Зиннур Хөснияр автор яңалыклары
-
8 октябрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
...Җаны һаман тынычлана алмый. Зөйләха апалары яр буенда күңелендә кайнаганны әйтте. Ул елый язып: – Бәхетле чыгарылыш сез. Туган телегездә укып чыктыгыз. Киләсе елдан барлык фәннәр диярлек русча укытылачак. Районнан күрсәтмә килгән, – диде. Бу хәбәрне нигә әйткәнен үзе дә аңламады бугай ул. Тик әлеге сүзләр инде үзләрен зур итеп тоя башлаган яшүсмерләрне сискәндереп куйды. -
7 октябрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Туксаба авылының Әлли ягында яшәүче Мирсәетнең йөрәк сере хакында хатыны Мәдинә дә белеп бетерми. Хәер, кемгәдер мәгълүм икән, сер булмый инде ул! Яшь чакта әлеге серле йөрәк Сәрбиназ атлы кыз дип дулаган иде. Коңгырт күзле, сихри карашлы Сәрбиназ төскә-биткә генә чибәр түгел, гәүдәгә дә бик сылу. -
4 октябрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Мирсәетнең йөрәгенә теге чакта ук кара кан сауган иде инде... Хәер, табиблар ул хакта каян белсен?.. Бу турыда Туксабада да сирәк кеше генә хәбәрдар. Сәрбиназны, Кала ягының озын толымлы коңгырт күзле гүзәл Сәрбиназын, авыл хәтерләми дә торгандыр инде... Мирсәетнең йөрәк сере ул… -
3 октябрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Бу вакытта аларның капкасына кендек әбисе Шәкәр түти якынлашып килгәне күренде. Ул ирләрнең ни хакында сөйләшкәннәрен аңлады булса кирәк: – Монда гына табарга уйлаган икән, кыстамагыз. Киленнең сүзенә каршы килергә ярамый. Күз тия, ди, бит үзе. Корсаклы хатын бик нәзберек була ул. Курка торгандыр, – дип, өйгә кереп китте. -
2 октябрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (роман)
Атна-ун көн буена җанына хәерсез шом кереп оялаган авыл куркып көтте: «Хәвеф-хәтәрсез генә узып китсә иде, Раббым!» – дип, теләкләр теләде сабыйлар үлеменнән әле һаман айнып җитә алмаган халык. -
19 июнь 2023 - 09:00
Таҗлы мәхәббәт (ахыры)
Күпер буйлап бер сын-сурәт атлый. Кылт итеп әбием хикәяте искә төшә: бу ат җитәкләгән ир-ат түгел. Моның иңендә көянтә- чиләге бар... Кемгәдер бик охшаган. Мин аны таныйм да, танымыйм да... -
18 июнь 2023 - 09:00
Таҗлы мәхәббәт (дәвамы)
Буранның юеш карлары йөзне камчылый, аннары гарьлек яше белән бергә алар бөтен битне каплап ала. -
17 июнь 2023 - 09:00
Таҗлы мәхәббәт (дәвамы)
–Менә син чагыштырмалылык теориясе, дисең, Эйнштейн кисәге... Үзең ничурта белмисең аның ни икәнен! Менә чагыштырып кара үзең белән мине... Син җирдән сөйрәлүче суалчан, ә мин бөркет, мин очам, син шуышасың. -
16 июнь 2023 - 09:00
Таҗлы мәхәббәт
Янәшәсендәге әни сурәте исә гадәттәгечә, малаен яклап, аңа каршы төшә: «Бер генә тапкыр яшисе. Яратмыйча узган гомер гомермени! Алай орышмале малаеңны, Зиннәт!» – дия кебек. -
6 май 2023 - 09:00
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
Нәфи авыр көрсенде һәм ачынып: – Күп булгач, әйбәт инде ул. Киләчәктә терәк булырлар. Бу Әфганнары гына тизрәк тынсын! Күз карасыдай үстергән балаларны алалар да китәләр... -
5 май 2023 - 09:00
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
– Син, Сыхари, гомер буе пионерларча намуслы һәм тырыш булдың! Күп итеп бәтиләр китердең, безгә тәмле сөт биреп торасың! Хәзер син пионер гына түгел, чын комсомолка да! Мин сине тантаналы рәвештә комсомоллар сафына кабул итәм! – диде. -
4 май 2023 - 09:00
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
«Тагын бер мәртәбә Рәхимә апаны җәберлисе булсаң, ике дә уйлап тормыйм, районга барып, җәвит итәм. Заградотрядта булуыңны бөтен районга сасытам! Безнең солдатларны артларыннан атып йөрергә куюларын салган баштан үзең сөйләдең! «Герой», «фронтовик» дип, күкрәк киереп йөргән буласың тагы! Түшен орден-медаль белән тутырган да! -
3 май 2023 - 09:00
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
Сугыш тәмамлангач та көтте. Инде ике кызы да үсеп җитте, балаларга аң керә башлады, алар да бик көтте. Өметсез шайтан гына була ди шул... Сугыш тәмамланып, дөньялар бераз тынычлана төшкәч тә, «хәбәрсез югалган»нар кайтып күренә башлады. Үз авылларында да бар иде мондый очраклар, күрше-тирә авыллардан да матур хәбәрләр килде. Һәм аларның һәрберсе сүрелә башлаган өмет учагын янә дөрләтеп җибәрә иде: – Бәлки, безнеке дә?.. Бәлки, ул да шулай бер көнне?.. -
2 май 2023 - 09:00
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
Потыр тышкы яктан мүк баскан иске бер өйнең йозагын тартып кына алды да болай да таралырга торган ишеген ачып җибәрде. Өй эчендә әрдәнәләп өйгән мәетләрне күргән хатыннар хушсыз калды. – Күмеп өлгерә алмыйлар. Миңа шушында тутырып барырга куштылар. Соңыннан яндырачаклар... -
1 май 2023 - 09:00
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
Хатыннар тагын да югарырак күтәрелеп караса, озын наратның урта бер җирендәге иң юан ботагында хәрби киемле ир-ат асылынып тора. Гәүдәсе җил белән чак кына селкенә, ул күптән җан-тәслим кылганга охшаган. Аю шуны алырга менгән булгандыр, күрәсең. Ач бүреләр дә, мәет исен сизеп, нарат төбенә җыелышкан.