Логотип Казан Утлары
Әбүгалисина мәгарәсе

Нәсел шәҗәрәсе кайларга китә... (дәвамы)

Габделхәй эшләп тапкан мал «гаилә капиталы» булып санала: әти-әнисенең табышның бер өлешенә исәп тотуы, аңа еш кына акча җибәрүен сорап, хат язуы шуның белән аңлатыла. Шунысы игътибарга лаек: икътисади хәлләре нинди булуга карамастан, Габденнасыйрның бөтен балалары да әти-әнисенә мөмкин кадәр матди ярдәм күрсәтә торган булганнар.

(Башыннан укыгыз)

Габденнасыйр Хөсәеновның балалары

Габденнасыйр Хөсәенов һәм аның хәләл җефете Фатыйма биш ул һәм бер кыз
тәрбияләп үстергәннәр.
Чынлыкта Фатыйманың ничә бала табуы һәм ничәсенең үлгәнлеге безгә билгеле
түгел. Беренче бала дип исәпләнгән Габделхәй 1820 елда – Габденнасыйр һәм Фатыйма
никахының сигезенче елында гына туа. Ике елдан соң (1822) Бибиҗәмилә исемле
кызлары дөньяга килә (ТДА, 3 фонд, 2 тасв., 96 эш).
1823 елда Габденнасыйр Хөсәенов гаиләсендә малай туа, аңа Габделкаюм дип
исем кушалар. Әмма 1824 елда малай үлә. Һәм 1825 елның 2 (14) февралендә туган
балага да Габделкаюм дигән исем бирәләр (1834 елгы ревизия кенәгәсендә Каюмның
яше ялгыш 14 дип күрсәтелгән (ТДА, 3 фонд, 2 тасв., 96 эш)). Габденнасыйр
баласының туган көнен һәм аның Габделкаюм исемле булуын үзе күчереп язган
«Әмин тәзәк» исемле кулъязма хезмәт битендә теркәп калдырган (Гайнетдин М.
Каюм Насыйри: шәхес һәм иҗат // Насыйри Каюм. Сайланма әсәрләр. 4 томда.
1 том. Казан, 2003. Б.3-4).
Аннан соңгы елларда Габденнасыйрның гаиләсе ике ел саен ишәеп барган.
Габделгани дөньяга 1829 елда аваз сала (1834 елны аңа 5 яшь була), дүртенче уллары
Габделвәли 1831 елда туа (1834 елны аңа 3 яшь була). Төпчек уллары Габделкави
1833 елны дөньяга килә (халык исәбен алган 1834 елның 12 апрель көнне ул 6 айлык
бәби була) (ТДА, 3 фонд, 2 тасв., 96 эш).
Гаилә башлыгы яраткан кызы Бибиҗәмиләне өйдә үзе укытып үстерә –
абыстайлыкка хәзерли – һәм Кармыш авылының имам-хатыйбы Вәли муллага кияүгә
бирә (Рәхим Гали. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле // Рухи мирас: эзләнүләр
һәм табышлар = Духовное наследие: поиски и открытия / редкол.: И.Г.Гомәров
(проект җит. һәм җавап. мөх.), З.З.Рәмиев, А.М.Ахунов; төзүчеләр: Л.Ш.Гарипова,
Г.М.Ханнанова. Казан, 2020. Б.54).
Ата кеше улларының киләчәген дә алдан кайгырта.
Габденнасыйрның коммерция җәһәтеннән сәләтле олы улы Габделхәйгә (1909 елда
вафат) (Ногман М. Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә кулъязмаларының
тасвирламасы. III чыгарылыш. Каюм Насыйри кулъязмалары / Җаваплы редакторы
А.Г.Кәримуллин. – Казан: ТАССР Культура министрлыгының Татполиграф
типографиясе, 1958. Б.37) өметләре һәм планнары зурдан була. Гаилә башлыгы, улын
русчага өйрәтеп һәм арыш белән арпа сатудан кергән 150 сумны биреп, Габделхәйне
сәүдәгәрлек эшенә җибәрә. Габденнасыйр 1847 елда улына тагын 700 сум бүлә
(Оренбург иҗраэ шәргы ислам өчен насыйп кыйлынмыш мәхкәмәи исламиясенә
Зөя өязе Кече Шырдан карьясенең Габденнасыйр Хөсәен угылының вәрәсәләреннән
түбәнчелек илән гариза // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик
җыентык / төз. Р.Ф.Исламов. – Казан, 2017. Б.721-722). Күрәсең, шуннан соң
Габделхәй Мәскәүдә сабын һәм 1861 елдан соң шәм җитештерү буенча предприятие
ача.

Билгеле булганча, XVIII гасырның соңгы чирегендә татар сәүдәгәрләре Оренбург
һәм казакъ далаларыннан сабын кайнату өчен арзанлы чимал кайтартуны җайга
салалар, шуның нәтиҗәсендә губерна каласы булган Казан илдә иң эре мануфактура
химиясе сәнәгате үзәгенә әверелә, бөтен илгә даны таралган «Казан сабыны»н зур
күләмнәрдә җитештерә башлый. Әмма XIX гасыр урталарына Казанда җитештерүнең
әлеге тармагы, илнең үзәк губерналары белән көндәшлектә җиңелеп, элгәреге
әһәмиятен югалта. Ә Габделхәй Мәскәүдә сабын җитештерүдә уңышларга ирешә.
Габделхәй, гашыйк булып, 1858 елда Себер сәүдәгәре Гибай кызына өйләнә, никахы
исәп-хисапка корылмаган була (Абыйсы Габделхәй язган хатлар // Каюм Насыйри:
Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик җыентык. Б.605).
Габделхәй сабын белән генә түгел, башка шуның ише товарлар белән дә сату итә.
Сәүдәгәр, башкалалардан тыш, ел саен үзенең предприятиесендә җитештерелгән һәм
башка продукцияне Киев, Вильна, Түбән Новгород, Тула, Саратов, Бөгелмә, Әстерхан
һәм башка шәһәр ярминкәләренә дә алып барып сата. Максатчан һәм тырыш холыклы
Габделхәй ярты гомерен Россиянең Европа өлешендә урнашкан шәһәрләрендә йөреп
уздыра, туган нигезгә еш кайтып йөри алмый (Рәхим Гали. Каюм Насыйриның
тәрҗемәи хәле. Б.44). Димәк, ул ил буйлап алыш-биреш итәргә мөмкинлек бирүче
2 нче гильдия сәүдәгәре шәһадәтнамәсенә ия булган.
Эшлекле даирәләрдә Габделхәйне «Казанның сабын кайнату остасы» буларак
беләләр (Абыйсы Габделхәйгә язган хатлар // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм
документаль-биографик җыентык. Б.564). Булдыклы эшмәкәр, әтисе белән киңәш-
табыш итмичә, Мәскәү шәһәренең вакытлы сәүдәгәрләре исемлегеннән чыгып, даими
сәүдәгәр булып языла, алай гына да түгел, «Хөсәенов» фамилиясен «Казанский»га
алыштыра.
Габделхәй эшләп тапкан мал «гаилә капиталы» булып санала: әти-әнисенең
табышның бер өлешенә исәп тотуы, аңа еш кына акча җибәрүен сорап, хат язуы
шуның белән аңлатыла. Шунысы игътибарга лаек: икътисади хәлләре нинди булуга
карамастан, Габденнасыйрның бөтен балалары да әти-әнисенә мөмкин кадәр матди
ярдәм күрсәтә торган булганнар. Гомумән алганда, Габделхәй төрле яклап – киңәш
белән дә, матди яктан да – туганнарына ярдәм итеп торган, әти-әнисе турында
кайгырткан, гәрчә әтисенә язган хатларында еш кына акча җитмәве турында зарлануы
да билгеле. Әйтеп кителгәнчә, Габделхәй 1874 елда үз акчасына туган авылында агач
мәчет салдыра, анда төпчек энесе Габделкави мулла була.
Габделхәйнең үз-үзен тотышы 1871 елда әтисе үлеменнән соң кискен үзгәрә, ул
эчкечелек белән нык мавыга башлый. Бу хәлләргә аптыраганнан, Габделхәй белән
сөйләшергә дип, аның янына Габденнасыйрның бертуганы Мөхәммәтгалимне
җибәрәләр. Шуннан соң Габделхәй Мәскәүдәге предприятиесен сатып, 1873 елда
Казанга күчеп кайта. Габделхәй, әтисенең васыяте буенча, гаилә капиталын тотучы
булып кала, һәм шәһәрдә арендага биреп акча эшләү өчен өч йорт сатып ала (Рәхим
Гали. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле. Б.44).
Китап укучылар даирәсендә Г. Казанский өй шартларында шәһәр фатирлары өчен
электр кыңгыравы һәм көзге ясарга өйрәткән фәнни-популяр китап авторы буларак
таныла. Шулай ук берничә тапкыр төрле авторларның әсәрләрен бастырып чыгарырга
матди ярдәм күрсәтүе дә билгеле (Рәхим Гали. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле.
Б.44).
Габденнасыйрның икенче улы – Габделкаюм – бала чагында чәчәк һәм кызамык
белән авырый. Малайның сул күзе тумыштан сукыр, уң күзенә бераз ак төшкән була,
кызамыктан күз кабагына зыян килә, һәм ул күзен каплап тора: шул сәбәпле күзен
кысып йөргән кебек тоела (Мөхәммәтхәнәфи Мозаффар. Габделкаюм Насыйри
әфәнде хакында // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик
җыентык. Б.483). Шул рәвешле, малайга «Сукыр Каюм» кушаматы тагылып кала. Каюм кечкенәдән тырыш һәм зирәк малай була, 7-8 яшеннән әтисеннән укырга һәм
ислам дине гыйлеменә өйрәнә башлый, 9 яшендә иркен рәвештә укый-яза белә.
Казанга укырга киткәнче, яшүсмер әтисенең кулъязма китапларын күчереп язу белән
дә шөгыльләнә (Җәләй Л. Каюм Насыйри (1825-1902) // Насыйри К. Сайланма әсәрләр.
Казан, 1945. Б. XIV). Мәдрәсәгә киткәнче, әтисе аны каллиграфия серләренә төшендерә,
Каюм матур итеп язарга өйрәнә (Р. Фәхретдин үзенә билгеле булган матур язу
ияләре арасында К.Насыйрины Мөхәммәтҗан Аитов, Мөхәммәтгали Мәхмүдов һәм
Латыйфулладан гына калыша иде дип искә ала) (Фәхретдин Р. Габделкаюм Насыйри
// Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик җыентык. Б.312).
Әтисе Каюмда эшкуарлыкка һәвәслек күрми, шуңа да аңа мәдрәсәне тәмамлау
мөмкинлеге бирә. Казанда, эре сәүдә-сәнәгать үзәгендә яшәп, Каюм әти-әнисенә
генә түгел, бертуган энеләренә дә, апасы белән җизнәсенә дә ярдәм итеп тора, кием-
салым, баш киемнәре, аяк киемнәре тектерү, хуҗалык кирәк-яраклары сатып алу
кебек йомышларын төгәл үти. Аның туганнары белән аралашуы, нигездә, шуның ише
мәшәкатьләрне хәл итү аша бара.
Габденнасыйр планы буенча, аның уллары эшмәкәрлектә бер-берсенә аркадаш
булырга тиеш була. Каюм да гаилә бизнесына җәлеп ителә. Аерым алганда, 1850 нче
елларның икенче яртысында – 1870 нче еллар башында ул даими рәвештә, ел саен
диярлек, берничә дистә мең сабын тутыру өчен агач савытлар эшләттереп, аларны
Мәскәүгә җибәреп тора. Габделхәй, Каюмның җаваплы һәм ышанычлы икәнен белеп,
күпчелек очракта Казанда җитештерү өчен кирәкле материалларга заказ бирүне аңа
йөкли, энесе белән еш кына киңәшләшә дә (Ногман М. Күрс. хезмәт. Б.42-43).
Габденнасыйр, Каюм һәм төпчек улы Габделкавидан (аңа, татар гаиләләрендәге
гадәт буенча, төп нигездә калып, әти-әнисенең имин картлыгын кайгырту
бурычы йөкләнә) тыш, калган улларын Мәскәүгә, Габделхәйнең сабын кайнату
мануфактурасының «җитештерү практикасы»на, эшкуарлык серләренә төшенергә
җибәрә. Бу исә Габделвәли һәм Габделганинең (1847 һәм 1851 елда аның Каюм абыйсы
янында Сәгыйть мәдрәсәсендә укуы билгеле) (Әти-әнисенә язган хатлар //Каюм
Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик җыентык. Б.540) мәдрәсәдә
берничә генә ел укыганлыгын аңлата. Бигрәк тә соңгысының туганнарына язган
хатларында грамматик хаталар күп очрый.
Габденнасыйрның өченче улы Габделгани, олы абыйсының Мәскәүдәге сабын
кайнату предприятиесендә өйрәнчек булып йөргәннән соң, мөстәкыйльлек алырга
теләп, Себергә, Байкал күле аръягына күчмә тормышта яшәүче монголлар һәм
орочилар янына китә, күпмедер вакыт далада почта ташый. Сәүдәгәр Перминкинга
аена 15 сум жалованьега хезмәткә ялланып, сәүдә белән шөгыльләнә. Аннан
соң тайгага китә, алтынга бай руда катламы эзләп таба һәм алтын приискасын
җитәкли. 1867 елда Каюмга язган хатында үзенең Нарак приискасында староста
булып эшләвен, аның карамагында 300 ат булуын, башлыча сөргенгә җибәрелгән
кешеләрдән торган 70 эшчегә җитәкчелек итүен әйтә. Староста буларак,
Габделганинең вәкаләтләре зур була: аның рөхсәтеннән башка ярдәмчеләре дә,
денщиклар да яшәгән урыннарыннан чыгып китә алмый. Шулай да Себернең
кырыс табигать шартлары Габделганинең сәламәтлеген какшата (Ногман М. Күрс.
хезмәт. Б.45-46). Ул рус кызына өйләнә, бу никахтан бер балалары туа. Габделгани
чит җит җирләрдә вафат булып кала.
Габденнасыйрның дүртенче улы Габделвәли дә Габделхәй янында сабын кайнату
серләренә өйрәнә, әмма тиешле дәрәҗәдә тырышлык күрсәтми. Шуннан олы абыйлары,
күпмедер акча биреп, егеткә «үз эшен» башлап җибәрергә мөмкинлек тудыра. Ләкин
эчү белән мавыккан Габделвәлинең эше килеп чыкмый. Абыйсы энесен, үзе белән
компаньон итеп, ярминкәләргә алып йөри. Каюмга язган хатларында Габделвәли
олы абыйсының акчаны аз түләвенә зарлана, гәрчә аның белән бердәй хезмәт куйса да. Күрәсең, олы абыйлары Габделвәлигә булган ышанычын югалткан (Рәхим
Г. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле Б.44-45. Г.Рәхим, ялгышып, Габделвәлине
Габденнасыйрның өченче улы, ә Габделганине дүртенче улы дип яза).
Габденнасыйрның төпчек улы – Габделкави (1901 елның башында вафат булган),
әтисе планлаштырганча, 1864 елның 12 мартында Кече Шырдан авылы мәчетенә
имам-хатыйп итеп билгеләнә. Ул төп нигездә әти-әнисен тәрбияли. 1872 елда аның
мәктәбендә 40 ка якын ир бала укый. Хезмәте өчен Габделкави мәхәлләнең һәрбер
кешесеннән 10 фунт (4,5 кг) икмәк ала (ТДА, 2 фонд, 2 тасв., 273 эш). Моннан
тыш, мулла гаиләсенең кереме яңа туган балага исем кушу, яшь парларга никах уку,
үлгәннәргә җеназа чыгару кебек йолаларны башкарган өчен бирелгән садака хисабына
да беркадәр арткан. Шулай ук Корбан гаетеннән соң мәхәллә халкы садака хисабына
корбан итеп чалынган терлекләрнең тиресен китерә торган була. Бу керемнәрнең бер
өлешен мулла мәктәп чыгымнарына тоткан.
Муллалык вазифасына керешеп, ике ел узгач, Габделкави, рухани вазифасын
башкару үзенә генә кыенга килә дип исәпләп, авылдашларыннан ярдәмче итеп
мөәзин билгеләүләрен сорый. Мулланың үтенечен канәгатьләндереп, 1874 елның
3 гыйнварында авыл старостасы Сираҗетдин Хәйбуллин рәислек иткән җыенда
1842 елда туган Хөснетдин Вәлиуллинны мөәзин итеп сайлап куялар. Ул хәрби
хезмәттән азат ителгән һәм мәдрәсә белемле кеше була. 1874 елның 18 февралендә
Казан губерна идарәсе аны Уфада имтихан бирергә җибәрә. Х.Вәлиуллин, шул ук
елның июнендә Мәхкәмәи шәргыянең сынавын уңышлы узып, имам үзе булмаганда,
аның вазифасын башкара алу хокукына ия мөәзин дәрәҗәсен ала (ТДА, 2 фонд, 2
тасв., 525 эш).
Нәсел шәҗәрәсеннән күренгәнчә, Габделкави гаиләсендә Хәбирә, Мәэнүнә
исемле ике кыз һәм Габделкасыйм белән Габделхак исемле ике ул үсә (Фәхретдин Р.
Габделкаюм Насыйри. Б.311).
Шул рәвешле, Габденнасыйр Хөсәенов гаиләсе берничә яктан игътибарга лаеклы.
Гаилә башлыгының, мулла вазифасыннан баш тартып, эшмәкәрлек белән
шөгыльләнә башлавы үз заманы өчен гадәттән тыш хәл буларак кабул ителгән.
Габденнасыйр, олы улы Габделхәйгә сәүдә итүне оештырып биргәч, бөтен
игътибарын балалар тәрбияләүгә юнәлтә һәм мәдрәсәдә укыганда мавыккан шөгыленә
күңел бирә – кулъзмалар күчерә, дини трактатлар яза, шулай ук улларын укырга һәм
язарга, ислам нигезләренә һәм каллиграфия сәнгатенә өйрәтә, аларны кулъязмалар
күчереп язарга күнектерә; изгелеккә, иманлы булырга өнди. Шуңа да авылдашлары аны
хөрмәт белән «Габденнасыйр мулла» дип йөртә. Габденнасыйр туган ягының тарихы
һәм мәдәнияте, халык авыз иҗаты белән кызыксына, күрәсең, аның бу кызыксынуы
улларына да күчкән.
Каюм Насыйри үскән гаиләдә һәрвакытта да рус хакимиятләрендә хезмәттә булган
ата-бабалары ирешкән казанышлар үрнәк итеп куелган. Габденнасыйр гаиләсендә
бабаларының җәмгыятьтә югары дәрәҗәләргә ирешүе һәм тирә-якта абруй казануы рус
телен белүләренә һәм хакимиятләр белән хезмәттәшлек итүгә бәйле дигән ышану яши.
Шуңа да рус телендә укый-яза белү бу нәселдә традиция булып киткән, ул үзенә күрә бер
өстенлек, абруй-дәрәҗә булган, дәүләт телендә сөйләшмәгән халык арасында тормыш итү
өчен керем чыганагы буларак та гарантия биргән. Үтенеч-гаризалар язу белән шөгыльләнеп
һәм хакимият каршында авыл җәмгыятенең ышанычлы вәкиле булып, Габденнасыйр
ата-бабаларының һөнәрен дәвам иттергән. Нәтиҗәдә Габденнасыйр гаиләсенең барлык
әгъзалары да рус мәдәниятенә һәм рус кешеләренә карата ачык мөнәсәбәттә үсә.
Кайгыртучан ата максатчан рәвештә туган нигездә калырга тиешле Габделкавидан
һәм күзләре сәламәт булмаган Каюмнан кала өч улын эшкуар булырга әзерли, шул
рәвешле алар имин-мул тормышта яшәрләр, авыр крестьян хезмәтеннән котылырлар
дип ышана.
Каюм менә шундый гаиләдә үсә.

Каюм Насыйри – Сәгыйть мәдрәсәсе шәкерте

1841 елда белем алуын дәвам итү өчен мәдрәсә сайлаганда, Каюм ике ут арасында
кала: данлыклы Кышкар мәдрәсәсенә барыргамы, әллә Казанның берәр дини белем
бирә торган уку йортына керергәме? 17 яшьлек егет мөстәкыйль рәвештә икенче
вариантны сайлый. Уку йортын сайлаганда, аңа туганлык хисләре дә йогынты ясый.
Әтисенең энесе Мөхәммәтгалим Ак мәчет мәхәлләсендә мөәзин булып хезмәт итә, ә
мәчет каршындагы мәдрәсәдә әтисенең остазы булган авылдашы Сәгыйть мулланың
(1831 елда вафат булган) варислары укыта.
Сәгыйть мулланың улы Габделсаттар, татар мөдәррисләрендә укыганнан соң,
XVIII гасыр ахырында белем алуын Бохарада дәвам иттерә. 1813 елда тарихи ватанына
кайтып, Ак мәчеттә икенче мулла һәм бер үк вакытта Казан һәм Казан төбәгенең
ахуны булып тора. Мәдрәсәдә укытмый; ел саен Түбән Новгородка, халыкара
Мәкәрҗә ярминкәсенә барып, анда ярминкә имамы вазифаларын башкара. 1824 елда
мөфти М.Хөсәенов вафатыннан соң, ахун Габделсаттар әлеге югары вазифага дәгъва
итеп карый. Ләкин, Казан губернаторының теләктәшлек итүенә карамастан, мөфти
билгеләгәндә, Оренбург генерал-губернаторының сүзе өстен чыга. Габделсаттар
1830 елда Мәкәрҗә ярминкәсендә чума авыруы йоктырып, вафат була (Шигабутдин
Марджани. Полезные вести о состоянии Казан и Булгара (Муставад ал-ахбар фи
ахвали Казан ва Булгар); часть вторая, перевод на русский язык; предисловие и перевод
с арабского, старотатарского Р.А. Адыгамова. Казань, 2002. С.79).
Сәгыйть мулланың икенче улы – Габделгаффар – шулай ук Бохарада укый.
Ш.Мәрҗани мәгълүматларына караганда, аның Казанга кайтып укыта башлавы
Сәгыйть мәдрәсәсенең абруен бик нык югары күтәрә, данын тиз арада еракларга
тарата. Ул да 1830 елда – абыйсын җирләп, бер ай чамасы узгач – вафат була (Шунда
ук. Б. 79-80).
Каюм мәдрәсәдә башта шәкерт Шәмсетдин бине Шәмсуардан белем ала, аннан
соң Сәгыйть мулланың өченче улы Әхмәт хәзрәттә (1867 елда вафат) укый. Әхмәт
хәзрәт, Бохарада укуын тәмамлагач, 1830 елда Ак мәчеткә имам-хатыйп һәм шундагы
мәдрәсәдә мөдәррис булып тәгаенләнә. Ш.Мәрҗани аның турында болай дип яза: «Бу
кеше бик тыйнак, яхшы тәрбияле, кеше хәленә керә белә торган иде, башкалар белән
һәрвакытта да яхшы мөнәсәбәттә булды. Мөдәррис буларак, гыйлемлелеге ягыннан
дан тотмаса да, ул, агаларын да узып, озын гомер кичерде, Казан голәмәләре һәм халкы
арасында ихтирам яулады. 1276 елда (1859) ике бистәнең дә халкы бер булып, аны
Корбан бәйрәмендә гает намазы укырга имам итеп сайлады. Без Казанга килгән елны
(1849 ел – И.З.) аның мәдрәсәсендә ун мөгаллим һәм бер шәкерт бар иде...» (Шунда
ук. Б. 80-81). Ш.Мәрҗани телгә алган шәкерт Каюм Насыйри булып чыга инде.
1851 елның 19 декабрендә Каюмга әнисе һәм энесе Габделкави язган хатта шундый
юллар бар: «...бу көннәрдә Кышкарга китмәгәнсең икән, әлхәмделиллаһ. Безнең
морадыбыз синең Казанда торуың иде. Бәбкәм, ник ул кадәр уфтанасың? Кышкарга
барырга без дә бик җыраксынадыр идек. Ходай теләвеннән тыш булмас. Ходай Тәгалә
Казанда гына торып тәгалллекъләнергә (бәйләнештә, элемтәдә торырга) насыйп
итсен дип, догалар кыйлып торабыз. [...] Кышкарга барып, нә ашыйм, нә эчим дип
торганчы, Нигъмәтҗанның хатынын күрә торгансыңдыр. [...]» (Әнисе һәм энесе
Габделкави язган хатлар // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик
җыентык. – Казан, 2017. – Б.587-588). Димәк, Каюм, Сәгыйть мәдрәсәсендә укытудан
канәгать булмыйча, әти-әнисенә Кышкар мәдрәсәсенә күчәргә теләвен әйтеп хат
язган булган. Шәкертнең әти-әнисе баштан ук Кышкар мәдрәсәсен ераксынган һәм
улларының ашау-эчүен кайгыртуга, күрәсең, авылдашлары Нигъмәтҗанның хәләл
җефетен җәлеп иткән булганнар.
Каюм Кышкарга китәргә өлгергәнче, авылдан тагын бер хат килеп төшә. Хатта аның тәрбиясенә Сәгыйть мәдрәсәсендә укырга 18 яшьлек энесе Габделкавиның барачагы
турында әйтелә. 1852 елның гыйнварында Каюм Кышкар мәдрәсәсенә барып кайта
һәм Казанда кала (Әти-әнисенә язган хатлар // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм
документаль-биографик җыентык. – Казан, 2017. – Б.541). Без, Габделкавиның кыш
уртасында, Сәгыйть мәдрәсәсенә, Каюм карамагына укырга җибәрелүен, әти-әнисенең
улларын Казанда укытып бетертү өчен махсус кылынган эше дип бәялибез.
Шулай итеп, әлеге дини уку йортында тырыш шәкерт 14 ел дәвамында схоластик
белем ала, гарәп һәм фарсы телләреннән белемен камилләштерә, кадими мәдрәсәдә
укылырга тиешле дини китапларны өйрәнә. Шулай да аның текстлары белән таныш
Ризаэтдин Фәхретдин (Фәхретдин Р. Габделкаюм Насыйри. Б.317) һәм Гали Рәхим
Каюм Насыйриның гарәп телендә хаталы язганын билгеләп үтәләр. Гарәп телен
сыйфатлы итеп өйрәнүдә хилафлыклар татар схоластик мәдрәсәләренең йомшак
урыны була.
Каюм мәдрәсәне пишкадәм, ягъни мәдрәсәнең барлык курсларын да уңышлы
үткән шәкерт булып тәмамлый (Рәхим Г. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле. Б. 45).
Сәгыйть мәдрәсәсендә укыган вакытта Каюм белән Габделкави әтиләре
Габденнасыйр теләге белән Тихвин чиркәвенең ишегалдында урнашкан Михайлов
училищесында да белем алалар (Рәхим Г. Насыйриның тәрҗемәи хәленә гыйлавә
// Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар = Духовное наследие: поиски и открытия.
Казан, 2020. Б. 86). Алар биредә ярыйсы гына укырга-язарга өйрәнәләр. Рус теле
дәресләренә хәзрәт рөхсәте белән йөриләр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: мәдрәсәдә укыган чорда Каюм татар халык авыз
иҗаты белән кызыксына һәм аның үрнәкләрен дә җыя башлый. Каюм 1898 елда
тюрколог Н.Ф. Катановка тапшырган «Рус-француз сугышы бәете» кулъязмасының
ахырына «1855 елның 12 февралендә тәмамланды» дип теркәп куйган була (Халык
иҗаты әсәрләре // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Ике томда. Беренче том. Казан,
1874. Б.337). Ихтимал, ул вакытта Каюм халык авыз иҗаты белән әтисенең төбәк
тарихына һәм мәдәниятенә булган кызыксынуына ияреп мавыгып киткәндер.
Мәдрәсәдә вакытта бәетне күчереп язуы Насыйрины яңа яктан – халык мәдәнияте
белән кызыксына торган шәхес буларак ача.
Шулай ук Каюмның Михайлов училищесында рус мәгарифе һәм мәдәнияте
турында алган белемнәре һәм яңа мәгълүматны татар җәмгыятенең дини-мәдәни
хәле белән чагыштырып карау мөмкинлеге аның киләчәк тормыш юлын билгеләүдә
хәлиткеч рольне уйнаганлыгы шик тудырмый.

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев