ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Ни булса, шул булды, ул җәйне Денис атлы көтүче малай чиркәү нигезеннән бер чүлмәк алтын казып алды...
Татарныкы – бисмилла, русныкы – памилуй…
Көтүчегә бөтен авыл бурычлы булыр, ди.
Теге чакта Туксаба көтүен рус Путанаеның Паратовлар малае Денис
көтте.
Денис Паратов хәзер авылга үзе бурычлы булып калды...
Артына көтүче чыбыркысы тагылган булса да, Денис инде күптән
үзен башка сурәттә күрә. Малай чактан ук, Туксаба көтүен көтә башлаган
вакыттан ук килә бу. Денисларның гаилә тарихын бу якларда сирәкләр белә.
Югыйсә, малай тумышы белән дә шул ук Путанай авылыннан. Путанайда
аларны ни өчендер «килмешәк» дип атаганнар. Нәсел кушаматы шундый
булган, имеш. Бәлки, мондый кушамат тагу хата булгандыр, имеш, ата-
бабалары затлы, бай нәселдән булган, ди. Хәер, көтүче булганнар диючеләр дә бар. Каядыр Мордовияме, Касыйм якларындамы сыер-сарык көткәннәр,
әүвәл хуҗалыкныкын, аннан соң колхоз көтүен...
Денисның әтисе Абрар агай (Абрам дип тә йөртәләр) җиде бабасын
түгел, хәтта туган атасын да белми диючеләр дә бар. Шулай булгач,
бабалары ничек көтүче булсын ди инде?!
Чынлыкта, Денис Паратов көтүче кавеменнән түгел иде. Әтисе дә көтүче
булмады – сәүдәгәр, зәркәнче һәм чүлмәкче Абрар – Абрам ага. Ләкин
аларның лапасында көтүчелек белән бәйле кыска чыбыркы саклана. Гади
чыбыркы түгел ул. Сөяк сабы аңлаешсыз язулар белән сырланып беткән.
Менә берсе: «Пастух носил с собой тяжёлую дубинку с шипами из острых
камней для защиты от зверей». Чыбыркының сөяк сабына әле тагын
аңлаешсыз юллар уелган: «Хочешь стать богатой, Найди клад золотой».
Нинди хәзинә икән соң ул һәм кайдан табасы ди аны?
Чыбыркы күпме гомер эшсез торды. Шулай да өлкән Паратов, бик сирәк
булса да, аны бер шартлатып куя. Бу, гадәттә, кич көтү кайтыр алдыннан
була; Путанайда янгын сүндерүче хезмәтен башкарган Абрар абзый аннан
соң тау башындагы каланчага менеп китә, шул рәвешле аның кичке кизүе
башлана иде.
Сөяк саплы чыбыркыны Дениска малай чакта, авыл көтүен көткән чакта
да көн саен бирмәде Абрар агай; шул язу аркасында дип уйлый малай.
Абрар агай түгәрәк башлы, зирәк бер кеше иде. Дөньяның кысан чагында
тиктомалдан шәраб ясый башлады. Бу шөгыле аның гаиләсен хәерчелектән
коткара... Югыйсә, Абрар хәерче хәяттә яшәргә тиешле кеше түгел, чөнки
ул урманчы Хәлүш гаиләсе йортында тәрбияләнеп үсте, урманчы беркайчан
да ипигә аптырамый, урман бәндәләрне ашата, урман киендерә иде. Тик
яшүсмер чакта аларны ташлап киткән Абрарны Хәлүш үз йортына башка
аяк бастырмады. Үпкәләгән, рәнҗегән иде ул Абрарга. Абрар кире кайткач,
аны кабул итмәгән, имеш. «Бүрене бүреккә салсаң да, урманга карый
диләр. Син урманны да ташлап киттең!» – дигән. Хәлүшнең бигрәк тә
хуҗасы Кугуй малае Макай өчен ачуы килгән иде. Абрар Макайны кыйнап
имгәткән. Кугуйдан куркып качты бугай инде ул теге чакта. Хәзер менә,
еллар узгач, Абрар урман кырыендагы Путанай авылына килеп урнашты.
Аек яшәү рәвеше дигән булып, эчемлек сатуның кысылган вакыты. Спирт
заводларын җимереп, йөзем плантацияләрен сөреп-сукалап чыктылар. Рус
иленең айнырга маташкан чагы иде ул. Аракыны итәк астыннан җибәреп
ятучыларга җай чыкты, идән асты кәсебе чәчәк атты. Тик бу якларда моны
хупламыйлар, итәк астыннан аракы сатучыны «шинкар» дип атыйлар.
Абрар аптырап калмады, Путанай кырыендагы Кызылъярда шәп үзле
балчык бар, шунда чүлмәк остаханәсе ачып җибәрде. Бу рәсми булмаса
да, кызыл балчыктан эшләнгән әйберләрне түрә халкы сувенир буларак
бик ярата; төрледән-төрле графиннар, чүлмәк-шешәләр бүләккә әйбәт дип
мактыйлар. Абрар агай шәрабны шул сувенир савытлар эченә сала һәм
итәк астыннан гына түрәләргә шудыра иде. Өстәвенә, туган якны өйрәнү
музееннан да сораулар килә башлады; чүлмәкче, борынгы рәсемнәргә
карап, аларга шул чордагы кебек чүлмәкләр, савыт-саба ясарга да алынды.
Менә дигән «тарихи» экспонатлар бит инде... Эшләре хутка китте китүен.
Тик торган саен нәфесе ачылды гына Абрар агайның, ул, яшерен кәсебе участок милиционеры Салихҗан күзенә чалынмасын өчен, кызыл
балчыктан төрле сыннар да ясарга кереште. Алтын эшенә кулы барган
Абрар агай бар нәрсәне булдыра иде. Малае Денисның Туксаба көтүен
көтәргә алынуы исә күпләрне бик аптыратты. Ләкин Абрар андыйларга да
җавабын тапты, ышандыра торган бик шәп җавап иде ул: «Безнең яһүди
пәйгамбәрләрнең күбесе көтү көткән, Муса пәйгамбәрнең күзендәге яше
кипмәгән, кулындагы чыбыркысы төшмәгән!» – дигән сүзенә каршы килүче
юк, чөнки халык бу тарихны түгел, өченче бабасын да белми иде.
Туксабаның җирле хакимият башлыгына Абрар агай бер сәер, ләкин
моңарчы беркайда да булмаган бер сын-композиция ясап бирде. Кызыл
балчыктан катырылган бу сын зур сиртмәле бишеккә дә охшаган, зур суда
дулкыннар аралаучы корабны да хәтерләтә, кыскасы, гади күзгә берни дә
аңлашылмый иде... Адәм аңлый алмаган нәрсә шулай серле була инде ул...
Абрар агай композициягә су анасын хәтерләткән балык койрыклы сылу
кыз сурәтен өстәде. Җирле хакимият рәисе, тагын ни бу дигәндәй, башын
кашып карап торгач, аңа басма хәрефләр белән «Әүлия көймәсе» дип язды.
Якуб абзыйның малае Тукаш әлеге сынны фоторәсемгә төшереп алды да
Миутын абыена күрсәтте. Тегесе сынга байтак текәлеп карап торганнан
соң: «Әллү көе» дияргә кирәктер моны. Шулай итсәк, яхшырак аңлашылыр!
Көймә суда тирбәлә бит. Җан ияләре бер тамчы судан барлыкка килә. Бу –
кешелекнең бишеге!» – диде. Әлли-Әллүнең нәрсә икәнлеген бу якларда
яхшы беләләр, Туксабаның Ислемай тавы ягындагы өлеше дә, андагы
мәгарә дә нәкъ шул исем белән аталуы мәгълүм.
Тегесенең бик күңеле булды. Паратовның төрле кәсепләренә дә күз
йомды Туксаба сәвите башлыгы....
Денис, ул алтынчы сыйныфка барасы ел, үзенең көтү көтәргә туры
килгәненә бик хурлана, әнисе Сара түти күпме генә үгетләсә дә, Путанайда
хуҗалык көтүен алырга аяк терәп каршы булды. Әмма атасы каты торды,
кавемнең гореф-гадәтләре белән авызын томалады. «Мәктәп тәмамлауга
фамилияне үзгәртәбез, үзебезнекенә (пычагым да белми ул үзенең чын
фамилиясен!) кире кайтабыз. Безнең пәйгамбәрләрнең күбесе көтү көткән,
син дә шуннан башларга тиеш», – дип кырт кисте. Ләкин чын серне (Үзе
белмәгәнне!..) гаиләсенә дә ачып бетермәде. Ул бары көтүне ташландык
чиркәү тирәсендә ешрак йөртергә кушты.
– Анда яңгырлы көндә ышыкланырга һәм эсседә күләгә астына качып
була, – диде...
Кояш чыгуга, Туксабага җәяү йөрсә йөрде, әмма үз авылында кулына
чыбыркы алырга хурланды горур малай. Туксаба көтүен Ислемай тавы
артындагы үзәнлектә дә, Тәкә елгасы буенда да көтәләр, монда сине авыл
кызлары да, олы юлдан үтүче-сүтүче дә күрми; кич көтүне тауның авыл
ягына алып чыгып куйганнан соң, болын аша яшеренеп, Путанайга да
элдерергә була.
Җиденчегә күчүгә, көтү көткән акчасына әтисе иске генә велосипед алып
биргәч, эшләр җайлашты, чакрым ярым араны көтүче малай велосипедта
уза. Ни кызганыч, башка малайлар кебек велосипед белән көндез авыл
урамында киләп сарып йөрергә бик туры килми, иртүк аны Әлли ягының
йөздән артык аңгыра сарыгы көтә иде.
Җәйләрен көне буе эссе кояш һәм яңгыр астында йөрүне исәпләмәгәндә,
сарык көтүен көтү авыр эш түгел, әмма ялгызлыктан эч поша, ел кебек
озын көн бик акрын уза. Бераздан Денис моның да җаен тапты: Путанай
авылының иске чиркәве янында тигәнәк котырып үсә, шуңа күрә кеше
йөрми – чиркәүгә ияләште. Аеруча эссе көннәрдә, чыннан да, чиркәү
күләгәсе коткара иде малайны. Сарыкларны өйлә вакытында Тәкә елгасы
ярындагы комлыкка туплый да үзе шул чиркәү күләгәсенә кача. Тора-бара,
куркуын җиңеп, чиркәүнең эченә үк керергә батырчылык итте. Малайның
беренче табышы тыштан кара сумалага катырылган чемодан сыман шактый
зур сандык булды. Бигенә йозак эленгәнен күргәч, малайның йөрәге
ниндидер хикмәт көтеп тасырдый башлады. Таш белән бәреп йозакны
ватты, сандыкны ачты. Борынына черек, дымлы күгәрек исе килеп бәрелде,
башы әйләнеп китте, күз аллары караңгыланды. Беркавымнан ул, кабалана-
кабалана, сандыкны актарырга кереште, төбеннән каты күнгә охшаган
тупас тышлы берничә китап килеп чыкты; малай хыялланган алтын-көмеш
күренмәде. Ачуы килеп, китапларны сандыкка кире ташлады. Теге яман
ис гайрәтен чигергән иде, башка актармады да. Ул җәйне дә, киләсендә дә
Денис чиркәү эченә бүтән кермәде, кызыгырлык нәрсәләр юк иде бугай
анда.
Бер җәйне Путанай белән Туксаба арасындагы Ябалак урманы аланында
Ханкала түрәләре ике катлы зур йортка нигез салып куйды. Аучылар йорты
булачак диделәр. Шулай икәнлеге аңлашыла да, чөнки Ябалак урманында
соңгы елларда кабан дуңгызлары үрчегәнен ишеткән иде малай. Киләсе
җәен төзелеш барган урман кырыенда көтеп үткәрде, чөнки чиркәүгә Макай
ияләште. Кайчан барса да, ул шунда утыра. Дәшми, сөйләшми. Денисны
күргәч, матур итеп елмайган була тагын үзе. Кырынмаган кешенең елмаюы
да күңелгә бигүк хуш килми.
Бу якларда Макайны танымаган кеше юк. Куркалар иде аңа сүз әйтергә,
чөнки Макай – «Кужла» урман хуҗалыгы директоры Кугуй Осиповның
бердәнбер малае. Балачакта ук аның асрамага алынган икәнлеген дә
беләләр, әмма дәһшәтле директорның гаилә тормышында казынырга берәү
дә батырчылык итми. Урман бу якларны ашата, җылыта, акча эшләргә
мөмкинлек бирә, кыскасы, урман авылны яшәтә иде. Кугуй рөхсәтеннән
башка урманнан сыңар ботак та алып кайта алмыйсың. Кугуйның бурзай-
яраны – урман каравылчысы Хәлүш бик сизгер, җиләк һәм гөмбә җыярга
гына рөхсәт итә.
Көтүчене көнгә ике мәртәбә ашату гадәте бар. Иртәнге ашны хуҗаның
өенә кереп ашыйсы, төшкә, төенчек тотып, хуҗа хатын туплауга үзе
килеп җитә. Денис иртәнге чәйгә бик иртә бара. Чөнки аның Туксабадагы
яшьтәшләренең күзенә чалынасы килми – өстәвенә әтисе Солтан атлы
яшьтәшенең атасы Мирсәет агай белән белешләр дә, таң белән эшен
бетереп, көтүне тизрәк авылдан алып чыгып китү ягын карый. Моның тагын
икенче сәбәбе дә чыкты: ул иртәнге ашка кергәндә хуҗалардан башка өйдәге
бала-чага әле йоклый, андый чакта кызлы йортларда аеруча кызык була.
Хуҗа хатын, аңа өстәл әзерләп, үзе иртәнге савымын кибет янына килеп
туктаган сөт машинасына илтә китә. Денис өйдә ялгыз башы кала. Шулай
беркөнне ул олы якның ачык ишегеннән анда ике кызның йоклап ятканын күрде. Хуҗа кеше күптән эшкә киткән, хуҗабикә сөт тапшыра, Денис
ялгыз башы. Ул, кызыксынып, ачык ишектән түрдәге йокы бүлмәсенә күз
салды. Караватта таралып ике кыз йоклап ята. Ул берсенең Мариҗан атлы
кунак кызы икәнлеген белә. Кунак кыз Күлтәк күле буендагы таллыклар
артындагы ачыклыкта кызынырга ярата. Анда аулак. Көтүчедән башка
кеше йөрми. Мариҗан анадан тума диярлек сәгатьләр буе кызынып ята.
Берсендә шулай Денис, таллыклар артына качып, бик озак күзәтте шәрә
кызны. Мариҗан үзен сизмәгән дип уйлады. Тегесе, кайтышлый, чиркәү
яныннан узды. Дениска: «Бесплатного кино больше не будет! Хочешь
смотреть, приготовь бабки!» – дип көлде.
Әнә Мариҗанның мендәргә озын чәчләре таралган, өсте ачылган.
Янәшәсендә Туксаба кызы ята. Мәликәне дә белә Денис. Менә Мариҗан
Мәликә өстендәге одеалны үзенә тартты. Мәликәнең өсте бөтенләй
ачылды, юрган читеннән шәрә матур ботлары күренеп тора. Малай,
өнсез калып, мәче кебек эчкәрәк узды. Тәрәзәдән өй эченә үтеп кергән
таң нурлары кызны кытыклый, ахрысы, ул кыймылдый, һәм бу юлы
ябуы бөтенләй өстеннән идәнгә шуып төшә. Денис телсез кала, күзләре
зур булып ачыла, сулышы ешая, күз алдындагы серле матурлык бу юлы
сулышын тәмам кыса. Эчке күлмәкнең зур булып ерылган изүеннән ап-ак
күкрәк, юка ситса эчке күлмәк аша тырпаеп торган канәфер төсендәге
ими башлары шәйләнә.
Денис көтүчене ашату чираты әлеге кызлы йортка җитүен түземсезләнеп
көтә башлады. Шулай итә торгач, ямьле җәйнең узганы һәм салкын, күңелсез
кыш җиткәне сизелми дә калды. Нигә кыш көне көтү көтмиләр икән ул?!
Кыш буе Мәликә белән төшләрендә саташты. Аны бер чишендерде, йә,
туй күлмәгенә киендереп, үзе матур киемнәрдән аның янәшәсенә баскан
килеш сурәткә төшкәнен күрде.
Киләсе җәйдә малай тагын бер яшькә зурайган иде. Ел кадәр ел узу
гына түгел, бар эчке дөньясы белән үзгәрде яшүсмер. Аның хәзер үзе генә
белгән яшерен сере бар, хәзер Денис атлы яшүсмер, бер яшькә генә түгел,
кинәт биш, ун елга үсеп китте!..
Ни кызганыч, серле матурлыгын күз карашы аша күңеленә сеңдереп
калган матур кыз кунак булган гаилә яздан сарыкларын бетергән,
Оренбургтан мамык кәҗәләре алып кайтканнар, аларның мамыгыннан
өрфиядәй шәл, башка хатын-кыз киемнәре бәйләргә исәплиләр.
Шуларны Ханкала базарында сатып, көнне-көнгә ялгап барган тырыш
хуҗабикә бәйләүгә утырган, бу аларның маллары көтүгә йөрми дигән
сүз инде.
Хәер, ул сылу көтүчегә карамас бит инде!.. Ничек тә күп итеп акча
табарга кирәк. «Приготовь бабло», – ди бит кунак кызы...
Денис ул җәйдә янә ташландык чиркәүгә ияләште. Хәзер ул яше белән дә,
уйлары белән дә җитлеккән иде. Макайдан тамчы да курыкмады. Теге чакта
кире ташлаган китапларда ниндидер сер бардыр сыман тоелды яшүсмергә.
Җәйнең кызу көннәрендә сарыкларны көтәсе дә юк, алар комлыкта, бер-
берсенең күләгесендә посып тик ятуларын беләләр.
Ни булса, шул булды, ул җәйне Денис атлы көтүче малай чиркәү
нигезеннән бер чүлмәк алтын казып алды…
«КУ» 10, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев