Нури Арсланның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Әлеге дә баягы, яшьләр турында әйткәнемчә, аларга карап, үз чабышкымны гел чыбыркыларга туры килә. Бу да бит шул иҗади көнләшү инде. Безнең заманда, үзең белгәнчә, риторик юнәлеш алга сөрелде һәм шуның нәтиҗәсе буларак, күп кенә җаның теләмәгән әйберләр языла иде. Менә шул «иске мәктәп» кысасыннан арынырга тырышу һәм беркадәр арына алу үзе дә егетлек түгелме соң?!.
25 июнь, 1969 ел.
Казан.
Равил туган!
Күп сәлам. Барлык каләмдәшләргә сәламемне тапшыр!
5 нче сан турындагы хатыгызны алдым. Чын күңелдән язылган җылы сүзләреңә
рәхмәт. Мин үзем дә синең шикелле иҗади көнчелек белән яшим. Берәү әгәр әйбәт
язса – «мин дә язалмыйммыни шундыйны!» дип җенләнеп йөрим. Шулай йөргән арада
ялтырап балкып та киткәли...
Әлеге дә баягы, яшьләр турында әйткәнемчә, аларга карап, үз чабышкымны гел
чыбыркыларга туры килә. Бу да бит шул иҗади көнләшү инде.
Безнең заманда, үзең белгәнчә, риторик юнәлеш алга сөрелде һәм шуның нәтиҗәсе
буларак, күп кенә җаның теләмәгән әйберләр языла иде. Менә шул «иске мәктәп»
кысасыннан арынырга тырышу һәм беркадәр арына алу үзе дә егетлек түгелме соң?!.
Хәзерге сезнең юнәлеш – дөрес һәм чын мәгънәсе белән сәнгатьчә юнәлеш.
Шул юлдан тыйпылмаска, нык торырга, көрәшергә һәм иҗат итәргә кирәк. Хәзер
сезгә бу мөмкинлек бар һәм сез – яшьләр аннан файдалана беләсез дә. Шуңа күрә дә
минем буын кешеләре сокланырлык, көнләшерлек әсәрләр дә яза аласыз.
Моңа мин чын күңелдән куанам, яңа иҗади уңышларга ирешүегезгә, татар
поэзиясен кирәкле югарылыгына күтәрүдә ярсулы омтылышыгызга изге теләктә калам.
Әгәр минем бу шигырьләрем уңышлы чыккан икән, бу да әле сезнең уңышның
бер яңгыравы, чагылышы – шигъри ярыш нәтиҗәсе дияр идем мин.
Ат та, шагыйрь дә бәйгедә генә таныла. Яшәсен шигърият бәйгесе!
Ихтирам белән, Нури Арслан.
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев