ГОМЕР (повестьның дәвамы)
Әҗәл, чынлап та, якында йөри иде. Хастаханәдә генә түгел, хәтта урамда, әле сау-сәламәт чагында да, төрле авыр хәбәрләрне ишеткәндә, ул шулайрак уйлап куя, үзен дошманнар басып алган шәһәрдә, кемнәрнеңдер кул астында яшәгән шикелле тоя иде. Сугышта яшәгән кебек.
9
– Син балаңны югалткансың, Надялар бергәләп китте, – дип, Глүсәгә
төбәлде Нәсимә икенче көнне. – Әҗәл якында йөри. Хәзер минем чират.
Айгөл юрганына төренеп, хәлсезләнеп яткан җиреннән аңа ялт итеп
караш ташлады. Нәсимә аның үз уйларын кычкырып әйткәндәй тоелды.
Әҗәл, чынлап та, якында йөри иде. Хастаханәдә генә түгел, хәтта урамда,
әле сау-сәламәт чагында да, төрле авыр хәбәрләрне ишеткәндә, ул шулайрак
уйлап куя, үзен дошманнар басып алган шәһәрдә, кемнәрнеңдер кул астында
яшәгән шикелле тоя иде. Сугышта яшәгән кебек. Кайдан нинди пуля яки
снаряд ярчыгы килеп тиярен беркем дә белми. Пуля һәм снаряд урынына
хәзер вирус. Аның кайчан, кемнән эләгерен беркем дә белми. Беркем дә
иртәгә, алай гына түгел, берничә сәгатьтән үзен нәрсә көткәнен төгәл әйтә
алмый. Әнә бит, Надяның хәле дә иртәнге якта ару гына кебек тоелган иде,
ә төш узуга ашыгып алып киттеләр. Һәм менә...
– Фаҗигагә чират алмыйлар, – дип кырт кисте Глүсә, – Яхшыга
өметләнергә кирәк. Бәлки безнең палатаның планы тулгандыр инде.
Аңа җавап бирүче булмады. Нәсимә баш каккандай итеп кенә куйды. Ә
Айгөлнең анлык та хәле юк иде. Ул өнсез-хәрәкәтсез генә килеште. Уйлары
белән генә. Чынлап та, яхшыга өметләнергә кирәк.
Күңелне төшерергә ярамый. Төшенкелеккә бирелү – зур гөнаһ, чөнки
бик күп фаҗигаләрнең нигезендә шушы халәт ята: ул синнән хыянәтче,
кол яки бар нәрсәдән өметен өзгән кансыз җинаятьче ясарга, хәтта үз-
үзеңә кул салырга мәҗбүр итәргә мөмкин. Артык тирәнгә кермичә, хәтта
бер кеше мисалында гына алганда да, бу – үзе үк җанны газап читлегенә
кертеп бикләүче авыр һәм йогышлы чир. Ишек-тәрәзәсез караңгы бүлмәдә
берьялгызың калган шикелле. Монда сиңа чикләнгәнлек, караңгылык һәм
ялгызлык хуҗа. Син шуларның колына әйләнәсең.
Бераздан Глүсәнең телефоны кабат телгә килде. Бу юлы ул ниндидер
радионы тыңлый иде бугай. Дөнья буенча статистик мәгълүматлар тапшыра.
– Джон Хопкинс университеты мәгълүматларына караганда, 2021
елның ноябренә дөнья буенча барлыгы 261 408 886 кеше чир йоктырган,
вафат булучылар саны – 5 198 753. Иң күп каза күрүчеләр Америка Кушма
Штатларында: 48 215 571 авыруның 77 659-ы якты дөньядан киткән.
Германиядә 5 782 961 авыруга 100 895 үлем очрагы туры килә. Россия
буенча чир эләктерүчеләр – 9 403 480, үлүчеләр – 267 527 кеше…
Диктор бу хәбәрләрне чебеш санаган бер җиңеллек белән хәбәр итсә
дә, Айгөлгә ул авыр тәэсир итте. Бу саннар артында кеше язмышлары ята
иде. Киткәннәрнең өзелгән гомерләре, калганнарның яралы күңелләре.
Кайлардан гына килеп чыкты соң шушы афәт?
Бу дөньяда бер нәрсә дә Ходай ризалыгыннан башка эшләнми диләр
бит. Ник Аллаһы Тәгалә шундый казалар җибәрде икән соң? Гөнаһларыбыз
шулкадәр күп җыелды микәнни? Бардыр шул. Югыйсә бу дәрәҗәдә
газапланырга, куркырга, соңгы тиенеңә кадәр даруларга чыгарып салырга
мәҗбүр итмәс иде. Кешеләрне ярата диләр бит. Үзең яраткан җаннарны
бер дә юктан гына ничек итеп шулкадәр җәзаларга мөмкин?
Миллионнарның гомерен өзгән зур сугышлар кебек үк эпидемияләр дә
әледән-әле булгалап торган. Бәлки кешелеккә һәрвакыт әнә шундый тетрәнүләр
кирәктер. Адәм баласы бит ул үз тормышыннан канәгатьләнә, булганына
сөенә белми. Тирә-якка күз салсаң, бүген дә аны ачык күрергә мөмкин. Өсте
бөтен, тамагы тук бүгенге кешенең, әллә нинди авыр эшләрдә җан тире түгеп
эшләми дә. Тик ул бер нәрсәдән дә канәгать түгел. Аңа һәрвакыт нәрсәдер җитми. Байлар байлыкларыннан каза күрә, ярлылар – ярлылыктан. Ялгызлар
ялгызлыктан интегә, парлылар – гаилә проблемаларыннан. Хатын-кызлар
хатын-кызларны кимсетүдән зарлана, ир-атлар – ир-атларны кимсетүдән.
Ләкин бит узган гасыр белән генә чагыштырсаң да, кеше бүген күпкә
рәхәтрәк яши. Ата-бабалар хәтта оҗмахны да бу дәрәҗәдә итеп күз алдына
китерә алмагандыр. Ләкин кеше үзенең рәхәт яшәвенә тиз күнегә, аның
ләззәтен күрми-тоймый торган җан иясенә әверелә. Шәхси рәхәтлеккә
омтылуның чикләре юк. Ул яңадан-яңа кичерешләр, тойгылар, аларның мең
төрләрдә чагылышын таләп итә. Һәм, нәтиҗәдә, кеше тормышны яратудан
туктый. Ул ярата белми башлый.
Һәм ул үзенең шушы халәтен дә аңлый алмаслык дәрәҗәгә төшә. Кемнән
генә сорасаң да, уйлап та тормастан ул: «Мин бу тормышны яратам!» –
дип җавап бирергә мөмкин. Аннан берәүнең дә аерыласы килми. Ләкин
бу ярату түгел. Бу – әҗәл артындагы билгесезлектән курку гына. Әгәр
адәм баласы үз ләззәте өчен башкаларны кыерсытырга, аларның өлешенә
керергә: алдарга, урлашырга, таларга, хәтта үтерергә әзер икән, монда
ярату турында нинди сүз була ала? Ай-йолдызлардан башлап, елга-күлләр,
урман-кырлар, кешеләр, барлык җан ияләре, хәтта кечкенә бөҗәкләр дә
– синең тормышыңның бер өлеше бит. Ул тормышны матурлау өчен –
сәнгать өлгеләре, җиңеләйтү өчен адәм акылы уйлап тапкан казанышлар
да бар әле. Әгәр адәм баласы үзенә рәхәтлек тудыручыларның кадерен
белми башлый икән, бу инде тормышны ярату түгел, бу аны куллану. Бу –
аны көчләү.
Чиксез ләззәт артыннан куып исергән, күзләре маңгаена менгән кешелекне
айнытып җибәрер өчен бәлки менә шушындый тетрәнүләр дә кирәктер.
Ходай бәлки шуның өчен барысына да ирек куядыр. Үз хаталарыбыз,
гөнаһларыбыз өчен түләүдер бу бәлки. Бер гөнаһсыз кешеләрнең фаҗигагә
тарулары гына кызганыч. Хәер, монысына да гаҗәпләнергә кирәкмидер.
Кеше, Җирдәге тормышның хәлиткеч бер өлеше буларак, беркайчан да
фәкать үзе өчен генә җавап тотмый. Җәмгыятьнең хаталары өчен һәрвакыт
кешеләр түли. Шәхесләр күбесенчә. Гөнаһсызлары бигрәк тә. Чөнки алар
үз-үзләрен яклый белми, яклаучылары да булмый. Яклый алучылар мондый
чакта алардан йөз чөерә, ташбака сыман үз кабыкларына кереп бикләнә.
Башта бик хәтәр көчле кебек тоелса да, тора-бара Айгөлнең бу уйлары
да мәгънәсен җуйды. Дөрес түгел бугай алар. Бу дөньяда бер нәрсә дә дөрес
түгел. Ялган белән Дөреслек игезәкләр кебек монда. Сиам игезәкләре кебек.
Хәлсезләнеп, ярга сарылган дулкын шикелле Айгөлнең уйлары да,
хисләре дә тынып калды. Үткенлеген җуеп, ниндидер калыплардан ерак
китә алмый салулап яткан уй-тойгыларның тынып калуы яхшырак та иде
бугай. Тик алар тынмады. Алар авырту-сулкылдауга әверелеп, акрын гына
көчәя барды, бераздан кыя ташны җимерердәй булып үрә баскан гайрәтле
дулкыннар сыман башының әле бер, әле икенче ягына килеп бәрелде. Баш
сызлауның нәрсә икәнен яхшы белә Айгөл, әмма моның кадәр интектергән
авыртуны әлегә кадәр белми иде. Бераздан сызлану дулкыннары күкрәгенең
һәм аркасының өске өлешенә агып төште дә читлеккә эләккән гайрәтле
аҗдаһага әверелеп чәбәләнергә тотынды. Айгөлнең сулышы кысылды. Тын алырга дип көчәнсә, күкрәк читлегендәге аҗдаһа, котырынып, ут сиптерде.
Тын алалмау да, суларга тырышу да газап, бу газаптан котылу юлы да юк
иде. Айгөл үз-үзен белештермичә тартышырга, ыңгырашырга тотынды.
– Нәрсә булды, Айгөл? – Глүсә шәфкать туташын чакыру төймәсенә
басты да, аның караватына килеп утырып, башыннан сыйпарга тотынды. –
Түз инде аз гына, аппагым. Бирешмә инде. Барысы да синнән тора. Түз
алтыным, түз. Хәзер табиблар килер.
Ничек кенә сәер тоелмасын, Глүсәнең шулай башыннан сыйпавы
җиңеллек биргәндәй булды, ә аның чиксез ягымлылык белән әйтелгән
сүзләре күңелне кузгатты. Битарафлык, гамьсезлек белән дөнья тулган
кебек тоелса да, кешелеклелек, ягымлылык, наз бар бу дөньяда. Иң өметсез
кебек тоелган вакытларда әнә шулар ярдәм итә. Яктылыкка ышанырга
кирәк. Ышанырга. Бәлки аны хасил итүче һәм яшәтүче көч нәкъ менә
безнең ышанычтыр? Яктылык безнең өмет-ышанычлардан барлыкка килә
дә шатлык-куанычлар белән тукланып яшидер. Күңелне төшерергә ярамый.
Ышанырга кирәк. Ышанырга...
Бераздан палатага шәфкать туташы килеп керде. Ул Айгөлне күрү белән
кабат чыгып китте дә коридорга сөрән салды:
– Уникенче палатага! Пациентның хәле начарланды.
Айгөл боларны күрмәде. Ул һушын җуйган иде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 08, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев