Магнит давылында
Җил миңа сәлам китерде Кояштан. Һәм башны авырттырды яңабаштан.
Җил миңа сәлам китерде Кояштан.
Һәм башны авырттырды яңабаштан.
Сөйлиләр, магнит дулыйдыр дип Җирдә.
Магнитсыз урын калды микән Илдә?
Ә ничек Кояш минем барны белгән?
Бу давыл чыга мәллә соң үземнән?
Уятамы, уйнатамы аны җил?
Җибәргәнме Кояш дип: хәлләрен бел.
Ул гашыйкмы рухы сынмас кызларга?
Ярату көче юкмы йолдызларда?
Ул гашыйкмы кызлардан да тик миңа?
Исәрлектән саклыйдыр йоклау гына.
Кирәкми яратуы һич Кояшның.
Сөюләргә түзәрлек итми яшем.
Яратудан мин болай да таушалган:
Йөрәгемә никадәр ядрә алган.
Яргандыр аны ярның шәп камчысы.
Булмаганмын шигырьлек илһамчысы.
Инде дә кирәк миңа тыныч гомер.
Калдырыр Кояш, сөйсә, кара күмер!
Ник сәлам юллыйдыр ул миңа гелән?
Ятамын каплап башны мендәр белән.
Сөйлиләр магнит дулыйдыр дип Җирдә.
Магнитсыз берәр урын бармы Илдә?
«КУ» 08, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев