Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Салих Герасим артыннан ниндидер җирәнүгә охшаш тойгылар белән карап калды, алдында торган болганчык, яшькелт көмешкәне эчте дә, стаканны өстәлгә ташлады. Шунда гына ул стакан төбендә мыекларын, тәпиләрен кыймылдатып йөзәргә маташкан әллә таракан, әллә чебенме ятканын күрде…

(Әсәрне башыннан укыгыз)

44
Аяз көндә яшен уйнатып, күк күкрәтеп бер көн үтәсе араны икенче атна
үтеп килә Салих. Аның артында асылган кешеләр, таланган авыллар, төтен
һәм көл, елаган карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кала, бары алар Салихның
кара эшләренең телсез шаһитлары иде... Ул авылларга якынлашканда,
ирләр, гаиләләрен алып, урманга чыгып качалар, авыллар бушап кала,
бары картлар гына өй сакчылары булып, урамга да чыкмый, базда яталар.
Мондый кыргыйлыкны, мондый кансызлык-шәфкатьсезлекне күргәне
булды микән бу якларның үтеп киткән ихтилаллардан соң? Тәфкилевнең
экспедицияләре, болар белән чагыштырганда, бер читтә торсын.
Иң начары – тимер юл буенда була торган усал кешеләр Салих отряды
исеменнән эш итә башладылар. Шул ук талаулар, шул ук мыскыл итүләр,кеше гомере сукыр бер тиенгә төште. Авылдан авылга булып үткән
коточкыч хәлләр турында сүзләр йөри, һәрбер тукталыш саен Салихка
килеп ул хәлләр турында түкми-чәчми сөйли башладылар. Күпне күргән
Салихка иң нык тәэсир иткәне бәләкәй генә Лидовка авылы кешеләренең
килүе булды. Иң олылардан булгандыр инде, сүзне бер бик карт әби
башлады:
– Ярдәм, яклау, саклау сорап, өмет белән сиңа килдек, улым!
Иягендәге кып-кызыл тиресе суелган карт, яшьле күзләрен челт-челт
йомып, авылда булган фаҗигане бәян итте:
– Авыл бае Афанасий Кинев башта, халыкны җыеп, бу эшләрне синең
исемнән аткаруы турында әйтте, акча таләп итте. Кайдан булсын инде ул
акча? Авызларын ачсалар, үпкәләре күренеп тора бит халыкның! Шуннан
китте! Киневка каршы чыгып сөйләшкән Шуравин Николайны, штыкка
кадап, урам буенча йөрттеләр, минем – ояты гына ни тора! – сакалны
йолкып алдылар. Күршедәге авырлы хатын Вера Замятинаның эченә штык
кададылар... Бәләкәй генә авылда уналты кешене җәзаладылар, шуларның
алтысы – картлар.
Рус кешесенә охшамаган аксыл чәчле карт та сүзен кыстырды:
– Никольский хуторында бер чокырга анда яшәгән немецларны үтереп
ташладылар, өсләренә граната да ыргыттылар. Качканнарын табып, коега
салдылар. Ә Змеёвка хуторында яшәгән эстонлыларны атып киттеләр.
Сүз яңадан беренче картка кайтты:
– Бөтен чуен юл буендагы төбәктә шундый ук хәл. Петропавловскида
туганнан туган Андрей һәм Пантелей Морозовлар атылды, аларның әтисе
Захар да шул уңайдан, Меркурьев Федор Васильевич, Кавардаков һәм
тагын берничә кеше, атылгач, Күбәяз урманындагы чокырга ташланган.
Барысы унөч кешене табып җирләдек. Фронтовикларны үтерә башладылар.
Казанлыда кызыллар ягыннан яраланып кайткан Хәсби Сәйфетдиновны
тукмап үтергәннәр.
Карт, үзенең ялгышрак әйткәнен аңлап, хатасын төзәтергә маташты:
– Ул ни, акмы, кызылмы, кеше бит әле, Ходай бәндәсе. Жәл! Бу бандитлар
барысын да син кушты дип сөйлиләр адым саен.
Кемгәдер нидер вәгъдә итә Салих, кемнәрнедер игътибар белән
тыңлый, бандитларны табарга сүз бирә. Лидовка авылы тарихы аны
чыгырыннан чыгарды, шунда ук ярдәмчесен чакырып, картлар белән
шул авылга чыгарга боерды. Ике көннән, бандитлар тотылып, чиркәү
алдындагы мәйданда бөтен халык алдында сугыш вакыты кануннарына
ярашлы рәвештә атылдылар.
Ничек кенә булмасын, бу адымы аны халык арасында геройга әйләндерде.
Озын буйлы, какча гәүдәле, тар гына мыеклы – чынлап та, матур кеше ул
Салих. Итекләре ялтырап, киеме килешеп тора. Битендәге әллә кайчан
төзәлгән җөй дә аның файдасына – батыр һәм тәвәккәл булуы турында
сөйли. Авыл кешеләре аңа зур ихтирам һәм соклану белән карыйлар.
Ышануы кыен – чыннан да, кайдан бу тыштан ялтырап торган матур кешедә
шулкадәр усаллык, шәфкатьсезлек? Кызылларга ышаныч күрсәтә дигән
бер сүз җитә кешене кулга алырга, җәзаларга, атарга. Авылларга кинәт
килеп керүләре белән, алдан ук мәгълүмат җыеп, кемнең кем икәнен белүе белән, бик тиз үткәрелгән үч алулары белән ул бу якның Робин Гудына да,
юлбасарына да әйләнеп бара, аның исеме кешене куркыта, ихтирам итәргә
мәҗбүр итә.
Менә бу юлы да Ямаш-Павловога шаулап-гөрләп килеп керделәр. Авыл
тынып калды, хәтта эт өргән тавышлар да ишетелми.
Авылга керү белән Салих атын күптәнге танышы, дусты Герасим
йортына табан борды. Солдатлар турында Салих уйлап та тормады, чөнки
алар үз эшләрен беләләр. Килгән уңайдан ук берничә кешене ябып та
куйдылар, үзләренә ошаган йортны сайлап, төркем булып ялга туктадылар.
Хуҗалардан ризалык сорап тору юк, ризалык урынына шунда ук үзләренә
игътибар таләп иттеләр, ә хуҗалар аларның шартын, авырсынып булса да,
кабул итәргә мәҗбүрләр.
Салих алдан хәбәр бирмәсә дә, аны Гераська көтеп торган иде. Өстәл
байлыктан сыгыла, ашау-эчү мул, беркем дә комачауламый, аш-суны
алыштырып торучы апалар үз эшен яхшы белә. Ярымачык тәрәзә аша
мунча ташында пешереп алынган мәтрүшкә һәм тагын әллә нинди үләннәр
кушылган каен миллегенең тәмле исе килә. Өйгә кереп, мондый муллыкны
күрү белән Салих соравын бирде:
– Герась, син минем бүген кайтасымны кайдан белдең?
– Бер атна шулай көтәм сине! Миңа керми китмәячәгең билгеле, ашау-эчү
әзерләү, мунча ягуның ни авырлыгы бар? Аның каравы, син миндә бүген
кунакта! Слава тебе, Господи! Күпме телисең, шул тиклем ял итәсең, ни
кирәк, әйт кенә. Күгәрчен сөтен дә табам!
– Рәхмәт, Герась! Бер тәүлек инде, күпкә булдыра алмыйм. Алла бирсә,
сугышлар беткәч, махсус килермен.
Өстәл артына утырдылар. Герасимның мул табынында барын да
онытырга теләп, ничек кенә йөзсә дә, Салихны бүген эчү алмый иде.
Уйлары белән ул әле булып үткән вакыйгаларны җентекләп кичерә,
аларның очына чыгарга тырыша. Щучье ягында партизаннар шартлаткан
тимер юлның бер бүлемтеген көйләгәнне көтеп кузгалып китә алмый
тәүлек тирәсе торырга туры килде. Салих штабны тиз генә бер хәлле
сәүдәгәр өенә күчерде. Шунда күрде ул Маринаны, күрше авылда укытучы
булып эшләгән кызны. Шул мәлдә алар арасында ниндидер баллы, татлы
яшен чаткылары үтеп китте. Дулкынланып торган йөгерек сынлы, алтын
чәчле бу кызны сугыш афәтләре урап үтмәгән, мобилизациягә эләккән ире
сугыш яланнарында югалган. Нинди генә хәлләрдән исән-имин чыккан
Салих югалып калды, бар дөньясын онытты, өч көнгә ял игълан итте,
үзе дә сизмәстән, әлегә тиклем таныш булмаган шәхси мохиткә башы-
аягы белән чумды. Төштәге кебек әллә нинди кыска көннәр, тиле дә,
сихри дә төннәр, башкаларның канәгать булмаган күзләре – болар бар да
шушы өч көн эчендә яшен тизлегендә үтеп киттеләр. Шул арада Марина
Салих тормышының бер кирәкле өлешенә әйләнеп китте. Солдатларның
кансызлыгы, авыл кешеләренең аһ-зарлары, байларның кире эшләре,
Салихның үзенең ялгыш карарлары һәм адымнары – барысын да ул сөйләп
бара Салихка. Болар, бер яктан, аның күңелен китә, икенче яктан, аның
белән сөйлә-шер, киңәшләшер кеше булуы шул кителгән күңелне күтәрә
төште. Өченче ягы да бар шул. Салих үзен кенәз кызы белән көймәдә
баручы Стенька Разин итеп тоя башлады. Кайчандыр бу мөнәсәбәтләрне туктатырга кирәк булачак, тик Маринаны уйнап килүче дулкынга аның
бер дә ташлыйсы килми.
Соңгы киче хәтердә уелып калды. Инде китәргә барысы да әзер булганда,
Марина аның кырына килде дә, атның башыннан сыйпап, әллә ничек итеп
назлы һәм таләпчән тавыш белән әйтә салды:
– Салих, мин дә синең белән!
Салих, аптырап, аягын өзәңгедән тартып алды:
– Н-нәрсә?
– Мин дә синең белән!
– Син... син беләсең бит безнең кая барганны?
– Беләм! Алсаң да, мин сезнең белән, алмасаң да. Башканы ишетергә
дә теләмим.
Салих ни әйтергә белми бераз басып торды. Солдатлар үзара нидер
сөйләшә, бер-берсенә мәгънәле караш ташлыйлар, ихатада тынлык
урнашты. Шуларга күз йөртеп чыккач кына, Салих үзендә ниндидер
тынычлык сизде.
– Син безнең белән азакка тиклем барырга уйлыйсыңмы инде?
– Сезнең белән түгел, синең белән! – Аның тыныч та, көчле дә булган
тавышы Салихны тагын аптыратты.
– Әйе-е... Тик... кара әле. Сиңа бит авыр булачак. Көне буе ат өстендә..
Беренче тапкыр...
– Ә син кайгырма. Берәр ничек җаен табармын. Бары тик синең белән.
Үз гомерендә беренче тапкыр уңайсызлык кичерде Салих солдатлар
алдында. Шуңа да ул тизрәк бу хәлләрдән чыгу өчен ярдәмчеләренә борылды:
– Ярар, бирегез аңа ат!
Кич ул атта йөрергә өйрәнде – монысы, чынлап та, аның кулыннан килә
торган эш булды. Ярымйокыда, сөйләшүдә тагын бер төн узды, иртәнгә
Салих оеп йокыга талды.
Солдатлар йөгерешкәнгә ул сикереп торды – Марина юкка чыккан
дигән хәбәр белән керделәр сакчылар. Атын тезгененнән тотып, ул авыл
кырыендагы сакчылар янына килә, бераз сөйләшеп утыра, Салих аны куып
җитә дип, Танып ягына атын җитәкләгән килеш атлый. Сакчылар берни
сизми, Салих үзе дә килә дигән сүз аларны йомшарта. Бераздан гына шик
корты керә аларга, Маринаны эзли башлыйлар. Тик кызның эзләре суынган
була инде бу вакытта. Сакчыларга нык эләкте Салихтан, нык. Шунда ук,
тиз генә барысын да җыеп, ул юлга чыкты.
Менә шулар башыннан чыкмый иде Салихның. Кем ул Марина? Нигә ул
өч көн эчендә аның күңелен яулап ала алды? Ә нигә чыгып качты? Герасим
сөйләгәннәрнең бер өлеше генә барып җитә иде аның аңына. Күптәнге дус
кешегә җавап бирергә кирәклеге өскә чыкты, ул аны игътибарлырак итеп
тыңлый башлады. Ә Герасим сөйли дә сөйли...
– Хәзер сату-алу белән бик авыр. Кешеләр дә фәкыйрь, товар да юк.
Нәрсә сатасың инде? Шикәр дә чәй. Кәрәчин ярдәм итә. Лавканы ябаргамы
әллә? Авылныкылар акча түләми, яздырып кына алалар. Юк, вакытлар
тәмам үзгәрде. Ә ничек була торган иде, ә?
Салих аның акыллы итеп сөйләвенә игътибар итте.
– Син менә офицер, укыган кеше. Күпмегә барыр бу хәлләр? Салих, син мине гафу ит турыдан-туры ярып салганым өчен. – Герасим ару гына исерә
бара иде. – Ну, ышанмыйм мин чехларына да, Колчагына да!
Салихның күзләрендә сагаю утлары күреп, ул бу сүзләргә өстәргә
ашыкты.
– Мин сиңа дуска, туганыма сөйләгәндәй итеп! Бәлки, син мине
гаеплисең дәдер бу сүзләр өчен. Тик мин генә болай уйламыйм, син мине
аңла да гафу ит! Әнә, Чернушка тиклем Чернушкада ниләр булып ята.
Ниндидер партияләр килеп чыккан, халык йә монда, йә тегендә митингка
йөри. – Герасим калын, юан бармаклары белән ит кисәген эләктерде. –
Туктап торырга кирәктер, Салих, туктап торырга. Алда ни буласын кем
белә?!
Салих аны күпне күргән кешеләргә хас түбәнсетү аша тыңлады.
– Туктап торырга, бозылмастаен җиргә күмәргә. Николаевскидан
Никанорычны хәтерлисеңдер. Менә ул былтыр ук бар мөлкәтеннән бик
уңышлы котылды да каядыр чыгып тайды. Сөйлиләр, чит илгә. Парижның
үзенә диләр. Анда бит аның туганы, Рус сезоннарын үткәрүче Сергей
Павлович Дягилев яши. Ә Дягилевның нигезе безнең Николаевскидан,
аның туганы Иван Павлович монда яшәгән!
Дягилев дигәч, Салих кузгалып куйды. Шул Сезоннарында аңа да
тамашачы булып катнашырга туры килгән иде заманында.
– Менә шул Никанорыч минем ише кара мужик түгел, ул икенче
калыптан. Сугышка хәтле әнә нинди чиркәү төзетте бит ул! – Герасим,
төрле якка борылып, чиркәүне эзләп чукынып алды. – Җиңел дисеңме
әллә шундый мәһабәт Алла йортын төзү! Менә ул нинди акыллы баш, бар
дөньясын ташлап чыкты да китте.
Кыска гына аяклары белән Герасим арлы-бирле йөри башлады.
Идәннең бер тактасы шыгырдап елап алды, ә Герасим үткән саен нәкъ
шул тактага баса иде. Аның чигәләреннән елга булып тир ага, ул аны
озын тастымал белән сөртеп тора, ә тастымалның икенче башы идәннән
сөйрәлә, Герасимның аяклары арасында бутала. Салих, сөйләшми торуын
килештермичә, сүз башлады.
– Беләсеңме, Герась, бу хәлләр бик озакка китте. Шуңа ашыгабыз да
инде. Төрле яктан бастырып киләләр большевикларны. Төрле яктан –
төньяктан, көньяктан, көнчыгыштан, көнбатыштан. Чехлары да бар,
адмирал Колчак та бар, тагын әллә кемнәр безнең байраклар астында. Ә
большевиклар коралсыз, ач-ялангач, ыштансыз. Менә син, ач-ялангач,
тишек ыштан киеп, сугышыр идеңме яңа власть өчен?
Борын астына нидер әйтеп, Герасим канәгать итеп көлеп җибәрде:
– Матур сөйлисең, оста сөйлисең, ә!
– Минемчә, болай булса, озакка бармас, озак тота алмаслар мондый
фронтны. Ә син курыкма, власть юклыктан файдалан, байлыкны җыя тор!
Герасимның киң авызы беразга ачык торды, бары тик берничә мизгелдән
ул аны яба алды һәм җөмләләр тезмәсенә ирек бирде:
– Ничек, ә? Власть юклыктан файдалан! – Салихка булган сокланудан
һәм күңеле күкләрнең җиденче катына менеп китүдән үзен-үзе тыя
алмыйча, Герасим әңгәмәдәшен кочаклап алды, майлы иреннәре белән
аның чигәсенә төртелде.

– Синнән башка минем бер дустым да, бер туганым да юк! Бары бер
син! – Ярымелап, Герасим Салихны, нык итеп эләктереп, үзенә тарта,
Салих акрын гына бу куллардан ычкынырга тырыша. Җитмәсә, Герасимның
кайнар яшьләре аның алтынланган погоннарына тама иде.
– Ял ит, Салих! Хет бер атна, хет бер ай! Бөтен ышанычым синдә, башка
беркемгә дә ышаныч юк!
Ниһаять, Салих бу кочактан ычкына алды. Чынлап та, бу кеше үзен
маймыл кебек тота иде: сикерә, чиктән тыш соклану белдерә, эчә, елый,
көлә. Салихның аңа йомышы бар, тик аңлар микән ул аны?
– Герась, сиңа сүзем бар, тыңла әле игътибар белән. – Герасим ялт итеп
айныды да куйды, монысы Салихны аптыратты да хәтта. – Минем аша бик
күп нәрсә үтә, ә мин элеккечә ыштансыз, булган байлыгым бары менә шушы
форма. Юньләп жалование дә түләмиләр бит. Сугыш барыбер бер бетәр,
аннан соң ничек яшәрбез? – Менә шуның турыда уйларга кирәктер. Сүз
шул: мин сиңа тапкан мал-туарны җибәрештереп торсам, акчага әйләндерә
алырсыңмы? Кәгазь акчага түгел инде, аңлыйсың.
Герасим яшен тизлегендә бу эшнең нинди отышлы булуын башыннан
үткәрде дә җавабын озак көттермичә әйтеп тә салды:
– Була ул! Син әйткәнчә эшләрбез.
Ни турында сүз барганын икесе дә аңлый иде. Кул кысыштылар, кемгә
нинди өлеш төшәчәген аңлаштылар, иртәгедән үк эшне башларга сүз
куештылар. Герасимның тагын кочаклашырга ниятләп якынаюын күреп,
Салих торып басты. Хуҗа кунагының торганын күреп туктап калды да
бөтен эчке кайнавын сүзләр аша җиткерде:
– Ял ит, Салих! Син – минем көтеп алган иң зур кунагым!
Һәм кинәт пышылдауга күчте:
– Бәлки, сиңа берәр яшь бичәкәй кирәктер? Хәзер мин аны табам! Бар
ул яшь киленнәр, бар!
Герасим ишекләрне тибеп ача-ача, ул барган юлда торган урындыкларны
тибеп җибәреп, шунда ук юкка чыкты.
Шул гына җитмәгән иде тагын... Күз алдына Марина килеп басты. Эх,
Марина, Марина! Нишләдең син? Нигә болай иттең инде, ә?
Салих Герасим артыннан ниндидер җирәнүгә охшаш тойгылар белән
карап калды, алдында торган болганчык, яшькелт көмешкәне эчте дә,
стаканны өстәлгә ташлады. Шунда гына ул стакан төбендә мыекларын,
тәпиләрен кыймылдатып йөзәргә маташкан әллә таракан, әллә чебенме
ятканын күрде…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев