Хәчтерүш (романның дәвамы)
Серләр артында серләр! Адәм баласының да күңеле, эчке дөньясы кечкенә генә космос кебек тоела Хәнифкә! Инде әллә ничә еллар бергә укыган, аралашып яшәгән дус- ишләренең дә үзләренә күрә серләре диңгез кебек! Хуҗасы аны вакыты җитмичә мәңге ачмаячак, кайберләрен хәтта беркайчан да беркемгә дә сөйләмәячәк!
Орыш
Ринг өстендәге зур люстра кабат гөлт итеп кабынды, тирә-юньгә ут
көлтәләре сибелды. Ниһаять, көтә, борчыла торгач, Хәниф белән Ильяс
очрашуы килеп җитте. «Нишләп җиңел авырлыкта сугышучыларны иң соңгы пар итеп калдырганнардыр, көтә-көтә күпме энергия сарыф
ителде», – дип уйланып алды Хәниф. Шунда алып баручы судьяның
әчкелтем тавышы яңгырады:
– Хәзер исемнәре яңгыраячак боксёрларны рингка чакырабыз! Икесе
дә, тәҗрибәле, күпләргә үрнәк булырлык чын сугышчылар! Шул сәбәпле,
яшь буын спортчылардан да тәҗрибә туплар өчен таралмыйча карауларын
сорыйбыз! Әлеге ике сугышчының осталыгын искә алып, алар иң соңгы
очрашуга калдырылды. Сез хәзер үрнәк орыш караячаксыз! «Локомотив»
клубыннан барлыгы 54 йодрык сугышында катнашкан, шуның 46сында
җиңгән, 22 нокаут белән, 8 җиңелү ачысын татыган, беренче разрядлы
боксёр Хәниф Садриев рингның кызыл почмагына чакырыла! – дигән
әмердән соң, спорт маршы яңгырады. Бераздан зал кабат тынып калды.
Алып баручы сүзен дәвам итте:
– Зәңгәр почмакка шулай ук «Локомотив» клубыннан Ильяс Ибраһимов
чакырыла. Ул бокс белән биш ел шөгыльләнә. Шул арада 83 мәртәбә рингка
чыгып, 69ында җиңүче буларак таныла. Шуның 31ендә нокаут белән откан,
14 уенда гына оттырган! Беренче разрядлы боксёр. Кызганычка каршы,
Урицкий клубында 54 килограмм авырлыкта сугышучы кеше калмау
сәбәпле, ике локомотивчы үзара ярышачак. Рефери!
«Димәк, безне тәҗрибәле сугышчылар дип, үрнәк орыш күрсәтер
өчен иң соңгы итеп калдырганнар. Алар көткәнчә килеп чыгар микән
соң? Ике ярсыган гладиатор бөтен ярышны пычрак сугышка әйләндереп
калдырмаслармы?!» Икесен дә яхшы белгән рефери:
– Егетләр, үсеп килүче үсмер спортчыларга, чиста, яхшы бокс күрсәтергә
кирәк! Кендектән түбән, арт якка сугулар юк, минем бөтен әмеремне колак
белән тыңлыйсыз, аңлашылдымы? Хәзер кул бирешегез! – дип, ярсуларын
көчкә тыеп торган боксчыларга соңгы «нотация»сен укыды.
Хәнифнең күзләре көндәшенеке белән очрашты. Ач йөрүдән йөзе
суырылып калган Ильясның карашында рәхим-шәфкать дигәннең эзе дә юк
иде. Юка иреннәре кысылган, бәбәкләрен кан баскан, котырып, көндәшенә
ташланасын көт тә тор! Рефери аларга:
– Әлегә үз почмакларыгызга барыгыз, – дип әмер бирде. Хәниф аркасы
белән үзенең кызгылт-комач почмагына барып терәлде. Баш тренер,
дөресрәге, ике сугышчының да шәхси остазы Рашат Еникеев, бәрелешнең
кискен буласын чамалап, аның колагына пышылдап:
– Хәзер ул сиңа, эшне беренче раундта ук төгәлләргә теләп, котырган
үгез кебек ташланачак! Сул кулың белән сугып туктат, аннан бар көчеңә
уңың белән ияге төбенә өстә дә артка чиген! Әгәр дә шулай агрессияне
биш-алты тапкыр туктата алсаң, икенче раундта сулышы кысылачак,
кислород җитми башлаячак. Өченчесендә, хәле беткәч, тыйнакланачак,
саграк кыланачак, ә син ул берне сосса, икене җавап итеп кайтар, синең
ударларың көчлерәк, аның тәҗрибәсе күбрәк! Якын җибәрмә үзеңә, – дип,
стратегик планны аңлатты.
– Боксёры, на середину! – дигән кискен әмердән аңа эсселе-суыклы
булып китте. – Беренче раунд – бокс!
Артка юллар калмады, каршысында Хәнифнең тетмәсен тетеп ташларга
җыенган дошманы тора. Менә ул разведка ясап, дистанцияне тояр өчен йодрыкларын уйнатып алды. «Менә хәзер ябырылачак» дип уйларга
өлгермәде, Ильяс кисәк һөҗүмгә ташланды. Хәниф шул ук мизгелдә сул
кулын аңа ыргытты. Каршы як саклык чаралары күреп, бер адым артка
сикерде дә, кабат сул кулы белән һөҗүм итеп, уңын да өстәде. Кызыл
почмактан чыккан боксёрның битенә беренче удар төгәл эләкте, ләкин
уңнан сугылганыннан иелеп калып, үзе контрһөҗүмгә күчте. Ике тапкыр
бәрү дә төгәл урынына барып иреште. Ләкин каршы як тагын да ярсыбрак
ташланды, ринг канатына кысканнан-кысты. Шундук бар көченә сулыш
юлына китереп орды, һава алу ритмын югалткан Хәнифкә уңлап-суллап
ямады. Булачак артистның күзләреннән очкыннар чәчрәде. Күз чите белән
Алсу ахирәтенең биленнән кысып кочаклаган, куркудан чытырдатып
күзләрен йомган Резидәсен шәйләп алды. Шул арада ул канат кырыеннан
читкә ыргылды, тиз генә җавап йөзеннән көндәшенең башына бер-бер
артлы дүрт удар ясады. Соңгысы тиешле урынына төгәл барып ирешкәч,
көндәше миңгерәбрәк калгандай булды. Әз генә үзен рәткә китерер өчен
ике адым артка сикерде. «Хәзер тагын башланачак!» дип уйлап бетермәде,
Ильяс җитез каплан кебек кабат алга ыргылды, шул мизгелдә уң кул белән
сугылган көчле ударга дучар булды. Тагын бер-бер артлы өчне көндәшенең
чыраена томырды. Кемнәрдер астан киңәш биреп, халык шавын басарга
тырышып кычкыра. Тик кайбер аерым сүзләр генә килеп ирешә.
– Сул кулың белән эшлә, сул кулың белән каршы ал!
– Молодец! Держись!
Шулай ук, рингта бөтерелгәндә, вакыт-вакыт күз алдыннан Искәндәр,
Шамил белән Илгизәр, Габбас дуслары чагылып үтә. Бер-берсенә сеңеп,
өннәре китеп бокс караган Резидәләр дә күренеп кала. Ә рингта вальс дәвам
итә, бокс вальсы. Көндәше аның каршында элеккеге, үткән елгы Хәниф
тормаганын төшенеп алган иде инде. Бер ел эчендә үзгәргән, техникасы,
кыюлыгы үскән студент егет иде бүген аның каршысында.
Икенче раунд башланыр алдыннан тренеры аны, кабат пышылдап:
– Өлгеррәк бул! Бу раундны дөрес алып бардың! Сулышы кысыла
башлады. Чыгуга гәүдәсен, сулыш юлларын дөмбәсләүдән башла. Хәле
бөтенләй китсен! Агрессиясен үзеңнең файдага әйләндер, ярсып-ярсып
ташланганда, сул кулың белән каршы ал да уңы белән каты итеп томыр,
әйдә, хәерле сәгатьтә! – дип озатты.
Икенче өлештә барысы да тренер язган сценарий буенча барды.
Ильяс ташлана, Хәниф үзенең озын куллары белән көтеп ала. Шулай да
көндәш кисәк сугып, иренен ярырга, сул күз төбен күгәртеп чыгарырга
иреште. Ильясның үзенең дә борыны җимерелеп, каны тама башлады.
Ара-тирә рефери тиз генә килеп сөртеп ала. Өченче раундта тренеры да,
Хәниф үзе дә вакыт килеп җиткәнлеген аңлады. Көндәше җимерелгән,
тыгылган борыны белән көчкә сулыш ала иде. Һава җитмәү сәбәпле,
тизлеге дә кимеде. Рольләр алмашынды. Хәзер уен барышының дилбегәсен
студент егет тулысынча үз кулына чорнап тотты. Ринг буйлап куып йөреп
дөмбәсли башлады. Өчәр-дүртәр удар тиешле урынына барып җитә тора.
Сүлпәнләнгән Ильясның каршы торуы кимегәннән-кими, күзләрендә
өметсезлек чаткылары артканнан-арта бара иде. Аның керосины бетеп бара,
орыш фильтры сүнәр-сүнмәс кенә булып пыскып яна башлады. Соңгы көчен җыеп соскан йодрыклары тиешле ноктасына килеп җитә алмый. Хәниф
өчен мәсьәлә хәл ителгән иде. Ниһаять, өч раунд та тәмам. Рефери Шамил
абыйлары елмаеп: «Молодцы, җегетләр! Шәп бокс күрсәттегез!» – дип,
канәгатьлеген белдереп, мактап җибәрде. Баш судьяның микрофон аша:
– Боксёрлар, ринг уртасына рәхим итегез! – дигән сүзләре яңгырады.
Рефери, аларны икесен ике ягына бастырып, кулларыннан тотты.
– Бу орышта очколар аермасы белән Хәниф Садриев отты! – дип игълан
итте. Ильяс бөтенләй куырылып төште, клубташына кулын да бирмичә,
рингтан чыгып китте. Рефери аның артыннан:
– Кешечә җиңелә дә белергә кирәк, Ибраһимов! – дип, ачуланып
кычкырып калды. Хәнифне беренче булып иптәше Искәндәр каршы алды.
– Әйбәт сугыштың, синнән, дөресен әйтим, бу кадәрлесен үк көтмәгән
идем, булдырдың. Алайса, мин дә мин дип әтәчләнгән иде! – диде.
– Рәхмәт, Искәндәр! Синең киңәшләрең дә ярдәм итте. Мин хәзер
тиз генә душ кереп, юынып кына чыгам да!.. – дип юлын дәвам итсә,
каршысына курсташлары Шамил белән Илгизәр, бокс буенча коллегалары
Муса белән Габбас килеп чыкты. Ул да түгел, Алсу белән Резидә әйләндереп
алып кочакладылар.
– Шуның хәтле котым очып тордым синең өчен! Куркыныч спорт икән
бу! Йөрәгем ярыла дип торам, – диде Резидә, әлеге тамашадан арынып
бетә алмыйча.
Алсу ахирәте:
– Миңа бик ошады! Әле тагын рәхәтләнеп карар идем, кызык икән
бит! – димәсенме?!
– Рәхмәт, кызлар! Сез, килеп, миңа терәк булмасагыз, ничек беткән
булыр иде әлеге орыш, белмим! Ярый, мин тиз генә душта коенып, киенеп
чыгыйм әле. Сез барыгыз да урамда, бакчада көтеп торыгыз!
Ул, иптәшләреннән аерылып, чишенү бүлмәсенә кереп китте. Үзенең
башында: «Әгәр Резидәм килмәгән булса, жиңә алган булыр идем микән ярсу
Ильясны?» дигән уй иде. Ярышның үз файдасына тәмамланасына ышанып
та бетми иде ул! Ахры, йөргән кызының килүе көч биргәндер. Коенып алгач,
шулай уйлана-уйлана, стенадагы көзгегә карый-карый, сөлге белән сөртенде.
Аның күз төбенә генә түгел, кулбашларына, күкрәкләренә дә кан утырып, кара
янып чыккан. «Ярый әле, кием астыннан күренми!» – дип шатланды. «Күз
төбенә сылар өчен грим алып киләсе калган икән дә бит, күз төбем шулай
бизәлер дип уйга да кереп карамады. Карачутыр Гөлнәзирәгә җитә калачак
инде: «Ашамыйча йөреп кирәгеңне бирделәрме, Хәчтерүш?» – диячәк. Шамил
белән Илгизәр, мактасалар да, каралып торган күз төбен, ярылган иренен
күреп: «Барыбер Хәчтерүшләр инде!» – диячәк. Шуңа күрә бик чибәр, сылу
булса да, Шамил әйтмешли, «тити» башлы инде ул Сарман кызы.
...Әллә каты ударлардан соң башы миңгерәүләнгәнме, әллә тәне
сызлауларданмы, үзенең җиңгәнен тулысынча төшенеп, аңлап та бетерә
алмый иде әле ул. Судьяның аны җиңүче итеп игълан иткәнен дә ишетте,
кулын күтәргәнлеген дә хәтерли, дус-ишләре, кызлар кочаклап алып
котладылар да кебек. Ләкин, ни сәбәптәндер, җиңүенә тулысынча ышанып
җитә алмый иде.
Яңа гына спортчылар, судьялар, тамашачылар тавышыннан базар-вокзал кебек шаулап, кайнап торган спорт сарае бушап, тынып калган. Иптәшләре:
«Син барыбер бүген безнең белән кайтмыйсың инде», – дип аерылып
киттеләр. Менә алар икәү генә көзге бакча буйлап сүзсез генә атладылар
да атладылар. Резидә аның сул ягын култыклап алып, әлеге кискен,
канкойгыч тамашадан айнып бетә алмыйча тәпиләсә, Хәниф берәр кафега
кереп, чәй эчсәк ярар иде дип уйланып барды. Дусларына рәхмәт: «Сиңа
кызың белән йөрергә туры киләчәк» – дип, кесәләрендә булган тиеннәрен
кеше күрмәгәндә генә җыеп, аның кесәсенә шудырдылар. Хәниф студент
хәерчелегеннән нык гарьләнә иде. Алып кереп туңдырма, пирожный белән
дә сыйлый алмагач, нәрсә бирә инде ул сиңа аяусыз бокс?! Анысы шулай да,
ләкин Казан урамнарының караңгы почмакларында курыкмыйча йөрергә
шушы спорт мөмкинлек тудыра түгелме соң аңа?!
– Бу атнада кайтасыңмы соң авылга? Мине абый Тәмте пристаненда
каршы алачак. Соңыннан сине дә Балчыклыга озатып куяр, – дип, Резидә
аны уйларыннан аерды.
– Алма бакчагызда икәү генә серләшеп йөрергә риза булсаң, бәлкем,
кайтырмын да. Рәхмәт сиңа, анда җәннәттәге хур кызы белән йөргәндәй
тоям үземне, – дип шаяртып куйды ул.
– Ул хур кызы кемдер инде, белмим, белмим?! Икенче көнне кичен Каюм
абый белән бергә килегез!
– Килүен килербез дә без! Тик авыл егетләренең күзенә ничек карарга
менә?
– Абый бәйләнчек Җәмилне күреп кисәтеп куйган. «Әгәр дә тагын
сеңелгә берәр начар сүз әйтәсең икән, телеңне өзәм, үзеңә тиңне тап, ир
бул!» – дигән.
– Мин бит Җәмилдән дә, башкаларыннан да курыкмыйм. Кире кагылган
мәхәббәт, беләсеңме, адәм баласының күңелен ничек рәнҗетә?! Ул бит сине
чын йөрәктән сөйгәндер, өйләнешеп, матур-матур балалар алып кайтып
яшәрбез дип хыяллангандыр. Ә монда Балчыклы дигән саладан бер зимагур
килеп чыга да бөтен киләчәген җимереп ташлый.
– Ул Балчыклы дигән авылның зимагурына Тукайның җилбәзәк туташы
гашыйк булмаса да, Җәмил белән безнең юллар барыбер мәңге кисешми иде.
– Димәк, сез миңа гашыйк икәнсез, чибәр туташ?
– Гашыйк дип инде, ошыйсың! Әлегә шунысы да җитеп торыр, йә
масаеп китәрсең.
– Ошыйм гынамыни? Ә мин җүләр, яратадыр дип йөрим, беркатлы
студент кисәге! – дип, үзенең сүзләре былбыл кошка ничек тәэсир
итте икән дигән сынаулы караш ташлады. Резидә, аның алдына чыгып,
кочагына сеңде. Аларның карашлары оялып түбән караса да, иреннәре
бергә кушылды. Хәнифнең рингта ярылган ирене генә әрни иде. Андый
авыртулар егет өчен чүп кенә, иң мөһиме, күңеле җәрәхәтләнмәсен!
Пәнҗешәмбе көнне Хәнифнең ярышта җиңгәнлеген курсташлары
гына түгел, бөтен театр училищесы белә иде. Һәрвакыт дуслары белән
мактанырга, горурланырга яратучы, зур зәңгәр күзле, озын, олпат
буйлы комсомол секретаре Шамил Миңнуллинның киң радиуслы авыз
радиосы бөтен уку йортын шаулаткан! Хәтта физкультура укытучысы
Филия Усмановнага хәтле кереп, барысы алдында да шәкертне котлап, иптәшләре алдында кызартып, уңайсызланып калган яшь спортчыны уку
йортының данын яклап төрле чараларда катнашыр әле дигән өмет белдерде.
Һәрвакыттагыча тынгысыз комсомол секретаре:
– Ул әле чаңгыда яхшы чаба, мылтыктан да снайперлар кебек ата,
гранатаны да 60 метрдан ары ыргыта, мәктәптә укыганда ук ГТОның алтын
медаленә лаек булган иде, – дип тезеп китте.
– Менә, алайса, бик шәп, кышкы уен төрләре буенча команда төзибез,
училище данын яклап көрәшәчәксез.
Шамил кабат:
– Ул әле 25-30 тапкыр турникта күтәрелә, 500 мәртәбә җирдән
отжиматься иткәне бар, – дип тә өстәп куйды.
– Шамил, син соң үзең бу гәүдәң белән ничә тапкыр турникта
күтәреләсең? – дип сорады остазы, сынаулы караш ташлап.
Комсомол секретаре «белмим» дигәндәй җилкәләрен сикертеп куйды да:
– 14 мәртәбә турникта, илле мәртәбә идәндә күтәрелә алам! – дип,
канәгатьсез генә ботка пешерде.
– Бик шәп, Шамил, ул норматив инде. Димәк, ярышларда катнашырга
команданың ике кешесе бар!
– Ул чаңгыда да миннән тизрәк чаба, гранатаны да әйбәт ыргыта.
Мылтыктан да ким атмый, – дип, Хәниф курсташының бәясен күтәрде.
– Алайса, егетләр, миңа спорт командасының капитаны кирәк!
– Хәнифтән дә яхшырак әзерлекле кеше юк инде училищеда, Филия
Усмановна! – дип, Шамил шундук курсташын тәкъдим итте.
– Бик дөрес, Шамил! Хәзер директорга кереп, приказ чыгартам, – дип,
җитез хәрәкәтле, чибәрлеге ташып торган физкультура укытучысы тиз
генә чыгып та китте. Иптәшләре килеп, спортчы егетнең кулын кыстылар.
Курсташы, түгәрәк битле, чем кара чәчле, шомырт кара күзле, базык гәүдәле
Кукмара кызы Миләүшә Хаҗиева, аңа кызганып карап торгач:
– Бик авыртмыймы соң? – дип, күгәреп чыккан урыннарын сыйпап
куйды. Шул арада керәшен кызы Груша Васильева исә грим алып килеп:
– Хәзер матурлыйбыз без сине, йәле, чибәркәем! – дип, тән төсендәге
крем белән сөрткәли дә башлады. Үзе: – Тәк, менә бу җиренә дә сөртәбез,
күз төбеңә дә, борын кырыйларына да, ничек, бик авыртмыймы? – дип
сөйләнә-сөйләнә, бизи дә башлады. – Миләүшә, йә ничек, бик беленмиме?!
Йәле, Хәниф, үзең дә көзгегә күз сал әле!
Спортчы егет стенага якын килде. Каралып торган эзләр юкка чыккан
иде. Сүзсез генә читтән күзәтеп торган Гөлнәзирә дә күз салып:
– Кем шулай грим сала инде? Йәле, Груша, пудраңны да бир әле, ялтырап
тора бит югыйсә крем! – дип, егетнең битен акшарлап чыкты. – Күпме әйтә
киләм сезгә, минем әти әйтмешли, ашаган атта гына өмет бар! Менә хәзер
йөр инде синяклар белән. Кызлар куркып качачак үзеңнән! – дип, барыбер
тәнкыйтьләргә тема тапты.
***
Җомга көнне төштән соң бергә авылга кайтасы булгач, Резидә эшеннән
сорап китеп, аны театр училищесына килеп көтеп торырга сөйләштеләр.
Хәниф кызны репетиция ясап маташкан җирдә утырып торырсың дип, бишенче аудиториягә алып кергәч, курсташ кызлары өчен көтелмәгәнрәк хәл
булып алды. Башта гаҗәпләнеп, чыш-пыш килеп, гайбәтләшеп куйдылар.
Ниндидер чит-ят чибәркәйнең килеп керүен өнәмәделәр. Гөлнәзирәнең дә
чырае җимерелгән иде. Ул Хәниф белән Резидәнең колагына ишетелерлек
итеп: «Тапкан икән! Үзебезнең курсташлар арасында беткәндер инде аңа
кыз!» – дип ямьсезләнде. Хәнифкә сөйгән кызы алдында шуның хәтле
уңайсыз иде:
– Игътибар итмә! – дип кенә әйтә алды ул.
– Әллә мин урамда гына көтеп торыйммы? – дип пышылдады мондый
каршы алудан үпкәләгән кыз.
– Игътибар итмә үзенә! Үзе чибәр, бик талантлы ул, ләкин теле генә
кычыткан кебек чага! – дип тынычландырды егет.
Шул көннән башлап чибәр, горур, тәкәббер Гөлнәзирә сабакташ иптәшен
кимсетеп «Хәчтерүш» дип үчекләми башлады. Чөнки чибәр, сылу хатын-
кызлар аннан башка да җитәрлек икән бу дөньяда. Ул әзме-күпме шуңа
төшенде кебек.
***
Күк җисемнәре арасында җиргә иң якыны ай булса да, безнең планетадан
аның бер генә ягы күренә икән. Әнә шул билгесезлек артында ниләр
бардыр, галимнәр көн-төн шул тирәдә баш ваталар! Ә ерак планеталарда,
иксез-чиксез галәмдә ниләр булмас! Кешелек ракеталарга утырып айга
очса да, бөек илаһи көч үзенең серләрен, гомумән, бик әзләп кенә ача. Ул
чиксезлек, билгесезлек томаны артында нәрсәләр ятадыр? Серләр артында
серләр! Адәм баласының да күңеле, эчке дөньясы кечкенә генә космос кебек
тоела Хәнифкә! Инде әллә ничә еллар бергә укыган, аралашып яшәгән дус-
ишләренең дә үзләренә күрә серләре диңгез кебек! Хуҗасы аны вакыты
җитмичә мәңге ачмаячак, кайберләрен хәтта беркайчан да беркемгә дә
сөйләмәячәк! Чөнки ул мәгълүматлар аңа зыян гына китерер дип уйлый ул!
Юкка гына халык «кеше күңеле кара урман кебек ул, керсәң, адашасың!»
димәгән. Әнә бит Ильясны гына күр, эченнән генә үч тотып йөри, сәбәбен дә
турыдан-туры әйтми. Шулай ук чибәркәй Гөлнәзирәне генә алыйк. Курсташ
егетләренә гел төрттерә, төрлечә сыный, ә уенда ни барын чынлыкта
беркайчан да әйтеп бетерми. Бәлкем ул шулай сынап, ир-егет арасыннан
үзенә тиңне, аның көйсезлекләренә түзә, аның таләпләрен үти алырдаен
эзлидер. Аптыраган инде аңа карап сабакташлары... Һәрберсе үзенә бер
төрле, һәрберсе серле планета. Чөнки алар эчке дөньяларын тулысынча
беркайчан да беркемгә дә ачып бетермәячәкләр. Күңел галәмнәренең безгә
күренми торган төбәгендә серләре бикләнеп калачак, кайберләре мәңгегә.
Әлбәттә, аның әз-мәз өлеше гомер дәвамында ачыла барачак. Ләкин
тулысынча түгел. Без шуның белән кызыклы да, сәер дә. Шул сәбәпле, бер-
беребезгә тартылабыз да кебек! Хатын-кызлар мәсьәләсенә килгәндә дә,
безнең каршыбызда чуар киенергә, бизәнергә, кыланчыкланып сөйләшергә
яраткан тере курчакларны гына күрәбез! Чынлыкта исә һәркайсының
күңеле аерым, без аңлап бетерә алмый торган буталчыклы дөнья ул!
Хаос! Хәнифнең үги әтисе Фирдүс әйтмешли, «хатын-кыз карбыз түгел,
ниндилеген эчен ярып карап булмый!»
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев