исәбе кеше серен белү
түгел, ә бары андагы буш кәгазьгә «Сөмбел» дип язу гына. «Билгесез кыз
Сөмбел!» дип язса, дөресрәк булыр. Сөмбел атлы сөяркәсенә күрсәтеп,
тегенең ушын алыр, аны тәмам үзенә бәйләп куяр да, ул кыз мәгъшукадан
хатынга, яраткан һәм гомерлек хатынына әйләнер...
Ләкин бу ният ничек тиз кабынган булса, шулай ук сүрелде. Сөмбел
исемен язармы соң ул?.. Бәлки, язар. Чөнки Сөмбелнең нәсел тамыры
алар ягы белән катышмаган. Ата-бабалары ул яктагы суны эчмәгән.
Димәк, Сәрдәргә яшь хатын менә дигән сәламәт бәби дә алып кайтып
бирер. Гайнаны да үз улы, югыйсә. Әмма Сәрдәр малайның дилбегәсен
ычкындырган идеме, әллә башка сәбәпләр беләнме, тегесе начар юлга
кереп китте. Милициядән башы чыкканы юк...
Ярый, хуш. Фани дөньяның асты-өскә киләсе бар иде бит әле. Чыннан
да, Сәрдәр туган ягына таба юлга кузгалгач, дөньяның түбәсе купкан
кебек булды. Тормыш – куласа, бер әйләнә, бер баса диләр бит. Менә тагын басты. Сытылырлык, изеп ташларлык итеп басарга җыена бу
юлы. Каршысына ике машина ажгырып килеп чыгар да юл кырыендагы
сөрелгән басуга мәтәлер дип кем уйлаган?! Юл һәлакәтендә Сәрдәр башы
белән бәрелде, әлегә аңын югалтыр-югалтмас хәлдә. Саташа да башлады
бугай...
Сәрдәр бу саташулардан соң: «Хәерсез көнне юлга чыкканмын» дип
уйлап өлгерүгә, өстенә ауган машина авырлыгына, басымга түзә алмыйча,
саташуларның шул урынында аңын югалтты... Баш миендә кайнашкан
фикер кырмыскаларының тәпи эзләре генә аерым сүз-җөмләләр рәвешендә
калды. Һәр кырмыска үзенә бер хатирә сыман...
Кырмыскалар шулчаклы күп булган ки, эзләрен санап бетерерлек түгел,
һәрберсендә нинди дә булса уйлаган уй, узган тормыш мизгелләре... Чынлап
торып саташты Сәрдәр. Әнә хәтта Тәкъсирнең үзе белән сөйләшә:
– Ялгышып – яшь чагында җүләр баштан инде – марҗага өйләнгән
мөселман татар, – тьфү, анасын корт чаккыры! Нинди татар булсын, алары
монголлар бит аның! – мөселман болгар, никахын яңартып, үзе кебек
мөселман кызын сөя башласа, бу гөнаһ эш саналырмы, Тәкъсир?
Тәкъсир дәшми, җүләр нәрсә кебек тик карап тора Сәрдәргә. Шулай
тиештер дип, Сәрдәр сүзен дәвам иттерә:
– Никах яңартылмаган әле, шул максат белән кайтып барам Ханкаланың
Морат якларына... Ике хатынны гына асрарга хәлемнән килә... Менә туган
яктан әйләнәм дә, анда нинди хәзинә табылганын ачыклыйм да, Моратка
кире әйләнеп кайтам. Тәкатем калмады, сагындым яшь бичәмне. Яратам,
ди, бахыр... Авылда хәзинә табылганын ишеткәч кенә әйтми микән бу
сүзне? Хәер, гаепләп тә булмый, кыз-хатын алтын, асылташ ярата инде ул...
Тегесе һаман җавап бирми, йә кире каксын, яки хуплап бер сүз әйтсен
иде инде ичмаса! Ләкин үзе аның мәхәббәт монологын игътибар белән
тыңлап торды, әмма авызына су капкан кебек. Бу Сәрдәрне пошаманга
салды. Уйлары тулганды, бер чиктән икенчесенә сикерде. Тагын Сөмбелне
исенә төшереп хафага калды. Әле үзе дә күрмәгән хәзинә хакында Сөмбелгә
алданрак әйтеп ташламадымы икән соң ул? Морат аның туган авылы
Туксабадан ерак түгел, аңа кадәр кайтып утырса, хәзинәне кулга эләктерү
турында мәкерле планнар кора башлаган булса? Ышанып бетми Сәрдәр
үз малае яшендәге кызның «яратам» дип муенына асылынуына... Хәер,
ни кылмак кирәк, табылдык хәзинә дә әйбәт, яшь кызның кайнар куены
да ымсындыра. Икесе бергә булса, тагы да яхшырак...
Хатыннар турындагы уй баягы саташуларны бөтенләй үзгәртеп ташлады.
Әнә, оҗмах ишеге төбендә хатыннар тилмереп тора. Сыйныфташлары
түгелме соң? Чиратка басканнар. Хатыннар арасында Сәрдәр дә күренә.
Нишли ул берүзе хатыннар янында?! Хәер, Сәрдәр мүкләк сыер кебек бит
ул, җитешмәгән җире юк аның!.. Хатыннар, Сәрдәрне читкә этәреп, алга
ук килеп бастылар. Берсе аеруча кыю, сорау алучы каршысына килеп
басты һәм:
– Ясминә мин, Гадел кызы Ясминә! – диде. Сәрдәр кызны шундук
таныды: Ясминә шул, авылдаш кызы, аның сыйныфташы Ясминә! Сәрдәр
сорау алучы белән сыйныфташ кызның сөйләшүләренә колак салды. Сорау
алучы Ясминәгә:

– Хатын-кызның пароле иренең исеме булырга тиеш дип язылган монда!
Күрмисеңмени?! – ди.
– Гафият атлы минем ирем.
– Бар андый. Уз, әйдә.
– Мин – Мәликә, Тукаш хатыны.
Аңлашылды! Мәликә Тукашка кияүгә чыккан икән! Тукаш шигырьләр
яза иде бит, шуның белән әфсенләгәндер инде. Чү! Мәликәне өйдән куып
чыгарган Тукаш дип сөйләштеләр түгелме соң?! Путанайның Паратовлар
малае Денис белән тоткан булган хатынын! Ай Алла! Кем уйлаган җете
зәнгәр күзле, тиз ышанучан беркатлы сыйныфташы Мәликә хыянәт юлына
баса алыр дип?! Буй үстергәч тә, гел сабый күңелле, ихлас бер кыз иде
бит ул!..
Сорау алучы Мәликәне уздырып җибәрде:
– Андый да бар, уз түргә.
Мәликә артыннан тагын сары башлы матур хатын килеп басты. Үзе
белән таныштыра:
– Любовь Андреевна! Лаисова! Сәрдәр хатыны! Бармы исемлектә?
– Барын бар да... Әмма?..
– Нәрсә «әмма»?
– Мөһерләнмәгән, ханым, кем... Кертә алмыйбыз!
Сәрдәрнең марҗасын кертмәделәр. Ул, нәүмизләнеп, читкә китеп басты.
Аның каравы, шуның артыннан ук икенче бер чая кыз-хатын чәчрәп чыкты
да:
– Ә мин – Сөмбел! Сәрдәрнең, Гайнанның... мәгъшукасы... – диде.
– Гайнанныкымы, Сәрдәрнекеме?! Алар монда икесе дә Ләисовлар!
– Мин – ирекле мәхәббәт тарафдары! Телим – атасын, телим – малаен
яратам!
– Ие, дөрестән дә... Ләисов Гайнан Сәрдәр углы яшендә икәнсең шул.
Тик кертә алмыйбыз, мөһер юк монда! Аннан соң хур кызлары штатында
да буш урын калмады, сеңлем! Бар, әнә, тәмуг ишеге сиңа...
– Ә ирекле мәхәббәт? Демократия, ирек, азатлык кайда?! Шәхес иреге
кайда?! Беләсең килсә, шәхес иреге турында Төп канунда язылган безнең?
– Кайсысында, сеңлем? Монда күп алар, ләкин берсе дә мөһерле түгел!
– Алайса, европейский, американскиий свобода, азатлык, шәхес иреге!
Кайда алары?
– Тәмугта...
Ә Солтанны капка янына бөтенләй якын җибәрмәде оҗмах сакчысы.
Ирләр белән бергә килерсең, йөрмәле монда кычытмаган җирне кашып
диделәр бугай. Сәрдәр моны күреп: «Шул кирәк сиңа!» – дип куйды.
...Колак төбендә зур тизлектә чапкан машина җиле сызгыра, һәм ул ни
ара теге «кырмыскалар»ны куып тарата…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев