Мөсәгыйт Хәбибуллинның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Равил туган, сезнең белән ике арадагы элемтәне өзмәбез дип уйлыйм. Сез миңа сирәк булса да, хат яза торсагыз, әйбәт булыр иде, чөнки булган хәбәрләрне ишетәсе, беләсе килә.
7 апрель, 1969 ел.
Таҗикстан.
Равил туган!
Менә, ниһаять, сездән хат алдым, бик көткән идем мин аны. Чөнки Гариф абыйга
язган хатларга хәбәр юк әле, Союз турында берни белми ятадыр идем, инде бераз
ачыкланды, сез иң хаҗәтен әйтеп язгансыз, рәхмәт.
Равил туган, сезнең белән ике арадагы элемтәне өзмәбез дип уйлыйм. Сез миңа
сирәк булса да, хат яза торсагыз, әйбәт булыр иде, чөнки булган хәбәрләрне ишетәсе,
беләсе килә. Әлбәттә, сезнең дә эш муеннан, һәм аның бетәсе дә юк, бәлкем кеше
шуның белән бәхетледер дә. Менә үзем килү белән бер повесть язарга керештем,
тиздән бетә. Болай үземә ошый, ни язган, язмышы алда әле. Янә союз турында. Андый булганда, аны эшли алалар дип уйлыйм, чөнки кеше шырпы түгел, аны сызып ташлап
кына булмый, исән булганда, өмет бар – ике елдан әйләнеп кайтырга. Исәп шулай.
Инде бик тә сырт кабартып, юк-бар сылтау табалар икән – теләмәсәләр, табалар
аны – һичьюгында алмый торырлар.
Инде теләк-ниятләре изге булып, алып куялар икән, изгелек җирдә ятмый, барлык
тырышкан абый-иптәшләргә зур рәхмәт әйтәсе һәм үзеңне алар өчен, йөзләренә
кызыллык китермәс өчен язасы да язасы гына кала. Шул.
Үзегез ни хәлләрдә ятасыз? Сезгә вә иптәшегезгә сәлам юллыйм. Миңнур
ханыма да сәлам җиткерегез. Ул минем кәгазьләрне алды, алып басарга ният итсә,
хәбәр итеш әле – онытмам үзен. Ул миңа чын-чыннан бик күп ярдәм итте, инде ни
белән, нинди изгелекләр белән кайтарырга һәм ничек рәхмәт әйтергә дә белмим.
Гамил агага, белгән-күргәннәргә янә сәлам юллыйм. Һәммәсе дә якын, күңелдә
әле, минем дә исәнлегемне белеп торсыннар. Шул.
Равил туган! Нәмәрсә кирәк, нинди хаҗәтегез төшсә, хат язып, хәбәр итеп
торыгыз.
Балалар исән, үзем язам, хатын эштә, тиздән үзем дә эшкә чыгам, повесть беткәнне
генә көттем.
Хуш, сәлам белән каләмдәшегез Мөсәгыйт.
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев