Логотип Казан Утлары
Повесть

«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повесть)

Әнисе инәлә... Бу тавышны кабат-кабат ишетер өчен әллә ниләр бирер иде Галишан! «Исән, әни, исән...» Ул йодрыгы белән яшь элпәсе каплаган күзен угалады. Хәрәкәт туктамаган, урам әүвәлгечә гөжли. Оят, валлаһи!

1
Җир астыннан калкамы соң бу халык? Ташкын, исәпсез-хисапсыз
ташкын! Менә шаулаша-гөрләшә туристлар төркеме узды. Чит ил
кунаклары, ирләре фырт киенгән: кыска балаклы ыштан, эре чәчәкле
җиңсез күлмәк. Алар эзеннән үк оланшак йөгереште. Бала арбасы тарткан
хатыннар, култыклашкан парлар, таякка таянган карт-коры, йөзе белән
телефонга «кадалып» атлаган яшь җилкенчәк, кибет ишеге төбендәге кара
тартмалардан таралган даң-доң музыка, апрель кояшыннан канатлары изрәп
әлсерәсә дә, аяк астында буталган әрсез күгәрченнәр. Шәһәр үзәгендә көн
дә кабатланган тынгысыз тормыш! Монда башың мичтәге чуен кебек кыза
да берни уйлатмый, чөнки ыгы-зыгы ми күзәнәкләренә тулып, бөтенесен
кысрыклап чыгара, ә аның беркемдә дә гаме юк.
Кызык, шушы мәлдә ул үзен бик борынгы зат итеп тойды. Куышта,
имеш, тау куышында. Дөнья яралганга фәлән гасыр, имеш. Куышта четер-
четер учак яна. Җилкәсенә хайван тиресе япкан ир ут өстендә салкыннан
күшеккән бармакларын җылыта. Кыргыйның исеме – Галишан, фамилиясе
Фаязов! Аңа ни күктән яуган акча, ни зиннәтле коттедж, ни затлы машина,
ни кешелекнең яман чире – дан-шөһрәт кирәкми, аның бөтен теләге – бүген
ничек тә ауда җан асрарлык тәгам юнәтеп, тынычлап йоклау. Кичә ул тау
кәҗәсен сагалап туңды-өшеде. Кәҗә җитез, өч кенә сикерә дә югала...
«Тамагың ач икән, синең хәсрәт!» – ди, күрәсең.
Эскәмия тактасы, шыгырдап, «кыргый»ны уятты. Утыргыч очына зәңгәр
яулыгын туздырып бәйләгән мөлаем гына карчык төртелгән иде. Урынны
киң биләп, җәелеп утырырга кыенсынды, ахрысы. Авыл әбиләре шулай
чит-ят кешедән тартына. Әдәплеләр! Карчык, иелеп, кулъяулык белән галушының битен сөртте. Эссе язда сарык йоныннан эрләгән оекбаш кигән
кортка аның мәрхүмә әнкәсен хәтерләтте. Күршесе, төенчеген чишеп,
телефон алды. Айфон! Аның да иң соңгы төре! Иң кыйммәтлесе! Мондый
кәттә уенчыкны бикле сумкада гына йөртәсе, ә әбекәй аны чүпрәккә төргән!
Галишан күз кырые белән генә карчыкны күзәтте. Бая гына тирә-
яктагыларга гамьсез иде үзе. Җитез генә бармагын телефон тәрәзәсеннән
шудыртып, саннарга баскалагач, карчык өф-өф итеп өрде дә:
– Әлү, саумы, улым? – диде. – Авылда элемтә начар. Тилифун тотмый,
шуңар Казанга килдемие. Синнән хәбәр булмагач, эчем поша, улым.
Чыбыкның икенче очында ләм-мим, мөгаен, «улым» дигән бәндә
тыңламыйча да сүндергәндер.
– Йа Аллаһым, дәшмәде. – Карчык озак кына урам башындагы Ак
Кирмәнгә карап торды.
– Ни атлы син, әбекәй? – Галишанга инде үзенең барлыгын белгертергә
кирәк иде.
– Йа Аллаһым, кырымда татар кешесе бар икән лә. Карамалыдан,
Сәгыйдәттәй идек без, канатым.
– Кемне эзлисең, Сәгыйдәттәй?
– Улымны, канатым. Чамасыз борчылам. Җугисә, әни, мин җитешмәсәм,
үзең чылтырат дигәние. Бу шайтан тартмасы – аның бүләге. Утыз ел
фермада сыер саусам да, зиһенле мин, шөкер. Мәктәптәге укытучы Гөлинә
биш-алты көндә өйрәтә-өйрәтә төшендерде моның хикмәтенә. Былтыр
калкулыкка менеп сөйләшерием, быел аннан да тотмый. Авыл белән
тилмерәбез, канатым.
– Казаннан сезнең Карамалыга утыз гына чакрым, нишләп улыгыз
кайтып әйләнми?
– И-и, бушамый ла ул. Бә-әк зур эштә эшли. Әнә тегендә. – Сәгыйдәттәй
Ак Кирмәнгә күрсәтте. – Туктале, син кем әле, канатым? Йөзең үтә дә
таныш.
– Язучы мин, әбекәй. Син дә таныш. Сезнең колхоз рәисе Хәбриев
турында язган идем. Күптән, биш былтыр элек. Төшке ашка сиңа кердек без.
Карчык куенына кыскан төенчеген эскәмиягә ташлады.
– Абау ла, абау! Син идең шул, канатым. Хәбриев миннән бәлеш
пешертте, кара җимеш белән симез каз кыздыртты, чәйгә – гөбәдия,
кетердәгән кош теле... Патша сые әзерләгәнием кунакларга. Түлке син,
канатым, ризыкка кагылмадың, нүештәге чиләктән тустаган белән чишмә
суы гына эчтең. Бә-әк, усал нәрсә яздың соңынтын журналыгызда. Ата карак
дип. Бүреге янган сурәтен ясаттырып. Ярты авыл алдыраие «Кылыч»ны.
Элгәре мондый алдавыч тилифуннар юк, халык егылып гәҗиттер, китаптыр
укырие. Сыер савучы гына димәсеннәр, мин дә китап кортыием. Һаман
шундый зәһәр нәстәкәйләр язасыңмы, канатым?
– Язмыйм, Сәгыйдәттәй. Бүген ил тулы угры. Аларны тәнкыйтьләп
бастырыр өчен йөзләгән-меңләгән басмаң да җитми. Тиражы миллионнар
белән исәпләнгән «Кылыч» та ябылды. Синдәге айфоннар алыштырды
аны. Бигайбә, Сәгыйдәттәй, башыңны катырмыйм. Ак Кирмән якын гына,
илтимме шунда үзеңне? Шәт, улыңны чакыртырсың?
Кортка, куркып, эскәмия читенә елышты.

– Әйем лә, канатым, кирәкмәс! Тәрәзәдән күрер дә: «Әни нишли монда?»
– дип ачуланыр бала. Әнәтерәк, Казанга килүемне дә өнәмәде. Зур эштә
бит, вакыты тыгыз. Хуҗасы да кырыстыр, тилифуннан сөйләштермидер.
Галишан кесәсеннән куен дәфтәре чыгарды:
– Болай итик, алайса. Минем Кирмәндә белешем хезмәт итә. Ул синең
зур эштәге малаеңны беләдер. Ничә яшьтә егет? Исеме ничек?
Айфонлы карчыкның битендә җыерчыклар «биеште».
– Ай Аллаһның рәхмәте! Сораштыр белешеңнән, берүк сораштыр,
канатым. Салаватов Айтуган минеке. Чү әле, ничәнче дистәне ваклады
балам? Эрвәлүтсия көннәрендә туды ич. – Әбекәй бармагын бөгә-бөгә
санарга керешкәндә, Галишан алып-кушып өлгерде. Октябрь инкыйлабына
йөздән артык! Гаҗәпләнмәде. Аның кебек үк Карамалы тумасының да,
гасырлар чигереп, хыял илендә яшәргә хакы бар.
Һәр бармагын өчәр тапкыр бөкләгәч:
– Утыз өч, – диде әбиең. – Туксан бердә, дөнҗасы эт көненә калган
көннәрдә тудырдым ул баланы. Олыгаеп кына, канатым. Мәскәүлеләр «Сы-
сы-сыр» җимерелде, ура», – дип, әләм болгап мәйданнарда чапканда, мин
малай имездем. Кузгалам, канатым. Казаныгызда үзегез кайнагыз. Улыма
күптин-күп сәламнәр күндер, яме.
Айфон иясе, такмаклый-такмаклый, җиңел генә урыныннан купты:
Атлар килә адымлап,
Сагышларым юар булса –
Юар идем сабынлап.
– Адашырсың, вокзалга хәтле озатыйммы? – дигәч тә, кул гына селтәде:
– Сыер асраганда ял саен үзәк базарыгызда сөт-каймак саткан апагыз
мин, күз йомып та йөрим ташкалагызда. Лутчы улымны тап, гозерем шул
сиңа, канатым.
Кинәт кенә урамда хәрәкәт тынды. Тирә-юнь агарды, агарды... Күктән
илаһи авазлар саркып төшеп, бәгырьне көйдерде.
– Кайда син, улы-ы-каем? Исәнме син?
Әнисе инәлә... Бу тавышны кабат-кабат ишетер өчен әллә ниләр бирер
иде Галишан! «Исән, әни, исән...» Ул йодрыгы белән яшь элпәсе каплаган
күзен угалады. Хәрәкәт туктамаган, урам әүвәлгечә гөжли. Оят, валлаһи!
Хисләнде. Кайтырга вакыт. Кая? Өенәме? Әллә тау куышынамы? Әсәренең
төп каһарманы үзе. Димәк, кыргый адәмнең тормышы белән яшәргә
тырышу табигый. Тик хыял бәллүр савыт, чынбарлык аны чәлпәрәмә китерә.
Галишан – заман капкынында чәбәләнгән әсир. Ычкындырмый заман. Ватык
кисәкләрен киредән җыеп бербөтен иткәч кенә, хыял янә чәлпәрәмә килә.
Менә, айфонлы карчык. Ничек бичара ананың гозеренә битараф каласың?!
Аның улы шалтыратмый, аның кайгысы белән чагыштырганда, бәлки, синең
әсәрең чүп кенәдер. Әйе, таны, чүп кенә! Ну, малай актыгы, яңаклыйсы иде
сине! Телефоннан: «Мин исән, әни!» – дип, өч сүз әйтергә ярамагач, ник
ябышып ятасың шул «зур эшеңә!» Хәсрәт капчыгы син!
Әй, кемне элеп алып, селкеп сала ул? Үзе дә кайчандыр әздән генә генә
тәхет колына әйләнмәде. Кырык яшь! Учында кайнар күмер чөеп уйнарлык дәртле чак. Китап киштәсендә калын-калын өч җыентык. Исеменең исе
тарала башлап, укучының күңелен кытыклаган чак. Өстәлендә каләм
карасына сусаган ак кәгазь... Чәчелеп китеп яз да яз гына! «Кылыч»
журналына тозлап-борычлап, фельетоннар әтмәлләсә, гонорар шәп түләнә.
Казна эшендә чиләнмәгән ирекле язучыга акчаның артыгы юк.
Көннәрдән беркөнне шушы ипле-җайлы дөньяны таяк тыгып бутап
ыргыттылар. Янәсе татар әдәбиятының киләчәге Галишан Фаязов кулында,
янәсе бетә, имеш, әдәбият ул Язучылар берлеген җитәкләмәсә, бетә. Язасы
роман-бәяннарын читкә этәреп, журнал белән хезмәттәшлек итүдән ваз
кичеп, баш-аягы белән «татар әдәбияты»н «коткарырга» керешкәч кенә,
«мактаулы» фирка җитәкчесе аңа: «Раз, мәртәбәле оешма рәисе икән,
әзерлән, син депутатлыкка кандидат», – диде. Гомум исемлек белән
җырлап кына узасы бугай. Рәхәт. «Мине сайласагыз, юл салдыртам, күпер
төзеттерәм яисә түбәсеннән су аккан мәктәбегезне төзекләндертәм», – дип,
беркатлы халыкны ышандырып, буш вәгъдәләр чәчеп, һәм азактан берсен
дә үтәмичә, их нигә алдадым дия-дия вөҗдан газабы кичермисең.
Намзәтләр белән фикер алышу театр бинасында үтте. Фойеда зур бәйрәм!
Читтә оркестр уйный, энәдән-җептән киенгән агай-эне әрле-бирле йөренә.
Шап-шоп җилкәгә сугып күрешүләр, көлү-шаярулар, кычкырып сөйләшүләр
тыелган диярсең, халык үтә дә җитди. Галишан Рәссамнар берлеге рәисе Зариф
Байсаровны очратты. Дулкынланудан йөзе кызарган егет пышылдап кына:
– Батырмаслар микән? – диде. – Кемнәрдер кемнедер өнәмичә, үзенең
кешесен тыгарга может диләр. Син төртмәле сорауларга җавап бирергә
әзерме, дускай? Сез, әдипләрнең теле телгә йокмый, әзер, конечно! Кул
белән эшләгәч, безнең сөйләм осталыгы чамалы.
«Телгә оста»га трибунадан тәбрикләү сүзе әйтергә кушылган иде. Язучы
бит! Җыелыш-фәләннәрне, бигрәк тә сәясәткә кагылышлы җыеннарны
җене сөймәгән Галишан сәхнәгә менәргә атлыгып торса икән!
Аның тамгалы урыны иң арткы рәтләрдә иде. Фирка башлыгы сәхнәдә
күренү белән зал, аягүрә басып, гөрләтеп кул чапты. Кәчтүм чабуы урындык
ярыгына эләгеп, ул җәлт кенә «аякланмады». Бу беренче «промах» булды.
Икенчесен ул «промах»ка санамас иде. «Фиркадәшләремне ни рәвешлерәк
сәламләрмен икән?» – дип, куен дәфтәренә берничә саллы-саллы һәм бик
тә «акыллы» җөмләләр теркәгән иде, шуларга күз йөртим дип, кесәсенә
тыгылса, кулына дүрткә бөкләнгән саргылт кәгазь эләкте. «Срочно» дип
суккан исемсез телеграмма иде бу. Сәгать унбергә! Хәерсез, ничек онытты
икән! Тормышындагы көтелмәгән (һәм һич тә теләмәгән!) үзгәрешләрдән
зиһене чуалдымы? Ул елларда учка гына сыярлык чыбыксыз телефоннар
төшкә дә керми иде. Якыннарыңа йә сәлам хаты юлла, йә телеграф пунктына
чап! Алар авылы исә бөтенләй элемтәсез яши, почта бүлекчәсенә хәтле
егерме чакрымдагы үзәктә иде. Казанда иртәдән бирле буран котыра, авылда
да шул ук галәмәттер. Әнисе кар көртләре ерып ничек барыр икән? Юлга
чыкмас ул. Фермада резин итеге белән тизәккә чума-чума сыер сауган
әнкәсенең аяк буыннары шешеп аксаткан иде. Мөгаен, күрше хатыны
Газизәне җибәргәндер. Чирләдеме, ишегалдында бозга таеп егылдымы?
Тикмәгә генә телеграмма суктырмас иде. «Әллә...» Бу уйдан тәнендә бала
йоннары кабарды. «Әллә...» Юк, юк, исән әнкәсе, исән! Билгеләнгән вакытка ярты гына сәгать калган. Өлгерәсе! Урындыгын
аудара язып сикереп торды Галишан. Тавыш фирка башлыгының нотыгын
бүлде, зал да дәррәү аңа табан борылды. «Кем анда олы абзыйның докладын
өзәргә базды?»
Өлгерде ул. Оператор: «Фаязов, сигезенче кабинетка керегез,
тоташтырам», – дигәч, калтыраган кулы белән трубканы алды.
– Алло, кем син? Күрше Газизәме? Кем?
– Саумы, улкаем?
Бозланган йөрәгеңне эретерлек иң назлы сүз! «Улкаем...»
Галишан иркен сулап (исән!):
– Сау гына, әни, – диде. – Бер-бер хәл булмагандыр бит, әни?
– Бар да яхшы, улкаем. Үзеңдә ни хәлләр? Тамагыңа ашыйсыңмы?
Быелгы кыш зерә салкын, өстеңә җылы киясеңме? Очынып, яланбаш
йөрмә, малай!
– Әни, миңа кырык яшь! Сабый түгел мин, әни!
– Сакалың агарса да, син миңа бала, улкаем.
– Карлы-буранлы көндә шул тиклем ерактан ник килдең инде, әни?
– Килдем әле, улым. Төшемдә нәрсәгәдер борчылдың бит, яңалыкларым
да күп. Теге карт бөдрә сарык бәрәнләде. Өчне. Аларны өшемәсеннәр дип
пич аралыгына яптым. Кышка туктамады тавыкларым, көн дә йомырка
салалар. Үземә пешергән майлы ботка ашатам. Азгын кәҗәне суйдырырмын
дигәнием дә, тимим соң! Сөте файдалы, җәйгә оныкларны кайтарсаң,
эчәрләр, боерса.
– Ник картайгач та, терлек-туар белән чиләнәсең, әни?
– Әй, улкаем, алар миңа бер юаныч бит.
– Юаныч дип егыла-бәрелә дөнья кумыйлар, әни!
– Һәркем үзенчә тереклек итә, улкаем. Мин үземчә, син үзеңчә. Авылда
Галишан «даһи» дигәч, и сөенәм, и сөенәм. Язучылар башлыгы да икән син.
– Кәгазьдә генә, әни. Болай бездә һәр язучы даһи, һәр язучы – башлык.
Арага оператор кысылды:
«Ваше время вышло».
– Хуш, әни!
– Сау бул, улкаем!
Җан кинәнде. Әнисе исән-сау! Урамда гына аның башына сукты. Ул
үз-үзен белештермичә тантаналы җыелыштан чыгып йөгерде. Урындыгы
суынмагандыр, кереп утырса да була. Ләкин ишек төбендәге кизү егет аны
эчкә уздырмады:
– Сезне кертмәскә приказ бирелде, абый!
– Энем, мин депутатлыкка кандидат, – диде Галишан.
– Кертмәскә, и всё, абый!
Нишләргә? Тәүге сәяси бөкрене ничек турайтырга? Бердәнбер юл:
буранга күмелеп, җыен тәмамланганын көтәргә дә «олы абзый» ишектә
күренү белән каршысына атылырга һәм, газиз башыңны иеп (бәлки
маңгаеңны җиргә орып!), гафу үтенергә! Гадәттә, мескеннәрне кызганалар.
Аларны буйсындырып, кол итүе дә җиңел.
Галишан, бу уеннан чирканып, кар тулган җилкәсен җыерды...
Иртәгәсен кабинет ишеген шакымый-нитми генә күн пәлтәле «иптәш» килеп керде. Замана комиссары! Биленә каеш буып, наган гына кыстырасы.
«Олы абзый»ның ярдәмчесе Матуров икән, эредән алдыртып сөйләште.
– Кичә сез тәртип боздыгыз, Фаязов.
– Шулайрак шул, боздым. Әни чакыртты.
– Ирониягезне ташлагыз, Фаязов! Сез нинди биек тәхетләрдән колак
кактыгыз.
– Минем өчен иң биек тәхет – әнинеке. Чөнки йөрәктә ул.
Ярдәмче пәлтә төймәсен ычкындырды. Кикрик кабартып бәхәсләшмәкче.
Дөнья сине киртәдән сыптырып төшермәгәе, яшь әтәч!
– Без сезне кандидатлар исемлегеннән сыздык, Фаязов.
– Хуп, хуп. Язарга вакыт күбәер.
Замана комиссары, күзе белән бүлмәне айкап:
– Тарихи романнар язасызмы? Сезнең турында досье тупланды.
Коммунистлар чорында кайбер әкиятләрегезне цензура бастырмаган
икән, – диде.
– Әйе, булды андый хәл. Бүген бастырырлар, бүген илдә демократия,
сүз иреге, хөррият.
«Алдан кычкырган күкенең башы ярыла» диләр. Авызыңны үлчәп ачасы
көннәр алда икән, алда... Мактаулы фирканең абруена төкергән Галишанны
кичермәделәр.
Озакламый өстән тагын бер фәрман «яуды»: берлек рәисе вазифасыннан
азат итәргә! Монысында дус-каләмдәшләр кичермәде. Алар аңа тау-тау
өмет баглаган: кайсына исем, кайсына хөкүмәт бүләге, кайсына ял йортына
юллама кирәк иде. Ул авылга – әнисе янына кайтты. Үзәктән җәяү. Кар
ера-ера. Галишан ул чакта чын мәгънәсендә бәхетле булган икән. Мөгаен,
кырык яшьлек язучы борынгы гасырларда каләме белән чокына-чокына
киләчәкне күзалламагандыр. Киләчәктә ил-көн коточкыч үзгәрер, дәүләт
милке елгырларга бушлай диярлек өләшенер, берәүләр җир-суларны, урман-
кырларны кесәсенә бөкләп тыгып баеганда, икенче берәүләр, бигрәк тә карт-
коры, хәерчелек чигенә җитәр. Туксанынчы елларда азатлык яулаган мәйданнар
тараер һәм, милләт филтәсенә ут кабызып, татар дөньясын яктырткан ир-
егетләр эзәрлекләнер. Карагруһлар, Мәскәүгә әләк ташый-ташый, үз теләгенә
ирешер, мәктәпләрдән татар теле куылыр, татар баласы ана теленнән мәхрүм
ителгәч татар әдәбиятын укучылар сафы сирәгәер. Моңарчы каләм хакы белән
яшәгән язучының хезмәте тиеннәр белән дә бәяләнмәс.
Әйе, ике тәхетеннән сөрелсә дә, ул чакта Фаязов бәхетле булган икән.
Авылда ул өч көн торды. Кар күмгән ишегалдын көрәгәч, ярсый-ярсый
утын ярды…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 01, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев