Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җәй: халәтләр

Җәйнең җиләк чагы. Ә мин сагышланам. Хушлашуны белеп – ничәнчегә! – утсыз янам...

Җәй өлгергән:
менә-менә өзелеп төшәр
вакыт агачыннан.
Пешкән алма сыман...
Мин учымны куям:
һәр мизгелне җыям,
акса да ул бертуктаусыз
бармак арасыннан...
Җәйнең җиләк чагы.
Ә мин сагышланам.
Хушлашуны белеп –
ничәнчегә! – утсыз янам...
(Нинди гадәт соң бу –
җан өзгәләү алдан?!
Бәлки, көз дә,
хәтта кыш та –
тик фәлсәфи ялган?..)
Җәй өлгергән – әзерләнгән
бу мәйданны калдырырга –
җим булырга – хушлашырга...
...................................
Алмагачлар
алма коя, алма җуя:
балаларын җиргә җыя...
Ишелепләр алма ява.
Алма туа…

 

«КУ» 08, 2024

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев