Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тәүлек әйләнеше

Өмет тулы хистән шашып йөрәк кага, Төннән калган китек уйлар таңга тама.

Күк йөзендә хуҗа булып ак ай йөри,
Көннән калган аксак уйлар төнне көри,
Өлгермәгән эшләр һаман җанны кыра,
Һаман каный йөрәктәге иске яра…
Көннән калган кискен уйлар төнгә керә,
Калдык-постык хатирәләр – тутык келә.
Үткәннәрем гыйбарәттер түмгәк мүктән.
Иске гадәт сырып алган аңны күптән.
«Кирәк дисәң әгәр сиңа яңа тормыш –
Уйларыңны үзгәртергә генә тырыш!»
Өмет тулы хистән шашып йөрәк кага,
Төннән калган китек уйлар таңга тама.

 

«КУ» 01, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев