Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Күңел халәте

Җиргә якын булу отышлырак, Мәгънә асылына төшендем...

Очкан чаклар булды, күңел очты
Яшьлегемнең назлы кичендә.
Тормыш корып, балаларым иңгә
Канат куйган көннәр исемдә.
Яраткан эш мине очындырды.
«Югарыга» диде йөрәгем.
Җиңелүне түгел, җиңүләрнең
Биеклеген генә теләдем.
Уйларымны җигеп чабар өчен
Әзер торды тулпар атларым.
Авылымны, болын, чишмәләрне
Көйгә салып, җәяү атладым.
Илһамланып, күккә талпындым мин,
Күрдем югарыдан барын да.
Яшәү ямен, туган-дусларымны,
Табигатьнең яңгыр, карын да.
Очтым. Төштем. Тагын күтәрелдем,
Язмыш чөйде, янә төшерде.
Җиргә якын булу отышлырак,
Мәгънә асылына төшендем...
Очкан чагы була күңелемнең,
Хыялларым гизә галәмне.
Уй корабы җиргә бастыруга,
Кулга алам каурый каләмне.

 

Айсылу Кәлимуллина

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев