Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Тагын җыйды үзенең ярдәмчеләрен Матусов. Ул-бу була калса дип, югалтуларны төрле яктан исәпләп карадылар. Ни генә эшләмәсеннәр, югалтуларның очы-кырые күренми иде. Авыр булса да, бер нәрсәне инкарь итәрлек түгел: монда булган милек монда калачак, киткән баркалар өчен акча килүе икеле. Матусов күп нәрсәне эшләп өлгерде өлгерүен, тик мөлкәтне сатып өлгерә алмады.

(Башыннан укыгыз)

38
Тагын җыйды үзенең ярдәмчеләрен Матусов. Ул-бу була калса дип,
югалтуларны төрле яктан исәпләп карадылар. Ни генә эшләмәсеннәр,
югалтуларның очы-кырые күренми иде. Авыр булса да, бер нәрсәне инкарь
итәрлек түгел: монда булган милек монда калачак, киткән баркалар өчен
акча килүе икеле. Матусов күп нәрсәне эшләп өлгерде өлгерүен, тик
мөлкәтне сатып өлгерә алмады. Гаязетдин нидер сизгән, аңлаган, алны-
артны карарга, чабуны җыеп йөрергә киңәш биргән иде дә соң. Тик нәрсә
әйтерсең хәзер – терсәк бик якын, ә тешләп булмый!
Мостикка тагын кофе китерергә кушты, бәллүр графиннан затлы аракы
койды, шуннан ике Петькага сүз катты:
– Мин сезне тагын киңәшкә чакырдым. Әйдә, үтегез, утырыгыз минем
белән. Мин берничә сорау бирәм, җавап – сездән. Шуннан бер карарга
килербез. Беләсез, аңлыйсыз, бүгеннән миңа монда калу бөтенләй мөмкин
түгел. Беренчедән, мин – бу як өчен чит-ят кеше. Икенчедән, мин чит
милләт кешесе, монысы да бик хәвефле нәрсә. Моңа тикле бер кеше бер
сүз әйтмәде, мин русларга да, татар-башкортларга да рәхмәтле монысына.
Тик хәзер икенче дөнья!
Матусов кулындагы чәркәне искә төшерде.
– Әйдәгез, күтәрик!
Аның элек тә ярдәмчеләр белән бер-икене үткәреп җибәрә торган гадәте
бар иде. Шуңа да ярдәмчеләр тын гына, тугрылыклы күзләре белән хуҗага
карап, тыңлап утырдылар. Матусов нечкә генә көмеш чәнечке белән лимон
эләктереп капты да дәвам итте:
– Өченчедән, Аллага шөкер, иң бай кешедер мин әле бу якларда. Күршең
бай булса, тавыгың тук була, диләр татарлар. Тик мондый болганчык
заманда тавыклар гына түгел, кешеләрнең дә тук буласы килә. Шуңа да
төшкәнгә, тамганына гына риза булмыйча, бугазга үрелә башлыйлар.
Сорау: сез минем белән китәргә ризамы? Юк дисәгез, бер дә үпкәләмим,
сез мондагы кеше, язмышыгыз үзегезнең кулда.
Ике Петька да тынып калдылар. Икесенең дә күз алдыннан әлегә
күрмәгән таулар, ят телдә сөйләшүче ят халык үтте бугай. Ә җәелеп баручы,
чикләрне танымаган сугыш? Монда гәрчә сөйләшергә, аңлашырга була. Ә
тегендә? Ә гаилә? Матусовка рәхәт, алтыныңны күтәр дә чык та кит.
Килеп чыккан бу сорауга җавап юк иде. Пётр Алексеевич беренче булып,
җавабына булган шөбһәләрен кушып, риза түгеллеген белдереп, башын
чайкады. Пётр Васильевич та, шул ук сүзләрне кабатлап, кире җавабын бирде.
Матусов башка җавап көтми дә иде алардан. Тик күңеленең бер
почмагында кечкенә генә бер өмет чаткысы яткач, бу соравын бирми
булдыра алмады. Тагын ашыкмый гына затлы аракысын салды.

– Аңлашылды. Чыннан да, үпкәм юк! Икенче сорау алдыннан күтәрик
әле!
Ул, карап та тормыйча, кулы белән капшап, кыңгырауны табып
шалтыратты. Йөгереп кергән кызга өчесенә дә ашарга китерергә кушты.
– Икенчесе. Һәм монысы – авыр сорау. Нишләтәбез мал-мөлкәтне?
Көмеш кашыкларга тотынырга кыенсынып утырган ярдәмчеләр
бөтенләй туктап калдылар.
– Даниел Геворкович, чынлап та, бар нәрсә дә шулай куркырлыкмыни?
– Егетләр, буласы булган инде. Артка юл юк. Мин баштарак яндырып
китәргәме дип тә уйлап куйган идем. Тик нигә? Сезнең калачакны белдем,
яши торыгыз. Кем белә, бәлки дөньялар үзгәрер. Хотя бер өмет тә юк.
Шул арада Матусов яраткан хашламаны өстәлгә чыгардылар. Ул тагын
аракы салды. Күтәреп җибәргәч, сорау бирер алдыннан көмеш чәнечке
белән лимон эләктереп, авызына китерде дә, чәнечкегә карап, бер мизгелгә
туктап калды – аның башыннан утлы бер уй йөгерде.
– Сез ризамы мин кайтканчы бу дөньяны ватмый-кырмый саклап
торырга? Эшләтеп инде, файдасы үзегезгә дә өлешләтә чыгар.
Бусына инде әллә ни уйлап торасы юк – белгән-күргән эш, беренче
тапкыр түгел, бик тиз ризалаштылар.
– Даниел Геворкович, сез... сез кая китәргә җыендыгыз?
– Рәсәй зур, Петя. Башта туган якларга. Сагындырды, ничә ел бит
кайтканым юк. Аннан күз күрер.
– Еларлык безнең хәлләр. – Пётр Васильевич юешләнә башлаган
борынын тартты.
– Елама. Дөнья бу.
– Ә кайчан?
– Ике-өч көн булам әле. Кирәкмәгән язуларны юкка чыгарам.
Пётр Алексеевич Ташкинов тел очында торган соравын бирде:
– Ә безгә берәр нәрсә язаргамы – расписка-фәлән?
Матусов көлеп җибәрде.
– Эх, Петька, Петька, дорогой мой! Мин сезгә бит үземнән дә ныграк
ышанам! Нинди расписка ди ул?
Монысы дөрес, ике Петька да бу ышанычның тирәнлеген аңлыйлар иде.
Ташкинов җавабын тирәнәйтергә ашыкты.
– Борчылмагыз, Даниел Геворкович! Исән-сау булыйк, барысын да төзек
килеш гөрләтеп эшләтербез. Ә сез кайткач – яңадан-яңа эшләр эшләрбез.
Алар икесе дә торып, акрын гына чыгып киттеләр. Матусов ярты
гына чәркә аракы салды да, аны эчмичә, читкә этеп куйды, кыңгыравын
шалтыратты. Кызлар өстәлне бушатып, сөртеп чыгып киткәч, бер кочак
язуларын алып, яңадан өстәл артына утырды.
* * *
Буа өстендә Матусовның утырып ял итә торган өч урыны бар. Алар
барысы да Көтмәс елгасының үзәнендә, шуңа да буаның иң тирән җирендә.
Ул урыннарда аңардан башка беркем дә утырмый, якын да килми. Һәр кич
саен, яңгыр яумаса, бик җилле-гарасатлы булмаса, өч урынга да йөзеп килә.
Һәм һәр кич саен шул өч урындагы агачлар төбендә бик озак, башын иеп, м

39
Ташбака тизлегендә сөйрәлгән эшелон килеп туктау белән штабс-
капитан Салих Җиһаншин вагоннан җиргә сикереп төште. Артыннан ияргән
ярдәмчеләренә тиз-тиз генә күрсәтмәләр бирде дә, бер ярдәмчесен үзе
белән алып, урындагы хәрбиләрнең штабын эзләп, вокзалга кереп югалды.
Ак армиянең йә алга, йә артка барган 8 нче Кама дивизиясенең штабы
Ижау каласының Яр буе урамында урнашкан завод казнасын саклар өчен
төзелгән бинасында булып чыкты. Ижауга килеп кергәч тә, полковник
Зеньковский иң башта үз җаен карады. Солдатлар кулы белән тиз арада
вак-төяк ремонт ясалды, бина алды тәртипкә китерелде, архитектор
Иван Коковихинның моннан ерак та булмаган өеннән пианино, чиновник
Юровскийның шунда ук урнашкан өеннән җиһаз алып килделәр. Урнашу
шартына полковникның таләпләре күп. Беренчедән, бу урын чуен юлдан
әллә ни ерак булырга тиеш түгел. Икенчедән, кайчандыр сугышка хәтле
булган уңайлыклардан бер дә баш тартасы килми. Өченчедән, аның уенча,
аны урап алган мохит Зеньковскийның каны башкаларныкы кебек кызыл
түгел, зәңгәрсу булуына ишарә итәргә, һәр нәрсәдә аристократлык күзгә
бәрелеп торырга тиеш иде. Башта ул яшәү һәм хезмәт урынын мондагы эшкуарларның берәр матуррак йортында урнаштырырга да уйлаган
иде, тик күп еллар буе җыелган хәрби тәҗрибә өскә чыкты – иң беренче
булып полковникка бу бина үзенең метр ярымлы стеналары, алдында
оператив бушлык булуы белән ошады. Тыштан әллә ни мәһабәт булып
күренмәгән бинаның эче кояшлы көндәй балкый, чисталык-пөхтәлек
белән башкалардан берничә карышка аерылып тора, һәм моның белән
полковник үзенең теләгенә иреште. Монда кергән һәр кеше бу матурлыкны,
бу тәртипне күреп коелып төшә, курка-курка йомышын сөйли, полковникка
ничек тә ярарга тырыша.
Көтәргә туры килде Салихка – ул килеп кергәндә, төшке аш вакыты
иде. Нинди ризык ашагандыр Зеньковский, аның төшкелеге бик озакка
сузылды. Ничек кенә булмасын, төрле хәлләргә өйрәнгән Салихка Ходай
түземлеген жәлләмәде. Шул арада, пошкырып, берничә эшелон үтеп китте,
күк йөзендә берүзе йөзгән кояшны болытлар каплап алды.
Ниһаять, Салихны полковникка чакырдылар. Ул, хәрбиләргә тиешенчә,
үзенең кем булуын, Зеньковский кул астында хезмәт итәргә тәгаенләнгәнен
һәм әзер булуын әйтте. Чал чәчле, кыска сакал-мыеклы, бик пөхтә киенгән
Зеньковский кул очы белән генә исәнләште һәм Салихны икенче өстәлдә
яткан карта янына чакырды.
– Әйе! Сезгә мин бүгеннән үк, кичектермичә, көнчыгышка таба барырга
боерам. Тимер юл буен мин берничә җаваплылык зонасына бүлдем. – Ике
җөмләгә ике «мин». Моны шунда ук игътибарга алды Салих. – Әйе! Һәрбер
зонага кирәк булган хәтле кеше бүлдем. Сезнең бурыч: Чернушкадан
Красноуфимскига хәтле зонаны ныклы кулда тоту. Диверсия, хәрби
вагоннарны талау, фетнә – болар барысы да катгый бастырылырга тиеш.
Әйе! Зонаны большевиклардан, аларга иярүчеләрдән тазартыгыз, сөргендә
ятканнарны тикшерегез. Бу урында сез власть та, хәрби министр да.
Турыдан-туры минем карамакта буласыз. Әйе! Хәбәрләшеп торыйк!
Зеньковский, картага иелеп, кызыл карандаш белән сызылган озынча
түгәрәкне зәңгәр төсле карандаш белән тагын бер мәртәбә урап үтте.
– Аңлагансыздыр, бусы инде сезнең зона. Аның зурлыгына аптырамыйбыз
– нигездә ул тимер юл янәшәсендә уннан чак кына артык станция. Кайсы
станциядә күпме кеше калдыру сезнең ихтыярда. Тагын бер нәрсә. –
Полковник, нигәдер өстәлне әйләнеп чыгып, кабаттан үз урынына басты.
Бүлмәдә аның шыгырдавыклы итекләренең һәр адымы яңгырап алды. –
Әйе! Сезнең шул яктан икәнлегегезне беләм. Кисәтәм, йомшарып китмәгез!
Салих сүзгә кушылды:
– Ышанычыгызга рәхмәт. Ә соңгысы өчен борчылмагыз, тәҗрибә
җитәрлек дип уйлыйм.
– Тәҗрибәгезнең барлыгы билгеле. Бу якларны яхшы белү – икенче
плюс. Өченчесе – сезнең күрсәткән батырлык мисаллары. Әйе!
Нәрсәне күз уңында тота икән бу? Мәскәүдәге, бигрәк тә Петроградтагы
демонстрацияләрне тарату батырлыгынмы? Казандагы «Бердәмлек»
профсоюзы оештырган эш ташлаучылар белән күңелсез аралашунымы?
Эчтән генә боларны уйлап, ул тыйнак кына рәхмәтен белдерде.
– Ничә кешегез бар ротада?
– Ротада, кызганычка каршы, кеше аз. Бары ике йөз дә сиксән ике.

– Әйе, күп түгел икән! Совсем негусто... – Полковник та уйга калды бу
хәбәрдән. – Әйе! Бүгеннән сезнең рота 8 нче Кама дивизиясенең 30 нчы
укчы батальоны дип аталачак. Тагын бер нәрсә бар. Ничек кенә булмасын,
Казанбург тимер юлына бар яктан да бик зур игътибар. Яхшы беләсез,
бу – Мәскәү белән Себерне тоташтыручы иң якын ара. Бу юл бернинди
тоткарлыксыз эшләргә тиеш! Бу юл безнең җиңү юлы булырга тиеш!
Сугышта кайчак аз көч белән дә зур эшләр башкарып була. Әйе!
Соңгы сүзләргә, чынын әйткәндә, сөйләшүчеләр үзләре дә ышанмый
иде. Тик берсе дә үзенең башкача булган фикерен әйтмәде. Зеньковский,
бүлмәдәге икенче өстәл янына килеп, гәзит тартып чыгарды.
– Менә Омскида адмирал Колчак Хөкүмәте тарафыннан чыгарыла
торган «Правительственный вестник»ның яңа номеры. Карыйбыз, укыйбыз.
Әйе, менә. «Уфимско-Бирский район». «На Аскинском направленiи 20
января съ утра красные повели наступление на Алмазскiе хутора, д. Жуки
и Тюинско-Озерский заводъ. Весь день шел бой за обладанiе Тюинско-
Озерскаго завода, который нѣсколько разъ переходил изъ рукъ в руки,
наши части под натискомъ превосходныхъ сил противника вынуждены
были отойти къ Тюинскому, но перейдя въ контръ-атаку выбили красных
из Тюинского и Тюинско-Озерского завода и заняли ихъ. Въ районѣ д.
Вашiязы, Тупралы-Казачьи поиски разведчиковъ».
– Әйе, миндә дә бар шушындый мәгълүмат.
– Әйе! Казачьи дигәне сез белгән Казанлы була инде.
Алдан әзерләнгән, күрәсең, Зеньковский. Барын да белә, барысы белән
дә аптыратырга тырыша.
– Әйе! Кайда урнашырга телисез – анысы сезнең карамакта, мин
кысылмыйм. Тик тәртип кенә булсын!
– Әгәр мин волость үзәге Казанлыда урнашсам, ул сез күрсәткән ике
станциянең нәкъ географик уртасы була да инде.
– Каршы түгел, үзегез карагыз! Ләкин тәртип – барысыннан да өстен!
Зеньковский бәләкәй генә көмеш кыңгырауны шалтыратты. Бер
төргәк кәгазьләр тотып, ординарец килеп керде, Зеньковский шуларның
берничәсен алып, Салихка тоттырды.
– Монысы безнең аналитиклар әзерләгән рапортлар. Казанбург тимер
юлы буендагы шәһәрләрдәге, авыллардагы безгә каршы хәрәкәт турында.
Менә бусында Казанлы волосте турында. – Зеньковский кирәкле битен
тапты. – Казанлы волосте. Старшина Ильяс Ягафаров, белемле кеше,
большевик, Казан, Уфа белән тыгыз бәйләнештә. Зур отряды бар, хәрби
әзерлек бара. Командиры Шакир Закиров, сугышта катнашкан. Авылда
марксист Плехановның якын кешесе Яков Никонов сөргендә. Башка
географик нокталарны әйтеп тормыйм. Болар сезгә, игътибар белән
карарсыз тагы. Әйе, шуннан. Киткәнче безнең контрразведкага кереп
чыгыгыз. Полковник Бородин сезнең турыда белә, ул төгәлрәк мәгълүмат
бирер, килеп чыккан хәлләр белән таныштырыр.
Полковник тагын өстәлне урап чыкты да Салихны бөтенләй аптыратты:
– Ә хәзер кофе тәкъдим итәм!
Зеньковский әлеге дә баягы көмеш кыңгырауны шалтыратты. Ординарец
ике кофе тотып килеп керде.
– Әйе! Монысын көтмәгән идегез бугай? Мин махсус укыган, сугышта катнашкан чын офицерларны тирән ихтирам итәм. Зур бәрелешләрдә
катнашып, батырлык күрсәтүегез белән дә таныш. Уңышлар сезгә!
Чынлап та, аптырап калды Салих. Тыштан караганда, бик коры булып
күренгән кеше шулай ихтирамлы сөйләшкәч, ни әйтерсең?
– Рәхмәт, Всеволод Всеволодович, бу сүзләрегез өчен чын рәхмәт!
Ышанычны аклармын!
– Әйе! Башкача булмый да! Рәсәй, Рәсәй юкка чыгып ята! Бездән башка
кем генә коткарыр аны? Сезнең кебекләрдә бар ышаныч!
Кечкенә савытка салынган кофены эчеп бетерде дә Салих, полковникка
карап, итекләрен итекләренә тидереп алды:
– Юлга чыгарга рөхсәт итегез?
Зеньковский, ризалык биреп, кулын селтәде:
– Әйе!

* * *
Контрразведка башлыгы белән сөйләшү бик эчтәлекле булды. Тимер юл
тирәсе үзләреннән үзләре барлыкка килгән кызыл, ак отрядлар белән тулы,
җитмәсә, кая карама, гади юлбасарлар эш итә. Барысы да эшелоннарга
һөҗүм итә, базарга барган, мал белән аралашкан авыл кешеләрен талый,
корал җыя.
Салих килгәндә, сугышчылар ашатылган, ял иткән, вагоннарда команда
көтеп тора иде. Тиз генә командирлар җыелды, ротаның һәр берәмлегенә
бурычлар йөкләтелде, кайда урнашу, кайда нинди эшләр башкарасы –
барысын да күз уңында тотты Салих, барысы буенча да җентекле әмер
бирде. Булган сугышчыларның иллесен үз кул астында калдырды, ә
калганнарын зур станцияләр һәм авыллар исәбеннән ун «летучий» отрядка
бүлде, һәрберсенә командирлар тәгаенләде, хәбәрләшеп тору вакытын
билгеләде.
Күп дигәндә, ярты көн эчендә тиешле эшләрне тәмам итеп, алар
көнчыгышка таба юл алдылар.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев