Логотип Казан Утлары
Роман

Хәчтерүш (романның дәвамы)

Аларның очрашу мөмкинлекләре артканнан-арта. Бу хәл аңа ышаныч, шанс бирә! Тик биредә түгел, ничек тә булса Казанда күрешү турында уйларга кирәк! Резидә! Менә нинди татлы исем икән ул, матур исем икән ул, Резидә!

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Кунак булсаң – тыйнак бул!

Бу юлы кайтканда, туганнан туган Каюм абыйсы да чираттагы ялында
булып чыкты. Соңгы елларда ике агай-эненең аралары шактый ныгыды.
Сыздырып гармунда, баянда уйнаганга да, төрле ярышларда призлы
урыннар яулаганга да, Каюм абыйсы аны якын итә, хөрмәтли башлаган
иде. «Энекәш!» дип кенә эндәшә аңа хәзер абзасы. Берәр чит авылга
кызлар янына кич утырырга барса да, иң ышанычлы кеше итеп, үзеннән
калдырмый. Кайчагында: «Энекәш, мин түгел ул, берне тондырса, ник
туганыңа үкенерсең!» – дип мактанып, әтәчләнеп тә ала. Хәнифкә генә
уңайсыз була ул чагында, оялуыннан кызарып ук чыга, чөнки ул көчледән
дә көчлерәкләр барлыгын яхшы белә. Тренер Рашат абыйсы: «Көчегез белән
беркайчан да мактанышмагыз, дөньяда сездән дә көчлерәкләр барлыгын онытмагыз!» – дия килде. Илледән артык йодрык сугышы үткәргән, шуның
ачысын да, төчесен дә татыган үсмергә әтәчләнеп йөрү бөтенләй төс түгел
иде. Ә менә дус-ишләренә, туганнарына берәрсе яный икән, ул чагында
спортчы егет сабырлыгын югалта, чандыр, йомыкый гына күренгән егетебез
шундук арысландай гайрәтлегә әйләнә, яшен тизлегендәге хәрәкәтләре
көчсезләндерә дә куя дошман якны. Җитез, көчле аякларында очып кына
йөри ул. Күпчелек очракта конфликтлар бу спорт галәмәтләреннән соң
тиз чишелә. Әле генә синең белән канга батканчы сугышырга җыенган
иптәшләр, гайрәтләнеп йодрыклар уйнаткан көндәшенең осталыгын күреп,
бөтенләй үзгә бәндәгә, дустыңа әверелә. Андый иптәшлек-дуслык ни
сәбәпледер озын гомерле була. Хәниф үзе дә юк-бар өчен бәйләнешләргә
кермәскә тырыша. Шул сәбәпле ызгышларның күпчелеге аңлашулар белән
генә тәмамлана. Кайсы гына авылга бармасын, аның хәзер дус-ишләре,
танышлары күп. Бу үзе бәхет түгелме? Балчыклы авылына килгән чит-
ятларга да басым ясатмый ул! Иң мөһиме: үзләрен тәртипле тотсыннар!
Авылның кайбер калай әтәчләре күрше саланыкыларга бәйләнә башласа,
«үзегезнең дә аларга барасыгыз барын онытмагыз!» – дип, ярсуларын
туктата тора. Зәйнет бабасына рәхмәт: «Авыл саен ике-өч абруйлы дустың
булсын! Үзләре килсәләр, якты чырай, такта чәй күрсәт, менә булырсың
кеше!» – дигән тәрбияви сүзләрен гел исендә тота ул. «Кунак булсаң –
тыйнак бул!» дигәнен дә онытмый.
Бүген аның иптәшләре белән кич утырырга да теләге көчле иде. Ул
җыр-биюле Сараул елгасы буйларын, ярышып биегән яшьләрне күз алдына
китереп, хыялланып кайтты. Ләкин Каюм агасы үзе белән күрше авылга
барырга иптәшкә чакыргач, аның үтенечен кире кага алмады. Үзләренә
унбиш чакрымдагы саланы элек тә күргәне бар иде. Казаннан кайтышлый
ничектер шуннан узганнары да булды. Кечерәк чагында, җигүле атка
утырып, туганнарына кунакка килеп китүләрен дә хәтерли. Алма, груша,
чия, слива кебек агачларга күмелеп утырган озын, бер урамлы авыл иде
ул. Арт якларында бәрәңге бакчалары, юл аша, өйләре каршысында исә,
рәшәткәләр белән уратып алынган җимеш бакчалары тезелеп киткән.
Кешеләре дә шат күңелле, кунакчыл тоелган иде шул чакта. Тик чит-ят
авыл инде, Хәниф шикләнеп, абзасыннан: «Безгә анда бәйләнмәсләрме
соң?» – дип сорап куйды. «Борчылма, энекәш, анда безгә туган тиешле
Рафаэль белән Шамилләр, йөргән кызым Наҗиянең абыйсы Дамир бар!
Сабан туе батыры Хәлим белән аның энесе Җәмил үзләре чакырды. Казанда
без бер заводта эшлибез бит!» – дип тынычландырды абыйсы. Аның шулай
тәвәккәл сөйләшүе кыюлык өстәсә дә, эчке сиземләве борчуга салды. Нидер
булыр кебек тоелды аңа.
***
Ниһаять, күптән яңгыр күрмәгән Балчыклы урамнарында тузан
болытлары күтәреп, мөгрәп, бәэлдәп көтү кайтты. Сала унбиш-егерме
минутка тынычлыгын югалтып, терлекләрен, гадәтсез сыер-сарыгын
эзләгән төрле тавышларга күмелеп торды. Ул авазлар да тора-бара
кимегәннән-кими барып, кайбер өйләрдә этләр өргәләп алганны санамасак,
тынып, тынычланып калды. Дөнья үзенең элекке агымына кайтты.

Терлекләрнең абзарга ябылганын, сыерлар савылып беткәнен көтеп кенә
торган кебек, кояш та офык артына тәгәрәде. Үзе төшеп китеп юкка чыкса
да, куе кызыл чаткысы зур әләм кебек күк йөзенә җәелде.
Озакламый авылны караңгылык уратып алды. Каюм абыйсы белән
Хәниф утырган «Минск» мотоциклы, авыл ягына төтен сибеп калдырып,
Иламан урманы ягына ыргылды. Аның артында тау сыртына урнашкан
Тукай авылы җәйрәп ята. Агасы, мотоцикл тавышын басарга тырышып:
«Очып төшеп калма, ныклабрак тотын!» – дип кычкырды. Үзе, һаман
чамасын онытып, тизлекне арттыра, Хәнифнең аңлавынча, ул тизрәк
барып җитеп, сөйгән ярын күрергә ашкына иде. Менә алар, ут яктысында
каралып күренгән урманны ярып чыгып, ике чакрымлап баргач, Тукайның
бердәнбер урамына җилдереп килеп тә керделәр.
Булачак җиңгәчәйләренең матур итеп буялган йортлары авыл башында
гына булып чыкты. Куе сары төскә буялган бура. Тәрәзә рамнары ачык
зәңгәр төскә яңа гына буялганга охшаган. Каршы якның өч тәрәзәсеннән дә
Хәнифкә җылылык бөркелгән кебек тоелды. Урам буйлап электр баганалары
тезелеп киткән. Күбесендә янган көчле лампалар яктысыннан урам юлына
багана, агач-куакларның шәүләләре ишелеп төшкән. Яктылыкка омтылган
бөҗәк-күбәләкләр шул кечкенә генә кояшлар тирәсендә биешә. Ул да түгел,
матай тавышын ишетеп, ахры, ишегалдыннан бер егет килеп чыкты. Ут
яктысында Хәниф аның шатлык сирпеп торган зәңгәр, нурлы күзләрен
шәйләп алды. Димәк, безнең бирегә килүебезне көткәннәр. Каюм абыйсы
белән хуҗа кул бирешеп, кочаклашып күрештеләр. Агасы: «Ни хәлләрегез
бар, Дамир бырат!» – дип, хәл-әхвәл белешеп алды. «Аллага шөкер, Каюм!
Менә кичә Наҗия сеңел белән эштән соң иң ахыргы парахутка утырып
кайттык. Тәмтедән машина белән Нурислам килеп алды». Каюм агасы
канәгать тавыш белән: «Алай икән», – дип сузып куйды. Аннан исенә
төшеп: «Таныш бул, Дамир, менә бу сиңа сөйләгән боксёр энекәш Хәниф
үзе инде!» – дип мактанып алды. Үсмер генә уңайсызланды. Нишләп бөтен
җирдә аны чөгендердәй кызартып мактый икән дип, эченнән генә үпкәләп,
агасын сүгеп куйды. Хуҗа егет аның белән дә ике кулын биреп күрешкәч,
өйгә керергә өндәде. Каюм абыйсы: «Юк, юк, анда кереп, күзгә ташланып
йөрмибез инде, яхшы түгел!» – дип куйды. «Кит әле, нинди яхшы түгел,
әйдәгез, әйдә, анда Наҗия сеңел ашлар пешереп куйды, чәе-мәе дә дигәндәй,
керик, утырыйк, аннан бергәләшеп клубка төшәрбез!» – дип, кирегә юл
калдырмады. Түргә үтсәләр, анда Дамир абыйсы кебек үк зәңгәр күзле,
чибәр генә бер туташ өстәл тирәсендә кайнаша иде. «Күршеләрнең тавыгы
да күркә кебек күренә!» дигәндәй, бу түтәен ошатты үсмер. «Чибәр икән!»
дип, сак кына Наҗия апасын тикшерде кунак егет. Алла белә, тугания апасы
булып куйса! Каюм абыйсына лаеклы бичә микән соң бу кызый? Менә
хикмәт нидә! Ул күзәтүен дәвам итте. Зәңгәрсу күлмәге өстенә кызгылт
кофта элгән туташның буй-сыны да зифа, ташып торган түшләре нечкә
билле гәүдәсенә ямь өсти. Төскә-биткә дә сөйкемле, сипкелле дә иде хәтта
Наҗия апасы. Зур зәңгәр бәбәкләре белән абзасына тутырып-тутырып
карап ала. Эһе, шатлыгы иркен өйләренә сыйса да, эченә сыймый, димәк,
абзасын үз итә. Аның уйларын кисәк кенә бүлеп, Каюм дәдәсе: «Таныш
бул, Наҗия. Менә бу минем Хәниф энекәш! Булачак халык артисты, менә дигән спортчы», – дип әйтеп бетермәде, үсмер аны бүлдереп: «Каюм
абый!» – дип, сүзне өзде. Ләкин бүген агасының теле кычытып кына тора
икән. «Бер дә оялып торма, энекәш! Мин бит булганын гына сөйлим!» –
дигәч, Хәниф түзмәде, урыныннан торып: «Ярый, мин чыга торам!» – дип,
ишеккә юнәлде. Наҗия җиңгәсе генә: «Туктагыз инде, Хәниф, чәйләр эчкәч,
бергәләп кузгалырбыз!» – дип туктатып та карады. Үсмер: «Рәхмәт!» –
диде дә юк булды.
Озакламый әйбәт кенә кәефләнеп алган ир-егетләр пәйда булды. Капка
төбендә моңаеп утырган оланга Каюм абыйсы: «Анда Наҗия апаң син
килә дип, тәмле ашлар пешереп куйган, табыннан олы булырга ярамый ул,
энекәш!» – дип, хуҗаларга ярарга тырышып сүгеп алды.
– Ашыйсым килми бит! – дип куйды үсмер, акланып. Абыйсының: «Төне
буена бик ашыйсың килер дә менә!» – дигән сүзен капкадан чыгып килүче
Наҗия җиңгәсе дә эләктереп алды:
– Әле вакыт бар бит, Дамир абый, әйдә, кереп капкалап чыксын
инде, – дип өндәде.
– Юк, юк, Наҗия апа, чынлап та, тук мин!
– Алайса, соңрак өйгә кайтып килербез, тамагың ачса, Дамир абыеңа
әйтерсең, – диде Наҗия апасы.
– Ярар, – дип куйды Хәниф тә сүзне озын-озакка сузмас өчен.
– Апа белән абзый да күренми, берәр җиргә китмәгәннәрдер бит? – дип
сорады Каюм абыйсы.
– Кызыл юл авылына туганнарга кунакка тайды алар. Иртәгә генә
кайтачаклар. Мин ялга кайткач, терлекләрне үзем карыйм. Куна калсагыз
да була, әнә алма бакчасында менә дигән җәйге өй, саф һава!
– Менә энекәшкә дә берәр чибәррәк кыз табып бирсәгез, кунарбыз да,
шулай бит, Хәниф?
– Хе, хет бөтен авыл кызларын озатса да, бер сүзем юк! Чәчбикәләр
белән дөнья тулы, рәтле-башлы егетләре генә күренми.
– Алайса, энекәш, клубта кайсысы ошый, шунысы синеке инде! – дип,
күзен кысып, төгәлләп тә куйды агасы.
Кая ул егетләр булмасын, ди, шимбә көн булу сәбәпле, Тукай авылының
җыйнак кына клубы яшьләр белән шыгрым тулы иде. Алар Дамирга
ияреп, кеше араларыннан түргә уздылар. Артта саланың иң абруйлы
яшь-җилкенчәкләре көлешә-көлешә, тәмләп кенә тамак чылатып яталар.
Күпчелеге озын чәч җибәргән, клүш чалбар кигән, күренеп тора, ял
көннәренә каладан кайтучылар. Атнага бер генә күрешкәч, сөйләшәсе
сүзләре дә арткан. Арада берсе, тельняшка өстеннән кәчтүм элгәне, кызык
итеп нәрсәдер сөйли, яңа килүчеләр дә аның вәгазенә колак салды.
– Соң, мин кичә пароходтан төшкәч, Тәмтедә рыжий Володяны очраттым.
Күрешү хөрмәтенә җибәрдек инде. Аннан өендә көмешкә чөмергәнемне
дә хәтерлим. Сеңлесе Наташаның безнең тирәдә бөтерелгәнен дә аз-маз
чамалап калдым. Бүген иртән әче сусау белән уянып китсәм, кайда ятканыма
төшенмим. Боргаланып карасам, анадан тума бер кыз янәшәдә. Йөрәгем
жу итеп китте. Беттем, мәйтәм, өйләндерәләр! Тегенең өстен генә каплаган
идем: «Куда идёшь?» – дип мыгырдый. Су гына эчеп киләм, мәйтәм, лежи-
лежи! «Ладно, тогда!» – ди бу миңа. Шуннан тиз генә киенеп чыгып сыздым бит, малай. Тәмте башында сөт машинасы очрап, шуның белән кайттым,
кичә юлга чыккан кеше, бүген иртән генә өйгә эләктем, вәт дурак баш!
Әтидән оят!
– Әйтәм, бүген рыжий Володя, матай белән килеп, сине эзләп йөрде.
Беттең син, Фәрит, каптың. – дип, әллә чынлап, әллә шаяртып, каратут
чырайлы, көдрә чәчле, хәйләкәр күзле берәүсе әйтеп куйды.
Шуннан әңгәмәдәшчеләрнең шаяртуларын Дамир абыйсы:
– Сәлам, җегетләр! – дип бүлде. Араларында берсе, озын буйлы, нык
гәүдәлесе:
– О-о-о, Каюм туган да килгән икән! – дип, абзасын кочаклап ук алды.
Калган ир-атлар да бер-бер артлы кул биреп күрешеп чыктылар. Исемнәрен
әйтешеп танышкач, Хәлим дигән олпат гәүдәлесе:
– Әйдәгез әле, җегетләр, үзебезнең кунакларга да салыгыз әле, якынрак
кил, Каюм... Хәниф энекәш, тартынма, үз авылыңдагы кебек бул! – дип,
хәмер тутырылган стаканны аңа сузып, кыстый башлады.
– Рәхмәт, мин эчмим шул! – дип, үсмер баш тартты.
– Чыннан да, кулланмый ул, спорт белән шөгыльләнә! – дип, абзасы
эшкә ачыклык кертте.
– Алайса, бар, кызлар карый тор, кайсысы ошый, шунысы синеке,
энекәш! – диде нык гәүдәле Хәлим абзасы. Үсмер теләр-теләмәс кенә,
дөбер-шатыр губернатор дигәндәй, шау-гөр килеп биешеп ятучы яшьләр
янына китте. Төрле бию көйләреннән торган тезмәләрне гармунчы бер-бер
артлы сиптерә генә, үзе такмаклап-җырлап та җибәргәли:
– Чакрым саен, чакрым саен
Утыртканнар багана,
Бер-икене, өчне-дүртне
Сөя торган замана! –
дип әйттерә. Көйгә тәңгәл уң аягының очы белән ритмга кушылып, буявы
күптән кырылып беткән идән тактасын бәргәли.
– Әнә килә автомобиль,
син генә утыр инде,
сөйгән ярың кырык тугыз,
иллегә тутыр инде! –
дип кабат әйттереп куя. Яшьләр рәхәтләнеп, туарылып бииләр. «Безнең
авылдагы кебек кыланышып торучылар юк икән!» Ул төрле чәчәкләр
төшерелгән купшы күлмәкләр кигән кызларны күзләде. Чәчбикәләр аның
бу дөньяда булуын да белмичә, мең сынаулар күреп каешланган, күпме
яшьләрне озаткан, каршы алган идән тактасын дөбердәтепме-дөбердәтәләр.
Үсмер игътибар белән чибәркәйләрне күзәтте. Арада берсе бик матур
чырайлы булса да, биле юк, кирәгеннән артык симезрәк икән шул. Барлык
түтәйләрне, яшь-җилкенчәкләрне дә барлады ул, тик күңеленә хуш
килердәен тапмады. Биредәгеләр арасында юк иде аның бердәнбере. Кая ул
курсташы Гөлнәзирә, Зөһрә, Фиданияләр белән ярышырдайлары?! Тукай
алма бакчаларына күмелеп утырган матур авыл булса да, ахры, Аллаһы Тәгалә гүзәллекне бу тирәдәге табигатькә биреп бетергән. Күңеле төшеп,
читкәрәк китеп, стена кырыендагы түгәрәк мич янына елышты ул. «Әгәр
дә иртәгә дә абзасы бирегә килергә өндәсә, берәр сәбәп табып, Балчыклыда
гына калырга кирәк». Күңелен бушлык биләп алды. Үсмер өчен бу кичәнең
кызыгы калмаган иде. Тизрәк авылга кайтып җитеп, печән исләре аңкып
торган келәтендәге ятагына чумасы иде. Ләкин Наҗия дип мөкиббән киткән
абыйсы хакына түзәргә кала инде.
Шулай аптырап, төрле уйларга чумып, кәефсезләнеп торганда, түгәрәк
мичнең аргы башына күз салды да, бер чибәркәйне күреп, исе-акылы
китте. Ничек күзгә-башка элегрәк чалынмады соң ул? Ахры, мич артына
посып утыргангадыр. Чәчбикә сизмәслек итеп, сак кына күзәтә башлады.
Бу аңа кирәкле зат иде! Шомырт кара чәч, тулып торган алсу иреннәр. Ә
нинди сихерле күз карашы! Нишләп биеми ул? Гәүдәсен дә тулысынча
күрәсе иде бер! Ә гармун дәртле бию көен уйный да уйный. Гармунчы
кабат такмаклап җибәрә:
Исемнәре Габдулла,
исемнәре Габдулла,
ярны сөйсәң, сөй икене,
берсе запаска була!
Ниһаять, серле, сихри туташны да бер үткен егет: «Әйдә, мич артында
посып утырма әле!» – дип, биергә тартып чыгарды. Хәниф тә урыныннан
кубып, тамаша барган якка юнәлде. Әнә теге егет белән кыз идән
тактасын дөбердәтәләр. Ул алардан күзен алалмады. Әллә чыгып, кызны
үзенә тартып алып биергә инде дип тә дуамалланып уйлап куйды. Ярамас
шул! Кунак булсаң, тыйнак бул! Яшь бикәч артыгын кыланмыйча,
итагатьле генә тыпырдый. Тик егет кисәге генә, үзенең көчен күрсәтергә
теләпме, гайрәтләнә, бар куәтенә бөтерә чибәр туташны. «Җәмил, җитте
инде, шул кадәр әйләндермә!» – дип, кыз үпкәләп кулын тартып алды
да кире үзенең мич артына юнәлде. Хәнифнең, ни сәбәпледер, битләре
кызыша башлады. Бу – шул үзе бит, ул тансыклаган кыз. Ләкин аңа
карар микән соң мондый гүзәл зат? Гөлнәзирә кебек тәкәббер булып
чыкса! Артыннан саклап йөрүчесе дә бардыр әле сылукайның. Мондый
чибәркәйне ялгыз тотмаслар. Ул бар дөньясын онытып, төбәлеп, үзе
дә сизмәстән кызга карап тора башлады. Зур кара күзләр кинәт аңа
борылып төбәлде, гаҗәпләнде, аптырап калды. Бу сихерле караш иде.
«Бу мин эзләгән пәри кызы, бу минем күңелемнең каһарманы, ничек сүз
катып карарга, ничек мөмкинлек табарга икән?» – дип бимазаланды ул.
Шул ук вакытта: «Әгәр Дездемонаның янәшәсендә генә Отеллосы да
булып чыкса?» дигән икенче бер тавыш әлеге адымнан туктатып калды.
«Ачыкларга кирәк, бар микән Ромеосы, Таһиры? Башта белешергә кирәк,
аннан күз күрер!» дип уйлады. Ул да түгел, Хәлим дигән дустын иярткән
Каюм абыйсы килеп чыкты.
– Йә, нәрсә, энекәш, күңелеңә ятышлысын таптыңмы соң инде? – дип,
шау-шуны басарга тырышып, кычкырып, оран салып сорады. Тирә-юньдәге
яшьләр дә, аның тавышына колак салып, борылып-борылып карадылар.
«Нишләп акырып сөйләшә инде, бөтен кеше аларга игътибар итә башлады бит?! – дип борчыла башлады оялчан үсмер. – Әз генә кабып
алса, чукраклар йортына эләккәндәй колак ярып сөйләшә!»
– Йә, нәрсә дәшмисең, таптыңмы дим берәрсен? Сайласаң – озата бар,
бәйләнсәләр, Хәлим абыеңнарга килдем диярсең! Шулай бит, Хәлим
туган? – дип куйды ул нык бәдәнле ир-атка. Тегесе исә:
– Бәйләнеп кенә карасыннар, теләсә кайсын озат, энекәш! – дип, көч
биреп куйды.
– Йә, кайсы күңелеңә хуш килде инде?
Хәниф сак кына мич артында утырган кызга башы белән ымлап күрсәтте.
Тукайның абруйлы малае нишләптер Каюм абыйсын култыклап, читкә
ияртеп алып китте. «Ни булды икән, әллә үзе күз тотып йөргән сөйгәнеме,
әллә аның бичәсе булып чыктымы? Кияүдәдер дисәм, бик яшь күренә.
Бәлкем сеңлеседер, йә инде туганы! Чит авыл малае белән аралаштырырга
теләмидер!» Ул да түгел, Каюм агасы кире әйләнеп килде.
– Энекәш, үпкәләмә, ул кыз янына барырга ярамый. Аның белән
Хәлимнең бертуган энесе Җәмил икенче ел очрашып йөри икән! Теләсәң
кайсын озат, бары тик анысын түгел! Кунакта икәнлегебезне онытырга,
дуслар белән хатын-кыз бүлешеп дошманлашырга ярамый! – дип кисәтте.
Нишләсен инде студент Хәниф, ике ел очрашып йөргән кешеләр
арасына керергә тинтәк түгел лә. Ләкин андый матур йөзне, сихри
күзләрне тиз генә оныта алырмы икән ул? Аның күңел түренә кереп
оялады бит әлеге пәри кызы. Аның яшь ярсу йөрәгенә ничек тә түзәргә
кирәк?! Инде барысы да билгеле булды, ачыклык керде кебек, ләкин аның
саен бу кызга булган хисләре куерганнан-куера гына бара иде. «Исемен
генә дә белмим бит, ничек, кемнән сорарга? Үзеңне зурлап, кунак итеп
каршы алган авыл яшьләренең күңеленә төкерү тыйнаксызлык булачак!
Һәрбер саланың үз горурлыгы, үз кануннары бар. Хәниф, тый, авызлыкла
үзеңнең дәртле хисләреңне. Югыйсә күрше авылга юл ябылачак сиңа.
Хәтта Каюм абзасына да караш үзгәрәчәк! «Беткән, ди, сиңа чибәр
хатын-кызлар, шулар белән ил шыгрым тулган. Табылыр әле сиңа дигәне,
икенче берәве!» – дип, үсмер үзенең күңелен юатты. Бәлкем булачак
Наҗия җиңгәсеннән шыпырт кына сораргадыр. Алай да ярамый, әле
булачакмы ул, булмаячакмы аның тугания апасы, сүз йөртеп, серне ачса,
Җәмилнең тавыш чыгаруы бар! Шулчак аның колак төбендә сирена кебек
кабат Каюм абыйсының тавышы яңгырады: «Энекәш! Илдар брат арды,
әйдә, үзең чибәр кызларны бер биетеп, селкетеп ал әле, әйдә, әйдә, оялып
торма!» – дип, егетне кулыннан тотып, түргә сөйрәде. Күңел төшенкелеге
кичергән яшь шәкерт кенә: «Бу хәлемдә кирәкле дәрәҗәдә уйный алырмын
микән соң?» – дип бимазаланды, борчылды. Юк! Аңа үзенең осталыгын
күрсәтергә кирәк, җебемә, Хәниф! Син Казанның танылган спортчысы
түгелме соң? Рингка чыгар алдыннан да бит дулкынланасың, хәтта җиңә
алырмын микән инде дигән икеләнүле уйларыңнан җиңелчә калтырау да
тугалый. Ә менә инде рингка чыгып, көндәшең белән бергә-бер калып,
күзгә-күз карашып, сынашып алгач, гонг тавышыннан бөтен уйларың,
борчуларың юкка чыга. Спорт залында җыйган физик көчең һәм осталыгың
гына синең белән кала. Менә хәзер дә, Хәниф, сиңа үз-үзеңне кулга алып,
уйнау осталыгыңны тиешле дәрәҗәдә күрсәтергә кирәк! Тукай авылының ике гармунчысы да уйнаулары белән аңа җиткерә алмыйлар. Ләкин бу
аларның үз җире, үз клубы. Аңа барысы да сынап, басым ясап караячак.
Хатын-кызлары аның аягына кигән чүәгенә, өстенә элгән чапанына хәтле
тикшерәчәк дип, әдипләрчә уйлап куйды. Ул бию көен уйнау буенча
тирә-якта иң осталарның берсе иде. «Күрсен әле теге кара-чутыр чибәр
туташ, аңласын әле нинди асыл егетне югалтканын! Нәрсә уйлыйм соң
мин, югалтыр өчен бит башта табышырга, мәхәббәттә аңлашырга кирәк!
Ә монда ике арада бушлык, хәтта билгесезлек упкыны ята. Шуны сикереп
узарга бернинди мөмкинлеге дә юк! Чөнки аның егете – Җәмиле бар, шуның
белән бәхетле генә була күрсеннәр. Бәлки кайчан да булса, еллар үткәч,
аларның балаларына якыннан аралашырга туры килер! Булмас димә, дөнья
бу! Бәхетле генә итсен Ходай сине, чибәр туташ, ә миңа килгәндә, ничек тә
күңелемнән сызып ташларга тырышырмын. Йөрәгемнән йолкып атармын!»
– Энекәш, дим, энекәш, ник терәлеп каттың, әйдә, сыздырып җибәр
әле, – дип, Каюм абыйсы, урындыктагы Тула баянын алып, аңа сузды.
Кунак егет ашыкмый гына ике каешны ике иңсәсенә элде, җайлап кына
урындыкка утырды. Йөзләгән чит күзләр аңа төбәлгән, аны күзәтәләр иде.
Бармакларын җайлап, көйләп җибәрер өчен ул башта бөтен төймәләргә
баскалап чыкты. Аннан ноталарны барлады, дистәләгән күзләр һаман
аның тарафына юнәлгән. Коңгырт, яшькелт, зәңгәр, кара күзләр. Бас ягын
да кушып, ноталарны барлап алгач, бөтен игътибарын баянына туплап,
сыздырып уйнап җибәрде ул. Төрле-төрле бию көйләренең тезмәләрен
сипте дә сипте генә. Аның төгәл, ритмлы уйнавына икеләнеп утыручылар
да сикереп торып, кушылып киттеләр. Бертуктамый уйнады да уйнады
Хәниф. Ике сәгатьләп тартты ул гармунын. Кулы белән бас ягын этеп
йөртә торгач, сул беләге сыдырылып, кабарып чыкты. Беренче генә тапкыр
түгел, ияләшкән инде ул бу хәлгә. Гармунына ябыштымы, аның уены
ярыш төсмерен ала. Тренировкаларда туплаган чыдамлылыгы аңа бер,
ике, өч сәгать тә уйнарга түземлелек бирә. Шешенеп, күпереп чыккан
беләге генә түзсен! Авыл яшьләре генә, аның уйларын белмичә, идән
такталарын сындырырлык итеп, яшьлек дәртләренә ияреп биеделәр дә
биеделәр. Шимбә мәҗлесе таң атканда гына тәмам булды. Гөрләп торган
авыл клубы бер мәлне тып-тын булып бушап калды. Күлмәкләре манма
суга баткан энесе янына Каюм абзасы килеп: «Бар, озат берәрсен, барыбер
мине көтеп торасың бит!» – дигәч, Хәниф теге матур чырайлы симезрәк
гәүдәле туташ артыннан китте. Ул Надия атлы булып чыкты. Кыз үткен,
оялып торучылардан түгел икән. Үзе шатлыгыннан шунда бертуктаусыз
бытылдый, тиз арада бөтен авыл гайбәтен сибеп чыкты. Теге чибәр
туташның Резидә атлы икәнлеген дә, аның белән бергә ПТУда укыганлыгын
да, кыз үзе теләмәсә дә, ике ел буен Җәмил атлы егетнең тагылып йөрүен
дә чәчеп салды бытбылдык кыз. Хәнифнең уйлары бөтенләй икенче тирәгә
күчте. Күп сөйләргә яратучы чәчбикәне ул оныткан иде инде. Күңеле кабат
теге сылу туташка әйләнеп кайтты. «Димәк, не всё потеряно!» Резидә ул
егетне яратмый икән бит. Аларның очрашу мөмкинлекләре артканнан-арта.
Бу хәл аңа ышаныч, шанс бирә! Тик биредә түгел, ничек тә булса Казанда
күрешү турында уйларга кирәк! Резидә! Менә нинди татлы исем икән ул,
матур исем икән ул, Резидә!

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 01, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев