Зиннур Хөснияр автор яңалыклары
-
3 октябрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Бу вакытта аларның капкасына кендек әбисе Шәкәр түти якынлашып килгәне күренде. Ул ирләрнең ни хакында сөйләшкәннәрен аңлады булса кирәк: – Монда гына табарга уйлаган икән, кыстамагыз. Киленнең сүзенә каршы килергә ярамый. Күз тия, ди, бит үзе. Корсаклы хатын бик нәзберек була ул. Курка торгандыр, – дип, өйгә кереп китте. -
2 октябрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (роман)
Атна-ун көн буена җанына хәерсез шом кереп оялаган авыл куркып көтте: «Хәвеф-хәтәрсез генә узып китсә иде, Раббым!» – дип, теләкләр теләде сабыйлар үлеменнән әле һаман айнып җитә алмаган халык. -
6 май 2023 - 09:00
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
Нәфи авыр көрсенде һәм ачынып: – Күп булгач, әйбәт инде ул. Киләчәктә терәк булырлар. Бу Әфганнары гына тизрәк тынсын! Күз карасыдай үстергән балаларны алалар да китәләр... -
5 май 2023 - 09:00
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
– Син, Сыхари, гомер буе пионерларча намуслы һәм тырыш булдың! Күп итеп бәтиләр китердең, безгә тәмле сөт биреп торасың! Хәзер син пионер гына түгел, чын комсомолка да! Мин сине тантаналы рәвештә комсомоллар сафына кабул итәм! – диде. -
4 май 2023 - 09:00
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
«Тагын бер мәртәбә Рәхимә апаны җәберлисе булсаң, ике дә уйлап тормыйм, районга барып, җәвит итәм. Заградотрядта булуыңны бөтен районга сасытам! Безнең солдатларны артларыннан атып йөрергә куюларын салган баштан үзең сөйләдең! «Герой», «фронтовик» дип, күкрәк киереп йөргән буласың тагы! Түшен орден-медаль белән тутырган да! -
3 май 2023 - 09:00
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
Сугыш тәмамлангач та көтте. Инде ике кызы да үсеп җитте, балаларга аң керә башлады, алар да бик көтте. Өметсез шайтан гына була ди шул... Сугыш тәмамланып, дөньялар бераз тынычлана төшкәч тә, «хәбәрсез югалган»нар кайтып күренә башлады. Үз авылларында да бар иде мондый очраклар, күрше-тирә авыллардан да матур хәбәрләр килде. Һәм аларның һәрберсе сүрелә башлаган өмет учагын янә дөрләтеп җибәрә иде: – Бәлки, безнеке дә?.. Бәлки, ул да шулай бер көнне?.. -
2 май 2023 - 09:00
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
Потыр тышкы яктан мүк баскан иске бер өйнең йозагын тартып кына алды да болай да таралырга торган ишеген ачып җибәрде. Өй эчендә әрдәнәләп өйгән мәетләрне күргән хатыннар хушсыз калды. – Күмеп өлгерә алмыйлар. Миңа шушында тутырып барырга куштылар. Соңыннан яндырачаклар... -
1 май 2023 - 09:00
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
Хатыннар тагын да югарырак күтәрелеп караса, озын наратның урта бер җирендәге иң юан ботагында хәрби киемле ир-ат асылынып тора. Гәүдәсе җил белән чак кына селкенә, ул күптән җан-тәслим кылганга охшаган. Аю шуны алырга менгән булгандыр, күрәсең. Ач бүреләр дә, мәет исен сизеп, нарат төбенә җыелышкан. -
30 апрель 2023 - 17:00
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
Авыр елларда авыл халкы яз килүен зур бәйрәм кебек көтеп яшәде, чөнки өстәлдә суган, кузгалак, какы, алабута оныннан пешерелгән ризыклар күренгәли башлый иде. -
29 апрель 2023 - 09:00
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
Сазлык ягында шарт-шорт ботак сынган тавышлар ишетелде һәм аюгамы, сыергамы охшатып, ниндидер хайван үкереп куйды. Бәлки, адашкан мари үгезедер?! Мондый кара урман эчләрендә авыл бар микәнни? Бәлки, берәр аучы өедер яки урман кисүчеләрдер әле? Шундый уйлар белән кыз-хатыннар кечкенә аланлыкка килеп чыкты һәм куркудан өнсез-телсез калды... -
28 апрель 2023 - 09:00
Мәдинәгә медаль бирәләр (повесть)
Иртәдән бәрәңге бакчасындагы карт тупыл ботагында тагын теге козгын кычкырды. Мәдинә, яткан җиреннән капылт башын күтә, реп, мендәрен әйләндерде һәм, калай тартманың урынында икәнен белгәчтынычланып, җиңел сулады. Уф... исән икән, тимәгәннәр... Моңарчы аны мендәр астына ук яшереп тормый иде. Соңгы көннәрдә урлап китәрләр дигән шөбһәсе бермә- бер артты, шуңа күрә дә уяу булырга тырышты. -
6 май 2020 - 13:00
Гарасат (ахыры)
Сания күршесе белән буразна өчен талашканда, чалгысын күтәреп чыккан булган. Кызулыктан ул аны зират буендагы кычыткан арасында онытып калдырган. Җанына урын тапмаган Борис зират коймасы аша гына хатыны янына керергә исәпләгән. Чалгы сабына абынып, тимеренә егылган... — Нинди мәгънәсез үлем!.. -
5 май 2020 - 16:00
Гарасат (дәвамы)
«Бэнтли»дан озын нечкә сыйраклы бер яшүсмер чыкты, кара күзлек кигән, уң кулын артына яшергән. Хәким алдындагы «Жигули» хуҗасы машинасыннан чыкмады, тегенең үзенә таба килгәнен көтә башлады. Менә Озын сыйрак кинәт туктады да, яшерелгән кулын алга чыгарды һәм туп-туры төбәп ата башлады... -
4 май 2020 - 16:00
Гарасат (дәвамы)
Хәтерли Варис: әнисенең теш казналары бозылып, канына яман бактерияләр кергәч, табиблар кул селтәгән вакытлар иде ул. Әтисе хатыны, Варисның әнисе өчен җаны-тәне белән көрәште, аны алып калырга тырышты, табиблар өмет юк дигәч, халык медицинасына мөрәҗәгать иттеләр... -
2 май 2020 - 12:00
Гарасат (дәвамы)
Татар хатыннары, әгәр японга кияүгә чыкса, «Кобэ» атлы бәби таба, урыс-улак белән бәйләнсә, улы «Штапан» була. Татар хатыннарының ирләренә артык тугрылыгыннан киләме бу? Ошбу тугрылыкның күренмәс җепләре исламга, шәригать кануннарына бәйләнгәндер, бәлки?