Шигърият
Онытылган төшең
Син оныткан төш мин, исләреңә төшмим. Мин берәвең түгел, чираттагы берәү.
Син оныткан төш мин, исләреңә төшмим.
Мин берәвең түгел, чираттагы берәү.
Садә күңелем җыры кирәк түгел бер дә.
Сине сөю – хәвеф-хәтәрләргә үрләү!
Ят булмадык төсле, җан ташкыны көчле.
Килдем сиңа тагы, таны мине! Таны!
Мин онытылган төшең, ул юк синең өчен.
Күренепләр генә калды беркөн таңын.
Дәкыйкә йә дәвер, мин монысына әзер.
Синле хисләр сайлап упкыннарга төштем.
Һәм югалдым тәмам. Исләреңдә калмам –
Мин бары тик синең онытылган төшең…
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев