ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Мәрьям, Сәрдәр кабере өстендә хушсыз яткан кешене күреп, имәнеп китте һәм атылып янына килде, аның Гайнан икәнен таныгач, бөтенләй каушап төште, шулай да, сулыш алуын белгәч, җилкәсеннән тотып селкетергә, яңагын сыйпарга кереште. Гайнан күзләрен ачты һәм кабер кырыена тезләнде, аннары аякларына ук торып басты. Таныды егет Мәрьям апасын.
Соңгы сүз. Ике күбәләк
Гайнан юл һәлакәтендә алган җәрәхәтләре бераз ямалуга, зиратка
әтисенең каберенә китте. Кемдер чардуган да куеп өлгергән. Мәрьям
апасыдыр, җизни тиешле кеше – түрә, хәлле кеше, ди, бит. Ул чибәр апаны Гайнан яхшы хәтерли, әле яшь чагында ук Сарматка килгәне дә бар, шунда
төпләнеп тә калырга җыенган иде шикелле.
Гайнан, зират капкасы янына килеп җиткәч, туктап калды. Хәтереннән
яшь чагында әтисе өйрәткән догаларны барлады; онытканмындыр
чиркәү чаңы белән дип курыккан иде, Ходай догалары хәтер чүмеченнән
шыбырдап коелырга кереште. Исендә ләбаса, зиратка кергәндә
укый торган махсус дога да бар. Егет шулай дип уйлауга, теге дога
үзеннән-үзе тел очына килде. «Әссәламүгаләйкүм әһләддийәәри мин
әл-мүъминиинә үәл-мүслимиин. Үә иннәә иң шәәәәллааһү би-күм
ләә-хикуунә әсъәлүллааһә ләнәә үә ләкүмүл гәәфийәһ». Аннары егет
аны үз телендә күңеленнән кабатлады: «Аллаһның иминлеге булсын
сезгә, кабердә ятучы мөэмин әһелләренә. Әлбәттә, Аллаһ теләсә, без дә
сезгә кушылырбыз. Аллаһ бездән алда китүчеләрне дә, якты дөньяда
калучыларны да гафу итсен, үзебезне дә, сезне дә җәфалардан коткаруын
сорыйбыз». Шуның артыннан ул кабер янында укыла торганын да
искә төшерде. Әмма аны укырга нишләптер теле әйләнмәде. Күкрәк
турысында эчке якта нидер сулкылдап алды, ул йөрәгенең тасырдап
типкәнен ишетте. Күкрәк кыл уртадан икегә аерыла башлады, тыны
кысылды, күз аллары караңгыланды. Шулай беркавым тынсыз торганнан
соң әлеге өянәк җибәрде, сулышы тигезләнде. Гайнан кызу-кызу әтисе
каберенә таба китте. Болай тиз бара алгач, димәк, хәле начар түгел,
бәлки, юл һәлакәтендә алган берәр җәрәхәте үзен сиздереп куйгандыр.
Бу уй Гайнанны тәмам тынычландырды, кабер янында исә ул үзен
бөтенләй сабый бала кебек хис итте.
Мәрьям апасы кабер өстенә чәчәкләр утырткан, бер алсу төстәге чәчәк
өстенә кунган күбәләк ул килүгә һавага күтәрелде һәм, иртәнге кояш
тамчыларына күмелеп, күздән югалды. Алай да шәйләп калды: күбәләкнең
канатлары көмеш төсендә, зур кара таплары бар. Әтисенең: «Җан көмеш
төсендәге бормалы нечкә кәтүк җебе кебек булыр», – дигәне исенә килде.
Әллә аның киләсен алдан белеп, улын каршы алырга чыгуымы? Чиркәүдә
рухани булып торганын белә торгандыр, җаны шуңа тынычсызланадыр,
бәлки?! Хәер, алар өендә Гайнан туганда ук аура ике төрле иде, берсе яшел,
икенчесе куе зәңгәр төстә. Үсә төшкәч, малай моның әтисе күзләренең
яшькелт, әнисенең зәнгәр булуы белән аңлатып, шаяртып үзләренә әйтә,
тегеләрнең аның тапкырлыгына күңелләре була торган иде. Сораулар әле
тагын бар, тик шулчак теге күбәләк каяндыр очып килде дә иңбашына
кунды һәм канатларын җилпеп утыра башлады. Гайнан хәтта аның канат
җилен дә ишеткән кебек булды. Ул, кыймылдарга да куркып, уң ягына
башын борды, җиңелчә генә өреп алды. Күбәләк канатларын кагудан
туктады. «Мәрхәмәтле Раббым! Йәә Гафуур! Йәә Рахиим! Әй Гафу итүче,
Рәхимле Раббым! Кыямәт көнендә әти-әниемне бөтен хата-кимчелекләре,
гөнаһлары гафу ителгән хәлдә терелтсәң иде. Ахирәттә була торган бөтен
газаплардан коткарып, җәннәтләреңә кертсәң иде!..»
Догадан соң Гайнан тагын да җиңеләеп китте һәм, иңбашындагы
күбәләккә дә игътибар итмичә, кабер өстендәге чүп үләнен тартып алырга
дип, түбән иелде һәм, дөньясы капылт сүнеп, башы белән кабергә, әтисенең
аяк очына кадалды, ул аңын җуйган иде.
Мәрьям, зиратка барыр алдыннан җанын аруларга ниятләп, күптән
белеп онытылган догаларны исенә төшерде, пышылдап кына укыды,
зират капкасын ачканда, капылт аяк буыннары хәлсезләнгәнен тойган иде,
догадан соң көч керде, һәм ул әти-әнисе каберенә таба атлады.
Әтисе Гали абзый белән әнисе Мәрфүга апа, кызларының теге чактагы
фаҗигасеннән соң кинәт кенә икесе дә намазга басканнар, әле җүнләп
укый белмәсәләр дә, намаз вакыты буенча күңелләреннән бәхетсезлеккә
тарган кыз балаларына пышылдап бәхет телиләр, теләкләрен тавыш
белән әйтергә куркалар, кемдер ишетеп алыр да күз тидерер кебек тоела
иде. Әүвәл намазлары кызларына теләк теләү белән башланып, шул
рухтагы ихлас ниятләр белән тәмамланса, тора-бара намаз догаларын да
яхшылап өйрәнделәр; хәтта Мәрфүга гарәп хәрефләрен дә ятлап алды,
кулына Коръән-Кәрим тоткан чаклары ешайды. Шул рәвешле картларның
җаннарына акрынлап булса да тынычлык иңә башлады. Ләкин кызлары
Гаврилов дигән кешегә кияүгә чыгуга икесе дә капылт кына намазларыннан
туктады; моны үзләренчә аңлатырга сәбәпләре дә бар иде: имеш, Мәрфүга
абыстайның хәтере чуала башлаган, догаларны оныта, Гали абзый
үзен тыңларга теләмәгән аякларыннан, тез буыннарының авыртуыннан
зарланды. Моның дөресен үзе генә белгән Мәрьямнең җаны елады. Ләкин
Гаврилов – әйбәт кеше, хәтта дөньядагы иң әйбәт кешеләрнең берсе иде;
кадерле бичәсенә күңелен төшерергә ирек куймады, үзеннән күпкә яшь
булган һәм җәрәхәтле йөрәкле кыз-хатынны ярата иде Альберт Иванович.
Үзенең татар тамырыннан икәнлеген белү дә әлеге мәхәббәткә ялкын
өстәде.
Мәрьям, Сәрдәр кабере өстендә хушсыз яткан кешене күреп, имәнеп
китте һәм атылып янына килде, аның Гайнан икәнен таныгач, бөтенләй
каушап төште, шулай да, сулыш алуын белгәч, җилкәсеннән тотып
селкетергә, яңагын сыйпарга кереште. Гайнан күзләрен ачты һәм кабер
кырыена тезләнде, аннары аякларына ук торып басты. Таныды егет Мәрьям
апасын. Елмайды, исәнләшкәндәй башын кагып алды.
Альберт Иванович хатыны белән туганын алып кайтырга Туксабага
машина җибәрде. Гайнан берни булмагандай сөйләшсә дә, ләкин теге чакта
кабер янында ирен читләренә кунган елмаю шул килеш йөзендә катып
калды; ул сәбәпсез дә, сәбәпле дә елмаеп, кайчак тиктомалдан авызын
ерып, шаркылдап көләргә гадәтләнде. Егетнең акылына хилафлык килгән
иде. Апасы, энесенең ниләр кичергәнен белгән Мәрьям, авыруның сәбәбе
тирәндә, бик эчтә икәнлеген җаны белән тойды, чөнки үз җанының да чаты
икегә аерылган иде хатынның...
Гайнан, бер дә беркөнне апасының Путанайдагы йортында таң белән
уянып, әле почмакта торган сурәтләр каршысында, әле шәмаилләр
турысында озаклап басып торганнан соң, нәкъ саф акыллы кеше кебек:
– Әти белән күрештем бүген, – дип куйды. Йорттагылар уянгач та, әлеге
сүзләрне берничә мәртәбә кабатлады һәм җизнәсенең ишегалдындагы агач
кәнәфиенә чыгып утырды. Мәрьям, бер кат өй эшләрен карагач, энесе янына
килде һәм, беравык Гайнанның агарган йөзенә текәлеп карап торганнан соң:
– Ничек итеп күрдең Сәрдәр абыйны? – дип сорады мөлаем тавышы
белән.

(Дәвамы бар)
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев