Шәфәкъ
Йөрәгемә өмет өстәп, шәфәкъ калка. Сокландыра бу күренеш, коча, били,
Йөрәгемә өмет өстәп, шәфәкъ калка.
Сокландыра бу күренеш, коча, били,
мизгеленә бикли тәмам, таң калдырып.
Һәм иртәнге «Кәфирун»ен миңа көйли.
Күркәм зәвык аера да җирдән күкне,
күр, ди, әнә, үзәгемдә таныш шәүлә –
синең сурәт – тансык хыял. Шәфәкъларда
сине эзлим, сине күрәм төсле әүвәл.
Син дә мине аның кебек яратасың.
Каратасың сокландырып күзләреңә.
Таң шикелле үбәсең дә маңгаемнан,
атомнарга таркалам мин үзәгеңдә.
Син туласың минем белән. Бу мизгелдә
дөньядагы бар нәрсә дә урынында.
Синле мин дә, минле син дә. Хисләрем дә
буйсыналар син-шәфәкъның ырымына.
Ә син исә күңелеңдәге хисләреңне
иң-иң матур, назлы телдә миңа сөйлә!
Үзебезнең, татар моңын, татар җырын –
«Тәфтиләү»не, «Әллүки»не уйнап көйлә!
Тавышыңда таныш аһәң – таң авазы.
Һәм йөзләрчә төс яныңда сиңа тугры.
Син күңелем тынычлыгы сагында гел.
Син – шәфәкъның иң тылсымлы, асыл нуры.
Оксана Ильюп
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев