08 (август), 2024
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Данис ХӘЙРУЛЛИН. Оча сүзләр... Шигырьләр. .................................3
Марат КӘБИРОВ. Гомер. Повесть. ......................................................8
Рифә РАХМАН. Гашыйк булган көннәр... Шигырьләр. ......................54
Әлфис ГАЯЗОВ. Кайсы яктан чыга соң бу кояш? Роман. .................59
Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА. Без – адашкан автобуста... Шигырьләр. ........139
Рәҗәп БӘДРЕТДИНОВ. Юлаучылар. Хикәя. ............................................143
Алинә ХӘБИБУЛЛИНА. Казан тели сине күрергә... Шигырьләр. .............159
«ОЯСЫНДА НИ КҮРСӘ...» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ
Гөлфия ИСХАКОВА. Аламачы бабай дәресләре. Хикәя. .........................163
ЯҢА ИСЕМНӘР
Айсылу КӘЛИМУЛЛИНА. Кулга алам каурый каләмне... Шигырьләр........................166
ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ
Венера МАКАРОВА. Самара йолдызлары. ...................................................169
Әбүгалисина мәгарәсе: Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. Нәсел шәҗәрәсе кайларга китә...
(Каюм Насыйриның 200 еллыгын каршылап)................................................174
Фотоархив: Әдәби мизгелләр. .......................................................................180
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП
Фәсәхәт апа, Гамил Афзал, Сәйфи Кудаш, Сөембикә Кудашеваның
Рәдиф Гаташка язган хатлары. ..................................................................182
Әдәби сканворд. Рәис ГАБДУЛЛА төзеде. ................................................187
ГАЗИЗ ТАВЫШЛАР
Сөй халыкның дөньясын... (Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына – 135 ел). ....................................188
Әдипләрне интернетта танытты (Әхмәт Дусайлының тууына – 75 ел).
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ алып бара. ........................................................189
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. ................................................…....190
-
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Бер-ике сәгатьләп ял итеп алган тук ат, матур гына юыртып, Олы елга белән Казанлы арасын якынайта, ә арбада барганнар, җиде тавышка сузып, баягы «Хәмдия» җырын җырлый иде. -
Талпыну
Үтте-китте ул заманнар, калмады бер эзе дә. Үзгә без, әмма йөзебез һәнүз ватык көзгедә. -
САМАРА ЙОЛДЫЗЛАРЫ
Икътисадта, фән-мәгариф һәм мәдәнияттә Россиянең иң эре үзәкләреннән берсе саналган Самара өлкәсе – милләттәшләребез күпләп гомер итә торган урын, татар җире дә. -
Онытылыйк, әйдә. Кире какмыйк
Ялгыш кына билетлар алыйкчы! Казан мохтаҗ безнең сөюгә… -
АЛАМАЧЫ БАБАЙ ДӘРЕСЛӘРЕ (хикәя)
Икенче тапкыр әни мине аламачы бабайларның өйләренә үк алып менде. Алар югары очта торалар икән, елганы чыгып, тыкрыктан таугарак менәсе генә кала. Мин әнидән алда йөгерәм, зур, матур йорт эзлим. Бабай зур булгач, өйләре дә башкалар өеннән зуррак төсле. Тик никтер әни гап-гади йорт каршында туктап калды. Шул чакта әни шаярадыр кебек тоелды миңа. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Бер мизгелдән Ризван бөтенләй икенче кеше иде: – Ә хәзер мин сезгә аю күрсәтәм! Кызлар куркып чырылдап җибәрделәр, Ризван атын текә тау буендагы ташлар өеме янына алып килде. – Кем аюны беренче булып күрә, шуңа бүләк! -
Фәсәхәт апаның Рәдиф Гаташка язган хатлары
Пермь-Мәскәүдән җирле радио аша хәбәрләр тыңлаштырам. Үткән айда булса кирәк, сезнең Пермь-Кудымкар тирәсенә кунакка килгәнлегегезне ишеттем. Язучылар белән очрашкансыздыр, дөрес аңлаган булсам. Аннан бәлки Уфа-Дүртөйле тарафларына юнәлгән булуыгыз да ихтимал – туган ягыгыз бит. -
Адашу
Бүре булып уласаң да, ишетмиләр – Адым саен колакчыны төшкән бүрек… -
Канатлар
Очам әле, очыш күнекмәсен Онытмасын диеп канатлар: Җир өлешен җиргә кайтарыр да Туган төягенә җан ашар. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Гәрәйгә Хәмит тезген белән суктыруын белде. – Монысы миңа төшкән оят өчен! Монысы шушы яшемдә, халык көлеп, исемемне чәйнәгән өчен! Монысы Степан кызы өчен! Монысы гореф- гадәтне санга сукмаган өчен! Монысы марҗа өчен! -
Кояш исе
Кояш исе килә җәйдән, болын исе, урман. -
Кулларда безнең жәй, кояшы – күңелдә...
Очкынлы карашлар омтыла болытка, Ялкынның сөюдән булуын онытма. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Бер мизгелгә Ильяс шаулап торган Казандагы эреле-ваклы эшләрнең нинди булуын күз алдына китерде. Булыр эреле-ваклы! Мондый егетләр тыныч кына шул эшләр арасында йөзмәс! Үзләре агымны үзгәртеп, тизләтеп, юл күрсәтеп баручылар бит алар! -
Шат тамчылар йөгерешкән иде...
Юк, мин түгел, ялгыш уйлый күрмә, Казан тели сине күрергә. Шәһәр күптән тоташ күмердә… -
Кем ала?
Тирән тынлык биләп ала җанны, Ялгыз калам бары уй белән. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Авыл эченнән үткәндә, Ризван урамда кеше булмавына игътибар итте. Халык эштә. Җәйнең бер көне елны туйдыра диләр. Мондый коры көз тик ятмаска куша, кышка әзерлекне баета торган көннәр икәнен истән чыгармаска чакыра. -
Ваемсыз
Түмгәгең калыр, калса, бер – исемсез Һәм кычыткан, булмас хәтта чыпчыгы! -
Гамил Афзалның Рәдиф Гаташка язган хатлары
Мелла Рәдиф! Сине сагынып-саргаеп, бер күрергә зар вә интизар улып, күпдин-күп сәлам! Миңа бер кош теледәй хат яз әле, дус, киләсе елда журналда минем шигырьләргә урын бирәсезме? Сездә минем шигырьләр бик күптер, җитмәсә, тагын өстәп җибәрермен. -
Җилдән туган
Тел очында торса тәме алмасының Мәхәббәтнең, сүзебезне йотабыз без -
ГОМЕР (повесть)
Хатын янә автобус тукталышына карап алды. Анда инде чын-чынлап мәхшәр купкан, ярсыган кешеләр кондукторны сөйрәп алып сугыша ук башлаганнар иде. Кондуктор – Азиядән килгән кеше, урыс телен чатан-ботан китереп кычкыра: «Нәрсә, мин гаеплеме әллә? Югарыдан шулай кушалар, ә миңа яшәргә, биш баламны асрарга кирәк...» Тик аның биш баласы берәүне дә кызыксындырмый, дүрт тарафтан йодрыклар ява. -
ГОМЕР (повестьның дәвамы)
– Азрак сабыр итегез әле, бу вакытта сезгә бернинди прививка да киңәш ителми, – диде ул. – Аннан соң, йөкле хатыннарга әлеге чирдән вакцина ясатырга ярамый дигән сүз дә бар. Айгөл моны бик авыр кабул итте: – Әгәр чир эләктерсәм? – диде ул, күзләрен мөлдерәтеп. – Әгәр балага йокса? -
Көзге
Син көзгегә кара, и туганым, Чагылышың өйрән – аллы-артлы: Һәм белерсең, безнең бу дөньяда Барысы да бер көнлек һәм шартлы! -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Калдырган урынында ат юк иде. Гәрәй, җиргә ятып, төнге тавышларны тыңлый башлады. Кинәт башка тавышлар арасында ул Йолдызның кызгандырырлык таныш тавышын ишетте һәм, торып, шул якка йөгерде. Ат кырында ике кеше тора иде, аларның сөйләшүен дә ишетеп өлгерде Гәрәй: – Чүкеч! – Ахмак, тот тоягын! -
Шагыйрь үлә, авыр сулыш алып...
Һәр ел саен, һәр көн, сәгать саен, Шагыйрь үлә һәрбер кешедә. -
Сорылык
Инде атмас дигән соры таңнар ата; Кем арбасы, безне кай упкынга тарта? -
ГОМЕР (повестьның дәвамы)
Температурасы утыз җиде иде. Моны иң авыр температура дип әйтәләр. Хәлсезлеге дә, тирләве дә, баш авыртуы да шуннандыр инде. Ләкин бу ашыгыч ярдәм чакырырлык дәрәҗәдә кебек тоелмады. Хәзер аларның эшен болай да бик күп дип әйтәләр, бишәр-алтышар сәгатьтән соң гына килгән чаклары да еш була икән. Аларны борчырга ярамый инде. -
ГОМЕР (повестьның дәвамы)
Хәлиткеч мизгелләрдә кеше организмының яшерен көчләре хәрәкәткә килә, аның мөмкинлекләрен арттыра дигән сүз бар. Шул дөрес бугай. Айгөл, авыртуга чыдый алмыйча диванда тәгәрәп ятканда, фани дөнья белән бәхилләшү чигенә җиткән шикелле иде. Ә «Ашыгыч ярдәм» машинасына чыгып утыргач, җиңеләеп киткәндәй булды. -
Мин беркайчан яратмаганмындыр...
Тормышымның биргән сулышларын Синең өчен диеп суламаган... -
Көз: прелюдия
...Көзне туктатыгыз! Мин төшәм дә Монда калам. Калам моң булып... -
Юлаучылар (хикәя)
Атына каты бәрелмәсә дә, Нәгыймәттәйгә каты ук эләгә иде мондый вакытларда. Шулай буласын белә карчыгы, аты дулаганда, гел хатынын әрләгән иренең холкын үтәли күрә. Шуңа да бер авыз сүз дәшмичә, ат чанасыннан төшеп калган әйберләрен җыярга кереште. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
– Салихның үскәнен күрмәдем, инде монысын шул армияңә илтеп тыгасың! Ничек инде ул? Берәү хезмәттә бит инде, барысы да бездәнмени? Ә, әтисе? Җибәрми-им! -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Өйдән чыгу белән икесе берьюлы мостикка карадылар. Анда кәнәфидә бөрешеп, бу авыр хәлләрдән бәләкәйләнеп калган, күләгәгә әйләнеп, көн саен тормыш мәшәкатьләреннән ерагая барган һәм кинәт картаеп киткән Даниел Геворкович башын иеп, үз уйларына бирелеп, тын гына утыра иде. -
Күңел төште. Болыт арасында...
Төште күңел, күтәрерлек түгел, Юатып та аны, алдап та. -
ГОМЕР (повестьның дәвамы)
Бераздан шәфкать туташы килеп керде: – Әлегә юынмаска тырышыгыз, – диде ул, Айгөлнең кибеп өлгермәгән чәчләрен күреп. – Үпкәгезнең ике ягы да кырык биш процент зарарланган. Сатурациягез бик түбән. Кислород битлеге аша сулагыз. Чалкан ятмаска тырышыгыз. -
Азатлыкка барышлый
Туры барсаң – кул сузымы! Без барабыз урап-урап». -
Авыл кешеләре
Авыл җирләрендә билен бөккән, Сез ул – илне, көнне данлаучы! -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Ильяс та тик ятмады бу арада. Сәламәтлеге күзгә күренеп ныгыды, баш әйләнүләр сирәгәя төште, тавышы да уз урынына тулысынча кайтты, ниһаять. Бары атна-ун көн саен әллә кайдан килеп төшә торган баш авыртуы булып, узган контузияне оныттырмый кала килде. -
Сүз канаты
Очкан сүзләр очкан инде, очачагы Куначасын табар әле, түз, канатым! -
Сискәндерми инде салкын көзләр...
Мин бу юлы кайнар җәемне дә Күз яшьләрсез генә җибәрдем. -
Сәйфи Кудашның Рәдиф Гаташка язган хаты
Мин ике ай больницада ятып, аннан үз аякларым белән чыктым. Өйгә кайтып керүгә, мине «Казан утлары» нурлы йөзе белән каршы алды. Күзләр сукырайгач, мин хәзер үзем уку бәхетеннән мәхрүм калдым. Укырга кирәкле нәрсәләрне зур кызым Сөембикә укый. -
ГОМЕР (повестьның дәвамы)
– Башка палатага күчтеме әллә? – дип сорады. Җыештыручы ханым аңа бертын төбәлеп торды да: – Башка дөньяга, – дип пышылдады. Нәсимә көтелмәгән хәбәрдән күзен шарландырып, өнсез калды. – Ә баласы? – Глүсә яткан урыныннан ук торып басты: – Баласы исәнме? -
ГОМЕР (повестьның дәвамы)
Әҗәл, чынлап та, якында йөри иде. Хастаханәдә генә түгел, хәтта урамда, әле сау-сәламәт чагында да, төрле авыр хәбәрләрне ишеткәндә, ул шулайрак уйлап куя, үзен дошманнар басып алган шәһәрдә, кемнәрнеңдер кул астында яшәгән шикелле тоя иде. Сугышта яшәгән кебек. -
Магнит давылында
Җил миңа сәлам китерде Кояштан. Һәм башны авырттырды яңабаштан. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Матусов бу турыда тыңлап та тормады, кулын селтәде. Ул монда кемнеңдер югарырак торганын аңлый, шуңа да аның исемен көтә. Тагын бар тынын бер сүз аша бушатты: – Кем? – Старшина! Хуҗа, лып итеп, урынына утырды. -
Җырлы юл
Бүгенге көн гимны дөнья гизә: «Киек каз юллары югары...» -
ГОМЕР (повестьның дәвамы)
Табибның медицина терминнарын сиптерүеннән Айгөл берни дә аңлый алмады. Доктор да моны сизде бугай, күзләрен тәгәрәтеп, бер хәрәкәтсез карап торган хатынга караш ташлап алды да адәм теленә күчте: – Гади генә әйтсәк, болайрак була. Вирус үзе җиңелмәс чир түгел, әмма аның бик мәкерле үзенчәлеге бар: кешенең моңа кадәр булган бөтен авыруларын көчәйтеп җибәрә. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Иң мөһиме – Матусовның, аның кешеләренең нинди адым ясарын белү һәм шуңа әзер булу. Матусов берни булмагандай яшәвен дәвам итә, Ибраһим турында уйламый да, күрешкәндә элеккечә исәнләшә, күз карашында да бернинди дә усал уйлар сизелми. Монысының алданчык тышкы кыяфәт кенә икәнен аңлый старшина, тик аның аңлавы гына эшне берничек тә җиңеләйтә алмый, бары курку өстәп, аны катлауландыра гына. -
Сөембикә Кудашеваның Рәдиф Гаташка язган хатлары
Хөрмәтле Рәдиф әфәнде! Сезнең белән күрешүләр, сөйләшүләр, әтиебезнең 100 еллык юбилее көнендә аралашулар әле кичә генә булган вакыйгалар кебек тоела безгә. Кадерле әтиебезнең зур бәйрәмендә Сез безнең шатлыгыбызны ихлас уртаклаштыгыз, бик җылы сүзләр әйттегез, аның хәтер кичәсенә ямь өстәдегез, бик зур рәхмәт Сезгә, Рәдиф әфәнде! -
Егәр
Үз егәрен үзе санламаган – Табалмас ул чорның бөтенен. -
Салкын кышның күге елый сулык-сулык...
Ак-караны күрми-белми йөгергәндә, Нәкъ каршыга килеп чыктың бураннардан. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Башланды. Башланды теге курка-курка көткән мәхшәр. Октябрь азагында чуен юл аша Петроградта булган инкыйлаб турындагы хәбәрләр килеп төште. Тик әлегә ул хәбәрләр каршылыклы, кайсыбер өлешенә ышанырлык та түгел иде. Бернәрсә ачык – кичәге тәртип юкка чыга, бүгенгесе әлегә юк. -
Нәсел шәҗәрәсе кайларга китә... (дәвамы)
Габделхәй эшләп тапкан мал «гаилә капиталы» булып санала: әти-әнисенең табышның бер өлешенә исәп тотуы, аңа еш кына акча җибәрүен сорап, хат язуы шуның белән аңлатыла. Шунысы игътибарга лаек: икътисади хәлләре нинди булуга карамастан, Габденнасыйрның бөтен балалары да әти-әнисенә мөмкин кадәр матди ярдәм күрсәтә торган булганнар. -
ГОМЕР (повестьның дәвамы)
Хатын иренең соңгы сүзләрен тешләрен кысып кына тыңлады да: – Син инде кемнедер югалттың бугай, – дип, трубканы ташлады. Бер мизгелгә бөтен булмышын нәфрәт ялкыны чорнап алды. Аны шундук диярлек кайдандыр килеп чыккан күз яшьләре давылы күмеп китте. Айгөл корсагында хәлсез тартышкан баланы кочаклап үксеп еларга тотынды. -
Алинә Хәбибуллинаның тәүге китабы басылып чыкты
Әлеге җыентыкта яшь иҗатчының повесть һәм хикәяләре тупланган. -
ГОМЕР (повестьның дәвамы)
Операция өстәлендә яткан хатын Айгөл үзе иде. Моңа хатын артык гаҗәпләнмәде, үзе бик ышанырга теләмәсә дә, күңеленеңме-аңыныңмы кайсыдыр өлеше белән ул хәлләрнең нәкъ шулай булырга тиешлеген сизенгән иде бугай. Бәлки, гаҗәпләнерлек вакыты да булмагандыр. -
Матурлык
Бу шигырьне сиңа багышлыйм мин, Иң якыным – тормыш иптәшем... -
Аңламый калмас
– Бар, улым, бар. Табеевның үзенә туры кер. Фикрәт – минем шәкертем. Ул мине аңламый калмас, – дип, Гомәрне чыгарып җибәргән. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
– Әлегә! Әлегә сүз атышабыз. Бераздан чын-чынлап атышырга туры килмәгәе! Менә шунда ярдәм сорап килерсез миңа, тик өмет тә итмәгез! Кһем-кһем! Бу сүзләрне әйткәч тә, Сафа пыр тузып чыгып китте. Ачык тәрәзә аша тояк тавышлары гына ишетелде. -
ГОМЕР (повестьның дәвамы)
Карчык аның учын сыпырды: – Ничек кенә авыр тоелмасын, киткән артыннан китә алмыйсың икән. Алай ярамый да. Үзе биргән Ходай гомерне, үзе ала. Шул гомерне өзәргә омтылу да, кара кайгыга батыру да гөнаһ булыр иде. Хәтта канәгатьсезлек белдерү дә гөнаһ. Ходай биргән бүләктән йөз чөергән сыман. -
ГОМЕР (повестьның ахыры)
– Илдар... Үлеме турында... Илдар. Илдар... Хәзер инде Айгөлгә барысы да ачык иде. Ни өчен өйдәге җиһазларның алыштырылуы да, телефонның монда булуы да... Барысы да... Хәтта Илдарның үлеме турында ни өчен хатынына хәбәр итмәүләренең сәбәбе дә. Их, Илдар… -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Тагын җыйды үзенең ярдәмчеләрен Матусов. Ул-бу була калса дип, югалтуларны төрле яктан исәпләп карадылар. Ни генә эшләмәсеннәр, югалтуларның очы-кырые күренми иде. Авыр булса да, бер нәрсәне инкарь итәрлек түгел: монда булган милек монда калачак, киткән баркалар өчен акча килүе икеле. Матусов күп нәрсәне эшләп өлгерде өлгерүен, тик мөлкәтне сатып өлгерә алмады. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Ильяс белән мөнәсәбәтләре аларның элеккечә, Фазыловлар – сәяси эшләргә тыгылмаулары белән үзләренә ихтирам казанган бай кешеләр. Ничек кенә булмасын, ике як та бу эшләрнең вакытлыча гына икәнен төгәл аңлый, кайчан да булса яңа власть һәм билгеле байлар арасында булган бу тигезлек пыяладай ватылачагы бәхәссез иде. -
Җәй: халәтләр
Җәй өлгергән: менә-менә өзелеп төшәр вакыт агачыннан. -
Шәүлә
Син – бары узгынчы бер шәүлә Чак кына буялган кершәнгә... Шәфәкътә шәйләнгән күләгәң Эңгердә эри дә югала. -
Бәхетсез икәнсең
Кайсыдыр бер юбилярны тәбрикләү мәҗлесе бара. Чиратлап котлыйлар. Мактау сүзләренең иге-чиге юк. Менә юбилярның хатынына чират җитә. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Кунаклар дәшми-тынмый утыруын белделәр. Отряд җыю да җиңел эш түгел, җитмәсә, җаваплы да. Әгәр баягысы «авыл кешесенә хас булган акыл» булса, монысы инде «авыл кешесенә хас булган хәйләкәрлек»: берәүнең дә бу эшкә беренче булып тыгыласы килми. Моны Степан да, кунаклар да яхшы аңлый иде. -
Көнләү
Шул яшьләрне, һай, кадерли диеп... Көндәшләргә минем уяулык бар! -
Алгы тәрәзәдән өй эченә...
Сириннәргә күмелеп, синең белән Бер иңлисе килә каланы. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Дөнья бөтенләй бозылды, моны Ильяс инде күптән аңлады. Салих кайтып керсә, яңа властька борылган бер кеше дә исән калмаячагы ачык иде. Йөздән артык кеше – ә аларның күбесе фронтовиклар – авылны саклап чыгарга әзер, тик корал юк. Шул йөздән артык кешегә искереп беткән унлап винтовка, калганы... Калганы корал түгел инде ул. -
Әйләнеш
Ә җәй үзе инде күптән саубуллашты. Хушлашты ул, туры минем күзгә карап. Тамам-тамам диеп тора мөлдерәмә. Агачларда көзнең күзе – сары яфрак. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Салих Герасим артыннан ниндидер җирәнүгә охшаш тойгылар белән карап калды, алдында торган болганчык, яшькелт көмешкәне эчте дә, стаканны өстәлгә ташлады. Шунда гына ул стакан төбендә мыекларын, тәпиләрен кыймылдатып йөзәргә маташкан әллә таракан, әллә чебенме ятканын күрде… -
Тезләремнең терәге бул...
Утлы яулар килсә, Мин булырмын канат... Ә син ярат… Син барыбер ярат… -
Күңел халәте
Җиргә якын булу отышлырак, Мәгънә асылына төшендем... -
Яфсарту
Мин онытмыйм, сез дә онытмагыз – Тел өстендә илләр саташа. -
КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Әйе, көзгә борылып ятучы кояш, югары булса да, әллә ни җылытмый иде инде. Бары тик турыдан-туры төшкән нурлары гына инде суынып барган җәйге эссене саклый, аның кабат кайтачагын искә төшереп өметләндерә. Ильяс атына атланды да Казанлыга табан юл тотты. -
Язгы күңел
...Юк, китмәдем. Монда калдым әле, Бу яз килмәс кебек тоелса да.