ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Мәсәлән, мин – тарихчы-археолог. Әгәр рус телен яхшы белсәм, мин татар тарихын да, чувашныкын да яхшылап өйрәнә алам дип уйлый идем. Ләкин, тора-бара, тормыш моның киресен раслады, әгәр мин русча гына уйласам һәм язсам, бүген сезгә сөйләгән фәнни хакыйкатьләрне ача алмаган булыр идем…
Хәтмулла шәкерт җыелган халык алдында бик тәфсилле чыгыш
ясады. Аны бертавыштан яңа мәчеткә имам итәргә уйладылар. Мулла
булырга Салихҗан да бик тырышып маташты. Минекеләр гомер-гомергә,
нәселдән-нәселгә мулла дип тә карады. Шәҗәрәсен борынына төрттеләр.
Кием алыштырган кебек милләтен, исем-фамилиясен бертуктаусыз
үзгәртеп торган Абтюков-Абдуллиннар нәселеннән икәнлеге ачыкланды.
Инкыйлабка кадәр бабасы җәмәгать өстендә көн күргән бер ата ялкау
адәм булган. Аннан соң тамак хакына көтүче булып ялланган. Инкыйлаб
башлангач, мәчет манарасын кисүчеләр арасында да бар. Бу документларны
авыл сәвите рәисе Салихҗанның борын төбендә селкегәч, тегесе шыпырт
кына, коймаларга сыена-сыена, өенә үк качып кайтып китте.
Туксаба исеменең дә каян икәнлеге ачыкланган. «Тукыс-тугыз», «аба-
абыз» сүзләреннән килеп чыккан. Кимәк (Йәмәк) каһанлыгында кыпчак,
баяндур ырулары белән бергә туксаба кабиләләре дә булган. Идарә
тәхетендә утырган алар. Тарихи чыганакларда туксабалар, ягъни татарлар
дип языла. Кимәк каһанлыгында әнә шул туксаба-татар өстен кавем була.
Соңрак «туксаба» төшеп калып, бары «татар» гына сакланган! Бу кабилә
борын-борыннан Идел буенда яшәгән, Болгар ханлыгына кадәрле үк Тәтеш
шәһәрен торгызуда да катнашканнар, ди...
Сүз ахырында Хәтмулла шәкерт бик күпләргә яңа метрикәләр тапшырды.
Болар чын документлар, тарихи чыганаклар белән нигезләнгән документлар
иде. Путанай тумасы Кирилл Кирьянович Кирилловның алтынчымы буын
бабасы Кәримов Кирам мулла булган! Патша хакимияте урман диләнкәсе
бүлеп бирәм дигәч, православие диненә күчмичә генә – ул вакытта кара
урман эчендә кем кемне тикшереп йөргән ди! – исем-атларын Кирилловка
үзгәрткән.
Кирилл үзе моңа бик канәгать иде. Өстәвенә, Сәрдәрдән дә һаман хәбәр
юк. Мораттагы сөяркәсендә качып ята торгандыр дигәннәр иде. Бәлки,
аның урынына җитәкче булып, хәзер мине – татар Кәримне сайлап куярлар
дип, эчтән генә хыялланып та алды ул. «МР»га кеше керми бит... Әлбәттә,
Сәрдәрнең «болгар» теориясен онытырга туры килә инде андый очракта...
Җыен бию-җырлар белән чиратлашып барды. Иң күп һәм сөенеченнән
сикерә-сикерә биегән кеше Гаврилов булды. Җитмәсә, бүген-иртәгә беренче
оныгы да дөньяга килергә тора. Куанычыннан ни кылырга белми, бахыр,
дип сөйләште халык. Шулай ук Галим морза нәселеннән икән бит алар!
Гавриловның, чынлап та, куанычы зур иде ул көннәрдә, малае киленне
бәби табарга хастаханәгә илтеп куйды.
Форсаттан файдаланып, Фазыл Шәрифнең халык алдында чыгышын
оештырдылар. Гадирәк, төгәл мисаллар белән сөйләргә тырышты галим.
Темасы да бик кирәкле: шәҗәрәләр турында, туган белән туган кан
катнаштырган очракта килеп чыгарга мөмкин булган аяныч нәтиҗәләр
хакында һәм буыннар тарихы турында иде.
– Мәсьәлә шактый катлаулы, шуңа күрә моңа кыскача гына җавап биреп
тә булмастыр. Шулай да мин тырышып карыйм, – дип башлады ул сүзен.
Шуннан соң галим беркавым сүзсез торды, юкка түгел икән, кыршылып
беткән крокодил тиреле портфеленнән кәгазьгә төрелгән бер чүлмәк чыгарды.
Гафият ягына карады, матур итеп елмайды һәм: – Рәхмәт, Гафият! – дип
куйды. Вазага охшаган затлы чүлмәк икәнлеге әллә каян күренеп тора.
Галим сүзен дәвам итте: – Менә бу чүлмәкнең төбе ике катлы булган.
Гафият, ватмыйча гына, аны куптара алган. Аста вак кына хәрефләр белән
язылган җөмләләрне укып була. – Галим чүлмәкне өскә күтәрде: – Менә
тыңлагыз әле: «Бирин-бирин миң булыр, Тама-тама күл булыр. Арслан
карыса, сычгкан өнөн күдәзүр». Болар рун имлясы белән язылган! Безнең
төрки-татар бабаларыбызның борынгы алфавиты. Әүвәл бу хәлгә Башкала
белгечләре дә ышанып җитмәгән иде. Кат-кат экспертизалар үткәрдек.
Унберенче гасырда яшәгән Мәхмүт Кашгарый сүзлегендәге мәкальләр
болар! Безнең төрки Караханнар дәүләтеннән. Бу мәкаль-әйтемнәр хакында
тулы бер лекция сөйләп булыр иде. Нигә нәкъ менә шулары язылган?
Безнең бүген моны шәрехләп торырга вакыт юк. Алга таба китәбез. Карагыз
әле кувшин тышындагы кошларга: тау бөркете, икенчесе алтай лачыны,
«кречет» диләр анысын. Өченчесе нинди кош дисезме? Мин дә башта үз
күзләремә үзем ышанмадым: анда гап-гади безнең як сандугачы! Теге
кошлар янында сандугач рәсеме зур булып күренсен өчен янына ясмин
чәчәге ясалган! Биологлар бу рәсемдәге тау бөркете бары Амур буйларында,
Төньяк Кытайда яши ди. Алтай лачыны – Алтайда, сандугач – безнеке
дидем. Кувшиндагы рәсемнәр төрки-татарның дөнья буйлап сузылган
җир-биләмәләрен берләштерә. Символ дисәк тә була. Идел буйларыннан
алып Амурга кадәр яшәгән кошлар төшерелгән бит! Мондый сурәтләр
тарихчылар өчен яңалык түгел. Алар – берләштерү символлары.
Чуракан шулчак галимне бүлдерде:
– Фазыл абый, гафу, түзалмыйм сүз кыстырмыйча: нәрсә аңлата инде
бу галәмәт кувшин-чүлмәк, андагы язулар, кошлар сурәте?
Фазыл Шәриф сорауга җавапны бик кыскача гына бирде:
– Татарлар, Себердә, һун җирләрендә терекелек иткән татарлар борын
заманда ук татар исеме белән Идел буйларында да яшәгән булган! Әле Идел
Болгары дәүләте оешканчыга кадәр үк! Алар татар исеме белән Көньяк
Уралда, Кимәк каһанлыгында да булган! Монысын Кашгарый мәкальләре
дәлилли.
Хәзер баягы сүзне дәвам итәм. Уртак, туган нәсел тармагында булган
җан ияләренең, бер-берсе белән кушылган очракта, токымны дәвам итә
алмаулары һәркемгә билгеле инде хәзер. Аквариумлы кешеләр моны
яхшырак белә. Әгәр балыкларны вакыт-вакыт башкаларына алыштырып
тормасаң, яңа барлыкка килгәннәре, тора-бара, бик кәй булачак. Бу шулай
ук күп итеп мал асраган фермерлар өчен дә яңалык түгел. Бер нәселдәге
малларның каннары еш катнашса, алар артым бирми башлый.
Мисаллар белән ныгытыйк: нәсел чире аркасында бабасы да йөрәк
авыруыннан үлгән, малае да, кызы да шул чирдән китеп барганнар дип
сөйләшәбез. Төшенәсезме хәзер моның кайдан килгәнлеген?
Менә хәзер берәрегезне бастырып сорасам, бабагызның атасының
исемен әйтә аласызмы? Беләм, югалып калачаксыз. Бабагызның атасы яки
ерак бабасы хакында, – рус аны «прадед» ди, – әйтеп тә тормыйм, чөнки
белмибез. Юкка гына «җиде буын» дип сөйләшмиләр. Әгәр синең шул
җиде буыннан торган шәҗәрә агачың нык икән, син аның шулай икәнлеген
беләсең икән, димәк, синең өчен бу тормышта бернинди куркыныч юк.
Балаларың өчен дә, оныкларың өчен дә юк ул. Һәркем үз нәселенең,
токымының көч-куәтен, энергиясен тоеп яши. Әгәр җиде буының да нык
икән, димәк, синнән соңгылар да сәламәт булачак. Аксиома бу. Нәсел
энергиясе. Сиңа кадәр булган бабаларың, аларның бабалары нинди илдә
яшәгән? Ул дәүләттә үзара мөнәсәбәтләр нинди булган? Синең нәселең
башында торган бабаларың кол булганмы, әллә ирекле илдә яшәгәнме,
аларның кардәшләре ничек көн күргән? Боларның барысы да һәр кешенең,
бүгенге буынның да тормышында чагылыш табачак! Кан законнары бу.
Аны бернинди сәяси указ белән дә алдый алмыйсың! Аңа чикләү куя
алмыйсың! Җан тартмаса, кан тарта, кан тартмаса, җан тарта. Барыбер
берәрсе тарта.
– Фаяз абый, ә фән боларны раслыймы соң? – дип сорап куйды Тукаш,
галимне бүлдереп.
– Әйе, мондый сорауны да көткән идем мин, Тукаш. Шуңа күрә төгәл
мисаллар белән сөйләшик. Син, мәсәлән, беренче буын. Әти-әниең икенче
буын: ике кеше.
Чыгышы вакытында үзен бүлдерүләренә сөенә генә иде галим, тик
Кирилл, шаяртырга теләп:
– Тукашның әниләре байтак аның! Кайсысыннан исәпли башласын?! – дип,
сүз кыстырды. Ләкин аның бу сүзләреннән берәү дә көлмәде, киресенчә,
Фаяз Шәриф усал итеп такмак кырып куйды. Кирилл утырган урындыгына
сеңеп үк бетте.
– Алар сине формалаштырган. Алар икәү дидек. Өченче буын – әби-
бабаң. Хәзер дүртәү булдылар. Бу буын сиңа талант, акыл сәләте биргән.
Кыскасы, сәләтең шул буыннан килә. Шуннан соң аларның ата-анасы,
тагын да ераграк бабаларың, ягъни дүртенче буын китә. Бу буыннан сиңа
гармония, шатлык гормоннары тапшырылган. Байлыгың да шул буын
белән бәйле.
Алга таба киттек һәм бишенче буынга барып җитәбез. Кан аша ошбу
буыннан синең тормыштагы иминлегең килә!
Алтынчы буын. Исәпләгез, хәзер барысы 32 кеше була. 32 теш кебек.
Һәр теш нәселнең бер буыны белән бәйләнгән! Алтынчы буын әнә шул
нәсел җепләре аша традиция, милли гореф-гадәтләрне «җибәреп» тора.
Җиденче буын алтмыш дүрт кешегә җыела. Бу буын ил-йорт өчен
җаваплы, ягъни шул энергияне саклап тора.
Беләсезме, тагын бер кызык буын бар әле: ул унынчы, аннан да ары
булган буын хакындагы мәгълүмат: чират буенча унбишенче, уналтынчы.
Бүгенге буынның язмышын шул ерак буыннан, – йә көчле энергияле, йә
бик зәгыйфь ул, – килгән энергия хәл итә диләр. Бер буын арасында якынча
30 ел. Мисал өчен ата белән малай арасында, гадәттә, яшь аермасы якынча
30 ел була. Димәк, 30 ны 16 га тапкырлыйбыз, 480 килеп чыгамы? Димәк,
моннан 480–500 ел элек булган хәятне күз алдына китерергә кирәк. Моннан
ярты гасыр элек безнең кавем белән – синең бабаларың тормышында –
нинди вакыйгалар булган? Менә шуны яхшы белергә кирәк. Шуннан соң
гына бүгенге тормышыбызның очына чыга алачакбыз.
Солтан, үзалдына сөйләнгәндәй генә: «Шул вакытта Казан каласы егыла
бит», – дигән иде, сүзләре башкаларга да ишетелде. Тик берәү дә башка
сүз кыстырмады.
Галим дәвам итте:
– Мин исәпләп күрсәткән кебек биш мең елга чаклы булган хәлләр
белән бәйләнешебезне китереп чыгарырга мөмкин. Кимендә халык үзенең
биш мең ел элек булган тарихын белергә тиеш. Анда аның буыны, нәсел
шәҗәрәсе, кан туган әби-бабалары... Мин инде артык еракка китмим, мин
бая әйткән «унбишне» гел икегә тапкырлап барып, ерак гасырлар төбенә
үк төшәргә мөмкин. Ул очракта синең «гаиләң» тугандаш халкың була.
Бүгенге татарның Алтын Урда дәүләте белән турыдан-туры катнашы,
тагын да дөресрәге, бәйләнеш-элемтәсе бар! Без бүген әлеге «Алтын»
дәүләтебезнең тарихын өйрәнә алмыйбыз. Башкала моңа запрет ясады.
Башкаладагы ярты акыллы ул түрә-белгечләр, чыннан да, шыр тиле: алар
үзләренең чын тарихын өйрәнүгә табу куя, Алтын Урда тарихы ул Рәсәй
тарихы, татарныкы гына түгел, өлкән туган булган бөек рус милләтенең
дә тарихы...
Тарихтан килә торган энергияне мин шартлы рәвештә «тарихи энергия»
дип атадым. Менә шул тарихи энергияне арттыруга, көчәйтүгә ирешергә
кирәк безгә. Ул безнең бүгенге энергиягә барып тоташа. Бүгенгегә көчле
энергия тоташамы, әллә зәгыйфьме – шул бүгенге көнебезне хәл итә.
Дуңгыздан кондыз ясап булмаса да, кондызны дуңгыз итеп була. Бабаларың
фәлән-фәсмәтән булган дип, гел башыңа сугып торсалар, кайчан да булса
барыбер аңгыраясың. Энергиянең төп генераторы – ул туган тел икәнлеген
дә дөньяви фәннәр раслады инде. Туган телне белү ул язучы-галимнәр
өчен генә кирәк түгел, халыкка без телнең нәсел энергиясенең асабасы
икәнлеген аңлата алсак иде. Башкала безнең әнә шул төп энергиягә зыян
салудан башлап җибәрде эшен. Телләре юкка чыкса, милләт буларак руслар,
татарлар үзләре дә үлеп бетәчәк диләр бугай. Һммм. Ә дөрес әйтәләр
бит! Тел белән бергә яшәү энергиясе дә юкка чыга икән, димәк, рус та
бетүгә таба бара! Сиксәненче еллар уртасында чит сүзләр ярдәмендә, иң
беренче чиратта, Пушкин теленә һөҗүм башланды, хәзер үзегез дә күреп
торасыз, рус теленә бик нык зыян килде; татарны да онытмады алар, «рус
теле – дәүләт теле, ата-аналар сайлаган тел» дигән булып, татар теленә
атака бара. Кабатлап әйтәм, телләргә, энергиягә каршы бара бу һөҗүм.
Тагын без бер нәрсәне яхшы белергә тиеш: милли мәсьәлә ул аерым
хакыйкать рәвешендә генә булырга тиеш түгел, ул – тәрбия. Тәрбия милли
компонентларсыз була алмый, алда әйткән фикерләр куәтли моны. Тәрбия
дип сөйләшәбез икән, димәк, без милли мәсьәлә хакында да сөйләшәбез
дигән сүз. Кабатлап әйтәм, тәрбия милли традицияләрсез була алмый –
тегесе канда бар! Шулай ук «милләтче» сүзе ул «тәрбияче» төшенчәсенең
синонимы! Милләтче педагог дигән сүз генә ул! Җәмгыятьнең төп максаты
балалар тәрбияләү бит, кеше тәрбияләү. Монысына шовинист түрәләр дә
каршы килми. Шовинист дигәннән, бер «Гарасат»1 дип аталган романда
укыдым моның килеп чыгышы турында. Элеккеге зур, озын-озак сугышлар
вакытында Франциядә Шова атлы француз кешесе яши. Бик патриот була
инде ул. Һәрчак мылтык тотып, беренче булып, илен сакларга сугышка
чыгып китә торган була Шова. Туган илен бик ярата бу кеше. Шуннан
соң аның кебек илне яраткан һәм дошманнан сакларга атлыгып торган
гаскәриләрне, французларны «шовинистлар» дип атый башлыйлар, ягъни
Шова кебек патриот кешеләр. Хәзер ул бүген нәкъ кире мәгънәсендә
йөри! Шаккатмалы инде, бер караганда. Теге чакта сез, Туксаба мәктәбен
русныкына әйләндергәндә, яклап кул күтәрдегез. Моның өчен сезне берәү
дә гаепләми, чөнки рус телен яхшы белмәгән балаң тормышта уңышка
ирешә алмаячак, укырга керә алмаячак. Шулай дип уйлады ата-аналар.
Мин тарихчы буларак, якын үткәннән бер мисал китерәм: егерме беренче
елның 25 июлендә бездә татар телен тормышка кертү максаты белән махсус
Декрет кабул ителә. Тормышның барлык тармагына татар теле рус теле
кебек үк кулланылышта булырга тиеш дигән максат куела. Һәм кызык: туган
телен яхшы белгән бала, рус телен дә, инглиз, немец телләрен дә яхшырак,
тирәнрәк үзләштерә башлый! Ун ел эчендә җөмһүрият гыйлем бирү буенча
алдынгы урынга чыга! Кабатлап әйтәм, бала туган телен ничек яхшы белә,
рус телен дә шулкадәрле тиз һәм тирәнрәк үзләштерә!
Менә миңа Чуракан әфәнде Илдарханов сөйләп торды: моннан элегрәк
Солтан, Тукашлар сыйныфы киләчәккә хат язарга ниятли. Ләкин туган
мәктәпләренең русчага күчүен ишеткән яшьләрнең, үзләре дә белмичә,
үзләре дә сизмичә, киләчәккә ышанычлары сүнә шул чакта, һәм алар
хат язу урынына тартмага буш кәгазь битләре салалар! Алар моны,
әйткәнемчә, сизмичә, үзләре дә белмичә эшли. Монысы – алда әйткән
кан мәсьәләсе! Кан шул рәвешле протест белдерә! «Кан бунты» шулай
ук моңарчы өйрәнелмәгән, ул – бик кызыклы мәсьәлә. Ул мин телгә
алган классташларныкы кебек һәрчак өскә дә калыкмаска мөмкин, бәреп,
ташып та чыкмаска мөмкин, әмма ул, җыела барып, барыбер кайчан
булса да китереп бәрәчәк һәм Дәүләтнең кан тамырын, иң юан артериясен
шартлатачак!
Мин әле студент вакытта чакта да моның ни икәнлеген аңлый
1 Автор үз романына ишарә итә.
алмаганымны исемә төшерәм. Мәсәлән, мин – тарихчы-археолог. Әгәр
рус телен яхшы белсәм, мин татар тарихын да, чувашныкын да яхшылап
өйрәнә алам дип уйлый идем. Ләкин, тора-бара, тормыш моның киресен
раслады, әгәр мин русча гына уйласам һәм язсам, бүген сезгә сөйләгән
фәнни хакыйкатьләрне ача алмаган булыр идем…
Галим сүзен тәмам кылды.
Авыр тынлык урнашты. Ләкин бу мәгънәле тынлык иде…
(Дәвамы бар)
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев