Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ир-егет колагына

Аңа охшап, ничә төрле гөлләр Җирне бизәр язын, чәчәк атып. Ул бит үзе – яшәешнең көче. Ул – Ходайның иң сөйкемле заты.

Күпме җегәр, ничә төрле җепләр
ялганылган таҗларына аның.
Бер күз салсаң, башка онытмассың.
Һәм көтәрсең очрашуны тагын.
Кадерен бел! Үтә бәллүр аның
нечкә күңеле – җил тимәсен берүк!
Асылташтан асылырак күзләр
яшь түкмәсен, сине дорфа күреп!
Борын-борын заманалар белән
бәйләнгән күк аның чиксез аңы.
Кайлардан ул куәт ала дисең?
Ниләр белән якты камил җаны?
Эзләмә син базарлардан бүләк –
Сатып алып булмас аңа тиңне!
Учларына йөрәгеңне салып,
Бүләк итеп юлла сөюеңне!
Аңа охшап, ничә төрле гөлләр
Җирне бизәр язын, чәчәк атып.
Ул бит үзе – яшәешнең көче.
Ул – Ходайның иң сөйкемле заты.

 

Оксана Ильюп

«КУ» 01, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ул бит үзе – яшәешнең көче.................Ул – Ходайның иң сөйкемле заты. (“Ир-заты колагына” Оксана Ильюп....................)Син язганча, сез бит шундый назлы, сөйкемлеләр, җанга якыннар! Әмма ничек сезнең арагыздан чыга микән явыз хатыннар? ...............Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)