Талпыну
Үтте-китте ул заманнар, калмады бер эзе дә. Үзгә без, әмма йөзебез һәнүз ватык көзгедә.
Көн иде ул, яп-якты вә ап-аяз бер көн иде,
Кояшның күккә чөелгән тәңкә ягы күн иде.
И, акты халык, акты таш урамнар, тулып-тулып:
Чишелде чирнең изүе, шатландык: сулык-сулык
Елаштык, көлдек, биештек, йодрык сугып бәрмәгә –
Тагын бер бастык аякка мең калып күтәрмәгә!
Менә без! – мендәр чиреннән күтәрдек башны тәмам,
Безгә дә ирек басуыннан иреште бер тәгам.
Ачылды хыял дөньясы, типте йөрәк куш кебек.
...Аһ, бер талпыну булган ул канат ярган кош кебек.
Үтте-китте ул заманнар, калмады бер эзе дә.
Үзгә без, әмма йөзебез һәнүз ватык көзгедә.
«КУ» 08, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Шәп!
0
0