Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Җырлы юл

Бүгенге көн гимны дөнья гизә: «Киек каз юллары югары...»

Йөрәкләрне айкап, моң агыла.
Бәгырьләрне телә сүзләре.
Татар-башкорт илен тетрәндереп,
Төбәп карый солдат күзләре.
Көчле дулкын булып күтәрелеп,
Җыр бәрелә кыя-тауларга.
Бу аһәңнән күкләр тынсыз калып,
Тынычлыкны тели дауларга.
Бүгенге көн гимны дөнья гизә:
«Киек каз юллары югары...»
Хәсрәтләнеп, күңел теләк тели:
Өзелмәсен бары җырлары.
Өзгәләнгән җанда кайтаваздай,
Тына алмый шавы колакта.
Ихтыярсыз калган ир-егетләр
Җырны алып китте еракка.
Тик озакка түгел, акыл җиңәр,
Киек казлар кайтыр күленә.
Егетләр дә тизрәк, җырлый-җырлый,
Кайтсын иде туган иленә.

Айсылу Кәлимуллина

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев