Логотип Казан Утлары
Роман

ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)

Килер бер көн: ул үз өендә ят булыр. Үзе төзегән дәүләттә аның саны булмас!.. Килер бер көн: ике кавем, чит-ятлардан балаларын, аналарын, хатыннарын һәм җир-милкен саклау бәрабәренә башын салыр.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Татарның каны белән нефть елга булып агар...
Тукаш Пауль Вольфганг атлы немецның «табышмакларын» чишеп сөенгән
бер вакытта Хәтмулла ниндидер галим тюркологның чыганаклардагы
язмаларга өстәмә рәвештә төртеп барган искәрмәләрен укый иде. Әүвәл
табылдык пергаменттагы язуларны яхшырак күрү өчен аны көн күзенә
куйды, алай иткәндә сүз-җөмләләр аермачык күренә: «Килер бер көн
әүвәл кавемнең каны елга булып агар. Аннан соң шул елгага аның нефте
кушылыр. Килер беркөн: кавемнең бер ишесе тагын Мир-Мөлкәтен
читләргә үз куллары белән илтеп бирер өчен юлга кузгалыр, күпчелеге
асаба җире, нигезе өчен шунда гаип булырлар...
Килер бер көн: ул үз өендә ят булыр. Үзе төзегән дәүләттә аның саны
булмас!..
Килер бер көн: ике кавем, чит-ятлардан балаларын, аналарын,
хатыннарын һәм җир-милкен саклау бәрабәренә башын салыр. Исән
калганнарына сабак булмас бу; беркавым иркен сулыш алгач, бер-беренә
дәгъва белдерергә керешерләр, телләрен, деннәрен кисмәккә пычак-
кылычларын кыннарыннан алырлар. Бәлки, алай булмас та әле...
Килер бер көн, килер ул көн... Кипкән иреннәрен кыймылдатып, ошбу
сүзләрнең дәвамын үзалдына пышылдады: килер бер көн... Тик нинди
көнме? Көннәр кабатланып торыр... Бүген милләтләрнең канын бозарга
тырышканы, ул көнне чын хәвефнең читтә икәнлегенә тагын бер кат тәмам
инанып, алар икесе, өчесе, барчасы, йөзләбе, меңләбе тупланып, иксез-
чиксез җирләренә, байлыгына кызыккан тышкы Афәткә каршы көрәш
юлына басарлар... Килер ул көн... Күкләрдә язылган, Ходай кушып, җиргә
таммый калмас...»
«Кан белән нефть елга булып агар» дигән җөмлә артыннан Пал Палыч
өч өндәү билгесе утыртып куйган. Хәтмулла сискәнеп куйды: «Ә нефтенең
ни катнашы бар монда?!» Шуннан соң гына башына бәрде: эз яшерергә
маташуы немецның... Чү! Бу җөмлә чыганактан түгел бит, Пал Палыч үзе
өстәгән моны! «Җиде банкир» чоры хакында әйтүеме? Кан да, нефть тә елга
булып ага шул ул вакытта. Гади халыкның җелеген суыралар! Хәтмулла
ялгышкан, Пал Палыч милли мәсьәлә күтәрми монда. «Елга булып нефть
агуы» Советлар вакытында ил халкына тиешле байлыкның үзенә эләкмәве
турында хәбәр булса, «кан агу» шәхес культы вакытында йөзләгән акыллы
баш – рус-татарның, мари-чувашның кырылуына ишарә! Хәтмулла тагын
уйга калды. Нигә үзе белән алган немец иң кирәкле чыганакларны? Ни
эшли ул алар белән? Ләкин ошбу сорауга ул бүген җавап таба алмачак иде.
Аның өчен Пал Палычның үзен эзләп табарга кирәк!.. Тик кайдан башларга
бу эшне!.. Сорау арты сорау...
Хәтмулланың исен-акылын алганы бу гына түгел, сәбәп бөтенләй
башкада! Кемдер, бик тырышып, Библиядән өзекләр китерә! Димәк,
монда татар кешесе генә түгел, бәлки, әле хөрмәтле рухани булгандыр?
Рус кешесенең (бәлки, яһүд раввины?) дә кулы бар?! Ул йотлыгып укырга
кереште: «... не вступай с ними в родство: дочери твоей не отдавай за сына
его, и дочери его не бери за сына твоего, ибо... тогда воспламенится на вас
гнев Господа, и Он скоро истребит тебя». (Библия, Второзаконие 7:3)
Йа Алла! Ни нәрсә соң бу?!! «Евлампий» дигән култамга да укыла! Шушы
юлларны язган, дөресрәге, Библиядән үзенә кирәкле юлларны күчереп алган
кешедер?.. Саклан дигән, кисәтә бит... Ханкала егылгач язылган юллар ләбаса
бу?! Шулвакытта рус ир-аты әсир итеп Башкалага куылган мөселман кыз-
хатыннары, чуваш, мари, ар һәм башка мәҗүсиләр белән җенси мөнәсәбәткә
керә... Һәм әлеге хәлнең һәлакәткә китерәчәген язма авторы дәлилли,
Библиядән мисаллар белән ныгыта: «Уставы Мои соблюдайте; скота твоего
не своди с иной породой; поля твоего не засевай двумя родами семян; в
одежду из разнородных нитей, из шерсти и льна, не одевайся». (Левит 19:19)
Җиңүче халык, бәлки, егылганны хайван белән тиңләгәндер шулай?
Монысы да гаҗәп түгел, җиңүче һәрчак үзен өстен куя... Библиянең бөек
китап икәнлеген раслый түгелме соң бу юллар?! Алдан күреп язылган
алар, моннан биш гасыр элек үк рус халкын фаҗига турында кисәткән
рухани Библияне юкка файдаланмаган, күрәсең! Каннарыгызны бутамагыз
диелгән бит.
Ә монысы ни тагы? Хәтмулла тагын йотлыгып укырга кереште:
«Казан төркиләренең иң борынгы бабалары – көнбатыш һуннар. Венгрия
тюркологлары исәпләвенчә, Атилла хәзер Казан урнашкан җирләрдә туып
үскән. Һәм исемен дә Итил-Атил елгасы белән бәйле рәвештә алган.
Хуннар Көнбатышка безнең эраның I гасырында Азиядән килә дигән
фикерләр дә бар. Кайбер тарихчылар фаразлавынча, Идел-Урал буйларына
төрки халык иң беренче булып безнең эрага кадәр үк Көнчыгыштан килә
һәм, Көнбатыш хуннары монда күтәрелгәнче үк, әлеге җирләрдә тормыш
корып җибәргән була. Кыскасы, Азия хуннары Идел буйларында безнең
эрага кадәр III гасырга кадәр нигез салган була.
Һичшиксез, ул вакытта «сак» исеме белән аталган иң борынгы төркиләр
Геродот заманыннан (безнең эрага кадәр V гасыр), Идел-Урал төбәгеннән
торып, барлык Көнчыгыш Аурупа белән идарә иткән. Бүген үзләре хәят
итүче Идел-Урал буйлары татарның борынгы асаба җирләре.
Мәгълүм ки, Атилланың үлеменнән соң (453 ел) хуннар дәүләте какшый
башлый. Атилланың кече улы Ирнәк халыкның чәчелгән өлешен янәдән
бер йодрыкка туплый һәм аларны Урта Азия һәм Көнчыгыш Аурупа
тарафларына алып китә. Юлда алар тугандаш күчмә халыкларны очраталар.
Болар Чу үзәнлегендә яшәгән угырлар була. Гадәттә, мондый очракта
туганнар бер-берсе белән көрәшә, бер-берсен кыра башлый. Ләкин бу юлы
алай булмый: тугандаш кабиләләр берләшә һәм тагын да зурая.
Аурупада латин сөйләменнән гарык булган һуннар, Урта Азия төркиләре
белән очрашкач, шатланып, бер-берсе белән кушыла. Шуннан соң алар
үзләренә «болгар» исемен ала, атама «кушылган-берләшкән» дигәннән
килеп чыккан ди тарихчылар («Болганган» сүзе бу очракта мәгънәгә туры
килми, чөнки борынгы төрки телдә «болгар» кушылу-берләшү дигәнне
аңлаткан). Әлеге дәүләттә тугыз-огуз һәм утыз-угыз кабиләләре өстенлек
ала.
Бу төркиләрнең шул рәвешле үзара тагын бер кушылуы һәм нәтиҗәдә
дәүләтне көчәйтүләре була.
Ирнәк белән Урта Аурупадан кайтучы халык, һичшиксез, Идел-Урал
буйларында яшәүче тугандашлары хакында ата-бабаларыннан ишетеп
белгәндер, тарих телдән-телгә булса да тапшырылып баргандыр. Шуңа күрә
алар Идел-Урал буйларын үзләренең борынгы җирләре дип исәпләгәннәр.
VI гасырда һуннар белән утыз-угыр белән кушылып, Болгар ханлыгы
төзегән төркиләр тагын да төньяккарак күтәрелә һәм бүгенге Идел
буйларына килеп җитә. Тугыз угыр кабиләләре белән кушылган һуннар
Дунай буйларына юнәлә. Алар 671 елда Балканда беренче Төрки дәүләт
төзи. Бары христиан динен кабул итү аркасында гына алар андагы халыклар
белән ассимиляциягә дучар ителә.
Утыз-угыр кабиләләре белән кушылган хуннар Идел буе бассейнында
кайчандыр Атилладан калган төрки туганнары белән очраша. Бу
төркиләрнең, хәзер инде төрки-татарның, канын кабат сафландыру факты
буларак кабул ителергә тиеш».
Йа Алла! Язма кырыенда искәрмәсе дә бар: «Садри Максудидан»
диелгән?! Бүген хәтта тарихчылар да Идел-Урал буйларында татарның
борын заманнан яшәвенә шик белдергән бер вакытта бөек Максуди моннан
йөз ел элек чын хакыйкатьне ачкан да салган язмада!..»
...Ясминә Мәликә биргән китапны япты да аптыраулы карашы белән
күпне белгән яшьтәше, ахирәтенә карады. «Ә нишләп монда хәзинә... нефть
табылу турында язылган, яшерен җыелышның соңгы карары турында
ләм-мим?!» – ди иде карашы. Мәликә, гадәтенчә бу хәлгә артык игътибар
биреп тормастан, кызу гына итеп:
– Нәрсәсен язып торасың инде аның хәзер. Икенче мәртәбә җыелмаганнар
да бит. Ярый әле җыелмаганнар. Җелегеңне суыргандай нефтеңне дә
имеп бетерерләр, сыңар күлмәксез дә калдырган булырлар иде «бандит
банкирлар», – ди Тукаш. Ә Салихҗаннар артларына ут капкан кебек чыгып
чапты бит шуларга хәбәр итәргә! Солтанның да, безнекеләрнең дә сүзенә
колак салмады ул куштаннар. Әле ярый, путанайлар юлларына аркылы
төшеп өлгергән. Гаврилов бөтенләй котырган, ди, анда. Әллә син дә шул
куштаннар яклымы?
– Баштарак яклы идем... Тик Гафият аңлаткач, ир сүзенә каршы ничекләр
итеп барыйм, ди. Мин хатын бит, – дип куйды.
Мәликә ахирәтенең сүзләрен җөпләде:
– Әгәр Зөлфәкар булса: «Бәхетле татар хатыны!» – дияр иде...
Хатыннарның монда нефть чыга башлагач, биек үкчәле туфлиләре белән
яңа асфальтта чык-чык басып йөриселәре бик килә иде килүен. Итекченең
итеге юк дигәндәй, тик ул кара алтын дигән байлыктан килгән акчалар
монда калырмы соң? Хатын-кыз бүгенге көне белән яшәүдә тәмне күбрәк
тапса да, бу яклардагы гүзәл табигатьнең, тауларның казылып бетүенә алар
эчләреннән моңарчы да каршы иде. Өстәвенә, Ясминәнең малае – фермер,
аңа майга баткан чокыр-чакыр түгел, аңа җир кирәк. Ләкин ирләренең
сүзләренә теге чакта турыдан-туры каршы килергә тартынмасалар да, хәзер
исә Башкаладан Рәимов хәбәре килүгә, ул якларда нефть барлыгын эт тә
белергә тиеш түгел дигән гаҗәеп серле хәбәр килеп җитүгә, янә ирләре
ягына чыгып, моны үзләре дә шулай булуын белгәнгә күрә, алар икеләтә
бәхетле иде.
Илдә вазгыять айлап-елап түгел, көнләп, атналап үзгәрә торган
чак. Башкалада Кирмән башы сайлаулары узуга, колакка ят булган
«җидебандитбанкир» дигән сүз чыгуга, туксабалар элеккеге ниятләрен
капылт үзгәртте, чөнки ул бандит төркем илдәге бар нефть ятмаларын үз
кулларына җыймакчы икән. Шуңа күрә Рәимов Туксаба ягына әлеге хәбәрен
җибәргән дә инде: юкмы, юк, юкның тамагы тук? Тик әлегә бу хакта сүзне
бөтенләй куертмаска булдылар.
Гаврилов теге чакта чыгырыннан чыкты, нефть хакындагы бәхәстә
Путанай яклары белән алар бугазга-бугаз килде. Туксабалар һаман
Башкалага ярарга кереште, нефть турындагы серне чишү дә шул нияттән
иде. Шәҗәрәсе ачыклангач, адәм баласы кинәт үзгәрде, иң беренче
булып Гаврилов Ханкалага барып үзен һәм улын мәҗбүриләп сөннәткә
утырттырды. Өй диварына Зөлфәкар ясаган Аятел көрси алып кайтып элде.
Мәчеткә дә йөрергә нияте бар иде, тик мәчеткә барып җитү өчен ярым
җимерек чиркәүне узарга кирәк, нишләптер элек ул турыда уйламаган,
нигә теге чакта бу чиркәүне төзекләндерә башлаган җиремнән эшне
туктаттым икән дип баш вата; хәзер ул әнә яртысы яңартылган килеш авыл
читендә каралып, моңаеп утыра. Эшен ахырына җиткергән булса, йөзен
дә чытмыйча: «Миңа үпкәли алмыйсың! Мин синең өчен кулдан килгәнне
эшләдем! – дип тыныч җан белән узган булыр иде. – Миндә ерак бабалар
каны уянды, бигайбә, Господи! Үзең беләсең, мин аларның рухларына
хыянәт итә алмыйм, мулла әйтә бит анда: «Әрвахлар, бабалар рәнҗеше
кешенең үзенә генә түгел, бар нәселенә төшә ул», – ди. Бәлки, теге чактан ук
төшкән булгандыр ул каргыш безнең ишеләргә: нинди байлык эчендә яшәп
тә халык барыбер мантый алмады, элгәрерәк бөтенләй кол хәлендә булган,
крепостное право аның җелеген суырган, җиргә, авылга нәфрәт уяткан!»
Бүген чиркәү яныннан тыныч кына узып булмый. Хәзер Христос
каршында гаепле сизә үзен. Теге чакта кемдер махсус уйлап чыгарган
«алтын-көмеш» низагына игътибар итәсе калмаган икән, чиркәүне
төзекләндереп бетерәсе булган... Хәер, авылда яшьләр калмагач, нигә кирәк
ул дип, күңелен суытучылар булды шул.
Ике Алла да аңа каршы булгач (Ул бер!), киләчәктә ни кыласы да,
балалары ничекләр итеп тормыш итәр?!! Татардан рус ясавы бик җиңел,
чөнки сатлык татар үзе шуны тели, ә менә рустан татар ясап булганлыгы
моңарчы башына да кереп карамады ләбаса! Хәер, чиркәү гафу итәр,
коммунист буларак, ул элек тә дин дип егылып китмәде, өендәге берничә
сурәтне санамаганда, кеше ишетмәслек кенә итеп эчтән «Ой, Господи,
помилуй» диюдән башка ары узмады узуын?.. Шулай да сиксәненче еллар
уртасында ташландык чиркәүне аякка бастырам дигән иде. Әүвәл барыбер
тиздән авылда кеше калмаячак, нигә ул диделәр, инде карар кылынгач,
гөмбәз мәсьәләсендә каршылык килеп чыкты: «Нигә Туксаба мәчетенең
ае алтыннан да, чиркәү гөмбәзе көмеш кенә булырга тиеш әле?!» – диде
кемдер. Ул «кемдерне» бу яктан депутат булырга теләүче кандидат
котырткан иде. Ул әтрәк-әләм шул рәвешле путанайлар тавышын үзенә
алмакчы булган һәм гомердә булмаганны! – Туксаба белән Путанайны
ызгыштыра язды. Чиркәү гөмбәзе дә, мәчет ае да кирәк түгел иде ул
мәлгуньгә, аңа бары электоратның тавышлары гына кирәк иде. Гаврилов
шулчакта ремонт эшләрен башламыйча да туктатырга мәҗбүр булды. Ә
менә мәчетне төзекләндерергә акча бирде. Чү әле, «Бог един» диләр түгелме
соң?! Шулай дип әйтәләр дә әйтүен...
Башындагы тараканнарны тынычландыру өчен, бигрәк тә кызган
башны суыту өчен Гаврилов башына түбәтәй дә алып киде. Уй-фикерләр
нишләптер акрынлап килә: ул моңарчы юкка гына татарларга охшарга
тырышып, капка-коймасын буярга керешмәгәндер әле. Бардыр монда
берәр хикмәт...
Хатыны иренең бу кыланышларына көлеп карады. Зирәк хатын ул.
Элек Аятел көрсине үзе алып кайтып сандыгына яшергән иде Мәрьям.
Хәер, яшермәде, иренә турысын әйтте шулчакта: «Альберт, кичерә
күр, мин – татар тумасы, яшь барган саен, җан тынычлыгым югала,
әйдә, бу шәмаилләр сандыкта булса да ятсын әле?» – дип үтенгән иде.
Хәзер, алар сандыктан диварга күчкәч, сурәтләр сандык төбенә кире
барып яткач, капылт үзгәрде, аны алыштырып куйган булдылар: Аятел
көрсиләр янына сурәтләрне дә элик димәсенме?! Шулчакта Альберт
Иванович Гаврилов уйлап куйды: «Безгә атеист булып калу яхшырак
булыр, Мәрьям...» димәкче иде, тик нигәдер әйтмәде, телен тешләде.
Гаврилов барыбер бер мәртәбә яңа түбәтәен киеп, Туксаба мәчетенә
барып кайтты. Урман аша урап барды, чиркәү яныннан узмады. Элек
алар яңартылган мәчет, элеккеге клубка сайлауга йөриләр иде. Гаврилов
та үзен сайлауга барам дип хис итте, шул хактагы уй өстен чыкты. Тик
ерак бабаларының намазда утырганы күз алдына килә башлагач, бу
җанына гомер тынычлык булмаячагын тойды. Шулай үзен битәрләп
йөргән көннәрнең берсендә кичкырын Ханкаладан оныгы туу турында
хәбәр килде, бу хакта малае шалтыратып әйтте. «Әти, исем уйлый тор!
Мин татарча матур исемнәрне яхшы белмим, бергәләп сайларбыз!» – дип
үтенде. Берәр сәгать ишегалдында көмешкә чөмереп утыргач, Гаврилов
телефон таләп итә башлады. Үзе туктаусыз: «Рәимовка шалтыратам!
Әйтәм, надан син, сатлык син дим! Бездә байлык бар дип әйтергә
Башкалага чыгып йөгергәннәр бит, ә! Менә гололобый татар! Үзем дә
шундый татар булып чыктым бит әле!» – дип сөйләнә. Әле көлеп җибәрә,
йә сабый бала кебек үксеп еларга керешә иде. Мәрьям аңа зур тартмалы
кәрәзле телефонын китеп тоттырды. Гаврилов райүзәктәге малаен җыйды
һәм, бар ишегалдына яңгыратып: «Улым! Исем таптым малайга! Иван
дип кушабыз! Гаврилов Иван Сидорович була, димәк!» – диде. Шуннан
соң ул әллә көмешкә күп эчкәнлектән, әллә яңа исемгә күңеле булып,
үксеп елап җибәрде, иреннәре кыймылдый, яшь аралаш пышылдый иде
ул: «Господи, прости меня, прости и помилуй!..»
Хатыны Мәрьям бу вакытта өйдә иде, ишегалдындагы тавышлар
колакларын тондыргач, ачык тәрәзәләрне шартлатып ябып куеп, калган
намазларын бер юлы укымакчы булып, тәһарәт алганнан соң ястү
намазы вакыты җиткәнен көтә башлады. Иренең үзалдына медер-медер
сөйләшкәнен ишеткән иде ул. Каршы сүз дәшү түгел, аның ягына борылып
та кармады, бары эчтән генә, үз алдына гына: «Бүре баласын бүреккә салсаң
да...» дип куйды.
Җөмләсе төгәлләнми калды…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 01, 2025

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев