Зиннур Хөснияр автор яңалыклары
-
1 май 2020 - 15:00
Гарасат (дәвамы)
Экспертиза Сәхаби тапкан чалгыдагы канның Борисныкы икәнлеген ачыклады!.. Чалгының хуҗасын гына табасы калды. Хәзер, бер уйлаганда, төп шик Сания күршесенең капка астына таба тәгәрәгән иде... -
30 апрель 2020 - 12:00
Гарасат (дәвамы)
Кызым шаһит булып барырга җыенгач, безнең гаиләне эзәрлекли башладылар. Әүвәл акча тәкъдим иттеләр. Без баштарак риза да булган идек. Кызымның сөйгән егетенең атасы килеп, әгәр шул кабахәтне якларга уйласагыз, балаң мәңге бәхет күрмәячәк, дип каргап китте... -
29 апрель 2020 - 16:00
Гарасат (дәвамы)
Тәнзилә гомерлеккә йөрәгендә калды егетнең!.. Төзәлмәс җәрәхәт булып калды, иң-иң көчле бер нур булып, яктылык булып калды. Еллар уза торган саен ул аны ешрак сагына башлады. Ун-унбиш еллап вакыт узгач, ул аны эзләтеп тә карады... -
28 апрель 2020 - 14:00
Гарасат (дәвамы)
Айсыз бер төндә, кемнәрдер килеп, Абрекның каберен актарып аттылар! Мондый хәлнең Байтамакта гына түгел, тирә-юньдә дә булганы һәм ишетелгәне юк иде! -
27 апрель 2020 - 10:00
Гарасат (дәвамы)
Мәктәп елларында, Камиләгә карата кабынган хис очкын гына булмаган икән, күрәсең. Ут булган ул шул вакытта ук! Хәзер янә дөрли башлады!.. Тик әлегә Камай ни эшләргә кирәклеген үзе дә белми. Кыюсыз иде Камай... -
25 апрель 2020 - 11:00
Гарасат (дәвамы)
— Хәзрәт, Галләмов бүген мәктәпкә килмәде ул. Алар... ни... Әтисен саклап ята ул. — Әтисе авырып киткәнме әллә? Кизү торучы җавап бирергә өлгермәде, арадан берәү үзен бик белдеклегә санап: — Аның әтисе күршесенең өенә ут төртмәкче булып йөри! -
24 апрель 2020 - 13:00
Гарасат (дәвамы)
Варис яман чир белән әнисе үлгәннән соң кайтып җитте авылга. Әнисен югалтуын авыр кичерде егет. Дөньяда әнине югалтудан да авыррак бүтән кайгы бар микән?!! Юктыр, мөгаен. Варис сыгыла-сыгыла елады... -
23 апрель 2020 - 12:00
Гарасат (дәвамы)
Варис, әтине мин үтердем дип, тикшерүче янына үзе барган... -
22 апрель 2020 - 16:00
Гарасат (дәвамы)
Алты айлык баланың авыру галәмәте дә гайре табигый булды: моңарчы гел елап яисә тавыш биреп яткан нарасый бермәлне тынып калды. Күзләре ачык, үзе селкенә, кыймылдый, тик ими сорап та, асты юешләнсә дә, элеккеге кебек еламый... -
20 апрель 2020 - 15:00
Гарасат (дәвамы)
Ходай рәхмәте белән газиз ире гаепсез дип табылып, ишектә Байтимер күренгәч, Нурбикә шатлыгыннан һуштан язды. Шуннан соң башка аңына килә алмады. Табиблар сигез айлык баланы да коткарып кала алмадылар... -
19 апрель 2020 - 13:00
Гарасат (дәвамы)
Илһамның балык тотам дип исерек баштан Әллүкигә чумып та исән-имин кире чыкканлыгын байтамаклар яхшы белә. Шул көнне Илһам кабымлыкка лапас буендагы тавык тагарагыннан бәрәңге алырга иелгәндә, сөртенеп китеп, бозауга эчәргә әзерләп куелган чиләкле суга башы белән кереп, тончыгып үлгәнен дә беләләр... -
18 апрель 2020 - 13:00
Гарасат (дәвамы)
Фәгыйлә күрше егете Азаматка гашыйк иде. Ничек итсә итте, аны үзенә каратты һәм кияүгә дә чыгып куйды. Тик бәхетләре генә озакка сузылмады... -
17 апрель 2020 - 13:00
Гарасат (дәвамы)
Аллаһка гыйбадәтләр кылыгыз һәм Аңа һичбер тиң зат эзләмәгез. Ата-анага, туганнарга, ятимнәргә, фәкыйрьләргә, якын күршеләргә, ерак күршеләргә, якын аркадашка, юлчыга, боерыгыгызда булганнарга яхшы мөгамәләдә булыгыз. Аллаһ үз-үзенә гашыйк тәкәбберләрне, өзлексез мактанган кешеләрне сөйми... -
16 апрель 2020 - 13:00
Гарасат (дәвамы)
Байтимер Баймурзинны, Казанга алып китеп, вакытлы изоляторга ябып куйдылар... "Әллә Борисның үлемендә мине гаеплиләр инде Аңламассың", – дип уйлады Баймурзин. Баксаң, аны башка нәрсәдә гаеплиләр икән, һәм сорау алуны да полиция оештырмады... -
14 апрель 2020 - 15:00
Гарасат (роман)
Апуш үз белдеге һәм үз көче белән диярлек манарасы киселмичә исән-имин калган Байтамак мәчетен чистартып чыгара һәм бер җомгада бөтен авылга ишетелерлек итеп азан әйтә! Тыштан караганда гына Ходай Тәгаләне тану юлыннан читләшкән авыл әүвәл шаккатып, аннары елый-елый тыңлый бу азанны!