Логотип Казан Утлары
Повесть

Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)

Сазлык ягында шарт-шорт ботак сынган тавышлар ишетелде һәм аюгамы, сыергамы охшатып, ниндидер хайван үкереп куйды. Бәлки, адашкан мари үгезедер?! Мондый кара урман эчләрендә авыл бар микәнни? Бәлки, берәр аучы өедер яки урман кисүчеләрдер әле? Шундый уйлар белән кыз-хатыннар кечкенә аланлыкка килеп чыкты һәм куркудан өнсез-телсез калды...

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Урман өрәкләре

Рәхимә Шәйхинең кайтуын өзгәләнеп көтте. Мәдинәсе белән Зәйнәбе хакына булса да... И ул кара күмергә әйләнгән өметләр, аккан күз яшьләре, төннәрен керфек тә какмыйча, капка тавышын тыңлап ятулар, сыңар хат кисәге булса да, килеп ирешмәсме дип хыялланулар...
Шәйхи белән Нәфи – ике авылдаш, яшьтәш Суслонгер янындагы
Сурок лагерена эләкте. Дөбъяз военкоматыннан Суслонгер ерак түгел, хәрби өйрәнүләргә чакырылган ир-атларны шул көнне үк алып барып куйдылар.
Ә менә Рәхимәгә шул юлны урман аша җәяүләп узарга туры килде.Күрешергә барасы килә. Ашарына илтергә ашкына. «Анда алар ач ята икән», ди.
Зур Көелдән Сурокка турыдан тагын да якын. Көеллеләр аңарчы да Сутнор ярминкәсенә, әле тагын да арыракка – Моркидагы мал базарына да еш йөриләр иде. Рәхимәнең дә Шәйхие белән барганы булды. Шәйхинең бертуган абыйсы Гыйлаҗ бик җете кеше, ул инде бу юлны күп таптаган. Бер баруларында Моркидан өчесенә ике сыер җитәкләп кайттылар. Үзләренә дигән кызыл сыерны аеруча яраткан иде Рәхимә, бергә сайлап алдылар. Ике
ир малларның мөгезләренә бау эләктереп алдан атлады, Рәхимә кулындагы чыбык белән арттан куалый кайтты. Күз ачып йомганчы узылды ул юл. Әүвәл – Ашытта, аннары Илләтне кичкәндә, әйбәтләп тамак та ялгадылар.
Зур Көелдән Сурокка шулай ук урман аша туры юл бар дип сөйлиләр. Анда ирләре янына бөтен тирә-яктан хатыннары йөри, ди. Ач ятуларын ишетеп, ризык ташыйлар, дару илтәләр.
Шәйхидән дә, Нәфидән дә, бер атна дигәндә, хат килеп төште. Нәфи бик зарланып язган, «халык ачтан кырыла, авырулар күп», дигән. Ә Шәйхи исә бу хакта бер сүз дә әйтмәгән, Рәхимәнең, туганнарының хәлен сорашкан, биш яшьлек Мәдинәсен, алты айлык Зәйнәбен сагынуы хакында шигырь сырлап җибәргән.
Әүвәл көеллеләр кайсы хатка ышанырга белмәде. Берсе монда безне ачтан үтерәләр, ди, икенчесе агач мылтык белән булса да, сугыш һөнәренә өйрәнәбез, мине взвод командиры итәргә уйлыйлар, дигән. Берничә атна эчендә Сурок-Суслонгерга тагын дистәгә якын ир-ат эләккәч кенә, андагы хәлләрнең дөреслеге ачыкланды: чебен кебек кырылып ята икән бит хәрби лагерьда әзмәвердәй ирләр! Туганнары ризык, дару ташырга кереште. Ләкин Рәхимә алты айлык имчәк баласын калдырып, берничек
тә чыгып китә алмас кебек иде. Түзә алмады. Беркөн иртән баласын яхшылап төреп, юлга җыенды. Ярый әле урамда килендәше Асия очрады һәм шундук аларны кире борды. Килендәше балаларны үзе карап калырга ризалашты, ә Рәхимә исә авылдаш кызлар белән икенче көнне таңнан юлга кузгалырга булды. Туры юлны аңа кичтән кабатлап сөйли-сөйли, аннары
«аңладыгызмы» дип, имтихан алгандай сораштыра-сораштыра, Гыйлаҗ абзый өйрәтте. «Кызулагыз, кызлар! Анда хәлләр яман икән!» – диде ул саубуллашканда. Шул көнне аның үзенә дә, колхоз рәисенә дә фронтка китәргә повестка тапшырылган иде.
«Мари ягында гел урман, адашмас өчен авыллар аша барыгыз!» – дип кисәткән иде Гыйлаҗ абзый. Менә ул әйткән Чодраялны уздылар. Красный Стекловарга керсәгез, әйләнеч була, урман аша турыдан юл бар дип өйрәтте юлда очраган бер мари карты. Бәхеткә, Күркәтаудан килүче тагын ике хатын очрады, аларның да ирләре янына Суслонгерга барышлары икән. Мари хатыннары юлны яхшы чамалый, кайбер урыннарда адашып йөрергә туры
килсә дә, урманнан уза торган ат юлына килеп чыктылар; шактый араны арбага утырып үтү бәхетенә дә ирештеләр әле. Курамастан өч җигүле ат Сутнор базарына бара икән. Иске-москы сатарга. Шулар утыртты, рәхмәт төшкере.
Суслонгер дигән җиргә килеп җитәргә күп калмады, ди мари кызлары. Сурок әле тагын да арырак икән. Кызлар Суслонгерда калды. Шулчак каршыларына үзләре кебек үк чабаталы хатыннар очрый башлады. Әйтерсең, урман эченә чебен гөмбәсе кебек бар дөньяның төенчекле кыз-хатыннары сибелгән. Баручылар ашыга, аларның йөзләрендә күрешүгә өметләнгән бәхет чаткылары, кайсыберләре, башларын да күтәрмичә, аяк очларына карап атлый. Ни дисәң дә, кайтып килүчеләр күңелсез күренә...
Араларында бик сирәкләре генә ачылып китеп сөйләшә һәм тизрәк барып җитәргә куша...
Кемнәрдер чабаталарын сүтеп ташлап, агач төбенә утырып, ял итә. Каршы килүчеләрнең кулында төенчек ише нәрсә күренми. Алар күкрәк арасына яшергән ипи катыларын алып суыралар да юлларын дәвам итәләр. Болары инде ирләре яныннан кайта. Күрешү бәхетенә ирешә алмый кайтып килүчеләр дә бар арада. «Аллага шөкер, безнеке исән әле», – дип пышылдый кайсыларының кипшенгән иреннәре.
Лагерьга чакырылган ирләренең хәлләре мөшкел икәнлеген алар юлда ук аңлады. Бу хис аякларына көч өстәде, тизрәк барып җитәргә дә ачлыктан интеккән ирләренең тамагын туйдырырга кирәк!
Рәхимә юлда капкалап алырга дигән икмәген дә төенчеккә төрде. Үзе ничек тә түзәр, Шәйхигә кирәгрәк бит ул. Берзаман Гәүһәр капылт туктап, каен янына иелде.
– Нәрсә тагы? – дип аптырап карады Рәхимә. – Түзәбез, кара аны, барып җиткәнче бер тәгам ризык та капмыйбыз! Әлеге сүзләрдән соң Гәүһәр гаепле карашын аска текәде.
Озын буйлы Рәхимәдән гәүдәгә кайтышрак булса да, Гәүһәр бик җитез, хәрәкәтчән, нәсел кушаматлары да «Чикләвек» аларның. Буйга озын булмасалар да, әллә кем булып сөйләшәләр, чикләвек кебек каты холыклы.
Гәүһәр абыйсы Нәфи янына бара. Җиңгәсе Гөлчирә исә ирен күрергә барудан катгый рәвештә баш тартты. Инде җыенганнар иде, инде әзерләнеп беткәннәр иде, көне килеп җиткәч: «Бармыйм, куркам!» – диде. Нәкъ шул көннәрдә «Суслонгер урманында ирләре янына баручы хатыннарның төенчекләрен талыйлар, үзләрен мыскыл итәләр икән», дигән хәбәр таралган иде. «Нәфи бик көнче безнең... Алла сакласын! Берәр хәл була калса, бәреп
кенә үтерәчәк бит ул мине! Кайтуга аерып җибәрәчәк!» – дип акланды Гөлчирә. Моңа Гәүһәр сөенде генә, шундук: «Үзем барам абый янына!» – дип чәчрәп чыкты кыз. Гәүһәрнең шулай җан ату сәбәбе һәркемгә мәгълүм булса да, ул хакта берәү дә теленә салынмады. Өйдәгеләр елмаешып кына куйды: Суслонгердагы хәрби өйрәнүләргә күптән түгел Гәүһәрнең егете Хәлил дә алынган. Кызның аның белән бик тә күрешәсе килә иде. Киленнең юк-бар нәрсәне сәбәп иткән булып, Нәфи янына барудан баш тартуыннан
кәефе киткән Гатифә апа да, Галиулла абзый да, кызларының бу карарына каршы төшмәде; шуның белән өйдәге киеренкелек тә йомшарды.
– Хәлилең өчен борчыласың син, хәчтерүш! – дип көлде Рәхимә һәм учындагы кипкән шомыртны авызына озатты. Дөресен генә әйткәндә, ул үзләренең өй каршындагы агачтан узган ел ук күп итеп шомырт җыеп киптергән иде. Кипкән шомырт ашказынына файдалы, кеше сөйләве буенча Суслонгерда әллә нинди дизентерияләр башланган, ди, имеш.
Гәүһәр җыелып торган күлләвекләргә карап-карап ала, өс-башын
төзәткәндәй итә. Югыйсә ямьсез һәм котсыз булып күренү өчен нинди ертык-иске бар, махсус шуларга төренделәр. Юлбасарлар очрый-нитә калса, күз төшерерлек булмасын, янәсе. Ә сөйгән егете каршында матур булып күренергә теләүдән кыз баланы кем тыя алсын?! Тормыш дәвам итә, үз көенә бара. Дошман туплары гына кешеләрдә булган рухны, өметне, мәхәббәтне үтерә ала, димени?!
Лагерьга җитәргә шактый ара бар иде әле. Аны күл янында, диделәр. Шуннан ерак түгел Ушут ага. Юл гел бертөрле түгел, йә ачыклыктан комлык ерып барасың, йә урман-чытырманга килеп керәсең. Суслонгер сазлыкларына якынлашарак кигәвен, чебен-черки, сукыр чебен кебек канэчкечләр бермә-бер артты. Юлчылар башларын яулыкка урады, күзләре генә күренеп калды.
Гәүһәр – кара тут йөзле, коңгырт күзле, терекөмеш кебек теремек кыз сөйгәне Хәлилне озаткач, кинәт боегып калды. Элек колхоз басуында күмәкләшеп, бәрәңге алганда булсынмы, яисә ындырда ашлык киптергәндә булсынмы – һәрбер нәрсәдән кызык таба белсә, хәзер усалланды, кырысланды. Ул хәзер сүзен турыдан бәреп әйтә: колхоз рәисен, бигрәк тә бригадирны сүгеп ташларга да күп сорамый. Тегеләре аңа каршы сүз дә әйтә алмый, чөнки кыз гадел, сүзләре хак була. Өстәвенә, ул комсомол ячейкасында тора, төрле эшләрне оештыруга бик һәвәс.
Хәлил белән бик яратышып йөрделәр. Сабан туена өйләнешергә сүз дә куешканнар иде.
Бара торгач, урман бушап калды, каршы килүчеләр очрамый башлады. Әллә юлдан яздыкмы дип тә борчылды сәфәр чыгучылар. Тик озакламый алда ботак сынган тавышлар ишетелде – «кеше йөри икән», дип куанырга өлгермәделәр, тавыш артыннан ук каршыларына ике ир килеп чыкмасынмы?! Гәүһәр куркудан кычкырып ук җибәрде, Рәхимә йөрәге дерт итеп куйса да, таралып төшмәде, каушавын юлдашына күрсәтмәскә тырышты. Киресенчә, кулындагы таягын тагын да кысыбрак тотты.
Юлчылар баскан җирләреннән селкенмәде. Тегеләр исә каршыларына килә. Кеше түгелдер болар, үлгән мари өрәкләредер?! Болай ук куркыныч булмаслар иде! Шыр сөяктән генә торалар бит! Җаннары ничек чыгып качмаган?! Куркуын басар өчен Рәхимә алардан юл сорашкан булды, адашмаганнармы, янәсе. Тегеләр телсез кебек тора бирде. Менә берсе кинәт алга ыргылды да Гәүһәрне тотып алды, икенчесе Рәхимәгә ташланды. «Мыскыл итәргә җыеналар...» – дип уйлады юлдашлар. Озын буйлы, сөяк сарае кебек бу чандыр ирләрнең ниятләре хәзер ачыктан-ачык аңлашыла, күрәсең, алар әйләнә-тирәдә адәм әсәре юклыгын яхшы беләдер, киемнәре сәләмә булса да, кыз-хатыннарның чибәрлеген чамалау кыен түгел бит.
– Лагерьга барасызмыни? – дип сорады кинәт ирләрнең берсе. Тавышы йомшак, юлбасарга охшамаган иде ул.
Каршы торырга әзерләнгән хатыннарга бу ирләр хәзер үк ерткычтай ташланып, мүк өстенә аударып әүмәкләргә керешерләр, күкрәк изүләрен аерып, шәрә калдырырлар кебек тоелды. Тегеләр көтелмәгән хәлдән аптырап, югалып калган хатын-кызларның төенчекләрен йолкып алды да комлы юл буйлап чабарга кереште.
Шул арада алда этләр өргәне ишетелде, каршыларына солдатлар килеп чыкты. Аларның өлкәнрәге мылтык көпшәсен Гәүһәрнең күкрәгенә терәп:
– Кая качырдыгыз дезертирларны! Алар сезнең ирләрегез идеме?! –дип, сорау ала башлады. Хәл-әхвәлне кыскача аңлатып биргәч, солдатлар качкыннар артыннан йөгерде.
Кинәт Гәүһәр җүләрләрчә шашынып көләргә кереште, тавышы бөтен урманны яңгыратты. Рәхимә шаулама, тынычлан инде дигәндәй, кызның иңбашыннан селки, тегесе исә ни сөйләвен үзе дә аңлап бетермичә, һаман:
– Каян килсен, ди, монда безне каен төбенә егып салырлык ир-атлар?!
Тәненнән җаны чыкмаган ярымөрәкләрдән гайре берәр егет сыңары бар димени монда?!» – дип кычкыруын белде. Менә кинәт еракта мылтык аткан тавыш ишетелде. Аның гөрелтесеннән хәтта корыган агач ботаклары сынып, җиргә чәчелде. Гәүһәр көлүеннән дә, кычкыруыннан да туктады һәм буш кулларын селки-селки, артка борылып:
– Агач мылтык белән атар идем мин сезне! – дип, йөрәк ачысы белән өзгәләнеп, әйтеп куйды. Мылтык аткан тавыш янә урманны яңгыратты. Инде Рәхимә туктап көләргә кереште. Аннан арттарак калып барган Гәүһәр, күзләрен зур ачып, юлдашына карап тора башлады. Анысы кушылып көләргә дә белми, нигә көләсең, дип тә сорый алмый. Рәхимә апаның кайгыдан башы китте, ахры, дигән шик керде аңа. Ул курка-курка гына юлдашының бишмәт җиңеннән тарткалады. Тегесе аның саен катырак көлде, ниһаять, юлдашының шомланганын күреп, көлүеннән бераз тыелып
торды һәм:
– Юк, юк, курыкма, сеңлем... Чын! Көләсе килә. Тиктомалдан.
Кыз һаман аны аңламый иде:
– Ни ашатабыз Шәйхи абыеңа, дисеңме?! Шуны уйлап көләсеңме син, җүләр! Ә-ә-ә, моның яшереп куйганы калгандыр әле. Кая, күрсәт, кай җиргә яшердең?! –дип, ул ачудан кулын Рәхимәнең бишмәт эченә шудырды.
Рәхимә аның кулын ипләп кенә күкрәкләреннән алды:
– Чү, имиләрем тулды, авырта, тимә! – диде ул, көлүеннән көчкә тыелып.
– Ә мин бит хәзер безне тотып көчләрләр дип курыктым. Яфрак кебек калтырана башлаган идем. Ну, бирешми идем түлке. Йөзләрен умырып төшерә идем.
Чак кына тын алганнан соң:
– Кая монда безне егып көчләрлек ир-ат, дисеңме? – Ул янә елмаеп куйды.
– Синең сүзләреңнән көләм. Йә чәчләрне йолка-йолка еларга кирәк безгә, Гәүһәр, йә җүләр кебек көләргә!
Кинәт аның йөзе караңгыланды, ул өстенә уранган иске-москыны
тартып алып:
– Боларның да кирәге калмады хәзер! – дип куйды һәм атлавын дәвам итте.
– Каты чапма әле алай, сыйрагың озын булгач та!
Кәтүк Гәүһәр хәзер аның артыннан чак өлгерә иде. Өстәвенә, Рәхимәнең кыланышы һаман аңына барып җитә алмый. Дөрес, ул Гәүһәр белгәннән бирле уен-көлкеле хатын булды, һәр нәрсәдән кызык табып, рәхәтләнеп көлә, авыр булса да, гел елмаеп тора иде. Кушаматлары да «Кояш» аларның. Әмма бу юлы Рәхимәнең бер дә көләсе килеп көлүе түгел, еларга тиеш иде ул, тик күкрәгенә күз яшьләре савар дип, куркудан, үзе дә белештермичә көлә иде яшь ана...
Чама буенча, хәрби лагерьга ерак калмаган. Анда аларның берсен газиз ире, икенчесен туган абыйсы һәм сөйгән егете көтә. ...Аеруча Рәхимәнең тизрәк барып җитәсе килә. Бер дә булмаса, юлда сыңар мари авылы да очрамый, йортка кереп, күкрәкләрен савасы иде дә соң. Таш булып каттылар ласа. Инде болай да алты айлык бала имезүче яшь хатынның эчке киемнәре сөткә чыланып бетте.
– Кая ашыгасың, Рәхимә апа! – диде Гәүһәр еламсырак тавыш белән. – Нәрсә ашатабыз аларга хәзер? Каен тузы җыеп барабызмы?! Кире кайтып китүең хәерлерәк түгелме?
Рәхимә үзе дә аптырашта иде. Буш кул белән барып, иренең күзенә ничек күренергә хәзер?! Ни әйтергә?!
Сазлык ягында шарт-шорт ботак сынган тавышлар ишетелде һәм
аюгамы, сыергамы охшатып, ниндидер хайван үкереп куйды. Бәлки, адашкан мари үгезедер?! Мондый кара урман эчләрендә авыл бар микәнни? Бәлки, берәр аучы өедер яки урман кисүчеләрдер әле? Шундый уйлар белән кыз-хатыннар кечкенә аланлыкка килеп чыкты һәм куркудан өнсез-телсез калды...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев