ГОМЕР (повестьның ахыры)
– Илдар... Үлеме турында... Илдар. Илдар... Хәзер инде Айгөлгә барысы да ачык иде. Ни өчен өйдәге җиһазларның алыштырылуы да, телефонның монда булуы да... Барысы да... Хәтта Илдарның үлеме турында ни өчен хатынына хәбәр итмәүләренең сәбәбе дә. Их, Илдар…
15
Карчык белән аралашып, бераз һушына килгәч, доктор керде. Ул
ярыйсы ук йончу иде, гәүдәсе дә тишелеп, тыны чыккан туп шикелле
хәлсезләнеп калган, күзләрендә тирән сагыш, үкенү. Айгөл, аның операция
бүлмәсендәге вакытын искә төшереп, кызганып куйды. Югалтуны табиблар
да авыр кичерә торгандыр инде. Аларга да җиңел түгелдер.
– Авырткан җирегез юкмы? – диде табиб, хатынның күзләренә туры
карамаска тырышып. – Үзегезне ничек хис итәсез?
Акылы белән барысын да аңлап торса да, Айгөлнең күңелендә бер
мизгелгә давыл купты. Үзегезне ничек хис итәсез, имеш... Ә баласын
җуйган ана үзен ничек тоярга тиеш? Ул хисләрен йөгәнләргә тырышты.
– Ә сез... – Сүзләре барыбер гаепләү карары сыман теш арасыннан
сыгылып чыкты. – Сез үзегезне ничек хис итәсез?
Тынычланырга кирәк. Үз баласын коткарып калырга теләгәндәй, җан
аямый тырышты бит инде табиб. Хәтта сабыйның үле туганын белгән
килеш тә аңа җан кертергә тырышып маташтылар. Алар шулай көч түкмәсә,
бәлки, Айгөл үзе дә исән кала алмас иде. Теге дөньяга китеп беткән иде
бит, шушы кешеләр аны кире кайтарды.
– Кызганыч... – Табиб ни әйтергә теләгәнен оныткандай тотлыгып
калды. – Баланы без...
– Кирәкми. Сөйләмәгез! – дип кырт кисте Айгөл һәм, үз тавышының
рәхимсезлеген тоеп, тын калды. Хисләрен йөгәнләргә тырышты.
Киеренкелекне киметергә теләгәндәй, тамагын кырып куйды. – Мин беләм.
Барысын да күреп тордым.
Табиб аңа аптыраулы караш ташлады:
– Нәрсә?
– Барысын да күрдем, – дип дәвам итте хатын, беркадәр тынычланып. –
Сабыйны алганда, йөземне каплаган челтәрсыман япманың шуып төшүен
дә... Баланы аерым өстәлгә салып, җан өрергә тырышуыгызны да... Барысын
да.
Гаҗәпләнүдән табибның күзләре түгәрәкләнгәндәй булды:
– Ничек?
– Мин шунда идем, – дип дәвам итте Айгөл. – Шунда, аңлыйсызмы?
Доктор ишеткәннәрен аңына сеңдерә алмыйча, беркадәр исәнгерәп
торды да башын кагып куйды:
– Ярый... Ярый, димәк, сез беләсез... – Ул авыр сулады. – Үзегезнең
хәлегез... Бүген сезнең гомерегезгә куркыныч янамый дип әйтергә мөмкин.
Анализларыгыз начар түгел. Тиздән аякка басачаксыз.
Айгөл башкача берни дә дәшмәде. Баш кагып кына торды. Авызын
ачса, хисләренә ирек куяр да табибны рәнҗетер шикелле тоелды. Доктор
да дулкынлана иде, артыгын сөйләнеп тормады, берничә соравына җавап
алды да чыгып китте.
Аннан соң хатын телефонын алып, Илдарның номерын җыйды. Башта
видеосөйләшүдән чакырды. Ирен күрү теләге зур иде. Күрү генә түгел,
иңнәренә башын салып йә күкрәгенә капланып үксеп-үксеп елау теләге...
Тик җавап бирүче булмады. Аудиочакыруга да җавап бирмәделәр. Башта
бераз үртәлсә дә, Айгөл ахырда моңа сөенеп кенә куйды. Ни генә әйтсәң дә,
Илдар ял йортында түгел, диңгез буенда кызынып ятмый. Авыру иреңнең
күзләренә карап, авыр хәбәр җиткерү бик газап булыр иде.
Беркадәр уйланып торды да ул ватсап аша хат кына язып салды:
«Илдар, бәгърем... Кайгылы хәбәрем өчен, зинһар, ачуланма. Үз
хәлең авыр вакытта мондый хәбәрне ишетү җиңел булмаячагын белсәм
дә, әйтмичә кала алмыйм. Тик син нык булырга тырыш. Төшенкелеккә
бирелмә. Бер-беребезгә таяныч булып яшик. Хәзер без икәү генә калдык
бит. Улыбыз үле туды».
Илдардан җавап килмәсме дип, әледән-әле телефонына күз салып торса
да, бер хәбәр дә булмады. Бу халәт бераздан Айгөлнең күңелендә шик
уята башлады. Ире баланың үлемендә аны гаеплидер кебек тоелды. Теге
вакытта икенең берсен сайлау турында әйткән иде шул. Әйтәсе калмаган
икән. Хәзер ул «Үзе исән калыр өчен балабызны корбан иткән» дип уйларга
да мөмкин бит. Их...
Бер яклап, шулай борчылса, икенчедән, иренең сәламәтлеге начараеп
китүдән курыкты. Хәтта ачуланса да, нәфрәтеннән кара көйсә дә, дәшмичә
калмас иде ул. Шалтыратыр, тиргәр, бөтен ярсуын чыгарыр иде. Илдар,
әлбәттә, ярсыдым дип, әллә ниләр әйтә торган кеше түгел. Ләкин ул
дәшмичә калмас иде. Димәк, хәле бик яхшыдан түгел. Исән генә булсын
инде берүк. Исән генә булсын. Аны да югалтса, Айгөл ничек яшәр... Алла
гына сакласын. Берүк сакласын гына...
Төрле уйлар арасында бәргәләнү җиңел түгел иде. Ярый әле, чире бераз
тынычланып калган кебек булды. Сызланулар да изсә, авыр тойгылар да
җаныңны таласа, барсына берьюлы чыдау бик авырга төшәр иде. Әле дә
Айгөл үз-үзенә урын табалмады. Шул рәвешле хәтсез генә бәргәләнгәч,
ниһаять, Илдардан хат килеп төште.
«Айгөл, җаным, безнең өчен зур кайгы инде бу. Авыр югалту. Тиз генә
җавап та яза алмадым, ни генә дип әйтсәм дә, ялгыш булыр төсле тоелды.
Бу кайгыга без барыбер түзәргә тиеш инде. Бала кайгысы, ул үле туса
да, тугач үлсә дә, бер ата-анага да җиңел түгел. Киткән артыннан китеп
булмый. Бирешмик, җаным. Син дә төшенкелеккә бирелмәскә, нык булырга тырыш. Үзеңне сакла. Мин сине яратам. Син – минем бердәнберем. Без
әлегә икәү генә. Бер-беребезгә таяныч булыйк. Савыгып чыккач, чын
тормыш башланыр. Без анда бер-беребезнең дә, тормышның да кадерен
белеп яшәрбез. Безнең әле барысы да алда».
Бу сүзләрне Айгөл кабат-кабат укыды. Ул инде үз-үзен гаепләп, иренә
ышанычын югалта башлаган иде. Әле күзләре яшьләнде, үзен иренә
дә, дөньяга да кирәкле зат итеп тойды. Илдар аның җан яры да, җил-
яңгырлардан саклар кальгасы да. Шундый кешең барында тормыштан өмет
өзәргә, төшенкелеккә бирелергә ярамый. Бер-береңнең һәм һәр мизгелнең
кадерен белеп яшәргә дә яшәргә әле. Ә күңел газаплары, тән сызланулары
– барысы да вакытлыча. Алар бер узачак.
Беркадәр вакыттан соң Илдар тагын бер хәбәр җибәрде. «Җаным, мине
хәзер нык итеп дәвалый башладылар. Процедуралар бик күп. Телефонны
гел үзем белән йөртә алмыйм. Җавап килми торса, борчылма. Үзем хәбәр
бирермен. Мин сине яратам!»
Болай дип алдан кисәтеп куюы әйбәт булды. Югыйсә Айгөл борчылып
торыр, төрле шикләргә төшәр, авыр уйларга бирелер иде. Иреннән ни өчен
хәбәр юк икәнен алдан белеп торгач, борчулары бөтенләй үк юкка чыкмаса
да, Айгөл тынычлыгын җуймады.
Үзенең дә буш вакытын бик калдырмадылар. Әле анда, әле монда йөртеп
дәваладылар. Торым-торымга уколлар кадап, система куеп тордылар. Шулар
тәэсире булдымы, авыртулары бераз басылгандай тоелды. Әледән-әле йокы
басты. Уйлары да, хисләре дә ялкауланыбрак калгандай итте. Кайчакларда
үзенең бу халәте беркадәр сагайтса да, әрнү-сызланулардан котыла баруын
тою җиңеллек бирә иде. Ә бу бик мөһим – киләчәгеңә өмет белән карарга
булышлык итә, менә шушы авырлыкларны җиңеп чыккач, адәмчә тормыш
башланырын вәгъдә итә, яшәү көче бирә.
16
Баласын югалтканнан соң, Айгөлгә тынычландыра торган уколлар ясый
башладылар бугай. Сызланулары басылды, күңеле дә җилсез көндәге тирән
күл сыман тынып калды. Уйлары сүлпәнләнде, ул үткәннәрендә казынмады,
киләчәкне колачларга тырышып та чәбәләнмәде. Хатын тынычлык
дөньясында тибрәнде. Хәтта телефонын да актарып карамады. Кемгәдер
шалтыратырга яки язышырга да теләге булмады. Үзен кызыксындырган
шикелле тоелган язмаларны укый башласа, берничә минуттан ук күзләре
йомылды, йокы басты. Китап, гәзит-журналлар да гел йоклата торганга
әйләнде. Айгөл тулысы белән диярлек йокы патшалыгында иде.
Хәтта үпкәсен җилләткән вакытларда да артык авырту тоймады. Югыйсә
элек бу процедура бик газаплы тоела, үпкәсе эчендә ниндидер күзгә күренмәс
кеше тын юлларын каты себерке белән себереп йөридер кебек була иде. Зур
гәүдәле, көчле һәм тупас кеше. Хәтта кеше дә түгел, ә дию пәрие. Башта
себеркесе белән бөтен дөньяңны тигезләп, Убырлы карчык үтә, аның
артыннан стеналарга ут сиптерә-сиптерә, Дию уза. Хәтта алар эшен бетереп
юкка чыкканнан соң да тын юлларындагы утлы әрнү озак дәвам итә. Сулыш
алган саен ялкыннары яңа көч белән дөрләп киткәндәй була. Әрнетә.
Хәзер алай булмады. Авырту-сызланулар кайдадыр еракта, тынычландыручы дарулар артында калды. Шул дарулар аша үтеп керә
алмагач, алар Айгөлне бик интектермәде. Кемнеңдер ихата чистартканын
тәрәзә аша карап торган сыман гына иде.
Гомумән, Айгөлнең бөтен тормышы тәрәзә аша күзәтү кебек булды. Ул
бернигә дә катнашмады, берни дә эшләмәде, бары тик тормыш агышын
күзәтеп кенә торды. Бу күңелсез һәм ялыктыргыч гамәлдән тиз арып, йокыга
талды. Бераздан уянды да тагын күзәтергә тотынды. Бернинди үзгәреш
тә юк, уйларың-хисләрең эләгеп китәрлек бер күренеш тә табылмый. Ә
бертөрлелек тагын арыта һәм йокы куенына этәрә...
Кабат үз палатасына кайткач та, әллә ни үзгәреш булмады. Элекке
танышлары инде чыгып киткәнме, башка җиргә күчерелгәнме, алар юк
иде. Айгөл сорашмады. Яңа килгән авырулар белән танышты бугай инде
ул. Тик исемнәрен шундук онытты, кабаттан сорарга кыенсынды. Йокы
илендә һәм яңа күршеләренең хәле дә, үзләре дә, сүзләре дә кызык түгел
иде. Бу зәхмәтле чир кешенең ис сизү, тәм тою кебек сәләтләрен ала. Айгөл
дә кичерде андый халәтне. Ә менә хәзер аның авыруы тирәнгәрәк керде дә
тормыш тәмен тою сәләтен тартып алды. Аның өчен бернәрсә дә кызык
түгел иде. Хатын моңа артык борчылмады. Бары тик авырту-сызланулар
һәм күңел газаплары гына кире кайтмасын. Иң куркытканы менә шулар иде.
Хәле арулана барды. Бераздан аның үпкәсен җилләтүдән туктадылар.
Кислород битлеген генә салмаска куштылар. Монысы инде күнегелгән
нәрсә, бер кыенлыгы да юк иде. Тагын күпмедер вакыттан соң, битлек
киюне дә үз иркенә куйдылар. Эчендәге операция эзе дә төзәлә бара иде
бугай, һәрхәлдә авыртуы артык сизелмәде. Менә шулай әкеренләп кенә
ул тормышка кайта башлады. Сулыш алу күнегүләре ясарга өйрәттеләр.
Айгөл аны җиренә җиткерергә тырышып, көненә әллә ничәшәр тапкыр
ясады. Бераздан тын юллары ачылуын үзе үк тоя башлады.
Аңын һәм хисләрен томалаучы даруларны да азайттылар бугай. Хәзер инде
авыр процедуралар артта калды һәм андый нәрсәләргә мохтаҗлыгы бетте.
Шулай да аңы тулысынча ачылып җитмәде бугай. Бу хакта сорашкач, табиб:
– Борчылмагыз, акырынлап кына, барысы да үз җаена кайтыр, – дип
тынычландырды. – Тиз генә булмас, әлбәттә. Ләкин атна-ун көннән барысы
да җайлана төшәр. Әлегә түзәргә һәм тынычлыкны югалтмаска гына кирәк.
Айгөл аңа ышанды. Сызланулардан, сулыш ала алмыйча интегүләрдән,
күңел газапларыннан котылу үзе дә бик зур нәрсә иде.
Фикер таркаулыгы көчле иде. Хәтта Илдарны да онытып җибәрде ул.
Бөтенләй үк онытмады инде, тик аның өчен борчылулары, хәлен белешү,
аралашу теләге әллә кая еракка качты. Бары тик хастаханәдән чыгасы көнне
генә аңа шалтыратты. Тик трубканы алучы булмады. Хәлен белешеп, хат язып
җибәрде. Берничә сәгать буена көтсә дә, җавап килмәде. Кайдадыр еракта,
күңеленең хисләр барып җитәлмәслек урынында давыл уйнаганы сизелде,
әмма ерактагы ул давыл хатынның җанын өзгәли алмады. Чыгаралар бит
хастаханәдән. Йә үзе Илдар янына барып килер, янына кертмәсәләр, табибын
күреп сөйләшер. Хәзер ул чирдән котылган, сәламәтләнеп килүче кеше,
иренең хәлен яхшыртуның берәр әмәлен тапмыйча калмас.
Якыннарының барысы да диярлек буш түгел иде. Кайсылары эштә йөри,
кайсылары шушы чир белән хастаханәдә ята. Шуңа Айгөл аларның берсен дә борчырга теләмәде. Хәзер барысы да җайлы. Такси чакыртасың да, ул
сине кая кирәк, шунда илтеп куя. Бернинди мәшәкате юк. Айгөл дә өенә
таксида гына кайтты. Әйберләре хәтсез генә җыелган, сумкалары авыр
гына. Ләкин подъезд төбеннән лифтка кадәр ара якын иде. Шулай да хатын,
машинадан төшкәч, бераз югалып калгандай булды. Саф һава! Аның инде
ничә көннәр буена урам һавасын сулаганы юк икән бит. Бу үзе үк дәваның
бер төре шикелле иде. Айгөл ләззәтләнеп, күкрәк тутырып, сулыш алды.
Тын юллары өчен күнегүләр ясады. Тәннәре җиңеләеп, зиһене ачылып
киткәндәй булды. Күзләрне камаштырырлык аклык. Хастаханәнең саргылт
төстәге таш стеналарына озак вакытлар буе карап ятканнан соң урамдагы
төсләр үзе бер тылсым шикелле була икән. Иркенлек. Айгөл хәзер кая
теләсә, шунда бара ала, дүрт ягы – кыйбла. Ул ирекле.
Сумкаларының авырлыгын да онытып, озак кына шулай басып торды
да ишеккә атлады. Больница коридорларында йөргәндә, адымнары ныклы
шикелле иде, әле менә буыннарының йомшап китүен, аякларының чалшаеп-
чалшаеп алуын тойды. Ярар, ныгыр әле. Хастаханәдән чыкканда, шулай була
инде ул. Айгөл дә бераздан, җир хуҗасы булып, каты басып йөри башлар.
Фатирына кергәч, сумкаларын идәнгә куйды да ишек төбендә туктап
калды. Бәлки Илдар кайткандыр инде дигән өмете бар иде. Аны чәй куеп,
тәм-томнар әзерләп көтеп торадыр. Хатыны ишектән керү белән колачларын
җәеп килер дә: «Бердәнберем минем, кайттыңмы?» – дип кочаклап алыр.
Мондый хәлнең булуы мөмкин түгеллеген акылы белән аңласа да, күңеле
нидер көтә иде. Әмма аны тынлыкка чумган фатир каршылады. Салкын,
шомлы тынлык иде бу. Колакларны чыңлатып, сөякләреңә кадәр үтеп керә
торган әрсез һәм аяусыз тынлык. Башка вакытларда бер дә болай булмый
торган иде. Фатирына кайтып керү белән ниндидер якты нур, җылылык
чолгап ала. Әниләр куеныдай назлы ягымлылык күңелеңне иркәли.
Үзеңне хәвефсез тоясың, иң ышанычлы җирдә икәнеңне тоюдан җаның
иреккә чыга, иркәләнә. Ә бүген... Бу да бәлки теге зәхмәтле чирнең бер
гыйлләседер. Әллә дарулар белән томаланган аңның тупасланып калуы
сәбәпчеме? Ни генә булса да, бу күңелгә шом өсти торган күренеш иде.
Шуңа да Айгөлнең беренче уе фатирдан чыгып качу булды. Әле монда
туганнары бар. Аларга барып торырга була. Ләкин ишек тоткасына үрелгәч,
ниндидер тойгы кире борылырга мәҗбүр итте. Бала-чага кебек болай
кыланырга ярамый. Бу хакта берәрсе белсә, акылыннан шашкан икән дип
уйларга да мөмкин. Алла сакласын.
Айгөл өске киемнәрен салып, шкафка элде дә кухняга узды. Бүлмәдә
тәртип булса да, бер нәрсә дә ул калдырып киткәнчә түгел иде. Монда
кемдер булган, аш-су әзерләгән һәм барысын да үз тәртибе белән
җыештырып куйган. Йә хәйран... Хәтта тәрәзә пәрдәләре дә бүтәнчә
эленгән. Ир-ат болай кыланып йөри белми инде. Хатын-кыз кулы сизелә
монда. Айгөл чәйнекне чайкатып, су җыйды да плитә өстенә куеп кабызып
җибәрде. Аннан соң залга узды. Монда да ишек төбендә үк тукталып калды.
Бөтен нәрсә үзгәргән, диван җәймәләрен дә, тәрәзә пәрдәләрен дә, башка
чүпрәк-чапракны да алыштырганнар. Димәк, аның пәрдәдер, җәймәдер
саклый торган шкафында да актарынганнар булып чыга. Йокы бүлмәсе
дә танырлык түгел иде. Айгөл хәтта үзгәрешләрне барлап та тормады, күз
генә салды да, ишекне ябып, кабат залга узды.
Илдарга шалттыратты. Ниләр булганын белсә, тик ул гына белергә мөмкин
иде. Тик ире трубканы алмады. Чакыруны тыңлап, җавап көтеп торганда, Айгөл
ниндидер ят тавышка игътибар итте. Пыяла арасына эләгеп бәргәләнгән чебен
кебек зерелди торган тавыш иде бу. Шкаф ягыннан килә. Айгөл урыныннан
торып, шул якка атлады. Кинәт тавыш тынып калды. Айгөл дә туктады. Иренең
телефонын кабат җыйды. Бераздан теге тавыш тагын ишетелде. Бу юлы Айгөл
эшнең нидә икәнен шундук аңлады һәм дулкынланудан, гаҗәпләнүдән күзләре
акаеп чыкты, йөрәк тибеше ешаеп китте.
Шкафның шүрлегендә Илдарның телефоны ята иде. Айгөл шалтыраткач,
ул, дерелдәп, шундый тавыш чыгара. Тукта! Нишләп аның телефоны монда
булырга тиеш соң әле? Димәк, ул хастаханәдән чыккан. Терелеп чыккан.
Тик нигә ул Айгөл янына килмәгән соң? Берәр кәнфит алып килсә дә: «Ирең
килде, сиңа сәлам әйтте», – дип, Айгөлгә тапшырырлар иде бит. Ә ул... Ул
хәтта шалтыратмады да. Язмады да. Хәтта Айгөлнең хәбәренә дә җавап
бирмәде. Димәк, ул Айгөлгә нык рәнҗегән. Баласын саклый алмаган өчен...
Һәм кинәт Айгөл фатирның үзгәрүен, анда хатын-кыз кулы сизелүен
исенә төшерде дә дертләп китте. Хатыны хастаханәдә ятканда ул, бәлки
монда бүтән хатын-кыз алып кайткандыр. Югыйсә мондый үзгәрешләрне
ничек аңлатырга була? Ирләргә ышанырга ярамый дигән сүзләрне
ахирәтләреннән еш ишеткәне бар. Хәзерге хәл менә шул сүзләрнең
дөреслеген дәлилләгән кебек тоелды.
Тик Айгөл бу уйларының дөреслектән ерак икәнен сизә иде. Илдар
андый түгел. Хәтта Айгөлгә ачуланып аерылышырга яки бүтән хатын-кызга
өйләнергә теләсә дә, ул болай итмәс иде. Башкача эшләр иде ул. Айгөле
тулысынча савыгып аякка басканчы бернәрсә дә сиздермәс иде хәтта. Юк,
болай дию дә дөрес түгел. Аның Илдары беркайчан да башкаларга күз
салмас, хатынының хәлен аңлар һәм аңа таяныч булырга тырышыр иде.
Илдар аңа беркайчан да хыянәт итмәс иде. Ире бу хакта теле белән сирәк
әйтсә дә, Айгөл аның мәхәббәтен тоя, ул сөюнең сафлыгына тулысынча
ышана. Нәрсәдер булган. Тик нәрсә?
Туганнарның берәрсенә шалтыратып, хәлне сорашырга кирәк иде. Айгөл
аларны күңеленнән генә барлап чыкты да Илдарның сеңлесенә эндәшергә
булды. Зәлифә ничектер якынрак иде. Ешрак та аралашалар, үзе дә абый
да җиңги дип кенә тора. Эштәдер инде ул, тик барыбер хастаханәдән
чыккан җиңгәсе белән сөйләшергә өч минут кына вакыт таба алыр әле.
Бәлки Илдарның телефоныннан шалтыратыргадыр? Юк инде... Ләкин
шкаф шүрлегендә яткан телефон аны ничектер үзенә тарта иде. Айгөл аны
кулына алырга, тотып карарга берничә тапкыр укталып куйды да тыелып
калды, йә уйлары башка нәрсәгә юнәлде. Менә хәзер тыелгысыз көч аны
аркасыннан этәреп дигәндәй, телефон янына алып килде. Тотып кына түгел,
актарынып карарга кирәк. Бәлки Илдар кемнәр беләндер язышкандыр,
Айгөлнең сорауларына җаваплар шушы телефондадыр кебек тоелды.
Хатын телефонны шудыруга аның астындагы бер бит кәгазь идәнгә
төшеп китте. Телефон төймәләренә баскалый башлауга теге кәгазь
игътибарын тартты. Хатын-кыз кызыксынуы тыелгысыз көч икән, аны
берничек тә туктатып булмый. Ләкин Айгөл үзен җиңәргә тырышты. Менә
Илдарның Зәлифә белән ватсап аша язышкан бүлеге. Кыска-кыска язулар…
Айгөл сүзләр күбрәк булганына тукталды. Укый башлады.
«Хәлем начарлана, сеңлем. Ничек булып бетәрен төгәл генә әйтә алмыйм.
Әгәр бер-бер хәвефле хәл булса, зинһар, бу хакта Айгөлгә әйтмәгез.
Борчылмасын. Савыгып чыккач кына әйтерсез. Тик аңа кадәр берни дә
сиздермәгез».
Айгөл үзе дә сизмәстән, идәндәге кәгазьгә карап алды. Иелергә омтылды.
Ләкин күзләре кабат экрандагы хәрефләргә кайтты. Зәлифә аңа җавап итеп
юату сүзләре язган. Тора-бара Илдар үзе дә уңай кәефкә күчкән... Ә идәндәге
кәгазьнең язулары өске якта... Аз гына чүгәләсәң, укырга мөмкин бугай...
Ә менә монысы Илдарныкы...
«Мин барыбер әйбәткә өметләнәм. Бер-бер хәл булса дип кисәтүем генә.
Мин Айгөлнең ничек газаплануын аңлап торам, ә минем хакта начар хәбәр
аны бу хәлендә аяктан егачак. Шуңа кисәтәм. Тик без яхшыга өметләник.
Тормышта могҗизалар булып кына тора бит. Монда да миннән дә авыррак
хәлдәгеләр дә аякка баса. Барысы да яхшы булыр әле, Зәлифә. Вакыты
җиткәч, без әлеге хәлләр турында көлешеп кенә искә алырбыз».
Нинди кәгазь икән соң бу? Хатын, телефон төймәләренә баскалаудан
туктап, идәнгә иелде. Кәгазьне үрелеп алды да язуларга күз салу белән катып
калды. Йөзендә чиксез гаҗәпләнү пәйда булды. Бераздан бөтен булмышын
чиксез караңгылык чорнады. Күзләрендә кара кайгы төсмерләре, йөзендә
җыерчыклар пәйда булды. Иреннәре калтыранды. Шул калтыранган
иреннәре аша үзәк өзгеч бер ыңгырашу авазы сыгылып чыкты:
– Илдар! Җаныкаем...
Кулларында дерелдәгән кәгазьнең иң башында торган язуны кемдер
кычкырып укыгандай тоелды. Укучының тавышы әллә кайдан, бик ерактан,
галәмнәр төпкеленнән ишетелгәндәй иде.
– Үлем турында таныклык.
Һәм тавыш Илдарның хастаханәдә зәхмәтле чирдән үлүе турындагы
хәбәрне таратты. Айгөлнең колакларында өзек-ертык авазлар гына яңгырап
торды.
– Илдар... Үлеме турында... Илдар. Илдар...
Хәзер инде Айгөлгә барысы да ачык иде. Ни өчен өйдәге җиһазларның
алыштырылуы да, телефонның монда булуы да... Барысы да... Хәтта
Илдарның үлеме турында ни өчен хатынына хәбәр итмәүләренең сәбәбе дә.
Их, Илдар…
Тәмам.
«КУ» 08, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев