Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
Авыр елларда авыл халкы яз килүен зур бәйрәм кебек көтеп яшәде, чөнки өстәлдә суган, кузгалак, какы, алабута оныннан пешерелгән ризыклар күренгәли башлый иде.
(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)
«Ушатый таракан»
Мәдинә төн буе саташып чыкты. Имеш, Сабантуй алды икән. Авыл ир-атлары гармун белән йорт саен йөреп, киленнәрдән чүпрәк-чапрак җыя, әби-чәбиләр көрәшче малайларга дип, күкәй чыгара. Барысы да шат, авыл урамнарында бәйрәм тузаны, Сабантуй тузаны. Менә берзаман таңнан аларның капкасын дөбердәтергә керештеләр. «Шәйхи! Ач капкаңны! Нишләп йоклап ятасың син, ә! Сабантуй бит, бәйрәм! Ач әле, капкаңны, Шәйхетдин!»
Урам уртасында балалар такмак әйтешә. Җыр тына, капка шакудан туктыйлар. Мәдинә инде уянган, ләкин һаман ярымуяу килеш миңгерәүләнеп ята. Нишләп Шәйхи, диләр әле? Аның ире Заһретдин атлы бит! Ник аның исемен әйтмиләр? Ә-ә-ә, ул һаман Көелдә икән әле, кияүгә чыкмаган, әнисенең иркә кызы булып, йокысыннан арына алмыйча, урын өстендә ята икән...
***
Кызны әнисенең ыңгырашып дәшкән тавышы айнытып җибәрде
һәм кичтән булган вакыйгалар исенә төште. Өй ягылмаганлыктан, кыз чирканып, юрганын башына кадәр тартты. Тик кичәге хәл-вакыйгалардан юрган астына гына качып котылырлык түгел иде, ул торып утырды. Тәпиләре суык идәнгә тигәч, төшеннән тәмам айнып китте. Чү, өй эчендә алар үзләре генә түгел. Әнә, бер ир-ат күзләрен чекерәйтеп, эчке күлмәктән караватта утырган яшь кызның шәрә ботларына, ачык изүенә карап утыра.
Ир кинәт хәрәкәткә килде дә, тәрәзә буендагы караватта башыннан ук бөркәнеп яткан әнисе янына якынлашты. Әүвәл Мәдинәне «Әти кайткан! – дигән уй өнсез итте. – Төнлә, алар йоклаганда, шыпырт кына кайтып кергән дә, гаиләсенең йокысын саклап, уятырга кыймыйча, аптырап тора!»
Тик ир әтисенә охшамаган, бөтенләй чит кеше ләбаса!
– Тс-с-с! Тавышланма! – дип, ул бармагын ирененә тигереп алды да: Әниеңне кара, мин киттем, – дип, мәче кебек сак кына басып, ишектән чыгып югалды.
***
Яңа көн һәммәсен дә үз урынына куйды. Кичә кичке савымнан кайтканда, әнисе җил тегермәне янындагы черек салам эскертендә авып калган. Аны бер ир-ат күреп алып, өйгә чаклы күтәреп кайткан. «Әни үлгән!» – дип кычкырды кечкенә Зәйнәп, өнсез Рәхимәне күтәреп керүләрен күргәч. Шөкер, әниләре исән иде. Менә ул карават буендагы артсыз урындыкта утыра. Чабаталары бозланып каткан. Теге ир-ат кызларның өлкәнрәген
булышырга чакырды, алар икәүләшеп, Рәхимәнең бозланган аякларыннан чабатасын куптара башлады. Бозны ничек кенә эретергә тырышсалар да, чабатаны каерып диярлек алгач, аяк йөзенең бер өлеше тиресе белән үк умырылып төште.
Мәдинә күрми дә калды, әнисен урынга яткырып, кишер яфрагы
салынган кайнар су эчерткән арада теге ир юкка да чыкты. Мәдинә аның турында сорашып, әнисен бимазалап тормады. Болай да эт булып арыган, болай да сызлана иде ул.
***
...Капканы чынлап та шакыганнар икән, тавыш тагын кабатланды. Инде сугыш күптән бетсә дә, авыл халкы өстендә һаман зур афәт тора, ул да булса, халык телендә «задание» дип йөртелгән салым түләү вакыты килеп җиткән. Кырык кило ит, ике йөз йомырка, ничәләптер кадак йон, май ише нәрсәләрне крестьяннан буып диярлек алып чыгып китәләр. Финотдел начальнигы Латыйпов үзе җыеп йөри аларны, күрәсең, башкаларга ышанмый.
Авылга Латыйпов килүен ишетүгә, Мәдинә йөгереп, абзарга чыкты
һәм Кояшның муеныннан кочаклап үксергә кереште. Тавыш-тынсыз елады унике яшьлек үсмер. Әле узган ел гына Гыйлаҗ абыйлары Морки базарыннан алып кайткан кызыл сыер аңа хәзер иптәш кызларыннан да якын иде. Ул аны сава, астын тазарта, аның белән сөйләшә иде. Кызыл сыерга Зәйнәп тә бик ияләште. Анысы бишенче сыйныфны тәмамлагач, кияргә дә, ашарга да булмаганлыктан, укуын ташлап, фермага бәрәңге пешерергә эшкә ялланды. Кайтканда, Кояшка бер черек бәрәңге булса да, эләктереп кайтуның җаен таба иде чая кыз. Чынлап та, аларның җимерек лапасын төзек итеп, ятим кызларны туендырып торды Кояшкай. Ә хәзер ул пычак астына керергә тиеш: заданиегә ит кирәк! Рәхимә әүвәл сәвиткә барып: «Бәлки, безнең заданиене киметерсез, Шәйхи дә – сугыш ветераны! Хәбәрсез югалды дигәч тә!» – дип ялварып караган иде дә, авызын тиз капладылар: «Нинди сугышта катнашкан Гыймадиев Шәйхи, кайсы фронтта
булган?! Орден-медальләре бармы?!»
Чынлап та, Шәйхидән ун елга якын бер хәбәр дә килеп ирешкәне
булмады. Сугыш бетүгә дә биш ел тулып килә, Шәйхидән сыңар хат кисәге дә юк. Военкоматта: «Кызылармеец Гыймадиев Шәйхи хәбәрсез югалган!» – диделәр. Бетте-китте, вәссәлам! Кеше хәтле кеше югалган, имеш, инә дип белгәннәрдерме аны?.. Гади кеше генә дә түгел бит әле ул, ике кызның газиз әтисе, Рәхимәнең сөекле ире. Ватанны сакларга чыгып киткән Шәйхи Гыймадиев бит ул...
Кояшкайны «заданиегә» тапшыргач, сәвиттән бүләк итеп, Сталин
сурәтен бирделәр. Уч төбенә сыярлык иде ул. «Өегезнең түренә элеп куй, тузан җыеп ята торган булса, башың Себер китәчәк! Кара аны!» – дип кисәттеләр дә әле. Рәхимә бу вакытта шактый усалланырга өлгергән иде, портретны кире үзләренә сузды: «Өемнән фәрештәләрне качырасым юк әле!» – диде. Бу сүзләрне ул пышылдап кына әйткән булдымы икән, әллә тол хатын дип кызгандылармы – моның өчен ябып куймадылар, Себер
дә җибәрмәделәр. Ләкин ул портретны куенына тыгып кайтырга мәҗбүр булды. Юл буе үзен сүкте: «Гафу ит мине, иптәш Сталин, көфер сүзләрем өчен! Уйламыйчарак әйтелде! Зинһар, гафу итә күр! Аллага шөкер, Син бар әле! Рәхмәт сиңа!»
Ни хәл итмәк кирәк, Сталин портреты алар өендә «күчмә» язмышка дучар булды. Бер атна эчендә дивардан шкаф артына, шкаф артыннан диварга әллә ничә мәртәбә күчеп йөрде. Кызларының кәефенә карап, Сталин портретының урын үзгәртүенә Рәхимәнең эче дә поша башлады. Берәрсе килеп керсә шунда! Аның шкаф артында тузан җыеп ятканын күреп алса? Бетте баш!
Әле ул гына да түгел, йә тамагы бик ачыкса, бигрәк тә урамга уйнарга чыгарга күлмәге булмаса (пычратып кайткан киемен Рәхимә юып куя да, алмашка кияренә булмый), Зәйнәбе Сталин портреты янына бара да сакау теле белән:
– Нишкә шин бежнең Шталин булдың, ә?! Нишкә булдың алайша? Яңа күлмәк алып бир миңа! Шин алып бирмәшәң, башка кеше алып биршен... Ул кеше Шталин булшын аннары!.. – дип, портретны «тинтерәтә». Моны ишеткән Рәхимә тәмам куркуга сабыша. Сталин изге, аңа рәхмәттән башка сүз әйтергә ярамый!
«Нәрсә карый икән бу Сталин?!» – дип сөйләнгәннәре өчен күрше
Каракүлдән, әнә, хәтта бер фронтовикны да алып киттеләр. Курамастан ике марины ябып куйганнар. Тегеләре көмешкә чөмергәч, имеш, Сталин турында «контр» такмаклар җырлаган. Ул, ипләп кенә, Сталинның кем икәнлеген, аның сурәтен шкаф артына ташларга ярамаганлыкны аңлатырга уйлады. Кызларын каршыларына утыртты, үзе борылып, дивардагы сурәткә
карый-карый:
– Балалар, Сталин – безнең юлбашчыбыз! Ул безне нимесләрдән
коткарып калды! Аны шкаф артына ташларга ярамый! – диде.
– Калган, ди, бар, нимешләрдән коткарып! Нимешләрне бежнең әти атып үтергән аларны! – дип кәҗәләнде Зәйнәбе. Мәдинә өлкәнрәк шул, Сталинның кем икәнлеген аңлый һәм әнисе белән килешкәнне аңлатып:
«Ие, – дип куя да киреләнеп утырган Зәйнәпкә төртеп ала.
– Сталинны шкаф артына ташласаң, апкитәләр сине, белдеңме?! Апкитәләр дә салкын базга бакалар янына ябып куялар!» Зәйнәпнең иң курыкканы – бака. Ул сагаеп кала һәм кычкырып елап җибәрә.
Рәхимә үзе дә күңеле тулганда, нарасыйның сүзләрен эченнән генә
кабатлый-кабатлый елый торган иде: «Син нигә безнең Сталин булдың соң алайса? Бер тол хатынны да якларга хәлеңнән килмәгәч... Ярдәм кулы суза алмагач! Кулыңнан килмәгәчтен... Синең урынга башка кеше безнең Сталин булсын иде алайса!» Бу сүзләре өчен үзе дә шактый гомер куркып йөрде ул: «Шөкер, эчтән генә әйткәнмен әле», дип сөенде дә. Ләкин барыбер үзен туктаусыз тирги дә иде: «Сталин изге! Сталин булмаса, барыбыз да
бетәбез! Рәхмәт Сталинга! Дан аңа!» – дип кабатлый торгач кына, күңеле бераз урынына утырган кебек булды. Әмма нарасыена тиешенчә аңлата алмаган икән, аның кабат портрет янына килеп, сөйләшеп торганын күреп, өнсез калды: «Әй, Шталин абый, «кыжым» дип әйт әле миңа, ә! Нәкъ бежнең әти шикелле итеп әйт түлке: кы-ыыы-жыммм! Шулай шужып әйтә алашыңмы шин бежнең әти шикелле? Әйтмишең, беләм, әйтә алмыйшың
шин! Ушатый таракан!»
***
Мәдинә бүгенгедәй хәтерли, яз көне иде ул. Басулар кардан арчыла башлаган вакыт. Халык чабата белән басу пычрагын изә: кыш буе кар астында ятып өшегән черек бәрәңгене («күкәрин» дип йөртәләр иде аны Дөбъяз якларында) җыя. Аңардан әниләре он ясый, чүп үләннәре кушып, бармак башы хәтле генә май салып, ипи пешерә иде.
Әй, күкәрин, күкәрин,
Булмасаң, нишләрием!
– дигән такмак та бик озак авыл халкы телендә йөрде.
Фермада эшләүче әниләренә айга ун кило он бирәләр. Утынны ике
чакрым арадагы Мослыга барып, чанага салып тартып кайталар. Өрәңге ботакларының беркайчан да ялкыны булмый торган иде, тамчы тамыза- тамыза елап, тик төтенләп торыр иде ул мич эчендә.
Бригадир Мөхәррәм абый беркөнне Рәхимәгә, кызларың ачыгадыр дип, фермадан сыңар тавык биреп җибәргән. Икенче тавык читән аша очып качкан булган. Иш янына куш булыр дип, Рәхимә аны да култык астына кыстырган. Шул ике тавыкны авылдан илле чакрым ераклыктагы Казан базарына җәяүләп барып, саткан акчасына икмәк күтәреп кайта ул берзаман.
Ә колхоз биргән оннан, умач әвәләп, аңа бәрәңге яфраклары кушып, аш пешерә торган иде ул. Авыр елларда авыл халкы яз килүен зур бәйрәм кебек көтеп яшәде, чөнки өстәлдә суган, кузгалак, какы, алабута оныннан пешерелгән ризыклар күренгәли башлый иде.
(Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз)
"КУ" 05, 2021
Фото: pixabay
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев