Гарасат (ахыры)
Сания күршесе белән буразна өчен талашканда, чалгысын күтәреп чыккан булган. Кызулыктан ул аны зират буендагы кычыткан арасында онытып калдырган. Җанына урын тапмаган Борис зират коймасы аша гына хатыны янына керергә исәпләгән. Чалгы сабына абынып, тимеренә егылган... — Нинди мәгънәсез үлем!..
Ул Галинны калдырып киткән урынга килеп җиткәч, ниндидер хәерсез хәл
сизеп, туктап калды. Аны интуициясе беркайчан да алдамый торган иде. Язганда
да, иҗат иткәндә дә шулай. Әйтерсең, аның баш мие галәмдәге күзгә күренмәс
җепләр белән тоташкан: кайвакыт фикер агылып-агылып килә, шигырь туа.
Аның беркайчан да язам дип, язасы бар дип, үзен көчләп өстәл артына утыртып,
азапланып иҗат иткәне юк. Уйнап кына яза кебек иде ул. Кайвакыт, интуиция,
акыл шәрифләре белән бергә кушылып, әллә нинди хикмәтләр килеп чыга. Әнә
шул иҗади хикмәтләр яшәтә иде егетне! Ошбу хикмәтнең Ходай тарафыннан
иңдерелгән шундый ук янә бер могҗиза икәнлеген төшенә башлаган иде ул
соңгы вакытларда... Иҗат газабын, аның рәхәтлеген башка берни белән дә
алыштырып булмый!..
Гарифның башы яныннан пуля сызгырып узды. Галин, мәлгунь, агачка
сөялеп баскан да аның тарафына ата иде. Икенче пуля шулай ук баш өстеннән
генә сызгырып узды. Ул җиргә капланды. Галин атуыннан туктамады, Гариф
тирәсендә пулялар сызгырды, ату тавышларының кайтавазын урман, тагын
шомлырак итеп көчәйтеп, тирә-юньгә таратып тора иде. Менә теге кабахәт
атуыннан туктады да лып итеп баягы урынына утырды, кулындагы пистолеты
төшеп китте, икенче кулы белән үрелеп эчемлек шешәсен алды. Гариф беркавым
тын гына ятты әле. Аннары, хәрәкәтсез утырган Галиннан күзләрен алмыйча,
акрын гына торып басты да чүгәләп диярлек аңа таба бара башлады. Килеп
җитәм дигәндә генә, Галин, уянып китеп, янә пистолетын кулына алды һәм
Гарифка төбәде:
— Син кем? Аюмы, бүреме? — диде ул исерек тавышы белән, аннары кинәт
айнып киткәндәй булды. — Ха! Гарәфә! Пушкин безнең! Габдулла Тукай! Стоп,
Тукай! Басып тор шунда гына!
Гариф әүвәл аны кейсны сорап алыр дип уйлап, шуны тоткан кулын алгарак
сузды, тик теге акча урынына аннан урманда чыбыркы таптыра башлады:
— Чыбыркы табып кил! Тиз! — диде ул.
— Хәзер, хәзер, — диде Гариф, ашыгып. — Көтүчеләр Сай су буенда гына
булырга тиеш. Хәзер чыбыркыларын сорап торам алайса, — дип дәште ул,
тавышын йомшартып.
— Чыбыркы шартлатасы килә минем! Үлеп шартлатасы килә, Гарәфә! Көтүче
малае бит мин! Әти белән көтү көтәсе килә! Тәгәрәп ят идең шунда болында.
Ә маллар кетер-кетер, кетер-кетер... И торасың да чыбыркыңны шартлатып
җибәрәсең, малай! Һаваларны кисә ул чыбыркы кылы, һаваларны кисә!..
— Урманда барыбер шартлатып булмый. Агачлар бит, — дип куйды
Гариф.
— Һе, син тоже хаклы. Алайса миңа шигырь укы! Укымасаң, атам. Белеп
тор, малай! Түлке Тәнзиләгә багышланганын гына укы, яме. Мин сиңа акча
бирермен аннан соң.
Гариф укый башлады:
Ялкын сүнде, очкын калды —
Күзгә керә бары төтен.
Югалтканны табармын күк,
Ташлап китмә, өметем!..
— Ооо-оо! Өмет — бөек нәрсә! — диде Галин һәм янә коньяк чөмереп
куйды. Аның тәмам исерүе җиткән иде, пистолетын җиргә ташлады да ике кулы
белән дә шешәгә ябышты һәм имезлек суыргандай суыра башлады. Шуннан
соң гәүдәсе бөтенләй ишелеп төште, әмма үзе һаман уяу әле, менә, кесәсендә
капшанып, аннан ике бармак арасында дару савыты өстерәп чыгарды һәм бер
төймәсен йотып та җибәрде. Гариф та бу вакытта ни эшләргә кирәклеген уйлап
куйган, ул, җәһәт кенә барып, җирдә яткан пистолетны эләктерде. Бая агачка
сөяп куйган карабинын эзләде, таба алмады. Озак мәлҗерәп утырмады Галин,
янә башын күтәрде һәм бу юлы ап-аек тавыш белән:
— Бу дару — бөек нәрсә! — дип куйды, баягы тартманы җәһәт кенә кесәсенә
яшерде. Дөрестән дә, әлеге дару тиз айныта һәм Галин аны бервакытта да
үзеннән калдырмый, аракыга күнегеп, ияләнеп беткән организмы кирәк
чакларда шул дару белән бергә эчемлек тәэсиренә, бигрәк тә исерүгә каршы
тора. Мәннәви Мансарович моннан биш ел элек кенә эчүнең ни икәнлеген дә
белми, дуслар белән банкет-табыннарда утырганда да, үзе белән су салынган
махсус шешәләр йөртергә куша, сиздермичә генә аңа шуны салып бирә
торганнар иде. Хәзер, әлеге чир аны йөгәнләп алганнан бирле, ул иң затлы,
иң чиста француз коньяклары гына эчәргә тырыша. Ләкин күп эчкәнлектән,
алар да организмны саклый алмый, киресенчә, эчү аның гадәтенә әйләнеп
китте. Баштарак һәр эчемлек су кебек кенә бара иде, соңгы араларда ул тиз
исерә башлады һәм, яшь бала имезлексез тора алмаган кебек, һәйбәт коньяктан
аерылып тормый иде. Һәм теге тәэсирле дарудан. Тик әлеге даруны капканнан
соң, ярты көн чамасы аракыны бүтән авызга да алырга ярамый, кеше ныграк
исерә һәм хәтта беркавымга аңын да югалтырга мөмкин. Шуны белә торып,
Галин янә коньяк йотты да бөтенләй изрәде. Гариф ничек итсә итте, аны
урман ачыклыгына чаклы сөйрәп барды. Аның уянганын көтеп утырсам
дип уйлады егет? Акчаны бирәм диде бит, үз кулы белән бирсә яхшырак.
Ләкин тегенең айнырга исәбе күренми һәм монда озак утыру да куркыныч
иде. Шулчак егетнең башына көтелмәгән уй килде: кейсны әнә теге агач
куышына яшерергә дә сызарга моннан! Дөньялар тынычлангач, килеп алыр
әле. Урлап китми бит?.. Аннан соң да «юлдашын» ташлап китәргә ашыкмады
әле. Галин кесәсеннән баягы даруны эзләп тапты һәм бер төймәсен көчләп
аның авызына тыкты. Беркавымнан Галин уянды, күзен ачты. Гариф акча
турында сүз кузгатырга дип авызын ачкан гына иде, урманда мылтыктан
аткан тавышлар ишетелде. Шуның артыннан ук дуңгызлар чинаган (кабан
дуңгызларыдыр инде!) — тавышлар ишетелде.
Ату тавышлары Гарифтан да бигрәк, дару тәэсиреннән күзләрен ачып,
янә агачка сөялеп утырган Галинны шүрләтте бугай, ул бәбәкләрен акайтып
Гарифка карады:
— Нәрсә бу?!
— Аучылармы соң?
— Стоп! Минем урманда нинди аучы йөри анда?!
— Мин синең урманыңның каравылчысы түгел бит!
Галин тиктомалдан шаркылдап көләргә кереште.
— Понял! Понял! Террористлар ул, кабаннар түгел! ФСБ белән террористлар
бәрелеше!..
Гариф куркуга төште һәм әле Галинга, әле кулындагы дипломатка карап
тора башлады. Тик бу халәте озак бармады, ул, тиз генә качарга уйлап:
— Ууу! Киттем мин, алайса! Син теләсә нишлә!
Галин шаркылдавыннан шып туктады һәм, егеткә кулын изәп:
— Курыкма! Бернинди ФСБ юк анда! Чынлап та, кабаннар ул! Искә төште!..
— диде.
Галин кейсы турында оныткан иде, Гарифтан ул хакта сорап та карамады.
Тегесе, шуннан файдаланып, як-ягына карана башлады һәм үзеннән сул
ягындарак торган карт имән кәүсәсендә бер куыш күреп, аякларын шуыштырып
кына шунда таба атлады. Кейсны яшерергә иң ышанычлы урын шушы иде. Ул
янә Галин янына килде:
— Мин сине юл кырыена чыгарам. Шуннан үзең охранаңа шалтыратырсың.
Карале, иптәш Галин, минем бер эшкә спонсор була алмыйсыңмы син? — диде
ул, батыраеп. Ләкин бу минутта ул иганәче эзләүдән бигрәк, Галин дипломат
турында тагын искә алырмы, юкмы икән дип көтте. Әлбәттә, тегенең хәтер
чуалган вакытлар иде, коньяк белән чиратлашып эчкән дару үзенекен итте,
ахрысы. «Табарсың мине, сөйләшербез!» — диде ул.
Вәгъдә иткәнчә, Гариф Галинны юл буендагы агач төбенә сөяп калдырды да
үзе, бәласеннән башаяк дигәндәй, кызу-кызу урман юлыннан шәһәр ягына таба
китеп барды. Киткәндә, ул, ике кулын күтәреп күрсәтеп: «Мин дипломатны
тапмадым, соңыннан үзегез эзләрсез», — дигән булды. Тегесе моңа каршы:
«Вертолётта шартлагандыр инде ул. Чёрт с ним!» — дип куйды һәм аннары
елмайгандай итеп өстәде: «Минем фазендадагы бер туалет бәясе вак-төяк
акча иде анда!» — Тик Гарифның аякларына гер асып куйган кебек иде, ул
бер урында басып тора башлады. «На чёрт нужен миңа аның акчасы!» — дип
уйлады ул кинәт һәм әлеге уй егетнең аякларындагы авырлыкны җиңеләйтте.
«Галин, дипломатың агач куышында! Кирәк булса, үзең алырсың!» — дип
кычкырды ул һәм адымнарын кызулатты. «Вертолёт белән бергә шартлаган
ул!» — дип әйттем бит инде мин сиңа! «Аның бу сүзләреннән җиңел сулап
куйган Гариф тизрәк китү ягын карады. Галин исә кесә телефоныннан әүвәл
Саввага шалтыратты, әмма, гомердә булмаганны, тегенең телефоны сүнгән иде.
Изольдага шалтыратып карады, үзе белгән тагын берничә телефон номерын
җыеп бакты, тик бар тырышлыгы бушка китте, берәү дә телефонын алмады.
Ул, агачка аркасы белән терәлде дә чарасызлыктан Ябалак ягына карады.
Авыл өстендә шәфәкъ яктысы уйнаган кебек. Алсу-кызыл ут, болыт булып,
өскә күтәрелгән. Бая җыр белән күңеле иләсләнгән Мәннәви Мансарович
әлеге матурлыкка хозурланып байтак утырды. Беррәттән шундый хәлләрдән
соң исән калуына да сөенә иде бугай ул... Бернинди кино-картиналарда да
күреп булмый мондый хозурлыкны! «Гүзәл, искиткеч гүзәл!» — дип иреннәрен
кыймылдатты ул. Һәм беркавым үзенең бу кыланышына аптырап та утырды:
«Таш йөрәк дип сүккән булалар! Менә бит, мин дә матурлыкны аңлый беләм!
Һәй! Дөнья матур, дөнья киң шул!» — дип кычкырасы килде аның. Һәм
шулай дип кычкырды да, урман аның әлеге сүзләрен үзенә йотты, аннары
кайтаваз итеп, басу-кырларга, тугай-үзәннәргә таратты. Алар анда бик тиз
эреп югалдылар...
Үзе күргән шәфәкънең авыл өстендәге янгын икәнлеген белсә, бәлки, ул
башкача кычкырган булыр иде. Вертолёт шартлап, Ерак Аланда җиләк җыйган
хатын-кызлар, кыз-балалар һәлак булганнан соң, ярсуына чыдаша алмаган
халык, кулына нәрсә эләксә, шуны күтәреп барып, Галинның фазендасын
астын-өскә әйләндерде, ачуы алай гына да басылмагач, гектарлап җир биләгән
ихата-фазенда өстенә кызыл әтәч җибәрде!..
Гариф-Гарәфә Галинның башланмаган тагын бер коньяк шешәсен аяк
очында калдырып киткән иде. Ул, сөенеп, шешәне алды... Әйе, кейста аның
коттеджындагы бер туалет бәһасе булган җиде миллион урыс акчасы иде.
Бу минутларда, менә монда, хәзерге хәлендә, барыннан да бигрәк эчемлек
кадерлерәк түгелме соң аңа?! Менә бу урман буенда, ялгыз башы канга батып
утырганда, күңелен юатып, тәненә хәл кертү өчен, акча кирәкме, әллә эчемлекме?
Әлбәттә, эчемлек кадерлерәк!.. Әлеге ачышыннан ул үзе дә көлеп куйды. Инде
моңа кадәрле берничә гасыр элек кешелек дөньясы өчен ачылган, дәлилләнгән
хакыйкать — акчадан да мөһимрәк нәрсәләр булуы, ошбу минутларда бары
Галинның үз хакыйкате генә иде. Бары тик үзенеке генә...
Эчемлек исенә чебен-черки генә түгел, шөпшә кебек зуррак җан ияләре дә
җыела башлады. Галин сөялеп утырган агач куышында умарта күче урнашкан
иде. Умарталыктан оя күче аерып, монда яшәр урын эзләп тапкан, әлеге агачка
килеп сыенган бал кортлары оясы иде ул. Алар да шөпшәләрдән калышмады,
ят ис килгән якка очып килделәр. Тик бал кортлары бу исне яратмый, алар
бу исне дошман исе буларак кабул итәләр иде. Бал кортлары бер-бер артлы
дошманга һөҗүм башлады. Беркавымнан Галинның йөзен танырлык түгел иде.
Нәкъ шул вакытта юл буенда аның йорт-җиренә «кызыл әтәч» җибәреп кайтып
килүче ярсулы төркем күренде. Алар юл буендагы агачка сөялгән яралыны,
әлбәттә, шундук күреп алдылар. Мәгәр Галинны таныган булсалар, күтәреп
барып, янгынга атачаклар иде. Югыйсә күбесе Галинны кыяфәткә танып белә,
күп мәртәбәләр күрешкәннәре бар иде. Бит-кыяфәте шешенеп, танымаслык
дәрәҗәгә килгән кешене алар танымадылар. Шуңа күрә ипләп кенә күтәрделәр
дә хастаханәгә озату ягын карадылар.
Бал кортлары бу вакытта да бары арадашчылар гына иде. Әлбәттә, аны
чакканда, шуның белән коткарып калырбыз дип башларына да китермәде ул
изге җаннар. Әллә белеп эшләделәрме моны?.. Тәмуг утында янар алдыннан,
әүвәл җир өстендәге утта янса соң? Аларга ни ди? Әллә, нәфесләнеп җыйган
җирләрең өчен әүвәл бу дөньяда җавап тот дип, аны юри шулай исән-сау
калдырулары булдымы?
Ул көннәрдә дөнья кайнап торды. ФСБ урман эчендә террористларның зур
корал складын табып алган дигән хәбәр исә матбугатка ук чыкты. Табылган
коралларына караганда, аларның исәбе берничә йөз кешедән артып киткән
булырга тиеш, ди. Экспертларның тикшеренүләре шуны күрсәткән: һәммәсе дә
мөселман өммәтеннән, ягъни ваххабитлар (мөселман булгач!) икән! Икенче бер
аланлыкта канлы бәрелеш булган, тик, урман эче кан белән тулса да, мәетләре
табылмаган икән!.. Ул көннәрдә Сөләйман Әл-Рәисофф кебекләр телевизор
экраннарыннан төшмәделәр.
Сиңа да җир кирәкме?
Әүвәл заманда, атабыз Адәм анабыз Хава белән тормыш итә башлагач,
аны Аллаһы Тәгалә үз янына чакырта һәм агач сука, биш үгез, озын чыбыркы
бирә дә: «Бар, дөнья буйлап җир сөр, нәсел-нәсәбең җирдән ризык табарга
өйрәнсен!» — ди. Адәм Аллаһы Тәгаләгә өч мәртәбә баш орып, рәхмәт әйтә
дә өенә кайтып китә.
Өйдә аны сөекле хатыны Хава көтеп тора. Адәм аңа мәсьәләне җайлап
аңлатып бирә. Әлбәттә, Хава каршы килми, ирен юлга әзерли башлый.
Шул рәвешле чыгып китә Адәм атабыз. Әнә, йокыдан уянып килә торган
агач-куакларның башларын нурлары белән сыйпап, кояш күтәрелеп килә.
Киек-җәнлекләр, сайрар кошлар, озынколак куяннар, чәчәктән чәчәккә кунып
очучы күбәләкләр, тынгы белмәс чебен-черки, әкәм-төкәмнәр — барысы да
йокыдан уянып килгән вакыт була бу. Бар табигать яшәргә омтыла.
Бик ерак китә Адәм атабыз. «Күпме җир сөрим икән?» — дип уйланып тора
ул башта, аннары, бисмилласын әйтеп, эшкә керешә. Үгезләр суканы өстерәп
китәләр, барыр юлы ерак, сөрер җире бихисап була Адәм атабызның.
Ераккарак киткән саен, аның зиһене ачыла, киләчәк якты-матур тоела.
Аның балалары да бер-бер артлы үсә һәм үрчи тора. Алар үрчегән саен, ашарга
ризык тагын да күбрәк кирәк була. Адәм тагын да тырышыбрак эшли башлый.
Менә берзаман ул арып туктый, үгезләрен туарып җибәрә дә ял итәргә утыра.
Арыган була ул, ничек йоклап киткәнен үзе дә сизми кала. Һәм бик мәгънәле
бер төш күрә. Имеш, аның нәселе байлык, муллык эчендә яши икән. Җир
өсте бакчалар, сөрүле җирләр белән капланган, һәр тарафта шатлыклы авазлар
яңгырый.
Адәм атабыз янә эшкә керешә. Кырыгынчы көн булды дигәндә, Аллаһы
Тәгалә үзе янына Җәбраил фәрештәне чакыра һәм әйтә: «И тугрылыклы
фәрештәм! Син Адәм янына бар әле. Сынап кара син аны. Әгәр ул бу җирнең
хуҗасы үзе генә дип исәпләсә, киләчәктә җир кешеләр арасында гел ызгыш
кына тудырып торыр. Тәкәбберләнмәсә, аның нәселе гомер буе байлыкта һәм
муллыкта гомер кичерер, ди.
Икенче көнне таң белән уянып җир сөрә башлаган Адәм галәйһиссәлам
каршысына килгән тагын бер сукачыны күреп ала. Әйе, әйе, теге нәкъ
моның буразнасы янәшәсенә турылаган! Адәмнең моңа эче поша һәм ул теге
сукачыга:
— Нигә минем җирем яныннан сукалыйсың, — ди. Сукачы кыяфәтендәге
Җәбраил:
— Мине Аллаһы Тәгалә бар иткән. Мине ул җиргә иңдерде. Мин,
балаларымны туйдыру өчен, менә җир сөрергә булдым, — ди.
Бу сүзләр Адәм галәйһиссәламне ярсытып җибәрә:
— Кит моннан! — ди ул. — Бу җир миңа бүләк итеп бирелде! Мин аны
беркемгә дә бирергә теләмим! Аллаһы Тәгаләдән башка урыннан җир сора.
Аның кодрәтеннән килә, ул синең соравыңны канәгатьләндерер! — ди.
Җәбраил фәрештә, ярты җиреңне миңа бир дип, бик ялварып сорый. Адәм
риза булмый.
— Барысы да минеке! — ди ул, ачуланып.
Җәбраил фәрештәнең күзләреннән хәсрәт һәм ачу чаткылары сибелә. Ул,
кулларын югары күтәреп:
— И Илаһым!.. Син ничек әйттең, шулай булсын! — дигән.
Әлеге хәлләрдән соң күп сулар аккан, күп гомерләр узган, ә җир һаман талаш,
ызгышка сәбәп булып кала бирә икән, ди. Халыклар, Адәмнең балалары җир
өчен һаман бер-берсе белән сугышалар, туган туганга каршы бара, ата белән
уллар ызгыша, һәркайда җир өчен кан ага.
Әле хәзер дә җир өстендә бер өн ишетелә сыман:
— Җир кирәк миңа, җир!..
Һәм бу Гарасат мәйданына аяк басканчыга кадәр шулай булачак, ди...
Эпилог
Муса пәйгамбәрне бәхәстә җиңеп чыкса да, Адәм галәйһиссәламнең күңеле
барыбер тынычланып җитмәде. Ул яшәп киткән Җирдә хәзер ниләр булып ята
икән? Җирдә ниләр бар икән?! Ул, бик текәлеп, аска карады, анда сәхабәсен
— үз шәҗәрә агачында тамырланган бик ерак нәселдәге бер оныгын күреп
алды. Карашы ерак сәхабәсенең — Сәхаби атлы үз затының карашы белән бергә
кушылып, ул хәзер җирдә ниләр булганлыгын күрә дә, белә дә ала иде.
— Аллага шөкер! — диде ул пышылдап һәм җанына бермәлгә тынычлык
иңгән кебек булды. Сау бул, озын гомерле бул, минем җир-авылым, исән-аман
булып тор!..
— Чү! Сабыр! Ашыкма, зинһар! — диде аңа кемдер. Сәхабинең үзенең дә
Байтимер белән бер күрешеп аласы килә иде. — Мин Сәхаби буларак калам,
Сәхабә буларак кына китәсем бар. Туйганчы сөйләшербез әле, Байтимер,
— диде ул.
— Сөйләшербез, — диде Байтимер. — Тик син миңа шуны әйт: Борис
Айсинны үтерүчене син бик озак эзләдең. Таба алдыңмы?
— Таптым, — диде Сәхабә, тыныч тавыш белән. — Сания күршесе белән
буразна өчен талашканда, чалгысын күтәреп чыккан булган. Кызулыктан ул аны
зират буендагы кычыткан арасында онытып калдырган. Җанына урын тапмаган
Борис әүвәл Сания янына кергән булган, ләкин хатында ярсулыгына ялкын
өстәрлек утлы су булмагач, зират коймасы аша гына хатыны янына керергә
исәпләгән. Чалгы сабына абынып, тимеренә егылган...
— Нинди мәгънәсез үлем!.. Бала кайгысы, — дип куйды Сәхаби. — Иң зур
кайгы... Синең дә кечкенәң туарга тора дип ишетеп беләм?
— Әйе, мин дә, Нурбикәдән соң, уйламаганда гына өйләнеп куйдым бит.
Себердән яшьләрне монда китерттем. Шулар арасыннан миңа бер насыйбы
табылды. Нурсия исемле. Ритага да, Нурбикәгә дә охшаган иде ул.
— Ә алар кемгә охшаган иде?
— Минем әнигә бугай?.. Бәлкем, олы апагадыр?..
— Син, Байтимер, җирдә моңарчы беркем эшләмәгән эшләр эшләдең!
Афәрин!
— Мин түгел, Сәхабә...
— Кем соң?
Байтимер беркавымга гына карашын күккә күчереп алды.
— Белмим, — диде ул. — Әлиф. Ләм. Мим.
— Ә мин беләм.
— Син күп нәрсәләр беләсең, Сәхабә!..
— Син дә күпне кичердең. Беләм.
— Менә тыңла әле: Аллаһы Тәгалә ул адәмнәр уйлап чыгарган иң бөек
әкият дип өйрәтәләр иде безне яшь чакта... Мин яши-яши белдем. — Байтимер
күкрәгенә төртеп күрсәтте. — Адәм баласының җаны икән бит ул! Тегендә,
— Байтимер бу юлы күккә таба ымлады, — яхшырак аңлашыла ул! Аның өчен
күп томлы китаплар да укып торасы юк. Мөхәммәдкә иңгән изге Коръән
сүрәләрен белү дә кирәк түгел хәтта! Ниндидер бер кыска гына мизгел эчендә
Бөек көчнең — Аллаһның барлыгына инанасың да куясың! Изге Коръәннең
кадерен шуннан соң гына аңлый башлыйсың... Төгәлрәк аңлата алмыйм
инде, син үзеңнең Илаһы белән тоташкан икәнлегеңә инанасың! Авырлык
кичергәннән соң гына, үз башына төшкәч кенә кеше Илаһыга мөрәҗәгать итә,
диләр. Юк, дөрес түгел. Ул туганда ук булган була инде, җан белән бергә ярала
ул. Ә сынаулар каршына килеп баскач, бары әнә шул уяна, баш кына калкыта.
Мин моны Аллага ышанмау яисә ышанудан чыгып әйтмим. Гомумән, бу нәрсә
— Адәм баласының асылы ул. Христосмы, Мөхәммәдме — анысы Адәмнең
кайсы кавем баласының нәрсәдән әвәләнүенә генә карый. Безгә, әлбәттә, галәм
акылы, космический разум дигән төшенчә якынрак иде. Үзем күрмәсәм... хәер,
мин нәрсә күрдем соң — анысын да белмим — мин, бәлки, һаман шулай дип
кенә уйлаган булыр идем әле. Әгәр мин соңыннан үземдә, күкрәгемдә илаһи
бер көч, егәр тоймасам, мин һаман космодромда эшләп йөргән булыр идем әле.
Ә мин менә бүген җир эшендә... Син миңа нәрсә булса да аңлата яки өстәп
әйтә аласыңмы, Сәхабә?
— Аңлатып тору кирәкме икән соң?! — дип куйды Сәхабә.
— Адәм балаларына аңлатулар һәрвакыт кирәк булган һәм киләчәктә дә
кирәк, Сәхабә!..
— Соң... алайса... Мин, мәсәлән, фанатикларча нәрсәгә булса да табынуга
каршы. Һәрнәрсәнең чамасы булырга тиештер... Ләкин мәсьәләнең икенче ягы
да бар: Аллаһы Тәгаләнең бөеклеген тану ул һәрдаим булырга тиеш. Шулай
булмаган очракта, кайбер адәм балалары иң бөек кодрәт ноктасына үзләрен
куярга мөмкиннәр! Һәм калганнар аларга табына башлаячак! Фиргавеннәргә,
Патшага табыну, Ленин, Сталин кебекләргә һәм башкаларга Ходайга табынган
кебек табыну халыкларны һәлакәткә китерде. Нишлисең, кешенең бер сыйфаты
инде бу! Нәкъ менә шуңа күрә дә һәркем белергә тиеш: Ходайдан башка
табына торган Илаһи көч юк! Һәм ул көч синең үз күңелең белән тоташкан!..
Һәрбер Адәм баласы шул элемтәне, ошбу бәйләнешне табарга гына тиеш!.. Бер
караганда, бик гади югыйсә...
— Гади түгел, монысы иң катлаулысыдыр әле, Сәхаби-Сәхабә?..
Сәхаби дәшмәде, карашын читкә борды. Ләкин бу сорауга җавапсыз калырга
мөмкин түгел, Байтимер атап сорый бит, әнә, аннан җавап көтә. Әмма ул,
авызын ачып, нинди дә булса фикер әйтер кешегә охшамаган, әйтерсең, алар
дөньяга әүвәл күкәй барлыкка килгәнме яки тавыкмы дигән инде моңарчы мең
кат тапталган нәрсә хакында гына сөйләшәләр. Сөйләшәләр дә, төгәл җавапның
очына чыга алмыйча, икесе дә үз күңелләренә бикләнеп, эчтән генә: «Тавык,
күкәй? Тавыкмы, күкәйме?» — дип үз алларында кабатлыйлар, аннан соң, ни
сәбәпледер, бу сорау кызыксыз булып тоела да (бәлкем, җавабы булмаганга
күрәдер?) ахыр чиктә ул хакта оныталар иде.
— Мә, алма аша, — диде Сәхаби һәм алмагач төбеннән бик тәмле булып
күренгән кып-кызыл сусыл алма алып бирде. Байтимер соравына җавабы
шушы булды бугай?..
— Син дә алма аша, Сәхаби.
— Син дә аша, Байтимер...
— Мин ашыйм...
— Күкләрдән сузылган нур баганасы синең йөрәгеңдә, Байтимер.
— Нинди дә булса зур эш башкару өчен, беренче чиратта, йөрәк кирәк
дисеңме? Килешәм... Карале, Сәхаби, син зинһар, болай дип соравым өчен
ачуланма: синең кем, кайдан икәнлегеңне һаман белмим бит әле мин?!
— Нигә бу турыда башта ук сорамадың?
— Син хаклы, әлбәттә. Элек мондый сорау бар иде минем башта. Хәтта
әтине дә шелтәләдем, белмәгән кешене каравылчы итеп эшкә алгансың дип...
Аннан соң... үзеннән-үзе онытылдымы, соңыннан моңа әһәмият бирелмәдеме?
Сорамадым инде, кыскасы... Менә хәзер беләсем килә.
— Мин — Адәм.
— Соң... мин дә инде?.. Мин, мәсәлән, хәзер җир биләүче Адәм, фермер-
Адәм, алпавыт-Адәм, кем әйтмешли, олигарх-Адәм — байларны хәзер шулай
дип атыйбыз бит.
— Ә мин шагыйрь-Адәм...
— Һе!.. Син шигырь язасыңмыни?
— Мин шигырь язмыйм!
— Алайса, ничек була инде ул?
— Мин алдан хәбәр бирүчедер, бәлкем? Гомумән, элек язу хәзерге шикелле
шигърияткә, прозага яки башкасына бүленмәгән. Шагыйрьләр генә булган.
«Шагыйрьләре дә алар артыннан адашканнар барырлар». Ягъни, мәсәлән,
үзләренең ялгышлыкларын (элек ялганчы кяферләргә һәм шайтаннарга
ияргәннәре) аңлаган — хәзер кяферләрне яманлап язучы шагыйрьләр артыннан
тәүбәгә килгән башка адашканнар иярер. Мөхәммәд пәйгамбәр юкка гына дус
шагыйре Хәсәнгә: «Сиңа да Җәбраил фәрештә ярдәм итәр», — димәгән. Аның
үзенә дә Коръән ошбу фәрештә аша иңгән бит! Димәк ки, Җәбраил фәрештә
белән элемтәгә аеруча талантлы булган шагыйрьләр дә керә ала дигән сүз
түгелме соң бу?
— Игенче иген игә, тимерче тимер чүки, укытучы сабак бирә, шагыйрь
шигырь яза!
— Мин синең турыда яздым...
— Минем турыда?! Син мине белмисең бит җүнләп! Мәгәр мин сиңа үземнең
галәмдә кичергәннәрне сөйләсәмме?
— Сөйләмә. Мин алардан да хәбәрдар...
— Ничек?!
— Җәбраил фәрештә ярдәм итте...
— Һе... Җәбраил фәрештә? Мөхәммәдкә сүрә-аятьләр дә Җәбраил фәрештә
аша иңгән, дип укыганым бар.
— Дөрес укыгансың, Байтимер.
— Һе... кызык һәм гаҗәп булып китте бит әле бу!..
— Әлиф. Ләм. Мим, — дисең бит.
— Әлиф. Ләм. Мим. Ра, Сәхабә!.. Йөрәк кирәк дисең инде, алайса?..
— Йөрәк кирәк дим! Башкалар кебек үк төрки кавем баласы аерым бер
балчыктан ясалган. Яңадан туу, күтәрелеш чоры башланды. Урыс галимнәре
аны төрки-татарның пассионарлыгы, диләр!
Сәхабә карашын күккә төбәде:
— Җир шарының миллион, миллиард еллык тарихы күк катына язылган.
Кавем империя оештыра икән, кавемнең үзе кебек, димәк, ул тере организм.
Тере организм әүвәл барлыкка килә, туа, яши, аннан соң картая, үлә. Җирдә
моның мисаллары күп. Артык маемлаган Рим империясе нәкъ шул хәлне
кичерде. Хәзер бездәге империя шул хәлдә. Алтын Урданың һәлакәте дә шуның
белән бәйле. Моннан биш гасыр элек нәкъ шул хәлне кичергән төрки-татар
кавеме яңадан бөре ярды. Ул туды, хәзер көч җыя. Ходай Тәгалә рәхмәте белән,
әлбәттә! Шуны бары аңларга гына кирәк.
— Моның өчен тагын ни кирәк була дип уйлыйсың?
— Олы өйдә дә, кечесендә дә акыллы патша булудыр дип беләм...
— Аллага шөкер, алайса! — диде Байтимер. — Ходай рәхмәте белән без
үз өебезне җиткереп киләбез. Менә бит: агрошәһәрчекнең матур гына яшәп
китәсенә башта берәү дә ышанмаган иде. Барабыз...
— Бирсен Ходай! — дип кабатлады аның артыннан Сәхабә. — Илаһы язмаган
эш булмас. Кем әйтмешли, өй салуның ние бар, мүклисе дә, чутлыйсы. Хәер,
башка юл юк та бит инде... Булса шул Гарасат мәйданына таба гына...
***
Сәхабинең нурлы карашы Адәм пәйгамбәргә (Җирдә бүген ниләр барлыгын
бик тә белергә теләгән беренче пәйгамбәрнең инде күптән җәннәттә булган
рух-җанына!..) Байтамактагы хәят хакындагы мәгълүматны да яктылык тизлеге
белән илтеп җиткерде. Хуш, авылым, диде тегесе. Җир тарафына багып... Сау
булып тор!.. Чөнки теге заманда, алар Хава белән Җиргә төшерелгәндә, Илаһы
кодрәте белән иксез-чиксез галәмдә йөзгән Җир икесе өчен дә бер авыл сыман
гына иде әле!.. Тәүфикъсыз баласының — канлы җинаять кылганнан соң,
ата-ана йортыннан качып киткән тәүфикъсыз баласы Кабилнең (нинди генә
булса да, барыбер үзеңнеке! Бала бала инде — якын!..) — шәҗәрә агачындагы
аерым ботагы да, хәзер инде тармакланып, ишәеп, Җир дигән Зур авыл буйлап
таралган. Аларның кайберләренең тамырларында әлегә һаман Кабилнең дә каны
ага, шул дуамал, хөсет кан кайный. Килер бер заман, кайчандыр берәр буында
аның уллары Һабил, Шит пәйгамбәр һәм башка угланнары, онык-оныкчалары
каны да өстенлек алып, алары да яңадан ерак бабалары иманына кире әйләнеп
кайтырлар!.. Нәселдәнлек Ходай Тәгаләнең бөек сере ләбаса! Әллә ничә мең
дистә еллардан соң да берәр буында ерактан-ерак бабаларның каны калкып
чыгып, өстенлек итә башламас дип кем әйтә ала?! Нурлы фәрештәләр дә һаман
үз гамәлләрендә бит әле!
Кинәт чыккан җил күк йөзендәге нәкъ Гарасат төтененә охшап торган
болытларны Көнчыгышка таба куып алып китте. Аларның бер ише, Аляскалар
аша үтеп, океан артындагы төньяк материкка таба юнәлде. Чөнки алар бу
якка башка тарафлардан (Гыйрак, Ливия, Сүрия, Фәләстин, Әфган һ.б. илләр
урнашкан кыйтгада бомбалар шартлаудан хасил булган төтен) шул ук җил
канаты белән куып китерелгән болытлар иде... Коперникка чаклы йөз илле
ел алдан «Җан мәхәббәт көчен таныды, Җир Кояш тирәли әйләнгәндә...» дип
язган Алтын Урда шагыйре төрки-татар Сәйф Сараи мең тапкыр хаклы. Җир
Кояш тирәсендә һәм үз күчәрендә өзлексез әйләнеп торганлыктан, Җил җилкәне
болытларны кыйтгалар буенча әрле-бирле куып йөртә, шунлыктан Гарасат
төтененнән укмашкан авыр, кара болытлар өчен күктә чикләр юк иде. Хәер,
моннан соң җил кайсы яктан исәр инде... Киләчәктә җилләр кай тарафлардан
исәрләр бит әле!..
Ә Байтамакта исә халык ел саен, җирләр язгы кардан ачылуга, күмәкләшеп,
үзләренә тәгаенләнгән фермер җирләреннән, инкыйлабка чаклы Хәсән байның
кишәрлекләре булган җир куеныннан алтын эзләү белән мәшгуль иделәр.
Яз җитүгә, алар, җирне казу-сөрү эшенә керешеп, бу юлы алтын-мазар таба
алмагач: «Ярый, кайгырмыйбыз! Ходай икенче елга табарга ярдәм итәр ул
хәзинәне!» дигән өметләр белән, эшкәртелгән, ашланган әзер җирләргә иген йә
башка нигъмәтләр чәчәләр. Көзләрен мул уңыш алып, амбарларын тутыралар!
Ә хәзинәне табарлар!.. Аллаһы боерса, барыбер бер тапмый калмаслар!.. Җир
астында аларга җитәрлек алтынның карасы да бар бит әле — аңа да халык хуҗа
булыр бер көнне... Ул хәзинәне балаларына, оныкларының оныкларына дип
тә сакларлар... Өметсез шайтан гына була ди бит! Ә алар кешеләр, алар адәм
балалары, алар бөек төрки кавемнең иң асыл шәҗәрә агачындагы кодрәтле
тармакны дәвам иттерүче бик гаярь һәм хезмәт сөючән, борынгы, затлы
пассионар бер нәсел иде...
Сәхабә-Сәхаби атлы Адәм баласы алма бакчасында һаман каравылда тора
иде әле...
Көтүче сарыкларны Байтамак астындагы Гарасат үзәненә туплады. Монда
үлән мулдан иде.
Тәмам.
"КУ" 8, 2014
Фото: pixabay
Теги: роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев