КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Әйе, көзгә борылып ятучы кояш, югары булса да, әллә ни җылытмый иде инде. Бары тик турыдан-туры төшкән нурлары гына инде суынып барган җәйге эссене саклый, аның кабат кайтачагын искә төшереп өметләндерә. Ильяс атына атланды да Казанлыга табан юл тотты.
45
Юл, берүзе иркенләп үсеп утырган имәнне урап чыгып, Таныпның
биек ярына килеп терәлде. Астарак, куаклар артында, җитез елга үзенең
суларын бернигә карамый алга куа, тонык суда көзгедәге кебек бөтен
дөнья чагыла. Бер карасаң, ул бөтенләй акмый төсле, суда чагылган
агачлар да, болытлар да тып-тыныч кына, каккан кебек бер урында
торалар. Тик бу алдый торган тынлык: кайчакта елга су астыннан өскә
табан әйләнмәләр ыргыта, әллә кайдан табып, өскә ак күбек ташлый,
суүсемнәрнең яшел җепләрен уйната, каршы яктагы таллардан саргая башлаган яфракларны өзеп алып, агым уңаена әйләндерә-әйләндерә
алып китә.
Ильяс бүген әзерлекне карар өчен махсус килде Томафи яланына. Әйе,
яланга авыл ягыннан күренми генә керү мөмкин түгел. Бер куркыныч бар –
анысы инде елга буйлап. Елга буйлап һөҗүм башланса, аны туктатып
була торган түгел. Монысына да Гаязетдин акыллы киңәш бирде: баркага
төялгән ашлыкны алып чыгып китү белән, Танып өстенә ике яктан да ярда
үскән биек карамаларны кисеп төшерергә, шулай итеп андагы хәрәкәтне
туктатырга. Ул агачлардан елганы азат итү – тавышлы эш, акларның уйлары
шунда ук билгеле була.
Кичә иртән агып төшеп китте ашлык төялган барка Танып буйлап.
Анда кораллы өч кеше, алда ниләр көткәнен берәү дә белми. «Аллага
тапшырдык!» – диде Гаязетдин, юлга чыкканда. Бар ышаныч Аллада,
Гаязетдинның осталыгында, дошманнарның бу сәфәр турында белмәвендә,
тимер юл буенда, су буенда кеше талап йөргән бандитларның сизгерлеген
югалтуында, һава торышының яңгырлы булуында, салкын булып елга
туңып китмәвендә, барканың исән-имин ерак юлны үтә алуында, Борайда
ашлыкны олауга төяп, Казанцевога илтеп тапшырып булуында. Иң
кайгыртканы – Казанцевода нинди хакимият вәкилләре, кемнәр хакимлек
итә? Ризван Шәрәфи бай белән килешә алырмы? Күп шул бу уңышның
шартлары, бик күп...
Текә ярдан борылып, Ильяс тар гына юлдан Томафига табан кузгалып
китте. Ярты сәгать дигәндә, ул Томафиның чабылмаган болынына килеп
чыкты. Әллә кайда эчтә, йөрәкләрне-бәгырьләрне телгәләп, сары сагыш
узып китте. Казанлылар өчен якын булган берничә болын шулай итә
кешеләрне: бу Чәчрәтке болыннары, Томафи болыны, Чана Чыгыш
болыннары.
Алда матурлык. Алда хозурлык. Сары, кызыл япмалар ташланган кара
яшел урман елга борылган киң тугайның суына хәтле төшә дә, аны атлап
чыгып, яңадан көчле, кырыс булып, караңгы һәм серле булып, күккә
күтәрелеп китә.
Болын читендәге Томафи картның өе кырында учак яна, анда берничә
кеше ял итә иде. Ильяс килүгә аларга тагын бер-ике кеше өстәлде, аның
сораганын да көтмичә, башкалардан олырак Хәертдин хәлләрне аңлата да
башлады.
– Землянкалар, куышлар, алачыклар әзер.
Ильяс тирә-ягына карады, тик бернәрсә дә күрмәде.
– Яшердек без аларны, хәзер күрсәтербез ничек итеп яшергәнне.
– Хатмулның юлларын таптыгызмы?
– Таптык, тик алар инде убылып төшеп баралар. Кайбер урыннарын
файдаландык, вакытлыча яшәп торырлык. Хатмул белгән уңайлы җирне
сайларга, ышанычлы итеп төзегән пучинкәсен.
– Ә Каюм мәгарәсе ни хәлдә?
– Монысы авыррак, Ильяс! Кереп карадык. Танып ташыган вакытта
мәгарәнең кызыл балчыгын юып чыгарып барлыкка китергән куыш җир
ул. Чак кына тавыш булдымы, җимерелергә тора.
– Берничек тә үтәрлек түгел инде, алай булгач? Значитца, Томафи болыныннан керергә дә, чыгарга да бер генә юл. Монда отрядны кертсәк,
капчыкка кереп бикләү белән бер. Капкын! Эзләргә кирәк берәр җаен.
Су буендагылар бер-берсенә карашып көлештеләр.
– Әзерләп бетерми торып, сиңа күрсәтмәскә иде дә бит, әйдә инде,
күрсәтәбез. Тик башта монда кара! – Хәертдин, кулына чыра алып, җиргә
сыза башлады. – Менә монысы Танып. Ул менә ничек киң итеп борыла.
Елганың теге ягында – удмуртларның Гыйбадәт тавы, аның астында – Каюм
мәгарәсе. Аңа керә торган урынны агач баскан, болай гына күренми, якын
барырга кирәк.
Ильяс көлеп җибәрде:
– Фронтта безнең командир да атака башланыр алдыннан шулай җирдә
сызып күрсәтә иде!
– Безнеке дә шулай итте! Дәлше. Мәгарәнең күп өлеше ишелгән,
ишелүне туктатып булмый, ул гел бара. Тик без анда эчкә үк кереп йөрмибез.
– Значитца, башка юл бар?
Хәертдин ташлаган чырасын тагын кулына алды.
– Мәгарәгә кергәч тә, уңга борылабыз, анда ташлы урын, җимерелү
куркынычы юк диярлек. Без аны барыбер ныгыттык.
Сүзгә икенче абзый кушылды.
– Тик без уңга бармыйбыз! Анда сул якта яланга алып чыга торган
борылыш бар, шуның буйлап чыксаң, удмурт авылына иң кыска юл.
Ильясның соравы озак көттермәде:
– Күпме барырга инде җир астыннан?
Монысына инде тагын Хәертдин җавап бирде:
– Барлыгы өч йөз адым тирәсе. Җимерелергә сәбәп булган тавыш
чыкмасын өчен атлар арасында унбиш-егерме адым ара калырга тиеш дип
уйлыйм. Булмаса, атларның борынын бәйлибез.
– Кемнәр белә инде андый юл барын?
– Елганың безнең ягында беркем дә белми. Еш йөргән урын түгел.
Шуннан, Гыйбадәт тавы бит, кеше курка анда барырга. Бәлки, удмуртлар
беләләрдер.
Монысы әйбәт инде, күп кеше белсә, барыбер бер очы чыга, үзара
утырганда, кемдер сөйли, хәбәр тарала.
– Теге якка ничек чыгабыз? Күпер салыргамы, әллә су өстеннән юл
түшибезме?
– Астарак кичү дә бар. Су тирән түгел, кайда билдән, кайда муеннан,
төбе ташлы. Арбаларны шуннан чыгарып урманда яшерәбез. Монда юл
түшибез атлыларга.
– Значитца, тагын бер мәртәбә сорыйм инде: мәгарәне хәвеф-хәтәрсез
үтү мөмкинме?
– Мөмкин. Әйдә, бер килгәч, карап та чыгыйк. Шуннан аш ашарбыз.
Атынып торган агач буйлап Таныпны чыгып, Гыйбадәт тавына
атладылар. Бу тау турында халыкта төрле сүз йөри. Имеш, яп-якты көнне
караңгы булып китәргә мөмкин, имеш, монда кош та сайрамый, имеш, тау
ялгыз йөргән кешеләрне адаштыра. Әллә шулай, әллә имеш-мимеш. Тик
барысы да тау кырында тып-тын калдылар.
Мәгарәнең авызыннан ук салкын бәреп тора, аяк астындагы юеш кызыл балчык урыны белән тая, тик анда вак таш күп булу сәбәпле, каты гына юл
хасил булган. Стеналар да шул ук ташлы кызыл балчыктан, бер ат сыярлык
үтеп йөрү юлы берничә адым саен баганалар куеп ныгытылган. Монысы
инде хәвеф-хәтәрне күпкә киметә.
Өч йөз адым сизелми дә калды. Юл, чынлап та, канәгатьләнерлек, димәк,
үтеп булачак. Учак янына чыктылар. Ильяс авылдагы хәлләрне сөйләп алды,
аклар-кызыллар фронтының нинди сызыкта булуын аңлатты.
– Безнең өчен иң куркынычы – Салихның авылга кайтуы. Кайтса,
значитца, аңардан миһербанлык көтеп булмаячак. Бездә булган хәбәрләр
буенча бүген-иртәгә кайтып җитәчәк ул. Димәк, бүген кич безнең отряд
монда булачак.
Аш тәмамланыр алдыннан Галләметдин кайтып керде.
– Ысматри-матри! Болар кунак булып яталар! Ә Салих инде Ямашта!
Өч-дүрт сәгатьтән монда булачаклар!
Аш өзелде. Ильяс шунда ук отряд артыннан авылга кеше җибәрде,
Шакирга тиз генә җыелырга боерык бирде. Өч-дүрт кешегә Танып өстенә
агач аударырга кушты. Бераздан йөзьеллык карамаларның елгага гөрселдәп
ауганы ишетелә дә башлады.
Ашап алган Галләм карт аны читкәрәк чакырды.
– Таптым юлны. Әле дә бар икән ул. Түшәлгән агачлары череп беткән
бетүен, тик җәяүлеләр үтәрлек.
Монысы начар, бик начар яңалык булды. Димәк, ул якка да сак куярга
кирәк булачак, чигенү юлларын карап билгеләргә туры киләчәк.
– Үгез чишмәгә хәтле барып урадым. Чишмә бик киң җәелгән, ат
белән керү мөмкин түгел. Ә менә атсыз, түмгәктән түмгәккә үтәргә була.
Солдатларга нәрсә, аларга боерык бир генә.
– Галләм ага, барысын да күз уңында тота алдыкмы? Әйдә, барлап
карыйк. Значитца, ашлыкны җибәрдек.
Галләметдин бармакларын бөгә башлады.
– Бу бер. Гаязетдин Тәшкүрне үтеп барадыр инде.
– Таныпка агач аударып, су буйлап йөрүне чикләп киләбез, значитца.
– Бу ике, һәм бу – бик дөрес карар.
– Монда яшәргә урын әзер, значитца. Кирәк булса, күпер кебек нәрсә
түшәп ала алабыз.
– Өч, дүрт сиңа менә!
– Каюм мәгарәсен тикшердек, бүрәнәләр бастырып ныгыттык.
– Биш, алты! Йөрер юлны тиз генә үтәр өчен тигезләп тә чыктык.
– Әйе. Иң мөһиме – ары китәргә юлны таптык.
– Удмуртлар Гыйбадәт тавына елына бер-ике генә киләләр, значитца,
тау тирәсен бик чиста тоталар. Шуңа безнекеләрне кисәтеп куярга кирәк,
бу урын белән бик шаярмасыннар.
– Нәрсәне оныттык?
– Онытмадык. Искә төшкәнен эшли торырбыз.
– Бер нәрсә күңелне кыра. Буа ерылса, бу тирәне чынлап су басамы?
Галләм уйга калды.
– Бу турыда мин Гаязетдин белән сөйләштем, ул елгаларның холкын
яхшы белә. Матусов кешеләре суга батканда, буаны бер карышка төшергәннәр иде. Ә Таныпта ул суны сажиннан биегрәккә күтәргән. Дәлше.
Син, ысматри-матри, ярның биеклеге өч сажин булсын, ди. Бу тирәне су
белән каплау өчен буадагы суны дүрт-биш карышка төшерү кирәк. Дәлше.
Улаклардан дүрт-биш карышка суны төшереп булмый. Шартлатырга кирәк.
Монысы инде, белмим, суны күпмегә күтәрер?
– Значитца, тагын бер бәла безнең башка!
– Кайгырма, Ильяс! Һәрбер хәйләкәрлеккә үзенең җавабы бар.
Шартлатсыннар да, ди. Без моны ишетәбез бит инде. Дулкын Танып
бормалары буйлап монда хәтле ким дигәндә ярты сәгатьтә генә килеп җитә.
Шул арада без теге якка чыгып, мәгарә аша үтеп өлгерәбез, минемчә. Шуңа
бик күп нәрсәне теге якка алдан ук чыгарып куеп, анда сакларга кирәк.
Беразга тын калдылар. Шунда Ильяс ничәнче көн инде башын
әйләндергән сорауны бирде:
– Ә нигә без баштан ук теге якта гына туктамадык әле?
Бу сорауның үзенә караганын Галләм яхшы аңлый иде.
– Нигә дип, ни... Ысматри-матри менә! Кем белгән акларның күп
булырын? Без монда озакка килмибез дип уйлаган идек. Шуңа да Казанлыга
кайтырга туры юлны өзәсе килмәгәндер. Дәлше. Ә алар безгә һөҗүм
итәрләрме – монысы билгесез бит! Салих дивана түгел, монда һөҗүм итү
һәрхәлдә уңышсыз булачагын белә. Дәлше. Теге якта бу хәтле халыкны
урнаштырырга урын да юк бит? Анда урман-чытырман, ысматри-матри!
Томафи картның аучылар өе дә бит бу якта, ә бу өйдә егермеләп кеше
урнаша ала. Ә чишмә?
– Ярар, җитәр, Галләм ага. Ышандырдың, значитца. Алла бирсә,
югалмабыз! – Ильяс сүзне икенчегә борды. – Син кайтып торасыңмы, әллә
монда каласыңмы?
– Калам. Балыкка ау куелган, шуларны тикшерәм. Үрдәк карап йөреп
киләм, бу тиклем мирны ашатырга да кирәк бит.
– Мин кайтып урыйм, алайса. Җылы кием алырга.
Әйе, көзгә борылып ятучы кояш, югары булса да, әллә ни җылытмый иде
инде. Бары тик турыдан-туры төшкән нурлары гына инде суынып барган
җәйге эссене саклый, аның кабат кайтачагын искә төшереп өметләндерә.
Ильяс атына атланды да Казанлыга табан юл тотты.
(Дәвамы бар)
«КУ» 08, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев