И шагыйрь!
Төн җитте. Бу көнем тоелды мизгелдәй – Үземне аңламыйм үзем дә.
Төн җитте. Бу көнем тоелды мизгелдәй –
Үземне аңламыйм үзем дә.
Кулымда шигырьләр!
Юк. Тормыш!
Күңелдә ашкыну, моң, сагыш...
Ябарга исәп юк китапны –
И тылсым!
Һәр сүздә асылташ, гүзәл сын.
Күземдә хисләрем энҗесе коена,
Йөрәгем сулкылдап, җаныма сыена.
Төн яна. Иркәли офыкның кояшы
Кулымда – шагыйрьнең сулышы!
Ак фикер, сафлыкка төренгән могҗиза!
Һәр өтер-ноктасын аң уза...
Таң кайта. Йолдызлар чәчелә буранга,
Күңелдә урын юк томанга!
Җанымда әйтерсең яшеннәр камчылый,
Шигырьләр бураны йөрәккә тамчылый...
И шагыйрь! Һәр сүзең сөюдән чигелгән,
Йөрәгең – мәхәббәт җиленнән!
Син – Яшьлек!
Син – Дәрья!
Син – Дөнья!
Каләмең таштан да нур коя!
И шагыйрь!
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Юк, шагыйрьнең бар сүзләре чигелмәгән сөюдән,И шагыйрь! Һәр сүзең сөюдән чигелгән (“И шагыйрь” Илмира Гыймаева)............................................Юк, шагыйрьнең бар сүзләре чигелмәгән сөюдән,Тора алар борчулардан, нәфрәт, сагыш, көюдән...........................Тормыш бит ул гел мәхәббәт дөньясында кайнамый-Күпме кеше яши Җирдә хәсрәтеннән айнымый..........................Яши икән шагыйрь шуны күрмәмешкә салышып, Борчымаса аз гына да үз халкының язмышы,.........................Яза икән тик үзенең мәхәббәте хакында,Шагыйрь килми шагыйрь дигән дәрәҗәгә якын да..................Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0