ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Исенә төшерде ул инде күптән башына бер кереп чыккан шикле уйларны. Уйлар бер-берсен этә-төртә башлады, бер-берсен кысрыкларга кереште һәм ахыр чиктә башына яңа хәерсез фикер килде: ире Чураканнан бала таба алмаячак ул! Күп вакыт та кирәк булмады, әлеге уй хатынның психикасын тора-бара үзенә буйсындырды...
Табышмак очы табыла…
Касыймнан хәбәр килүгә, тиз генә җыенып, юлга чыгып китте Чуракан.
Бу хакта остазы Фазыл Шәрифкә әйтүне дә кирәк тапты. Зөләйхасы
турындагы авыр уйларыннан да котылып торыр. Шуның артыннан ук:
«Сәясәтчеләр – сәясәт белән, физиклар – физика кануннары, ә тарихчылар
тарих белән шөгыльләнергә тиеш!» дип уйлады Чуракан, күптән мәгълүм
хакыйкатьне үзалдына тагын бер кат кабатлап. Һәм тиз тотып университетта
Казан тарихы буенча курслар укыган укытучысына шалтыратты. Академик
Шәриф Фазыл аңа куанып сәлам бирде:
– Гомерең озын булыр, мин үзем дә сиңа хәбәргә чыгарга тора идем
әле, – димәсенме күренекле галим! Чуракан колакларын торгызды. –
Худяковны укып чыктым әле тагын бер кат. Йөзенче мәртәбәдер инде.
Беләсеңме, моңарчы аеруча игътибар итмәгән җөмләсенә юлыктым. Менә
тыңла әле: «Чиркәү йортын салыр өчен нигез казыганда, аның йорты
каршында, чыннан да, җир астында татар кулъязмалары белән тулы бинага
юлыкканнар». Худяктовтан бу, аның сүзләре, аның җөмләсе! Моңа өстәп
тагын бер версиямне әйтәм, Ханкалага соңгы яу белән килер алдыннан да,
аңарчы да, укымышлы зыялы кешеләр барысы хакында төптән уйлаган.
Алар, ул-бу була калса дип, барлык тарихи кулъязмаларны подвалларга
яшергән булган! Бу эшнең башында атаклы имам Кол Шәриф торган булса кирәк! Аларның бу гамәлләре – аксиома. Кем дә шулай итәр иде
афәт килгәндә. Хан китапханәсенең бер өлеше дә шул рәвешле яшерелгән
булган, димәк. Әмма барысын да урнаштырып өлгермәгәннәр, Кирмәнне
явыз дошман алырга җөрьәт итмәс дип ышанганнар.
Чуракан түзеп тора алмады, тегесенең тын алган вакытын көтеп торды
да, шуннан файдаланып, остазының сүзләрен куәтләп әйтеп куйды:
– Кол Шәрифнең туганнан туганы Кирмән диварының тышкы ягында
татарларга каршы көрәшкән! Мондый ук хыянәтне көтмәгәннәр инде алар.
Китапханә язмышы турында ныклап уйланганнар инде, алайса...
– Гаҗәеп зур китапханә булган ул, андагы тарихи мәгълүматлар шул
рәвешле дөнья буйлап сибелгән. Бигрәк тә чиркәү нигезләреннән эзләргә
кирәк, – диде галим. Чуракан гаҗәпләнде:
– Чиркәү нигезе? – дип аптырап сорады да әле.
– Мин аларны поплар махсус яшергәндер димим. Киресенчә, татарлар
үзләредер. Чөнки, рус үз чиркәвен беркайчан да җимермәячәк дип
уйлагандыр Кол Шәриф шәкертләре. Бер карасаң, чыннан да, иң кулай
урын, иң ышанычлы урын чиркәү нигезләре бит инде! Ә большевиклар,
мәчеткә кадәр үк, әүвәл чиркәүләрне юк итәргә керештеләр...
Чураканны ток суккандай булды. Шунда ук теге такмак исенә төште.
Куырылып килде Чуракан. Күкрәгенә күп итеп һава алды һәм:
– Менә сиңа «Памилуй»! – дип куйды.
Үзен бүлдерүне ошатмады бугай остаз, аның сүзләрен колагына да
элмичә дәвам итте:
– Тик барысы бер урынга түгел, аерым-аерым төрле җирләргә! Берсен
тапсалар, икенчесе исән калыр киләчәк буыннар өчен дип уйлаганнары
мантыйклы бит инде! Менә шул... Димәк, китапханәдәге тарихи
кулъязмалар, шәҗәрәләр тагын берничә шәһәрдә яшерелгән булырга тиеш.
Башкаланың борын астында, мәсәлән. Чөнки аннан эзләргә берәүнең дә
башына килмәячәк һәм Макарий җитәкчелегендәге поплар аны юкка чыгара
алмаячак дигән уй белән. Син хаклы, көтмәгән татарлар хыянәтне, бигрәк
тә милләттәшләреннән көтмәгән бу эшне.
Үпкәләмәгән икән Академик үзен бүлдерүгә; бик затлы интеллигент шул
ул, эчке тәрбиясе йөзенә бәреп чыккан! Чуракан остазына тагын бер мәртәбә
сокланып куйды. Кинәт шунда Фазыл Шәриф кызыклы фикер әйтте:
– Син миңа Касыйм шәһәре турында әйткән идең. Менә шунда түгелме
икән безнең тарихның бер өлеше?!
– Мәчет нигезендә, мәсәлән, Фазыл абый?
– Мантыйкның җебен алга таба сузыйк. Әйтәм бит, мәчет астына
яшерергә батырчылык итмәгәннәрдер, чөнки Явыз Иван кабахәт Макарий
киңәше белән мәчетләрне юкка чыгарта. Кабатлап әйтәм, Макарий моны
патша кулы белән эшләтә! Беләсеңме, бу попның исеме татар тарихына
кара хәрефләр белән язылып куелырга тиеш! Бернинди толерантлыкка да
урын юк монда! Искедә актарынып, конфессияләр дуслыгына зыян килә
диючеләрнең сасы авызларына сугарга да аннан соң тегеп куярга кирәк!
Тарихны белү бернинди һәлакәткә дә китерми! Белмәү китерә!
Чуракан тагын сүз кыстырырга уйлады, сүз генә түгел, тулы бер монолог
сөйләргә иде бугай исәбе. Дөресен әйтә галим, бүген шул тарихны инкарь
итү, нәсел шәҗәрәсен тәгаен белмәү аркасында дөньяны физик гарипләр генә түгел, рухи гарипләр басып алды. Татар милләте сыегая, элеккеге
талантларның оныкларының оныклары акыл ягыннан уртакул дәрәҗәсендә!
Каннар буталу аркасында бу! Болар һәрдаим бер-берсен сатарга, әләкләргә
тора. Болар, җае чыккан саен, хөсетлектән бер-берсен юкка чыгарырга,
сәләтле кардәшләренә аяк чалырга әзер! Мәгәр үзләренә кирәк булса, кайбер
милли патриотлар барысын да «патрахасы» белән сатып җибәрер иде!
***
Уй-фикерләрен башка якка борып җибәрү уңай булды әле Чураканга.
Соңгы арада Зөләйха күзенә дә бик чалынасы килми. Йөрәге авырта,
сулкылдапмы-сулкылдый йөрәк дигәне.
Алар аерылышалар. Тик моны берәүгә дә сиздермәскә тырыштылар.
Юкка борчылдылар, чөнки алар кебек дустанә аерылышу башка була
алмый торгандыр ул, булса да, бик сирәк булыр. Әүвәл Чуракан Зөләйхасын
«киләчәккә хатлар» аркасында гына дулый торгандыр дип уйлады. Зөләйха
бу хакта белүгә, башта Чуракан белән атна буе сөйләшмәде, аннан соң гына
күтәрелеп бәрелде: «Ни хакың бар иде! Ник казып алдың ул хатларны?!» –
дип, тетмәсен тетте. Зөлфәкар эше икәнлеген белгәч, ярсуы артты гына:
«Ни йөзең белән психик яктан авыру баланың башын әйләндердең?!» –
дип сүкте.
Чуракан Зөлфәкарнең башын әйләндермәде. Ул шулай бервакыт Тәкә
буена балыкка барды. Беркавымнан яр буенда Зөлфәкар пәйда булды.
Нигә килгәнлеген дә әйтеп салды. «Киләчәккә хатлар»ны казып алам
да үземнекен юк итәм!» – ди, Чуракан башта берни дә аңламады, тегесе
төшендереп биргәч: «Зөлфәкар, нишләп алай итәргә булдың әле?» – дип
сорады. Тегесе анык кына җавап бирмәде, соңгы вакытта егетнең авыруы
көчәйгән, ул кайчакта ялгыш сүзләр дә сөйли иде. Чуракан аның бу гамәленә
каршы ни дип әйтергә дә белми торганда, Зөлфәкар артына яшерелгән
тартманы күрсәтте. Казып алган булган икән инде ул аны. Егет бер уч кәгазь
кисәкләрен учына алды һәм: «Буш алар барысы да», – дип куйды. – Мин
дә язмаган идем».
Шул көнне кич Зөлфәкарнең елгада батып үлгәнлеге хакындагы хәбәр
авылны янә сискәндереп куйды. Бик озак елады авыл хатыннары гөнаһсыз
егетне жәлләп. Чуракан исә «киләчәккә хатлары» хакында беркемгә дә
әйтмәде. Зөлфәкарнең исемен төрләндерүләрен теләмәде бугай ул. Өстәвенә
буш кәгазь кисәкләре иде бит.
Беренче сүзне Зөләйха үзе башлады:
– Чуракан, – диде ул иренә йошмак бәрхет тавышы белән. – Синең
аркада мин мәхәббәтнең ни икәнлеген аңладым. Үзең дә яхшы беләсең,
мәхәббәт хисенең дәвамы ул – балалар. Нишләтим, безнең булмады бит
инде. Аерылышыйк та, вакыт узып соңга калганчы, икебез дә яңадан
парлашыйк... – диде. Шуңа өстәп: «Мин – гап-гади бер татар хатыны, гаилә
бишегендә баласын тирбәтергә хыялланган гап-гади хатын», – димәкче иде.
Монысы китап сүзләре кебек килеп чыгар дип дәшми калды.
Чуракан хатынның әлеге сүзләреннән тетрәнеп китте. Ничек тыныч
әйтә бу сүзләрне Зөләйхасы! Әйтерсең бер атнага гына аерым торырга
уйлый. Әүвәл аңа күтәрелеп бәрелмәкче иде, тик вакытында үзен кулга
алып өлгерде һәм аннан да тынычрак булырга тырышып:
– Ашыйкмыйк, Зөләйха, – диде. Тавыш күтәрәсе, юкны сөйләмә дип
сүгеп атасы калган икән, бу сүзләрдән Зөләйхага да бик авыр булды, шунда
ук күзләренә яшь килеп бөялде, түзә алмады, үксеп еларга кереште. Чуракан
аны кочагына алды, тик ни дип юатырга да белмәде. Башка чак булса, андый
сүзләр табылыр иде. Ә хәзер ни дисең бу сөйкемле, күптән җан түрендә
урын алган гүзәл затка?!
Зөләйха йөрәк түрендәге генә түгел, зирәк хатыны – аның якын
киңәшчесе дә. Баш-аягы белән тарихка кереп чумды лабаса. Атлаган саен
хатыны белән киңәш-табыш итеп тора. Чү! Аның тарих белән кызыксынуы,
шәҗәрәләр дип йөрүе үзенә үк кире яктан китереп суга түгелме соң! Без –
якын кардәшләр, безнең каннар бер үк күзәнәкләрдән дип Зөләйхага
үзе тәкрарлый түгелме соң?! Имеш, балалары да шуның аркасында юк.
Булсалар да, гарип туарлар иде дип үзе үк сөйли түгелме соң Зөләйха?!
Бу кәгазьгә дә язылмаган бер теория генә бит! Кем раслый ала аның
хаклыгын? Чуракан аны, милләттәшләрен, миләре каткан замандашларын
уйландыру өчен генә, алар артка да әйләнеп карасыннар өчен генә әйтә
ләбаса! Бүгенге татар кешесенә: «Син тарихны белергә тиеш!» – дисәң, ул
сиңа гаҗәпләнеп караячак. Гаиләдә, аннан соң мәктәптә булмаган «тарих»
турында уйлармы ул? Ә менә баласы, оныклары дигәч, башын кашыячак!
Уйланачак!.. Әмма бу фикерне хатынның башыннан берничек тә кире
бәреп чыгарып булмый иде инде. Җитмәсә, Мисырда күргәннәре моны
тагын ныгытты гына. Сафарига бардылар. Аларга шунда асаба Мисырның
бедуиннар тормышын күрсәттеләр. Аяклары кәкре, куллары озын, йөзләре
ямьсез озынча, кыскасы, гарипләр иде алар. Гид моның сәбәбен боларның
туганнары белән кан катнаштыру аркасында дип аңлатты. Хәер, кем дә белә
инде монысын гына. Фәндә күптән ачыкланган. Ибраһим диннәре дә шулай
ди. Геннар белән шаярырга ярамый! Алар аяусыз, аларның үз кануннары
бар. Әдип әйткәнчә, тагын да шул ук бер сүз инде: иң караңгы кануннар
алар Кан законнары!.. Зөләйханы шушы хәл – Мисырда күргәннәре ул чакта
да тетрәндергән иде! Бүген шул хисләре аерым бер фикер карары булып
тышка чыга. Зөләйханың бәби табасы килә! Барлык хатын-кыз кебек үк
сабыен сөясе, нәсел дәвам итәсе килә. Чү! Мәхәббәтнең асыл нигезендә дә
шул инстинкт, ошбу бөек ният ята түгелме соң?! Мәхәббәт һәм шуның белән
бергә бала табу Ходайның җан ияләренә биргән тылсымы ләбаса! Алайса,
Мәхәббәтнең бар миссиясе нәсел дәвам итүгә кайтып кала! Кешеләр бу
төшенчәне әлеге миссиядән аерып алганнар. Шуның аркасында килеп чыга
бар аңлашылмаучанлык...
– Асрамага алырбыз! – диде Чураканы, катгый итеп.
– Юк, алмыйбыз! Мин беләм, сиңа үзеңнеке кирәк булачак, Чуракан! –
Хатынның сүзләре аныкына караганда да катгыйрак яңгырады.
– Өченче-дүртенче туган өйләнешсә генә, килеп чыгарга мөмкин
проблема дип аңлата фән, Зөләйха!
– Ә син дүренче буыныңның кайларда яшәгәнлекләрен, кем булганнарын
беләсеңме соң? Яхшы, син беләсең дә ди. Мин дә беләм. Бәлки, безнең
бишенче туганнарыбыз бер нәселдән булгандыр?!
Чуракан тиз генә исәпләде. Ата белән ул арасында утыз яшь. Биш
буын арасында йөз илле ел. Җиде буын дип сөйләшәбез? Әллә фән дә
ялгышамы?!
– Әкият бу, Зөләйха! – диде Чуракан.
– Без шул әкиятне башкаларга чын итеп кабул итегез дип тукыйбыз.
Үзебезгә килеп терәлгәч, әкият, имеш!
Чуракан хатынны тынычландырмакчы булды. Әмма тегесе өзми дә,
куймый да, һаман үзенекен тукый. Ахырда ул түзмәде, моңарчы Чураканы
белмәгән бер яңалык әйтеп салды:
– Сәрвәр үле бала тапкан!
– Соң... Ташлап китмәскә иде аңа роддомны! Ул юклы-барлы әбиләргә
ышанып!
– Мирсәет абый кире озаткан аны роддомга. Кендек әбисе белән бергә
икесен утыртып. Роддомда тапкан ул баланы, – диде дә янә үксергә кереште.
Сәрвәр исемен ишетүгә, Чуракан сискәнеп китте. Беләме Зөйләха аның
Сәрвәргә күзе төшкәнен, әллә кыек атып туры тидерүеме? Әйтергә кирәк
Зөйләхага дип уйлады Чуракан. Кешедән ишетсә, авыр булачак, иң яхшысы
аның үзеннән белүе...
Чуракан үзен бик белдеклегә санаса да, Зөйләйха аерылышу карарына
салкын карады. Бик аптырады моңа Чуракан. Әмма бу озакка сузылмады,
шул кичне ул Зөләйханың мич артында мышык-мышык елап утырганын
ишетте. Остазы Фазыл Шәрифне озатып кына кергән иде. Зөләйха ишек
тавышын ишетмәде, ул такмаклый-такмаклый елый иде. «Йа Ходам! Нигә
мондый авыр сынау бирәсең бәндәңә? Мин бит – бар гореф-гадәтләрне
саклап, сине хаклап яшәүче бер гади татар хатыны!.. Нигә мине аерасың
иремнән?!» – дигән сүзләрен әүвәл ялгыш ишетәм, ахрысы, дип уйлады.
Өстәл артындагы урындыкка килеп утырды, чөнки аяк буыннары
хәлсезләнә башлаган иде. Зөләйха һаман эчендәгесен тәкрарлый, хәтта
бермәлне хатын үзе белән сөйләшә, ахрысы, дип уйлады Чуракан. Аның
сүзләренә, сорауларына җавап бирергә кирәктер бит инде!
Зөләйха:
– Беләм мин хатын-кыз җилкәсенә нинди йөк салганыңны. Әйе, мин
нәселне дәвам иттерергә тиеш, әйе, мин бала табарга тиеш. Бу синең миңа
биргән миссияң! Беләм мин моны.
Чуракан хатынның бу соравына үзе җавап кылмыйча түзә алмады:
– Күз яшеңне түкмә алай, хатын-кыз! Дөрес аңлыйсың син, синең
миссияң – нәсел дәвам итү. Мин сине фани дөньяга шул ният белән
яралттым. Ләкин балалар белән синең һәр көнең бәхет эчендә узачак, мин
анысын да кайгырттым.
– Чуракансыз нинди бәхет ди инде ул?
– Хатынның иренә булган мәхәббәте, тагын да көчәеп, балаларына күчә!
Чураканны Мулланур алыштырыр. Син моны әлегә үзең дә белмисең.
Хатын-кызның баласына карата мәхәббәтен берни белән дә чагыштырып
булмый. Ул – иң көчле мәхәббәт!..
– Мулланур турында мин менә күпме гомер уйламаска тырыша идем.
Чит ир турында уйлау гөнаһ булыр дип уйлый идем. Чуракан да үпкәләр
инде миңа...
– Син Чураканның Сәрвәр белән кушылуына каршы килмә. Сәрвәр синең
кан туганың түгел. Кушылсыннар. Күп итеп балалар тудырсыннар. Сезнең
бу язмышыгыз – минем ихтыярым. Ә мин барысын да алдан белеп торам…
Чуракан үз тавышын үзе танымады. Саташа иде бугай ул, әллә шул
рәвешле Зөләйха белән хыялында сөйләшүеме? Дөресрәге, үз-үзе белән
сөйләште бугай ул... Бу аны бик куркытты. Тиз генә ишегалдына чыкты.
Башын тимер кисмәктәге салкын суга тыкты. Җибәрде бераз, баш эчендә
нидер шатыр-шотыр килде һәм шуннан соң уйлары аязган сыман булды.
Ашыгып тагын өйгә керде. Зөләйха мич артыннан чыккан, кояштай елмая,
кичке аш әзерләп йөри иртәгә аерылышасы хатыны! Моны күргән Чуракан
өнсез кала язды. Әле генә үкси-үкси еламаган да кебек... Ни арада үзгәргән
Зөләйха? Нигә елмая ул матур итеп?..
Уф Алла! Кодрәтең зур, хикмәтләрең биниһая күп синең!..
Чуракан, тынычланып, урындыкка килеп утырды. Аның болай гына
бирешергә исәбе юк иде. Бу сөйләшүгә ныклап әзерләнде ул. Шуңа күрә
тыныч тавыш белән дәвам итте, дәлилләр китерде:
– Пушкинның атасы нәселнең якын туганы була, өченче буындагы
сеңлесенә өйләнә ул.
Зөләйханың моңа да җавабы әзер:
– Димәк, андый никахтан йә гений туа, йә...
– Йә тиле дисең инде...
– Чарльз Дарвинның хатыны туганнан туган сеңлесе була. Аларның ун
баласы туа!
– Ә безнең берәү дә булмады.
Соңгы сөйләшүләре менә шул рухтарак булды. Ахырда Чуракан
ризалашты, чөнки нәкъ шул чакта аны тагын сискәндереп куйган хәл булды,
һәм ул бу хакта кат-кат уйланды, әмма билгеле бер нәтиҗәгә килә алмады;
чөнки ул «хәл»не шәрехләп тә булмый.
Сәрвәрне беренче күрүендә ток суккандай булган иде. Бу энергия аны
юкка чыгармады, куырмады, киресенчә, бар гәүдәсен рәхәт пешереп кенә
алды, йөрәк турысында моңарчы үзләрен сиздермәгән яңа күзәнәкләре
уянды, бар гәүдәсе буйлап җылы кан таралды, әгәр мөмкин булса, Чуракан
шул мизгелдә үк хатынны чишендереп атар иде!.. Әйе, әйе, оят булса да,
ул моны үзеннән «яшерми», чөнки чынлап та шундый теләк уянды. Хәтта
ул аны үзенчә аңлата ала: адәм баласының, һәр җан иясенең асыл нияте
нәселне дәвам итү!.. Барлык хайвани затлар, барлык җан ияләре кебек үк!..
Нинди гаебе бар соң моның?!
Шуның белән бергә ошбу «фәлсәфәнең» икенче ягы да ялтырап күренә:
мәгәр Адәми затка Аң, Рух бирелмәгән булса, ул бу мәсьәләдә нәкъ хайван
кебек тотар иде үзен. Аннан соң җәмәгатьчелек фикере дигән нәрсә дә тәэсир
итә. Ходай бар ягын да кайгырткан, Акыл һәм Рух биргән адәмнәренә. Дин
белән исә моны ныгыткан. Әдәбият-сәнгать белән беркеткән...
Ярый хуш, шул рәвешле үзен юата да алсын, ди. Шуннан ни? Шуннан
соң «ни» булганын тормыш үзе хәл итте: Зөләйханың Мулланур белән
очрашкач ничек кабынып киткәнен, күзләренең ничек янганын, бит
алмаларында кабынган кызыллыкка кадәр үз күзләре белән күрде. Әлбәттә,
Зөләйха моны сиздермәскә тырыша, хәтта яшермәкче була. Тик күпме
тырышыбрак яшерсә, әлеге халәте шулчаклы ачыграк сизелә. Бу хакта
Зөләйхага бер сүз әйтмәде Чуракан, чөнки ул вакытта аның үз күкрәге
эчендә икенче бер асыл кош сайрарга керешкән иде…
Зөләйханың үз уйлары иде. Өстәвенә, аны теге чакта сыйныфташларның
«киләчәккә хатлар» урынына буш кәгазьләр салуы тетрәндерде. Югыйсә
алай булырга тиеш түгел иде. Хатны барысы да язды бит! Татар теле
дәресләре бетә дигәч, борчылган иде яшьләр, киләчәккә ышанычлары сүнеп
алган вакыт булгандыр. Ышанычсыз киләчәккә нәрсә дип хат язасың? Аның
эшсез калуына да борчылган булырга тиешләр. Зөләйха эшсез калмады, аңа
әдәбият урынына тарих дәресләре бирделәр, Чуракан белән бергә читтән
торып институт тәмамлады, икенче диплом алды.
«Чибәр кыз Мариҗанга» хат рәвешендә язучы да булмаган. Хәер, алар
бу хакта шаяртып кына сөйләштеләр бугай. Мариҗан яртылаш кына марҗа,
паспорттагы исеме «Маһиҗан» булып, каладан кунакка кайтып йөрүче
кыз аны шул рәвешле үзе үзгәрткән... Кызына татарча исем кушкан әтисе
Степан каршы килмәгән. Татарның бүгенге тарихында бу сирәк очрактыр!..
Югыйсә татар кызы руска кияүгә чыкса, иреннән дә уздырып чукынырга
керешә... Гавриловлар малае үзен тотып көчләгәч, Мариҗан бауга менә яза.
Бәхетенә, нәкъ шул чакта йөрәгендә чын мәхәббәт уты кабына: моңарчы да
таныш булмаган Миргалине «күрә» кыз! Ут каба йөрәгенә... Әлеге көчле ут
кызны коткарып кала. Исем янә «Маһиҗанга»га әйләнә... Әлеге ут хуҗасы
Мирсәетнең олы малае Миргали, Сәрвәрдән соң кибәне янган кеше кебек
боегып йөрсә дә, Маһи хәзер инде Миргалинең үзендә ут дөрләтеп җибәрә!..
Моңа, беренче чиратта, Мирсәет белән Мәдинә сөенеп бетә алмый. Мәдинә
сүз саен кабатлый: «Маһи тәгаен безнең шәҗәрә агачыннан түгел, башымны
катырма бүтән нәсел дип!»
Мирәсәет каршы дәшми, хатыны белән килешә. Тик әлеге бәхет озак
бармый, Маһи туй алдыннан бик каты авырып китә...
Зөләйха әнә шуларны тагын бер кат башыннан гына түгел, күңеленнән
дә уздырды һәм кинәт сискәнеп китте... Чураканның Туксабага кайтуының
беренче көнендә үк мондагы сөйләмнең үз ягындагы диалектка охшатуы
кереп калган булган бит башына!.. Җирле сүзләр уртак булач, димәк, алар
бик якындыр?.. Тугандыр да әле?! Бу сорау Зөләйханың хәтер шүрлегенә
кереп оялады һәм «онытылды» да.
Исенә төшерде ул инде күптән башына бер кереп чыккан шикле уйларны.
Уйлар бер-берсен этә-төртә башлады, бер-берсен кысрыкларга кереште һәм
ахыр чиктә башына яңа хәерсез фикер килде: ире Чураканнан бала таба
алмаячак ул! Күп вакыт та кирәк булмады, әлеге уй хатынның психикасын
тора-бара үзенә буйсындырды...
Икенче яктан, Мулланур белән яңадан күрешү иләс-миләс күңелен янә
какшатты: яшьлектәге гыйшык хиссиятенең уты шулай ук сүнеп җитмәгән
булган, күрәсең...
Әлбәттә, Зөләйха укытучы бик белдекле, бик зирәк хатын булса да,
үзенең татар кавеменең кайчакта, бер-берсеннән бик еракта яшәсә дә,
телләренең уртаклыгы, хәтта сөйләшләренең охшашлыгы аларның
кайчандыр ярты Җир шарын биләп торган бердәм, иң куәтле кавем булуына
бер мисал, гади генә бер ишарә икәнлеген төшенеп җиткермәде. Төрки-
татар һәм дөньядагы барлык төрки халык, беренче чиратта, үзара якын рухи
туганнар, олуг тарих һәм мәдәни кыйммәтләр белән аерылгысыз булып
бәйләнгән, РУХ туганнары иде. Кан туганнары да. Уртак геннары бар. Моның хаклыгын күптән түгел табылган хәзинә – Ханкала китапханәсенең
бер нәни кыйпылчыгы булган ХӘЗИНӘ – андагы тарихи дәлилләр тагын
бер кат расларга тиеш иде…
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев