Логотип Казан Утлары
Роман

ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)

Шулай дип уйлады Мирсәет. Шикләнде. Шактый кыю документлар килеп чыгып, Башкала алдында уңайсыз хәлдә калырбыз дип курыкты... Ләкин тора-бара үз гаиләсендә булган фаҗига карт коммунистның барлык курку-шикләнүләрен юкка чыгарды...

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Үле бала

Сәрвәр үле бала тапты. Бар гаепне киленнән күрде табиб. «Җыен юк-
бар хорафатларга ышанып, күңеленә үзе үк тузга язмаган төрле вәсвәсәләр
салып, тәмам эштән чыгарган Ходай ихтыяры белән йөрәк астына салынган
җан иясен», – ди... Бала карында чакта ана организмы белән бергә яши,
икесе бер була, җан иңгәнче бигрәк тә. Борчылу, стресслар турыдан-туры
балага күчә. Дүрт айлык чакта җан керә балага; Сәрвәрнең инде табар
алдыннан иләс-миләс килеп йөрүе, бала тудыру йортыннан качып кайту
хәлләре – барысы да шуның нәтиҗәсе, ди. Соң, Алла бәндәсе, аңа кадәр
үк зур профессорлар әйткән бит инде! Генетика дигәннәр! Кан катнашу
дигәннәр!
– Сезнең мисалда кан катнаштыру очрагы түгел бит! – ди ул, күзләрен зур
ачып. – Стресс, – ди. – Килен гаепле, – ди. – Дөньяви фәннәр алга киткән
заманда нинди юк-бар төшләргә ышану ди ул! Юрап китерде бу афәтне
Сәрвәрегез, – ди. Шул рәвешле аклана, болай да үзен кая куярга белмәгән
каенатасының башын әйләндерә.
Әле яңа гына бала тудыру йортына куелган баш табиб аяусыз иде, бу
исә аның куркаклыгыннан килә. Монда баш табиб итеп билгеләнү өчен
күпме чапты ул! Кемнәрнең генә бусагаларын таптамады! Күпләп бирелгән
ришвәтләрне әйтеп тә торасы юк. Ханкала партия комитетында медицина
өчен җавап биргән Абтюков туя торган адәм түгел, бер хатын кәлимәсен
тулы хезмәт хакына урнаштыруны да таләп итә, тик тегесе эшкә йөреп
тормаячак. Зина өчен ире куып чыгарган ул Туксаба хатынын баш табибның
үзенең дә эшкә йөртәсе килмәде, әлбәттә.
Тәки ышандырды Мирсәетне табиб. Тегесе гомер булмаганча дулады,
чыгарыннан чыкты. Әгәр Сәрвәр килен беренче көннән үк кемнедер
хәтерләтмәсә, ул кыз аның үткән хатирә-хәтере белән бәйле булмаса,
кырыс Мирсәет кул күтәрергә дә күп сорап тормаячак иде. Үз гомерендә
беренче мәртәбә шулай чыгарыннан чыкты күп еллар элек Төбәк партия
комитетында җаваплы урыннарда эшләгән «тәмле телле» җитәкче.
Мирсәет киленне өйдән куып диярлек чыгарды. Җанында купкан
буранны кешегә сиздермәскә тырышса да, Мәдинә, иренең капылт үзгәрүен
күреп, яшерен уйларын сизәр кебек иде. Аларны кешегә белдерү түгел,
ул уйлардан үзе дә курка иде Мирсәет. Әлеге хәерсез уйлар, хатирәләр
кузгаткан ул уйлар Мирсәетнең җанын кимерергә кереште, чөнки Сәрбиназ
белән бәйле иде алар...
Дөресрәге, Сәрвәр үзе түзә алмады, Миргали эштә чакта, качып,
апаларына китте. Тик Зөләйха апасы өйдә түгел, аны ишектә җизни тиешле
Чуракан каршы алды. Ул да белә иде әлеге хәлләрне, шуңа күрә борылып
китәргә җыенган хатынны кочаклап диярлек өенә алып керде. Су бирде,
апасының Оренбург шәленә урап кәнәфигә утыртты да тынычланырга
кушты. Шулчак шатлыклы бер уй узды Чураканның башыннан: болай булуы
яхшы булган түгелме соң? Тик нигә алай булган? Чуракан бу соравына үзе
дә җавап бирә алмады ул вакытта. Сәрвәрнең туп-туры үзләренә килеп
керүенә нигәдер сөенгәнен дә аңлап бетермәде химия-тарих укытучысы
Миутын-Чуракан.
Ниһаять, тора-бара Мирсәет Хәйдәров катгый карарга килде: нәселнәсәбенең тамырына төшәргә кирәк! Хәзердән үк башларга бу эшне!..
Якын буында булмаса, бишенче-алтынчы, җиденче буында туган булырга
мөмкин кешеләр!.. Тик ничекләр итеп?! Кайдан табасың ди андый дәлилле
документларны! Урыс патшалары татарның тарихын юкка чыгарган, шуның
исәбенә монахлары ялган тарих язып гомер үткәргән. Ә ул гомерен үзе үк,
Тукашка әйткәнчә, суга сәнәк белән язгандай, буш идеалларга хезмәттә
уздырган! ВПШга укырга китәм дип, Сәрбиназдан баш тартылган. Хәзер
ул аны бүгенге көнгә чаклы эзәрлекли. Сәрбиназ түгел, беренче ихлас
мәхәббәтенә карата кылынган хыянәте эзәрлекли Мирсәетне. Авылдашы,
кордашы Якуб гаепле моңа! Ул кире борган бит аны урман юлында!..
Мирсәет тагын Чуракан катына барды. Күңелендәгесен чиште, ярдәм
итүен үтенде.
Партия җитәкчеләренең барысына да уртак бер сыйфатлары, гадәтләре
бар иде, ул – чит кешене гаеплегә чыгарып калдыру. Холкына сеңгән
гамәл-гадәте буенча Мирсәет тә гаеплене эзләде. Теге чакта милләтләрдән
манкорт ясый язган партия гаепле түгел, аерым кешеләр гаепле! Галимнәр,
милләтнең язучылары, журналист халкы гаепле иде ул чакта!
Ләкин «партократ» кешенең канына сеңгән, ул-бу була калса, сырт белән
төшмәскә, ничек тә төшмәскә! Чын тарихны актара башласалар, Башкала
моңа каршы киләчәк, дошман ясаячак. Әйтә бит Чуракан, Орхон-Енисей
язмалары табылып, аларның төрки тарихына мөнәсәбәтле икәнлеген белгәч,
Башкала шундук фәнни эзләнүләрне туктаткан ди!
Чуракан ушлы дидек, күп белә, чөнки туктаусыз эзләнә. Күптән түгел
Якуб малае Тукаш гәҗитендә аның белән әңгәмә дә басылды. Украинаның
Полтава шәһәре янында (Шәһәр исеме төрки сүздән килеп чыккан!)
табылган алтын хәзинәләр дә төрки-татар-болгар белән бәйле. Башкала
әлеге хәзинәне өйрәнүдән баш тарткач, аның белән немец галиме Вернер
дигән кеше кызыксына башлый. Һәм ул аның Кубрат хан хәзинәсе икәнлеген
дәлиләп тә чыга! Киевтан алып Идел Болгарына хәтле җирләрдә борын-
борыннан бернинди славян, урыс-улакның дәһеле дә булмаган! Алары
җиденче гасырларда Карпат яннарында күренә башлый. Аңа кадәр ул
җирләрдә һәм хәзерге Россия җирләрендә славяннарның сыңар эзләре
дә булмый! Болар төрки-татар-болгар җирләре булган дигән сүз дип яза
атаклы немец галиме!
Шулай дип уйлады Мирсәет. Шикләнде. Шактый кыю документлар
килеп чыгып, Башкала алдында уңайсыз хәлдә калырбыз дип курыкты...
Ләкин тора-бара үз гаиләсендә булган фаҗига карт коммунистның
барлык курку-шикләнүләрен юкка чыгарды...
Теге чакта аның Солтаны, сыйныфташы Сәрдәр кебек, авылдан чыгып
китте һәм Башкала шәһәре тарафына юл алды…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев