Логотип Казан Утлары
Роман

ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)

Мирсәетнең йөрәгенә теге чакта ук кара кан сауган иде инде... Хәер, табиблар ул хакта каян белсен?.. Бу турыда Туксабада да сирәк кеше генә хәбәрдар. Сәрбиназны, Кала ягының озын толымлы коңгырт күзле гүзәл Сәрбиназын, авыл хәтерләми дә торгандыр инде... Мирсәетнең йөрәк сере ул…

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Кан…

Сәрвәр яшь чакта көзге алдына басып: «Мин кемгә охшаган? Сәрбиназ
әнигә охшаганмы?» – дип сорый иде. Сабира әнисе фәрештә кебек изге
кеше, бер каты сүз әйтмәс, «балам» дип өзелеп тора ул. Бу юлы да: «Патша
кызы кебек син, кызым!» – дип күңелен күтәрә. Кызның маңгай чәче матур
булып бөдрәләнеп тора, ул бөдрәләре бары алда гына. Бу Сәрвәрнең үзенә
дә бик ошый, бизәнгәндә-ясанганда, ул әүвәл шул бөдрәләрен күпертә, күзгә
чалынсыннар дип, алга ук чыгарып куя торган иде. Кыз тагын: «Сабира
әни, Сәрбиназ әнинең дә шундый бөдрәләре бар идеме?» – дип сорап куя.
Сабира әни алдамый, дөресен әйтә: «Юк, кызым, безнең Сәрбиназның
чәчләре бөдрә түгел иде. Кыз бала, гадәттә, атасына охшап туа», – ди.
Кайнатасы Мирсәеткә әнисе хакында сүз кушып булмый; кая ул, шул
хакта авыз ачуга тегесе сүзне гел читкә бора, алай гына да түгел, карашын
ук яшерә. Әйтерсең Туксабаның Кала ягы кызы Сәрбиназны ишеткәне
дә юк! Югыйсә замандашлар бит алар, тугыз-унны Ханкала читендәге
бистә мәктәбенә бергә йөреп укыганнар. Ул заманда хәленнән килгән
кеше баласын рус мәктәбенә биргән, шулай итсә, баласы кеше булыр дип
уйлаган...
Әйтәсе калган икән каенатасына әнисе турында...
Башы чуалган чак. Шул чуалган башта төрле уйлар ыгы-зыгы килә,
зыр-зыр туглана уйлары. Сәрвәр әүвәл аларны рәткә китерергә азапланды.
Иң кыены чуалганнан тәртип ясау икән...
«Тынычланырга кирәк башта» дип уйлады яшь килен. Һәм хәлне азагына
кадәр тагын бер кат саф акыл аша уздырырга тырышты. Әнисе турындагы
өзек-төтек хәбәрләр дә томан эчендә калды.
Имеш, баласы Миргалидән түгел, ди, малайның атасы каенесе икән бит!
Сәрвәр куырылып килде. Дөрес бит бу!.. Көмәне шактый беленә
башлагач, ире Миргали Солтаннан, идән уртасына басып, җырлавын үтенә
иде. «Энем, минем колакка аю баскан, ә син матур җырлыйсың! Җырла әле
минем малай өчен!» – ди торган иде. Баштарак моны барысы да көлкегә
алалар иде. Беркөн Солтан: «Җырлыйм, алайса», – дип риза булды һәм,
сузып-сузып, бик матур җыр башкарды. Моңарчы эчендә арлы-бирле
тугланган бәби шуннан соң тынычланды, бик сирәк кенә әллә аяклары,
әллә куллары белән төрткәләп кенә ала. «Музотерапия!.. – дип авызын ерды
Миргали, сиксәненче елларда телгә керә башлаган психологик төшенчәне
авыз эчендә әйләндереп. – Чит илдә күптән кулланалар инде аны. Без
мокытлар гына белмибез!»
Тагынмы? Тагын шул: балага узгач, Сәрвәрнең бик тә кызыл бөрлегән
ашыйсы килде. Тик ул бөрлегән Әлли мәгарәсе янындагы куаклыкта үскән булырга тиеш икән – кыз чакта шунда җиләккә йөри торганнар иде.
Миргали, үзенең вакыты булмагач, энесеннән бөрлегән алып кайтуын
үтенгән иде. Каенесе җиңгәсенә Ислемай тавыннан тәлгәше белән кып-
кызыл бөрлегән алып төшеп бирде.
Туксабаның Әлли ягында гына түгел, Кала ягында да Шәкәр әбинең
җиңел кулы белән дөньяга килгән балалар күп. Көмәнле чакта төрле төшләр
керә инде ул. Тик киленнең бу төше бик сәер тоелды карчыкка. Аптыравын
сиздермәскә тырышты күпне күргән кендек әби, әмма Сәрвәр аңа тулы
исеме белән: «Маһишикәр апа» дип эндәшкәч, тагын бер аптырады. Аның
тулы исемен авылда берәү дә белми; хәер, өлкәнрәкләр элек «Маһишәкәр»
дияләр иде диюен, әмма аның метрикәсендә, чынлап та, «Махишикэр» дип
язылган; ул туганда кәнсәләр Путанай авылында була, андагы исерек авыл
сәвите сәркатипләре татар исемнәрен үзләре теләгәнчә бозып язганнар.
Шәкәр әби, әллә ялгыш ишеттемме икән дигәндәй, килен ягына борылып
карады, әмма сүз катмады. Тегесе тагын «Маһишикәр» дип эндәште, бу исә
әбине бераз шомландырып куйды; шуның белән ишеткән төш тә аңа сәер
шикелле тоелды. «Әллә?!» – дип уйлап куйды карчык шулчак, мизгел эчендә
Мирсәет килененең авыл телендә йөргән мәхәббәт хәлләре исенә төште.
Кала ягы кызы Сәрвәр белән Миргали бер сыйныфта укыдылар.
Укыганда ук мәктәптә иң чибәр кызларның берсе иде ул. Озын толымнары,
кара шомырт кебек зур матур күзләре, зифа гәүдәсе бар малайларны
әсәрләндерсә дә, башка кызлар кебек чәчрәп тормый; читләрдән матур
күзләрен дә, сихерле карашын да яшерергә тырыша. Шуңа карамастан
Миргали аның карашында ниндидер яшерен сагыш барлыгын күрә. Дөрес,
бу аны тагын да матурлый гына. Кыз-хатын, карашында сер-сагыш булса,
матур. Миргалинең бик тә шул сагыш эченә кереп адашасы килә. Әмма
оялчан Миргали Сәрвәргә күптән кызыгып йөрсә дә, сүз кушу түгел,
озата барырга да кыймый; эчтән сыза егет. Берзаман Миргали Сәрвәрне
энесе Солтан озата барган дип ишетә. Бертуганының изүеннән эләктерә
дә күтәреп селки. Тегесе шундук аңлый инде. Баксаң, елгыр энесе кыз
артыннан Кала ягы егетләре чабулый башлаганын сизеп ала, кечкенәдән
сугыш чукмары булган Солтан, йомшак холыклы абыйсын коткарырга
теләп, Сәрвәр апасы артыннан үзе китә; Кала якларының эзләре суынгач,
абыйсына юл бирә, имеш...
«Әллә?! – дип шикләнеп уйлады Шәкәр әби. – Белмәссең тагы... Хәзерге
яшьләргә ышансаң!.. Чибәр җиңгәсенә күзе төшкән булса яшүсмернең?..»
Шәкәр әби үзенең колак яфрагын чеметеп алды: уян, янәсе, төрле яман
уйларыңны куалап җибәр яныңнан. Син дөньяга килергә ярдәм иткән
балалар, барысы да бер гөнаһсызлар... И әби, әби... Өстәвенә кендек әби
әле тагы үзең...
Ләкин киленнең күргән төше бер каптырмалы гына түгел. Нишләп
мәгарәдән чыккан кеше гарип бала туу куркынычы хакында кисәткән?!
Салават күпере, имеш... Хәзер андый әкиятләргә яшьләр генә түгел, әбиләр
дә ышанмый инде. Әмма һәммәсе дә бер хакыйкатьне белә: балалар гарип
туа... Котбыйга төшкән каргыш та бар бит әле...
Алла сакласын инде!..
Туксабаның ата коммунисты булган Мирсәеткә төш турында сөйләргә шүрләделәр... Бер дә дөрес эшләмәде инде болар куркып. Мирсәет
коммунист булса да, утын агачы түгел – күреп тора. Миргалие Туксаба
кызын алып кайтып утырткач (әүвәл таныштырырга алып килде),
җаны бер кузгалып алган иде – кызны кемгәдер охшатты Мирсәет. Теге
чактагы «шик-корт» галәмәтедер инде бу!.. Тик кемгә охшата? Кемне
хәтерләтә бу сөйкемле кызның көлүе? Тавышына кадәр таныш кебек...
Шул көнне үк кыз хакында тагын белешмә алды. Туксабаның иң тәртипле
гаиләсендә тәрбияләнеп үскән бала. Монда каяндыр – Башкала якларыннан
икәнлеген соңрак белде – күченеп кайтканнар, атасы алтын куллы эретеп
ябыштыручы; аны колхозда шунда ук күтәреп диярлек йөртә башладылар.
Өстәвенә, техникага кулы ята, трактор моторының тавышыннан белә кай
җирендә гаеп бар икәнлеген!
Мирсәетнең йөрәгенә теге чакта ук кара кан сауган иде инде... Хәер,
табиблар ул хакта каян белсен?.. Бу турыда Туксабада да сирәк кеше генә
хәбәрдар. Сәрбиназны, Кала ягының озын толымлы коңгырт күзле гүзәл
Сәрбиназын, авыл хәтерләми дә торгандыр инде... Мирсәетнең йөрәк сере
ул…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев