АНЫҢ КЫЙБЛАСЫ БАР...
Илһам Шакировның тууына – 90 ел
Бөек җырчыбыз Илһам Шакировның Татарстан радиосы фондында сакланган музыкаль мирасын өйрәнеп, тулы бер фәнни хезмәт язып булыр иде. Тарих 1963 елдан башланып китә. Бик еракта калган ул көнне җырчы баянчылар Рокыя Ибраһимова һәм Мөхтәр Әхмәдиевка кушылып, халкыбызның “Казан сөлгесе” җырын магнитофонга яздыра. Һәм шул мизгелдән башлап, радио фондында аның җырлары артканнан-арта бара. Хәзерге вакытта Илһам Шакировка кагылышлы язмаларның саны 300 гә якын. Зур күпчелеге, әлбәттә – җырлар. Шулар янында ул үзе әзерләгән берничә тапшыру да бар. Болары 1960-70 елларга карый. Әйе, ул җыр сәнгатенә, милли музыка тарихына багланышлы программалар эшләгән, сценарийларын үзе язган, тапшыруларны үзе алып барган. Бу хезмәтләр әле бүген дә радио журналистикасының матур бер үрнәге буларак бәяләнә.
Язмаларның өченче төркемендә Илһам Шакиров биргән интервьюлар һәм кунак булып катнашкан тапшырулар урын алган.
Журналистлар Сиринә Латыйпова һәм Мидхәт Миншин белән әңгәмәләрендә, әйтик, ул безнең алдыбызга җырчы гына түгел, милләтпәрвәр шәхес, зур фикер иясе булып килеп баса.
Дүртенче бүлектә Илһам Шакиров исемендәге халыкара конкурсларның концертларыннан репортажлар тупланган. Әлеге конкурсларда илебезнең төрле төбәкләреннән йөзләгән талантлы кыз һәм егет катнашкан иде, һәм аларның байтагы милли сәхнәбезне бизәп торучы зур җырчылар булып үсеп җитте. Иҗат сукмакларының иң башында ясалган бу язмалар – хәзер инде кыйммәтле тарихи документ.
Архивыбызда Илһам Шакировның иҗатына багышланган тапшырулар аерым бер урын алып тора. Без журнал укучылар игътибарына нәкъ әнә шундый язмаларның берсен тәкъдим итәрбез. Ул 1995 елда абруйлы сәнгать белгече Йолдыз Исәнбәт тарафыннан җырчының 60 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнгән. Билгеле булганча, Йолдыз ханым җырчы иҗатының юл башында ук аның бөеклеген таныган, исбат иткән шәхес. Тапшыруны ул болай дип башлап җибәрә:
“Моннан утыз еллап элек Мәскәү телевидениесе өчен мин җырчы Илһам Шакиров турында кыска гына тапшыру әзерләдем. Мин
язып китергән тексттагы “Шакиров – непревзойденный исполнитель татарских народных песень” дигән җөмлә [кайберәүләрдә] борчу уятты. Берничә утырыш җыеп, фикер алышып, “Ничек инде “непревзойденный”? Бездә андый җырчылар күп”, - дип, ул җөмләне төшереп калдырырга куштылар. Ләкин тормыш раслады: сәнгать үлчәме белән килгәндә, Илһам Шакиров ул вакытта да “непревзойденный” иде, хәзер дә шулай. Дөрес, халык арасындагы популярлык ягыннан аны вакыт-вакыт узып китүчеләр дә булды. Ләкин мин бит сүзне сәнгать турында алып барам. Артистны мода да бик популяр итәргә мөмкин. Ә халык мәхәббәтен казану һәм дистәләрчә еллар югалтмау – ул инде бөтенләй икенче нәрсә.
Илһам Шакировның безнең сәнгатьтә тоткан урыны аның зур шәхес булуыннан килә. Ул - халык арасында да, музыка дөньясында да ихтирам казанган чиксез талантлы музыкант, укымышлы, белемле фикер йөртүче, киң күңелле, матур табигатьле кеше. Аның кыйбласы бар...”
Инде, әйдәгез, QR-код ярдәмендә сайтыбызга кереп, шушы тапшыруны тыңлыйк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев