Шигърият
Җилдән туган
Тел очында торса тәме алмасының Мәхәббәтнең, сүзебезне йотабыз без
Куркабыз без ялгыш туган хыяллардан,
Күңелгә яз килер төсле куркабыз без:
Тел очында торса тәме алмасының
Мәхәббәтнең, сүзебезне йотабыз без.
Саклыйбыз без җаныбызда сабый хисне –
Ул үсәр дә, хыял бүртер кебек артык.
Куркабыз без ялгыш туган һәр нәрсәдән,
Әйтерсең лә хәтта хисне җилдән таптык.
«КУ» 08, 2024
Фото: unsplash
Теги: татарча шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев