Логотип Казан Утлары
Роман

ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)

Күптән түгел КГБдан ФСБга әйләнгән оешма хәзер хакыйкатьне ачарга үзе үк ярдәм итәм дип тора, журналистларны яшерен архивларына кертә. Шулай булмый хәле юк, чөнки хәзер Россиянен Алтын Урда варисы икәнлеге хакында ачыктан-ачык иң дәү җитәкчеләр әйтә!

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Хәзинә

Русиндагы чиркәү артында казылган зур чокырны иң беренче булып
Сарби Даниловна күрде. Күрде дә гаҗәпләнү-аптыраудан шул чокырга
чак төшеп китмәде. Өйләдән соң ул монда экскурсиягә кунаклар (Пауль
да, ул да төрле эштә эшлиләр иде) алып килергә тиеш. Иртән эшкә
барышлый, маршрутны билгеләү өчен шул тирәләрне бер кат әйләнеп
чыгу нияте белән генә килгән иде югыйсә... Шаккатмалы тамашага тап
булды хатын һәм, чиркәүдә капкасыннан таң белән чыгып киткән Григорий
атакайны да күрмәгәч, туп-туры ферма өенә таба йөгерде. «Аюлар»ның
берничәсе өтермәннән качкан дигән хәбәр йөри иде, шулар эшедер дип
уйлады: алтыннарын монда яшергән булып, менә хәзер алырга килгәннәр,
байлыклары күмелгән урынны төне буе казыган бандослар! Заводтан алтын
урлаучыларны Башкала тикшерүчеләре атна буе эзли иде инде. Моңа кадәр
очына чыга алмадылар: заводтан көн дә килолап алтын югала, тик гаеплене
таба алмыйлар. Югыйсә каравыл да бик көчле, һәр эшче, һәрбер металл
коючы энә күзеннән үткәрелә, бинада бернинди яшерен почмак калмады,
һәр кирпечне капшап чыктылар, һәммәсен «әйләндерделәр», әмма алтын
көн саен каядыр шуа!.. Тәмам аптырады тикшерүчеләр! Бар бистә аякка
басты...
Сарби ферма йортына килеп керсә, янә артына ава язды: көтүче Хотя,
журналист Тукаш, өй буенча ниндидер балчыкка каткан тартмалар,
кәгазьләр таратып салганнар. Һәммәсе гади генә кәгазьләр дә түгел әле,
араларында ниндидер язулы катыргылар да бар! Тик аларның берсе дә
алтын түгел бит?! Кулына тагын бер тартма тотып, менә аның атакае да
килеп керде. Барысының авызлары ерылган, һәммәсе дә шат!
Григорий атакай, бу күренешкә аптырап, таң калып, ишек төбендә
тораташ булып катып басып торган хатынны ипләп кочаклап, өстәл
кырыендагы артсыз урындыкка утыртты. Хатынны күргәч, Хотя да,
эшеннән аерылып, башын күтәрде һәм кулларын җәеп:
– Менә, Сарби Даниловна! Нинди хәзинә таптык! – дип авызын ерды.
Хатын һаман тораташ кебек иде әле, сүзен дә әйтә алмыйча, тик аптырап
карап утыра. Тегеләр, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләргә, аңлатырга
керештеләр. Беренче булып журналист Тукаш сүз башлады:
– Чиркәү астында Шаһгали ханның хәзинәсе яшерелгән булган. Бу хакта
Хотя чит илдә укыган чагында архивлардан очраклы рәвештә кечкенә генә
бер мәгълүмат тапкан...
Аңлата торгач, акрынлап, Сарби Даниловнага да барып җитә башлады:
көтүче Хотя бөтенләй көтүче Хотя түгел, югары дин белеме алучы Хәтмулла
шәкерт икән! Дөрес, Тукашы чын журналист булып чыкты, кенәгәсе бар.
Сарби Даниловнаның теге чактагы шиге яңарып, отыры көчәйде:
татарлар Башкаланың борын төбендә үк хөкүмәткә каршы ниндидер
этлек кылырга уйлый! Тиз генә өенә кайтып, бу хакта тиешле урынга (элемтә калган иде әле) шалтыратырга кирәк! Үзләренә бирелгән элемтә
компаниясенең торбасы өйдә саклана. Аны урамда бары рөхсәт кәгазе белән
генә файдаланырга мөмкин. Шулай ашыгып атлаганда ул, каршысына килеп
чыккан Солтанны күрмичә, аның кочагына ук килеп керә язды.
– Ни булды? Кая чабуың болай, Сарби? – дип сорады Солтан. Сарби
Даниловна, ни дип җавап бирергә белмәгәннән, бары җилкәсен генә
сикертеп куйды, күзеннән яшьләре сытылып чыкты. – Әәә, аңладым,
алайса, үзең дә белдең, – дип, Солтан хатынны кочагына ук алды. – Менә
бит дөньялар кайсы якка таба бара!
Сарби Даниловна тын гына:
– Ә кая таба? – дип сорамыйча булдыра алмады.
– Тарихи документлар таптык. Шәҗәрләр дә бар. Теләсәң, Хәтмулла
шәкерт синең нәсел турындагы информацияне табарга мөмкин! Әниең
ягыннан бабаларыңны Ханкала ягыннан дигән идең бит. Бар алар, бар.
Синең шәҗәрәң дә шундадыр. Хәтмулла әйтмәдемени?
– Юк, әйтмәде шул, – диде Сарби, пышылдап. Аннары аңына килеп: «Ә
минем әни ягыннан шәҗәрәне кем кайдан тапкан?» – дип уйлап куйды. Бу
соравын Солтанга биреп тормады. Әнисе хакында читләр белән сөйләшәсе
килми. Үзе дә яхшы белә, әнисе Сәрбиназ Ханкала артындагы бер авылдан.
Яшь чакта аннан качып киткән. Нимес галименә кияүгә чыккан. Берничә ел
элек кенә алар әтисе Даниил Френк белән әүвәл Германиягә, аннан Иранга
күченеп киттеләр. Әнисе белән еш аралашып торалар. Тиздән Сарби үзе
дә шулар янына китәргә әзерләнә. Солтан бу хакта белми, белергә дә тиеш
түгел иде.
– Әллә борынгы ханлык чорындагы документларда якын буыннар
турында да мәгълүмат бармы? – дип көлемсерәде хатын. Монысы эчтәге
уйларын Солтанга белдермәс өчен үзенчә шаярту иде. Ләкин Солтан бу
сүзләрне бик җитди кабул итте:
– И шунда ук, чиркәү астындагы яшерен таш сейфта, революциягә
кадәрге татарларның нәсел шәҗәрәләре бар. Дөресрәге, революция
башлангач, чиркәүне туздырганда, кемдер тапкан әлеге сейфны. Бәлки, анда
булган алтыннарны яисә асылташларны үзенә алгандыр, ләкин шунысы
әһәмиятле: ул алар янына соңгы гасырлар ревизия комиссиясе язмаларын
да салып, яшереп куйган. Җеп очын большевиклар белмәсен дигәндер инде.
Бу яктагы берәр бай татар булгандыр?.. Хәер, галимнәр ачыклар анысын.
Әнә, күрәсеңме?
Алар артына зур автобус килеп туктады, һәм аннан тарихчылар,
археологлар, башка белгечләр коела башлады.
– Институт кадәр институтны алып килдем! – дип көлде Солтан, янә
шул якка таба ымлап. Боларның иганәчесе Паратов икәнлеген хатынга
әйтәсе килмәде.
Сарби Даниловна шулай кыланса да, бу вакыйга аның күңеленә бик
хуш килде. Тюркология буенча моңарчы булмаган материаллар кулына
керәчәк бит! Бу хакта шундук Пал Палычка хәбәр итте. Пауль Вольфганг
белән аның «командировкалары» да шуның белән бәйле ләбаса!.. Паратов
дигән эшмәкәр аларга иганәче булды. Тик анысы соңгы вакытларда бу
тирәдә никтер күзгә чалынмый.

***
...Денис Паратов, Солтан белән соңгы тапкыр күрешкәннән
соң, оешмасының салымын яшереп калдырганы өчен үзен тотып
ябасыларын сизенеп булса кирәк, чит илгә командировка китү сылтавы
белән Касыймнан юкка чыкты. Һәркайда яраннары калды, алар аның
күзләре, колаклары иде. Шулай ук Хәтмулла шәкертне эзләүне дә
туктатмады. Аларның нәсел шәҗәрәсе шәкерт кулында булырга тиеш
ди бит! Сизә Денис: әтисе аннан нидер яшерә. Әлбәттә, яман ният
белән түгел, Денисны бәлаләрдән саклый бугай картлач. Башкала
ягындагы «бурзайлар»ы Дениска шәкертнең эзенә төшүләре хакында
хәбәр иттеләр. Аларга эзләүне көчәйтергә дигән күрсәтмә җибәрелде.
Бу шәкерт кирәк, бик кирәк иде аңа. Чит ил китапханә-архивларында
чакта ул Ханкала ханлыгының китапханәсе турындагы мәгълүматка
– зур хәзинә белән бергә булгандыр! – юлыккан дигән хәбәр килде.
Кече Паратовка ул шәкертнең телен чиштерергә уйлады. Шулай итсә,
нәсел шәҗәрәсен тәгаен беләчәк иде кече Паратов... Тик тегесе качып
котылды. (Кыйммәтле документларны теләсә кем кулына тапшырасы
килмәде Хәтмулла шәкертнең. Чыннан да, Паратов юкка шикләнмәгән,
кәгазьләр арасында теге такмакның серен ача торган мәгълүмат та
бар иде. Паратовның Паратов булмыйча, инкыйлабка кадәр алтын
приисклары тоткан атаклы Рәимовлар нәселеннән икәнлеге ачыкланды!
Тик бу хакта әлегә аларның үзләренә белдерергә ярамый. Алар, ай-ваеңа
карамыйча, бар табылдыкны тартып алачаклар һәм кыйммәтле хәзинә
юкка чыгарга мөмкин...)
Хәтмулла шәкерт Абтюковлар фамилиясенә дә юлыкты. Уналтынчы
гасырга кадәр булган шәҗәрәләре бар. Алары Шаһгали хан токымыннан
булып чыкты. Унҗиденче гасырда, чукындырудан качып, мулла бабасы
Пермь якларына киткән. Анда Абдулов фамилиясе алган. Унсигезенче
гасыр ахырында, Абдуловларның Ильяс атлысы, үз теләге белән
православие диненә күчеп, Абтюков булган! Чөнки нәкъ шул вакытта
армиягә чакырыла Абдулов Ильяс, фамилиясен үзгәртү сәбәпле, унтер-
офицер чинына кадәр үсеп җитә. Унтер-офицер исерек килеш бер
кешене атып үтерә. Аны жандармнар эзәрлекли. Аннан татар кызы
булган хатыны фамилиясен алып, Ханкала ягына качалар. Абдуллинны
эзләүче булмый, чөнки җинаятьне андый фамилияле кеше кылмаган.
Бик кызык язмышлы нәсел бу! Моны хәтта уйлап та чыгарып булмый,
язмыш шаяртуы, күрәсең. Илдә инкыйлаб башланып, дөньялар кабат
үзгәргәч, болар тагын Абтюк фамилиясен ала, кавемдәге кайбер
гаиләләр үзләрен рус милләтеннән дип яздыралар, чөнки рус булып
партия баскычлары буенча күтәрелү ансатрак була. Тик Хәлиф Абтюков
кына, фамилиясен үзгәртсә дә, ни сәбәпледер паспортта татар дигән
тамганы саклап кала.
Хәтмулла шәкерт әлеге документларның күчермәсен белгән кешеләре
аша өлкән Абтюковка җибәрде. Тегесе исә тиз генә малайга хәбәр итеп,
нәселләре белән яңадан Абдулов фамилиясенә кайттылар; чөнки нәкъ шул
көннәрдә малае наркотиклар белән тотылып, хөкем ителергә тиеш иде.
Малай «эзен» суытты. Хәер, аны башка эзләп тә тормадылар, илдә болай да болгавыр вакытлар. Өстәвенә бернинди җинаять кылмаган «Абдулов»ның
кемгә кирәге булсын, ди!.. Аның каравы, Абтюков Хәтмулла шәкерткә
гомерлек бурычлы булып калды һәм Туксабада мәчет яңарту өчен аңа
күп итеп акча да вәгъдә итте. Авыл көне бәйрәмендә әлеге иганә акчасын
Абтюков-Абдулов энесе, элеккеге участок милиционеры Салихҗан, имам
булып билгеләнергә тиешле Туксаба мәчетенә тапшырырга ният иткән!.. Бу
хакта Хәтмулла шәкерт хәбәрдар, ул каршы килмәгән, үз урынын бирергә
риза, ди.
Каһирәдә укыганда Хәтмулла шәкерт махсус рәвештә Иранга барды,
андагы архивларда утырды. Ханкала хәзинәсе хакындагы мәгълүматка
юлыккач, гомерен шуны эзләп табуга багышларга, шуңарчы, укуын тәмам
кылса да, хәтта указ да алмыйча торырга ант итте. Шул көннәрдә серле төш
керде егеткә. Имеш, ул, чучкага атланып, сират күпере дигән күпергә кереп
бара икән. Менә фәрештәләр аның юлын бүлә. Ул аларга бик тырышып,
үзенең гомер буе изге нияттә булганлыгын аңлатып карый, төшендерергә
тырыша икән, тик тегеләре һаман күпергә якын да җибәрмиләр, ди.
Чучкаңны атка алыштырып кил, шуннан соң бәлки кереп карарсың диләр
икән, ди. Хәтмулла кире китеп бара. Чучкага атланып, дала буенча бик озак
йөри. Чучка әлсерәп җан тәслим кыла инде далада. Шуннан соң аңа уйнап
торган гарәп аты бирә кемдер. Хәтмулла шул ат белән янә сират күперенә
таба юл ала. Юлында очраган фәрештә аңа: «Иманың нык түгел бит әле,
шәкерт!» – дип кире бора.
Шуннан ул бик баш вата икән, иманны ничек ныгытып була? Бәлки,
фәрештә ялгыша торгандыр? Иманы ныктыр, шулай булмаса ничек итеп
дин юлына кереп китәр иде шәкерт?!
Фәрештә аны бер йортка алып керә. Ул йорт яшь балалар белән тулы
икән. Кайсы бишектә генә ди әле.
– Менә болар тугач та бишек җыры ишетүдән мәхрүм булганнар.
Үскәч, синең кебек иманнарын ныгыта алмыйча интегәчәкләр. Шуңа күрә
монда аларга Әллү көен, бишек көен ишеттереп, җаннарын иман яңартуга
әзерлибез, – ди икән!
Дөрестән дә, Хәтмулланың үз анасы аны тапканда җан тәслим кылган
була. Ул үги әни белән үсә. Күрәсең, үги ана сабыйга бишек җыруы көйли
алмагандыр. Димәк, фәрештә хаклы. Әмма фәрештә аның ни уйлаганына
кадәр белеп тора икән. Ул:
– Әллү көйләре сабыйның канын сафландыра! – дип, тагын ачыклык
кертә әле.
Хәтмулла шулчак сабыйга әверелә һәм аны теге фәрештә йорттагы бер
бишеккә сала.
Үсеп җиткәч, тагын юлга чыга ул. Бу юлы атта бара. Менә тагын теге
күпер янына килеп җитә. Һаман шул ук фәрештә:
– И мөэмин мөселман, и егет, ул күпергә барып җиткәнче юлың бик ерак,
аңынчы дистә еллар узачак әле, ашыкмыйча бар, тирә-ягыңдагы аллы-гөлле
чәчәкләрнең исләрен иснәп хозурлан, юлыңда очраган зәмзәм суларыннан
авыз ит, фани дөньяның кадерен бел, тик иманыңнан тайпылма! – дип
кисәткән. Иманнан тайпылмау ул асабаңны белү икән.
Шул төштән соң ханлык китапханәсен табарга ант кылган да инде Хәтмулла шәкерт. Китапханә үзе үк табылмаса да, әнә күпме шәҗәрә
килеп чыкты! Тулы бер тарих, чынлап та, зур хәзинә иде бу! Ниләр генә
юк алар арасында! Һәр кәгазь, һәр катыргы үзенә күрә бер кыйммәтле
китапка торырлык! Ул җай белән аларны укырга, өйрәнергә кереште.
Әүвәл кемдер язып калдырган васыятьнамәдән башлады. Колмөхәммәт
дигән татар кешесе, үзе ул Ханкала ягыннан булган, улынамы, әллә бар
нәселенәме үгет-нәсыйхәтләре белән бергә васыятьнамә дә калдырган...
Ханкала ханлыгы чорына караганлыктан, аеруча кызыклы алар, зур
гыйбрәт алырлык хәл-вакыйгалар теркәлгән иде аларда. Хәтмулла
шәкерт табылдыкның барысын да карарга өлгермәде. Шулай да, ни
хакында икәнлекләрен аңлар өчен күбесенә күз салып чыккан иде.
Алар арасында Ханкала ханлыгы турысындагы хәбәрләр дә, Куликово
сугышы вакытында булган чын хәлләр тарихы да бар. Иң кызыгы Идел
Болгарында татарлар яшәгәнлеге хакындагы документ булгандыр,
мөгаен!
Боларны, язуларына карап, бары галим Фазыл Шәриф кенә кире җыя
алачак. Язуларны да ул укып бирер. Шуңа күрә аның килгәнен көтәргә
кирәк. Чүлмәктәге язуларда тагын кызыклы мәгълүмат барлыгына тамчы
да шиге юк шәкертнең... Теге чакта ук Чураканга чиркәү асларында тарихи
хәзинәләр булырга мөминлеге хакында Фазыл Шәриф әйткән иде бит.
Җеп очы Худяковта ук булган, тик нишләптер моңарчы ул игътибар
белән генә укылмаган.
Хәтмулла шәкерт Иранда чакта бер кызыклы язу тапты. Такмак
рәвешендә язылган иде ул. Исен-акылын китергәне шул булды: ул Паратов
кулында да булган, әйтүе буенча, аңа аны Макай биргән. Анда ачыктан
ачык Иван Грозный талаган Казан ханлыгы китапханәсенең бер өлеше
Касыймда икәнлеге әйтелә! Аннан соң бүгенге Россия җире «Ханкала
патшалыгы» дип йөртелгән! «Печать царства Ханкалы» дип язылган
табылдык раслый моны! Россия патшасының мөһере була бит инде бу!
Элек бар Россия «Ханкала патшалыгы» дип аталган. Чөнки Аурупа илләре
вак-төяк рус кенәзлекләрен санга сукмый, бары Ханкала белән эш итәргә
тели! Элек булса, бу мәгълүматны дөньяга чыгару мөмкин булмас, шунда
ук койрыгыңа басарлар иде.
Күптән түгел КГБдан ФСБга әйләнгән оешма хәзер хакыйкатьне ачарга
үзе үк ярдәм итәм дип тора, журналистларны яшерен архивларына кертә.
Шулай булмый хәле юк, чөнки хәзер Россиянен Алтын Урда варисы
икәнлеге хакында ачыктан-ачык иң дәү җитәкчеләр әйтә! Бу – кире
каккысыз факт! Моннан куркасы юк, киресенчә, бу хакта белгән чит илләр, –
Янки – Аурупа илләре – калтырап торачак Россиядән! Шулай булгач, бәлки,
алар Россиягә каршы көрәшүнең мәгънәсезлек икәнлеген аңларлар, ике
арада тыныч сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырырлар. «Рус баш»лар, төрле
вак-төяк шовинистлар, ниһаять, халыкларның туган телләрен өйрәнүнең
Россия өчен куркыныч түгел икәнлеген аңлар! Коммунистлар милли
телләрне юк итүне максат итеп куйганнар иде бит! Үзләре утырган ботакка
балта чаба башлаган иде мәхлуклар!.. Максатлары, беренче чиратта, бөек
Пушкин телен юкка чыгару иде…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 12, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев