Логотип Казан Утлары
Роман

ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)

Туксаба авылының Әлли ягында яшәүче Мирсәетнең йөрәк сере хакында хатыны Мәдинә дә белеп бетерми. Хәер, кемгәдер мәгълүм икән, сер булмый инде ул! Яшь чакта әлеге серле йөрәк Сәрбиназ атлы кыз дип дулаган иде. Коңгырт күзле, сихри карашлы Сәрбиназ төскә-биткә генә чибәр түгел, гәүдәгә дә бик сылу.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Йөрәк сере

Беренче хикәят

Туксаба авылының Әлли ягында яшәүче Мирсәетнең йөрәк сере
хакында хатыны Мәдинә дә белеп бетерми. Хәер, кемгәдер мәгълүм икән,
сер булмый инде ул! Яшь чакта әлеге серле йөрәк Сәрбиназ атлы кыз
дип дулаган иде. Коңгырт күзле, сихри карашлы Сәрбиназ төскә-биткә
генә чибәр түгел, гәүдәгә дә бик сылу. Көлүе көмеш чишмә чылтыравы
кебек, тавышы аһәңле, кайчак сихри күзләре моң белән тула да кызның
карашы сине үзенә бәйләп куя, ул серле карашның ниндидер гайре табигый
тылсымы бар сыман. Авылда Сәрбиназга олысы-кечесе гашыйк иде, шул
матур кыз дип хыялланмаган егет-җилән булмагандыр.
Менә әлеге гүзәл зат, буй үстергәч, Мирсәетне үз итте. Башка егетләрне
якын җибәрмәде, үзенең серле карашын бүтән беркемгә дә бүләк итмәде.
Кала ягының участок милиционеры Салихҗан малае Хәмит кызны үзенә
карату өчен ниләр генә кыланмады. Хәмит атлы бу малайның мәктәп
тәмамлаганда да чын исеме бар кешегә мәгълүм түгел, аңа шүрәлегә
охшаган кыяфәте аркасында «Шурулла» кушаматы тагылган, җитмәсә, ул
куркусыз бер сугыш чукмары. Хәмитнең куллары шүрәленеке кебек озын,
сугыша башласа, сүз белән мавыкмый, хәзер ияк төбеңә менеп төшәргә
әзер тора. Хәмитнең күзләре майлы, алар гел ялтырый, шуңа күрә аның
кайчан һәм ни өчен сиңа китереп тондырасын алдан белеп булмый. Үзенең
кабыргалары беленеп тора, ябык, зур куллары гел сөяктән генә. Мәктәптә
укыганда ук, даны башка яктан да чыккан иде Хәмитнең, ун ел буена ул
бер генә дәрестә дә җавап бирмәде, өй эшен сөйләп күрсәтмәде. Укытучы
сораган чакта да, башын аска иеп, әмма каш астыннан усал итеп карап,
тик басып тора иде. Укытучы орышса яки «икеле» чәпәсә, шул көнне үк
аның малаен йә берәр туганын тотып кыйный иде. Аның өстеннән яуган
әләкләрнең барысы атасы кулыннан уза, алар һәрчак җавапсыз кала.
Фахишә анасы аркасында болай да үзен ким-ятим итеп хис иткән малаена кулы күтәрелми тегесенең. Кызгана, жәлли инде үзенчә... Дөрес, Хәмитнең
халык теленә кергән уңай яклары да бар.
Салихҗан милиционер Хәмиткә ун яшьләр чагында хатынын куып
чыгарган. Ул хатынын зина кылганда тоткан һәм күп сөйләшеп тормаган,
ике бала анасын өеннән сөргән. Ир-ат кисәгенең дә кем икәне мәгълүм:
Салихҗанның Ташкаладан кунакка кайтып йөргән туганнан туган абыйсы.
Партиянең Төбәк Комитетында кемдер булып эшләгән бу кеше беркайчан
да өйләнмәгән. Электән энесе Салихҗанның хатынына кызыгып йөргән
икән, мәлгунь.
Йорттагы бар хезмәтне Хәмитнең сеңлесе башкара. Әниләре балаларын
үзенә кайтару өчен йөреп караган, әмма шул чакта Хәмит: «Без синең белән
яшәмибез! Өйдәге телевизорны да алмыйсың, мотоцикл да безнеке!» –
дигән, ди, имеш. Сөйлиләр инде. Алай дип әйткәндерме, юктырмы?.. Хәер,
бу Хәмитнең холкына туры килеп тора, аннан көтәргә була.
Шурулла Сәрбиназга беркайчан да мәхәббәт аңлатмаган, клубтан
озата бармаган. Берәрсе кызны капка төбенә чаклы озатып куйса да,
әүвәл артыннан куып җитеп, теге малайны тотып кыйнаган, аннан соң
ишегалдына койма аша гына сикереп төшеп, кызны чакырып чыгара икән.
Әлбәттә, Сәрбиназ аяк терәп каршы тора, күрешү түгел, Хәмит белән
сөйләшергә дә теләми. Шурулланың холкын белгәнгә күрә, Сәрбиназны
озата баручы булмый.
Бер дә бер көнне андый батыр егет табыла. Әлли ягыннан Хәйдәров
Мирсәет атлы көрәшче була ул. Мирсәет Әлли ягында гына түгел, Туксабада
беренче егет! Инде күптән авыл мокыты түгел, райүзәктә комсомолда
эшли. Районга комсомолга керергә барган кызны бер күрүдә ошата ул.
Тыныч кына аның мәктәп тәмамлаганын көтә. Ә менә Туксабаның Кала
ягы Хәмите көтеп тормый: Сәрбиназ артыннан чаба башлый. Ләкин кызны
унынчы сыйныфны тәмамламый торып клубка чыгудан тыялар.
Кыз мәктәпне тәмамлаганда, Мирсәет инде басыла төшкән була. Әмма
Хәмит һаман Сәрбиназ дип яна икән әле. Кыз капкасын каравыллый. Ул шул
рәвешле очып йөргән көннәрдә Сәрбиназ Мирсәеткә кош теле чаклы гына
хат язып җибәрә, Ханкалага укырга керергә теләгән кызга комсомолдан
тәкъдимнамә кирәк икән. Кирәкле кәгазьне Мирсәет Туксабага үзе алып
кайтып бирә. Сәрбиназ алма кебек булып пешеп җиткән. Кичен алар
очрашырга сүз куешалар. Тик арага кара мәче булып Шурулла керә. Бары
Шурулладан өстен чыгу өчен генә Мирсәет көн дә кыз янына кайтып йөри
башлый. Туксабада аны җиңәргә тиешле кеше әле тумаган дип фикер
йөртә ул, Хәмитнең арага керергә теләве аның горурлыгына тия. Шурулла
да – Мирсәет кебек үк Сабан туе батыры. Гел сөяктән генә торган Хәмит-
Шурулланы берәү дә аста калдыра алмый. Менә Мирсәет белән көрәшәләр.
Мирсәет, озын буйлы спортчы егет, алып чөя тегене. Менә шуннан соң
Сәрбиназ мәсьәләсе тагын да куера, Шурулла Мирсәетнең кыз капкасы
янына килгәнен каравыллап йөри башлый.
Очраша болар. Сәрбиназларның капка төбендә була әлеге хәл. Ике егет
якага-яка ябыша. Шурулла ярдәмгә дусларын да чакырган була. Үзенең
җиңеләсен сизеп, сугышның иң кызган чагында, тегеләргә ым сала, һәм
дуслар йөгерешеп килеп җитә. Шулчакта Сәрбиназ, капкасын ачып,сөйгәнен ишегалдына тартып ала. Төне буе каравыллыйлар, чыкканын
көтәләр Мирсәетнең. Кыз егетне мунчада кундыра. Иртәгесен исә Мирсәет
Сәрбиназны качыра. Шурулла гомерендә беренче мәртәбә Әлли ягы
малаеннан җиңелә. Бу хәл атасы Салихҗанның да эчен пошыра. Хәмит
кызны, чынлап та, яраткан була. Ашаудан баш тарта, көннән-көн кибә,
саргая сугыш чукмары. Аптырагач, Салихҗан кызны үзе эзләргә керешә,
әмма файдасыз, Сәрбиназ суга төшкәндәй юкка чыга! Кызны качырырга
Мирсәетнең әтисе Хәйдәр абзый ярдәм иткән була.
Ике гаилә арасында бик озак елларга сузылган низаг башлана. Низагның
уртасында урманчылар торганын да белеп ала Салихҗан. Милиционер
булсаң да, мари урманчысына каршы бара алмыйсың – мондагы законнар
Мари ягында да шул ук булса да, урман кануннары караңгы, аларга каршы
бару – үлемеңә таба беренче адым. Соңгысы булмаса... Кугуй да, Хәлүш
тә, кеше буларак, искиткеч гаделләр, өстәвенә алар кулындагы урман бу
якларны җылыта, ашата, эш бирә.
Салихҗанның Ханкалада зур урында утырган туганы Абтюковка да
ялынасы килми. Ул бәндә хатыны белән чуалып, фаш ителгәннән соң
да әле һаман энесе белән араларны көйләмәкче була булуын. Әгәр сүз
катса, кулыннан килгәннең барысын да эшләячәк. Әмма Салихҗанның
горурлыгы ирек бирми, Хәмите саргаеп, кибеп бетә язса да, Абтюк катына
аяк атламады.
Хәмит, Сәрбиназ югалгач, үзләренең лапасларына кереп асылынды...
Салихҗан гомере буе моңа үкенеп яшәде... Мирсәеткә, Хәлүшнең
асрамага алган малае Абрарга һәм кызны яшерергә атын биреп торган
Вәискә булган үче йөрәгендә кара кан булып укмашты...
...Сәрвәрнең каенанасы Мәдинә апа исә килене күргән төшләрне
укытучы Зөләйхага да сөйләде. Зөләйха – Сәрвәрнең чыбык очы, ләкин
алар кан туганнар түгел. Шулай да аңа сер сыя. Ирең Чураканга сиздерә
күрмә дип, бик каты кисәтте...
Мәдинә лакмус кәгазе кебек: уйлаганы хәзер йөзенә чыга, күпме генә
яшерергә тырышса да, хәзер сизә Мирсәет аның бу халәтен. Үз җаны
тулы борчу булуга кармастан, андый вакытта хатынын тынычландырасы
килә. Дөресрәге: «Мәдинә, алай бик бетерешмә әле... Җайланыр... Сабыр
булыйк!..» – дип хатынын юатуы үз күңелен дә урынына утыртырга тырышу
иде.
– Нәрсә уйларга да белгән юк инде, Мирсәет, – ди Мәдинә, иренең
сүзләренә каршы. «Мирсәет» дип, исеме белән эндәшүенә тегесе сискәнеп
китә, чөнки алар бер-берсенә күптән исемнәре белән әйтешмиләр. Бер-
берсенең сулышыннан да ни әйтергә теләгәннәрен белеп яшиләр.
Аның исемен болай матур итеп, үзенә аерым бер көйле мәкам белән
Мәдинә генә әйтә ала. Һәм Сәрбиназ... Мирсәет Сәрбиназ турындагы уен
читкәрәк «этәрде».
– Сабыр булыйк, – диде ул тагын бер мәртәбә хатынына. Мәдинә,
ризалашканын аңлатып, күз сирпеп алды, син әйткәч, шулай итәрбез инде,
янәсе.
Укытучы Чуракан берәр әмәлен табар, һәрхәлдә, аның белән киңәш-
табыш итү җепнең очын эләктерергә ярдәм итәр шикелле иде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев