Шигърият
Кояш исе
Кояш исе килә җәйдән, болын исе, урман.
Кояш исе килә җәйдән, тузан исе, үлән.
Үләннәрне үбәм, димен, чында җәйне үбәм.
Сөям аны егетләрне сөйгән кебек – янып.
Чөя башын – китә горур, булмый бергә калып.
Берсе китсә, икенчесе чират көтә тора.
Җәйнең төсен сагынуда гомер үтә тора.
Кояш исе килә җәйдән, болын исе, урман.
Һәр исенә китә исем, һәм мин гашыйк булам.
Ничә кабат гашыйклыгың сөйли яшең санын.
Көзне, кышны, язны кичим, сөяр өчен тагын!
«КУ» 08, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
...Җәйне сөям, имеш, чында үләннәрне сөям,Яткан кебек егет кочагында, янып көям.Тач- тач үбәм, үпкән берсе торып китеп тора,Ә артында иксез-чиксез чират көтеп тора.Үбәм барсын: алабута, әрем, тузганакны,Әрекмәнне, кычытканны,сырлан, кузгалакны...Дәртем көчле, сөям барсын, түзсен җаным гына,Белмим, әмма, сөяркәләремнең, санын гына.Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0