Логотип Казан Утлары
Роман

ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)

Мәликә Ясминәгә китап калдырып китте. Тукаш китабын. Сыйныфташыныкы булгач, хатын йотлыгып укырга кереште: «Әлли мәгарәсе янындагы калкулыкта кеше гәүдәсе чагылышы күренде. Һәйкәл юк бит анда, монысы ни булыр тагы дип аптырады бәйрәмдә катнашучылар.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Китап. Әллүки
Мәликә Ясминәгә китап калдырып китте. Тукаш китабын. Сыйныф-
ташыныкы булгач, хатын йотлыгып укырга кереште: «Әлли мәгарәсе
янындагы калкулыкта кеше гәүдәсе чагылышы күренде. Һәйкәл юк бит
анда, монысы ни булыр тагы дип аптырады бәйрәмдә катнашучылар.
Яшьтәшләре, сыйныфташлары аны шунда ук Зөлфәкар карачкысына
охшаттылар. Әрвахларга дога укылган көн булды шул бүген, күрәсең, алар
да шул сөенечләреннән бер кузгалып алганнардыр дип куйды бу хакта
ишеткән Хәтмулла шәкерт. Зөлфәкар авылдашларына гүя:
– Бәхетлеме сез, кардәшләрем?! – ди кебек иде...
– Авыл бәйрәменең шундый көнгә туры килеп торуын гына кара әле
син! – дип көрсенде Хәтмулла.
Тукаш аңа аптырап карап куйды, үзенчә әлеге сүзләренә аңлатма көтүе.
Хәтмулла, әйтсәм әйтим инде дигәндәй:
– Бүген Мирсәет Солтангалиевнең туган көне. Юбилее... – дип куйды.
– Әйбәт бит инде, яхшы! – диде аңа каршы Тукаш.
– Ул каһарман искә төшсә, башта әллә нинди каршылыклы уйлар кайный
башлый, – дип дәвам итте сүзен шәкерт.
– Әйе, син хаклы, Хәтмулла... Гомерен инкыйлабка багышлаган, ышанган,
татарга, ниһаять, ирек килә дип ихластан хыялланган... Хәер, рус халкына
да азатлык килә дип хыялланган ул. Ә ахырда ни белән тәмамланган? Үзен
корбан итәләр. Барысын кычкыртып алдый большевиклар. Ялганлаган
булып чыгалар. Үзләре дә харап ителә, азатлык, ирек тә юк.
Хәтмулла, чебен кугандай, кулын селкеп куйды:
– Ярар ла, канга тоз салмале...
– Үзең бит!
– Аның каравы, без үзебезгә билгесез булган тарихның читен генә булса
да ача алдык.
– Мин дә шуңа сөенәм, шәҗәрәбезне, кемлегебезне белдек, ичмасам.
Күңелгә рәхәт, җанга рәхәт болай! Сиңа рәхмәт инде, Хәтмулла!
– Барчабызга да шөкер, Тукаш туган. Тик аларның күбесен таба алмыйм
әле. Касыйм чиркәве астында табылганнарын! Аларны югалтсак, бетте баш!
– Паратов алмадымы икән?
– Юк, мин аңа кагылышлы шәҗәрәне үзем яшереп куйдым. Белми әле ул.
– Ә Пал Палыч кайда соң безнең? – дип сорады Тукаш. – Ярты
табылдыкны ул алып кайтам диде бит.
Хәтмулла әлеге сораудан сискәнеп китте.
– Пал Палыч дисеңме?! Ттт-точнооо! Шул! Шул фашист урлаган!
– Ул бик сорашкан иде! Шул алган! Тик ул Германиясенә китеп барды
түгелме соң инде?!!
– Китеп барды шул. Борчылма, Сарби монда, Касыймда бит әле.
– Сарбиның кайда икәнлеген белмибез. Макай белән күрешкәннән
соң ул да суга төшкәндәй юкка чыкты, – диде Чуракан һәм авыр итеп
көрсенде. Хәтмулла күреп тора, Чураканның көрсенүе башка сәбәп белән,
Сарбига ияреп, Сәрвәр дә китеп барган, ди, бит!.. Туганнар кавышканнар.
Әнисеннән кош теле чаклы хәбәр алган Сарби Даниловна Гайнан белән
Туксаба якларына чыгып китә. Макай белән күрешә, сеңлесен таба.
Тукашның башына бәрде: Пал Палыч белән соңгы мәртәбә сөйләшү
тиктомалдан булмаган ласа! Немец галиме аннан татарның бишек җырлары
хакында сорашты. Үзе дә аларны бик күп җыйган икән. Тик мин һаман
канәгать түгел әле дип сөйләнеп торды. Нидер җитеп бетми диде. Аннан
соң... Ул аңа китап язарга тәкъдим итте. Әйе, әйе, китап! Үзенең фәнни
идеяләрен сөйләде. Шулар нигезендә булырга тиеш китабың диде. Чү!
Нигә тик торганда гына «алтын» фикерләре белән уртаклашты соң әле
немец галиме? Тукаш аңа ул җыйган бишек җырлары янына «Әллүки»не
дә өстәргә кушкан иде, әллә шуңа күңеле булды инде? Тукайның «Милли
моңнары»н… Халыкта ул күптән «Әллүки» дип кенә аталып йөртелә.
Тукаш бу турыда да әйтте галимгә... Шуннан соң нәрсә диде Пал Палыч:
«Китабыңның исеме «Әллүки» булсын, – диде. – Без, галимнәр, фәнни
ачышларны халыкка үз «телебездә» җиткерәбез, син аларны әдәби телдә
тәкъдим ит», – диде түгелме соң? Үзе шигырьнең бер куплетын яттан
сөйләде:
«Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә
Татар күңеле ниләр сизгәнен;
Мескин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен».
Аннан соң Тукаш та бер куплетны искә алды:
«Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга,
Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?»
Җавабында милләттәшем миңа:
«Бу көй була, – диде, – «Әллүки»!»
Тукашның күз аллары яктырып китте! «Пал Палыч! Рәхмәт сиңа!» – дип
аваз саласы килде! Минем китап «Әллүки» исемле булачак!
– Карак булсаң да, барыбер рәхмәт, Пал Палыч!..
Уйлар икеле-микеле иде. «Чү! – диде ул шуннан соң үз-үзенә: – Бу карак
немец аларның тарихи документларын урлап киткән! Ә ул шуңа рәхмәт
укып тора?!»
Беркавымнан Тукашның ачуы басылды, хәзер ул тагын Пал Палыч
«яклы» иде. Аның белән булган соңгы сөйләшүне берәмтекләп исенә
төшерде. «Әллүки» хакында сөйләшкәннән соң ул Тукай хакында
сораштырды, Тукашка иң нык тәэсир иткән юлларын укып күрсәтүен
үтенде. Тукаш кулына замандаш шагыйренең китабын алды һәм укырга
кереште:
«Көнчелек, үчлек белән тулган татарлык,
Төяп илтеп Мәкәрҗәдә сатарлык.
Язучыларга хөрмәтләре юк,
Бу дингә бөртек тә хезмәтләре юк.
Каләм иясенең каләмгә хөрмәте юк,
Болар каршында тәкәббернең хөрмәте күп.
Наданлык таптамасын — яньчелербез,
Каләмгә каршы бармыйк — чәнчелербез.
Каләм – бөек, каләм – дәрәҗәле;
Ходайның телендә ант урынында ул.
Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый.
(...) Зинһар, кермә шагыйрь битлегенә син, кисәрләр койрыгыңны, кермә
былбыл читлегенә син.
(...) Бөтен көтепханәләрне, матбагаларны вә газеталарны ябып
бетерсәләр, бу көннән яңа киемнәремне ертып ташлап, яланаяк чыгып
йөгерәчәкмен.
Шигырь башка да, дөньяны әйләндерүче чыгыр башка.
Фәкать сабыр кирәк. Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси
тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле.
Бездә әдәбият бар һәм дә бай әдәбият!»
Боларны игътибар белән тыңлап торган тюрколог бары бер генә җөмлә
әйтте: «Тукаегыз сезгә барысын да язып, әйтеп калдырган икән бит инде...»
Пал Палыч белән булган әңгәмәсе хакында Тукаш Мәликәгә дә сөйләде.
Мәликә тәкъдим иткән китап исеме үзгәрергә тора бит, әйтмәсәң, үпкәләр
дип фикер йөртте ул.
Китапларны китапханәгә илтеп биргәч, Мәликәгә өй эче бушап калгандай
булды. Нидер җитми иде. Бәлки, ул шул рәвешле соңгы арада чуалган җаны
аркасында тынычлыгын югалтандыр да хәзер нидер көтүеме? Тукашының
китабын тәмамлавын бик тели бугай. Хатын иренең дан баскычы буйлап
тагын да өскәрәк күтәрелүен тели. Тик Тукашы һаман суза. Газеталарда
Ханкала ханлыгы хакында язма бастырды да шуның шөһрәтеннән исереп
йөри. Китап кирәк, Тукаш, китап! Шулчак Мәликәнең чуалган башына
бер фикер очып кунды. Күптән түгел ишегалды өстеннән кыр казлары
каңгылдашып узган иде, аңа кадәр сыерчыклар килеп оя корды. Әллә шул
сыерчыклар алып килдеме әлеге фикерләрне: кыскасы, Тукаш тормышында
аны тетрәткән берәр вакыйга булырга тиеш! Ул вакыйганы хатын үзе уйлап
чыгарды. Моның белән ул ике нәрсә отачак: Денис Паратов күптән аңа сүз
кушасы килеп йөри, хисләре чын микән байбәтчәнең – тикшереп карый ала.
Икенчедән, бу хакта Тукаш ишетсә, шартлаячак! Аның шартлавы кирәк тә
инде, бәлки, шул стресслардан соң китабына яңа идея килер. Каләм иясенең
баш миен кузгалтып җибәрү өчен кирәк андый нәни стресслар дип, Тукаш
элек үзе үк әйтә иде бит.
Хатын Дениска шалтыратты һәм күрешергә каршы түгеллеген әйте.
Тегесе бу хәбәрдән каушап калды, беркавым сүзен әйтә алмыйча тотлыгып
торды. Мәликә моны үзенчә юрады, карарының дөрес икәнлегенә тагын
бер кат инанып һәм бик канәгать кыяфәт белән телефонны куйды. Хәзер
әзерләнергә кирәк инде. Тукаш каядыр Касыйм якларында йөри, ул
кайтканчы Паратов белән күрешүне беркем белмәячәк. Тик нинди кием
кияргә соң? Шкафта актарына торгач, үзенә бик ошаган күлмәк тапты
хатын. Шулчак «әллә Ясминә белән киңәшергә микән» дигән уй да узды
башыннан. Әмма аңа кадәр эчке киемнәрен хәл итәсе, килешле итеп киенәсе
бар. Эчке кием дип уйлауга, хатын үзе үк сискәнеп китте! Тукта, ни хакында
уйлый ул, җүнсез?! Нинди эчке кием, ди. Әллә?!
Әллә шул. Бу мизгелләрдә хатынның күңеленә әллә ниткән уйлар кереп
чыкты. Соңгы уе үзенә дә ошамады, Денис алдында беренче күрешүдә үк
чишенергә җыенмый лабаса.
Райүзәктә «Сердәш» дип аталган яңа кафе бар. Элеккеге участок
милиционеры Салихҗанның кече малае ачкан диләр. Денис аны шунда
чакырды, кереп алам дигән иде, Мәликә шунда ук каршы килде, үзем
диде, чөнки Тукаш аңа күптән түгел яңа япон машинасы алып биргән иде.
«Сердәш» кафесында очрашырга дип, Денис әйтмәсә дә, хатын үзе дә нәкъ
шуны тәкъдим итмәкче иде.
Денис, шактый озак читтә качып йөргәннән соң, салымнарын түләп, яңа
гына якты дөньяга чыккан. Бик ыспай итеп энәдән-җептән киенгән, күрәсең,
салымнан соң да акчасы байтак калган, ахрысы. Денис кабиналы аерым
урын алып куйган, ир хатыны белән күрешә бит, кеше күзенә чалынырлык
булмасын, янәсе. Ләкин Мәликә үзе кафе уртасындагы түгәрәк өстәлне
сайлады. Тегесе каршы килмәде, җаны теләгән җылан ите ашаган дигәндәй,
берсүзсез ризалашты. Менә ул кесәсеннән берничә кара төстәге ялтыравык
кап чыгарды һәм:
– Мәликә, мин матур итеп сөйли дә белмим инде. Минем өчен сүзләрне
сиңа менә шушы бүләкләр сөйләсен! Чын күңелдән бу! Зинһар, кире
какма! – дип, капларның берсен ачты. Аннан бриллиант кашлы искиткеч
матур алкалар килеп чыкты. Мәликә сүз әйтергә өлгергәнче, Денис икенче
капны ачты. – Бу да сиңа, – дип, шулай ук чын алтыннан коелган кулон
тартып чыгарды. Өченче капта бриллиант кашлы кыйммәтле йөзек иде.
Мәликә моны көтмәгән иде, сулышы кысылды, сүзен әйтә алмас хәлгә
килде, бүләкләрне тотып-тотып карады, тик һаман авыз ачып, сүзен әйтә
алмый иде әле.
– Денис! – диде ул беркавымнан. – Син нәрсә?!
– Ихластан бу, чын йөрәктән, Мила!
Әйе, Денис аңа үзенчә «Мила» дип дәшә иде шул. Бу хатынны тагын да
каушатты. Бик озак сөяркә сурәтендә кыланып-кыланчыкланып утырырга
иде әле исәбе Денис каршында, әмма кыйммәтле бүләкләр планнарын
чуалтты. Шулчакта гына ул үзенең зур хата җибәрә язганын аңлады.
Аларны Туксабаның бер кешесе дә күзәтеп утыра; Мәликә моны башта
ук сизде, ләкин ул якка юри борылып та карамады. Хатын тиз-тиз өстәл
яныннан торып басты һәм җәһәт кенә кием элгеченә таба китте. Денис аны
үпкәләттем дип уйлап, аягына торып ук баскан иде, әмма Мәликә тиз генә
әйләнеп тә килде. Тагын егет каршысына утырды. Кулындагы конвертны
Дениска сузды:
– Бану... Рәимова, Хәйдәрова инде хәзер, шул Бану моны сиңа
тапшырырга кушты, – диде тотлыга-тотлыга. Денис шулчак кинәт көлеп
җибәрде.
– Бану миңа мәхәббәт хаты язганмы әллә?! – диде, моны шаяртуга
борырга теләп. Ләкин Мәликә кырыс иде, җитди иде бу мизгелләрдә.
– Ие, язган! – диде ул ят тавыш белән. Дөресрәге, елыйсы, үксеп-үксеп
елап җибәрәсе килгән тавыш белән әйтте ул бу сүзләрне. Егетнең бүләкләре
бик затлы иде, әллә шул башын чуалтып җибәрдеме соң?
Денис конвертны ачып укырга керешкәндә, Мәликә кафедан чыгып
шылган иде. Почмакта макарон ашап утыган Туксаба кешесе хатынны
елмаюлы карашы белән озатып калды. Туксабаның Әлли ягыннан булмаса
да, ул яхшы таныш, чөнки Тукашның такта яру остаханәсендә баш электрик
иде абзыең...
Денис хатны укуга, йөзе бер агарды, бер күгәрде. Телсез калды
Паратовлар малае һәм, дөньяда Мәликә барлыгын, монда ник килгәнлеген
дә онытып, җүләр нәрсә кебек атыла-бәрелә, кафедан чыгып китте.
Менә шул хәлләрне Мәликә аңа көлә-көлә сөйләгән иде. Тукаш, конверт
дигәч, шунда ук ышанды, чөнки Паратов белән Рәимовлар күптән түгел
генә үзләренең бертуган икәнлекләрен ачыклаган, бу хакта ул Касыймда
Рәимовның үзеннән ишетеп кайтты. Конвертта шул хакта хәбәр булганлыгы
көн-кебек ачык иде; Бану һәм Денис туганнан-туган булып чыгалар бит
инде...
Тукаш белергә тиешле дөрес хәлләр болар гына түгел иде әле. Аларның
байтагы Пал Палыч чемоданында Төркиягә очты. Ләкин ул моңа артык
уфтанмады. Сарби Даниловна Касыймда бит әле.
Ул көнне Мәликә Тукашка кыр казыннан төшеп калган бер каурый алып
кереп бирде...
Каурый каләм болай дип язды:
«Әллүки – халык бәгырендәгенең каләм очында китапка күчкән моңы ул!
Баш миенең бердәнбер энергия чарасы – үткәннәргә таяну; аны үткәннән
килгән мәгълүмат тукландырып тора. Тарихи мәгълүмат – миллион еллар
элек булган хәлләр – Баш миенең һәр шүрлегенә тәртип белән салынып
барыла; кирәк чакта, кирәк урында ул аны файдалана ала, шуның ярдәмендә
яңасын булдыра. Кыскасы, бу нәрсә Баш миенең эшчәнлеге өчен һава
кебек үк кирәкле. Ул төрле юллар белән яшәр өчен көрәшкә омтыла!!!
Мәгълүматка хилафлык килгән очракта – тарихи үткәннең хаклыгына зыян
кылынса, ул бозылса – чылбырның бер бүлеме өзелгән кебек була. Әмма
моның белән генә баш мие барыбер үзенең эшчәнлеген туктата алмый бит,
ул андый очракта җиңелрәк юлны сайлый; шуның белән беррәттән буталыш
барлыкка килә. Баш миеннән дөрес хәбәр булмагач, башка органнар да
тулы хәятен югалта, өстәвенә психикага зыян килә. Яңа туган баланың
гариплеге – монда җүләрлек, акылга сау булмау белән беррәттән физик
зәгыйфьлек тә керә – нәкъ менә шуның аркасында килеп чыга. Өстәвенә,
күбесе бик зәгыйфь була: бишектә үк сүнә сабыйлар...
...Бишектә чакта үз туган телендә ишеткән Әллүки мәңгелек көч
чыганагы, дәрт-дәрман буларак Кешене җете, саф акыллы итеп саклап
тора».

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 01, 2025

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев