КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Башланды. Башланды теге курка-курка көткән мәхшәр. Октябрь азагында чуен юл аша Петроградта булган инкыйлаб турындагы хәбәрләр килеп төште. Тик әлегә ул хәбәрләр каршылыклы, кайсыбер өлешенә ышанырлык та түгел иде. Бернәрсә ачык – кичәге тәртип юкка чыга, бүгенгесе әлегә юк.
35
Башланды. Башланды теге курка-курка көткән мәхшәр.
Октябрь азагында чуен юл аша Петроградта булган инкыйлаб турындагы
хәбәрләр килеп төште. Тик әлегә ул хәбәрләр каршылыклы, кайсыбер
өлешенә ышанырлык та түгел иде. Бернәрсә ачык – кичәге тәртип юкка
чыга, бүгенгесе әлегә юк. Әгәр инде теге ата улны белмәгән сугышы да
була калса, ил юкка чыга язачак. Чынлап та, монысы – алда көтелгәннәрнең
иң начары.
Мең дә тугыз йөз унсигезенче ел башында фронттан солдатлар күпләп
кайта башлады. Солдатлар белән бергә таудай мәгълүмат та кайтты:
Питерда инкыйлаб, власть эшчеләр кулында, сугыш бетә, солых турында,
җир турында декрет, хөррият, иске власть юкка чыга. Кемнәрнеңдер көткән
көннәре килеп җитте. Бу инкыйлабның иң ошаган ягы байларның мөлкәтен
бүлешү дигән сүзләр булды. Солдатлар алып кайткан яңалыклар яшен
тизлегендә авылларга тарала башлады. Әллә ни хәрәкәт күренмәсә дә,
байларда булган мөлкәтне ярлыларга таратып бирү тәкъдимен ошатучылар
аз түгел икәне беленде. Мәңгелеккә китеп барган старшинаның урынбасары
Зарифка бу тәртипсезлеккә каршы чыгарлык бернинди дә көч юклыгы да
ачылды.
Яңа елдан соң гыйнвар аеның җепшек бер көнендә волостьта һәрбер
авылдан бер вәкил Казанлыдан балигъ булган кеше исәбеннән җыен җыеп
алдылар. Җыенда катнашучылар арасында Ильяс та бар, тик аңа иртәдән
үк баш авыртуы күз ачарга да ирек бирмәде. Җыен башланганда, ул өй
алдына чыгып утырды – андагы хәлләр болай да яхшы ишетелә иде.
Җыенның рәисе итеп Шаһиәхмәт хәзрәт билгеләнде, өстәл артында
утырган наганлы мулла Сафа күбрәк сорау бирде һәм сөйләде. Кайткан
солдатлар ягыннан инкыйлабта Кышкы сарайны алуда катнашкан өч
фронтовик – бертуган Низаметдин һәм Хисаметдин, беренче көненнән
үк сугышны үткән Фазлыйәхмәт – белгәненчә вазгыятьне бик тәфсилләп
аңлаттылар.
Күпләрне җир мәсьәләсе кайгыртты. Монысына җавап итеп,
Фазлыйәхмәт кесәсеннән ике бит кәгазь тартып чыгарды.
– Менә, пжалыста, укыгыз. Бу – Җир турында Декрет.
– Үзең генә укы, әйдә!
Фазлыйәхмәт, махоркадан саргайган бармагы белән төртеп укып,
Декретның төп мәгънәсен тыңлаучыларга җиткерде.
– Барысын да укып тормыйм, сайлап, кыскартып кына.
– Ярый, ярый, кирәген генә укы!
– Беренче. «Помещичья собственность на землю отменяется немедленно
без всякого выкупа». Икенче. Земли «переходят в распоряжение волостных
земельных комитетов и уездных Советов крестьянских депутатов, впредь
до Учредительного собрания».
Мәйдан өстеннән «Ух!» дигән тавыш очты һәм әллә кая югарыга менеп
югалды. Күзләрдә очкыннар очканы күренә башлады.
– Тагын! Тагын нәрсә?
– Тагынмы? Пжалыста! «Право частной собственности на землю
отменяется... Земля обращается в всенародное достояние и переходит в
пользование всех трудящихся на ней... Право пользования землей получают
все граждане, желающие обрабатывать её своим трудом, ... пока они в силах
её обрабатывать. Наёмный труд не допускается».
– Димәк, ялчылар булмаячак?
– Ш-ш! Тик тор! Тыңлап бетерик башта!
– «Землепользование должно быть уравнительным, земля распределяется
между трудящимися, смотря по местным условиям, по трудовой или потре-
бительной норме... Распределением её заведуют местные и центральные
самоуправления. Земли рядовых крестьян не конфискуются. Вопрос о земле
может быть разрешён только... Учредительным собранием».
– Кара, ике-өч кат кабатладың. Ә нәрсә соң ул Учредительное собрание?
Монысына җавапны Низаметдин бирде.
– Безнең полкка соңгы айларда агитаторлар бик күп килде. Алар шулай
аңлатты. Учредительное собрание ул – шул ук җыен, ул иң мөһим карарлар
кабул итә. Нинди дәүләт булачак, сугыш турында, җир турында.
Тик җыен бераздан алда уйланылганнан читкә китте. Моңа Сафа мул-
ланың тәрбиясезлеге баш булды. Ул солдатларга алар җавап бирә алмаслык
сораулар бирә башлады, Петроградтагы инкыйлаб хәтле инкыйлаб килеп
чыгуда аларны гаепләде, соңга таба инде аларга авыз ачарга да ирек
бирмәде. Ә солдатлар авызга су кабып куркып тора торганнардан түгел,
булган мәгълүматның барысын да уртага салып, белгәнен сөйләделәр.
– Сез нигә кысылып йөрдегез инде ул эшләрдә?
Кичәге солдатлар көлеп җибәрделәр.
– Бәй, ничек инде «кысылып», ди? Без солдат, солдатка приказ бар,
солдат шуны үти инде.
– Бу эшләрнең властька каршы икәнен белә торып, анда катнашкач, сез
гаепле!
Солдатлар бер-берсенә карап көлештеләр.
– Ничек аңлатасың инде боларга армия тәртибен?
– Беләбез тәртипне. Сездән башка да! Җәмәгать, нишлибез? Болар меңәр
ел буена килгән дәүләтне кырырга өндиләр түгелме? Безгә кирәкме бу?
Хисаметдин бу сүзләргә каршы эндәште.
– Без белгәнен сөйләдек, сез тыңладыгыз. Ишетсәгез – кабулым бар,
ишетмәсәгез – сабырым бар. Берничә көннән яңа властьның фәрманнары
килеп тә җитәр әле, көтегез!
– Әле син безгә яный да башладыңмы? – Сафа иярченнәренә ымлады. –
Бирегез кирәкләрен бу Алласызларның алай булгач! Кһем-кһем!
Сафа мулла үзе чыгып ук китте мәйданнан. Солдатлар тиз генә, стена
буена басып, арка ягыннан һөҗүм мөмкинлеген юк иттеләр, аяк астында
яткан агач кисәкләрен эләктерделәр. Иярченнәр дә якын килмәделәр, тик
шул арада аларның берсе, әрдәнә итеп өелгән утын яркаларын алып, аларга
ыргыта башлады, аңа башкалары да кушылды.
Тавышның бер көчәюенә, бер тынуына карап, хәлне бик тиз аңлап алды
Ильяс, башына уралган чүпрәкне алып ташлап, волостька табан йөгерде.
Ул килеп җиткәндә егылган солдатларга утын ату дәвам итә иде әле.
– Туктагыз! Ни эшлисез? Кеше үтерәсез бит?
Кайдандыр читтән Сафаның тавышы ишетелде:
– Монысын да! Күптән вакыт бу бәлшәүикнең дә арт сабагын укытырга.
Тик барып чыкмады бу эш. Ильяска ярдәмгә күсәк күтәргән Шакир һәм
башкалар килеп чыкты, Сафаның куштаннары тиз арада качып беттеләр.
Ильяс солдатларга иелде. Аларның кызыл-кара канга баткан башларын
тотып карап, бераз сүзсез торгач, зур итеп ачылган күзләрен йомдырды.
Фазлыйәхмәт әлегә исән булып чыкты, тик күл булып аккан кан эчендә
ятуына караганда, аның гомере дә санаулы булуы һичшиксез.
Ильясның егетләре бу кансыз кешеләр артыннан йөгереп тә карадылар.
Тик Сафаның куштаннары, волость артында торган атларга сикереп менеп,
Казанлыдан Чүпрәлегә таба качып өлгерделәр.
Сугыш тиклем сугыш кансызлыгын, шәфкатьсезлеген үтеп исән кайткан
ирләр шулай бер дә юкка башларын салдылар туган җирдә...
Унсигезенче елның кар күзе төшеп торган бу көнендә Казанлы, кире
кайтмаслык итеп, икегә бүленде. Һәм бу ике якның бервакытта да килешә
алмавын күзаллау бер дә авыр түгел иде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 08, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев