Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер җан эзлим...

Дөнья бүген, татар, сине көтә! Дөньям тигезлеге – татарда...

Татар диеп дәшәм уңга-сулга,
Җан кисәге – очкан һәр аваз,
Әйтерсең лә җилгә каршы сибелә –
Кайда, кайда сүзгә кайтаваз?!
Дөнья бүген, татар, сине көтә!
Дөньям тигезлеге – татарда...
...Ә бүгенгә – эзлим, чыра тотып,
Мин татар дип сыенырлык җан...
...Син татар дип сыйдырырлык җан…

 

«КУ» 01, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татарларны эзли Сөләйман (пародия)................Ә бүгенгә – эзлим, чыра тотып,Мин татар дип сыенырлык җан...(“Бер җан эзлим” Сөләйман)...........................Кем танысын сине, әгәр маңгаеңа сугылмаса татар дигән келәймәң?! Шуңа чыра тотып Казан уртасында татарларны эзли, ахры, Сөләйман? ................Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)