Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Өйдән чыгу белән икесе берьюлы мостикка карадылар. Анда кәнәфидә бөрешеп, бу авыр хәлләрдән бәләкәйләнеп калган, күләгәгә әйләнеп, көн саен тормыш мәшәкатьләреннән ерагая барган һәм кинәт картаеп киткән Даниел Геворкович башын иеп, үз уйларына бирелеп, тын гына утыра иде.

(Башыннан укыгыз)

29
Волость белән базар арасындагы мәйданда тагын халык җыелды. Тагын
тальян елый, кайчакта җыр сүзләре ишетелеп кала, кемнәрдер бүген дә
яшьләргә киңәш бирә.
– Барыгыз да мондамы? – Ибраһимның тавышы шыгырдаган кое
чыгырын хәтерләтте. – Ярар, алайса исемлекне барлап чыгыйк.
Аның уйлары бүгенге хәл турында түгел иде, ул ике ярдәмчесе юкка
чыкканына хафаланды. Әгәр алар янгын белән эшне азакка тиклем эшли
алсалар, хәбәре күптән килеп җитәр иде. Хәбәр юк. Димәк, янгын да юк.
Һәм кешеләр дә юк!
Исемлекне барладылар. Тиешле кешеләр барысы да монда, дезертирлар юк, каршы килүчеләр юк, бар да тәртиптә. Озатучыларга Әхмәтгали хәзрәт
җылы сүзен әйтте, догасын укыды.
Ә Хәмит ни эшләгәнен әлегә аңлап бетерә алмады. Шуңа да ул элеккечә
кырыс һәм каты бәгырьле.
– Нәселне оятка калдырма! Туганың әфисәр! Моны да онытма. Безнең
нәсел беркайчан да кеше артында качып ятмады!
Бераз башы авырткан Гәрәй аны тыңламый да иде. «Оят, кеше артына
качма!» – болар берсе дә кирәкми Гәрәйгә. Сугышы да кирәкми.
– Хәтереңдә тот мин әйткәнне! – Йокысы туймаган башка бу сүзләр
үтеп керә алмый иде.
– Бәлки, Салихны очратырсың? – Сүзгә Рәхимә кушылды.
– Кит әле, юләрләнмә! Ничек очратсын, ди, ул аны? Армияне Казанлы
базары дип уйлыйсыңмы тагын?
Ибраһим икенче мәртәбә арбалардан урын алырга чакыра. Бу юлы инде
китүчеләр урын ала башладылар.
Бик коры итеп саубуллашты Хәмит улы белән. Рәхимә аңа карап елады:
– Каты күңелле адәм син! Кеше кебек саубуллаша да белмисең бит!
Нәрсә уйларлар синең турыда?
– Тик тор, тинтәк! Хатын-кыз эшеме ирләрне өйрәтергә? Бәлки, еларга
да кушарсың? Сау бул, улым. Онытма безне. Хат яз. Менә әлегә шул.
Хәмит Гәрәйнең кулын кысты, Рәхимә, аны кочаклап, тавышсыз гына
елавын дәвам итте.
Рекрутлар, башларын иеп, арбалар кырына җыелдылар, бары тик әлегә
сакал-мыек күрмәгән битләр буйлап тозлы яшьләр ага.
Менә инде алар төялгән олау кузгалды.
Шул вакытта әллә нәрсә шартлап өзелде Хәмитнең күкрәгендә, түзеп
булмаслык әче сагыш булып, йөрәгенә барып кадалды.
– Улым! Улым! – дип пышылдап, ул олауга якынрак килергә тырышты,
тик андагы йөзләгән кеше аша үтү мөмкин түгел иде. Ычкынды шул чакта
Хәмитне тотып торган ниндидер җепләр. Кешеләрне этеп-төртеп, ул алга
йөгереп чыкты.
– Гәрәй!
Гәрәй аның ягына борылды. Олау да туктап калды.
– Гәрәй, улым, гафу ит мине, карт юләрне, ишетәсеңме?
– Ни өчен гафу итәргә, әти?
– Хәтереңдәме, мин сиңа суктырдым атна-ун көн элек? Гафу ит! Кайчан
күрешербез – Алла гына белә!
Хәмит Гәрәйне күкрәгенә кысты.
– Менә инде, мин бит үзем гаепле идем! – Гәрәй күз яшьләрен
күрсәтмәскә тырышты.
Олау тагын кузгалды. Ике яктан да киңәшләр бирү дәвам итте.
– Улым, саклан!
– Хәбәр җибәрергә онытма!
– Сак бул, Алланы ташлама! Догаларыңны укы һәрчак!
Бераздан китүчеләр ягыннан саубуллашу булып җавап сүзләре килеп
җитте:
– Без кайтырбыз озакламый! Көтегез безне!

Китүчеләр авылныкылардан ерагая төште. Шул вакытта алар арасында
йә авылга табан, йә олауга иярергә тырышып, бер көчек бәргәләнә иде.
Бар халыкның күзе шул көчеккә караган, гармун да уйнаудан туктады,
яланда тынлык урнашты. Эт баласы, елап-елап, ике арада йөрүен дәвам
итте. Шулчак олаудан бер яшь кенә егет юлга сикерде, очып диярлек килеп,
көчекне тотып алды, күкрәгенә кысты, нидер әйтте, җибәрде. Һәм ул
сикереп менеп олауга утыруга, атлар чабып та киттеләр. Ялан уртасында
елап утырып калды көчек.
Олау артыннан бала-чага да йөгереп карады. Тик кая ул, иртәдән үк
басып торган атлар, көзге сирәк тузанны күтәреп, алга омтылуларын
белделәр.
Бик озак тордылар кешеләр, шул тузанга карап. Хәмит, авыр сулап,
үзенә-үзе әйтеп куйды:
– Үз-үземне канатсыз калдырдым бит!
Гармун тавышы бик озак тынмый ишетелә килде. Кайчак ерактан авыл
башында калган кешеләрнең колагына җыр сүзләренең кайбер өзекләре
ишетелде, һәм алар инде йөздәге туктап өлгергән тозлы чишмәләрне
кабаттан ачып ташладылар. Ул чишмәләрдә яшь кенә түгел, яшерен
сукрану-зарлану да, төшенкелек тә, халыкка хас булган буйсынучанлык
та бар иде.
Бик күпне күрде халык бу ун-унбиш ел эчендә. Кемнәрнедер
япон, кемнәрнедер герман сугышына озаттылар, күпләрне көтеп ала
алмадылар, күпләр, кайтып, туган йорт бусагасын атлап керә алмадылар.
Кайгы таныш иде монда һәр өйгә, ул һәркемнең үзәгендә нык итеп
ябышып утыра иде...
Хәертдин күперен чыгып, Сандугач тавы башына менеп җиткәч, урман
арасыннан авылга табан туп-туры бер буй ачыла. Моны бар да белә; халык,
таралмыйча, китүчеләрнең шул ачык буйны үткәнен көтте. Китүчеләр дә
моны яхшы белә – беренче атлар күренү белән җыр сүзләре ындыр буенда
калганнарга килеп иреште:
Казармаларның идәнен
Таптамам дигән идем,
Туып үскән авылымны
Ташламам дигән идем...
Бу юлы инде бөтенләй каткан күңеллеләр дә чыдамады – кешедән яшереп
тормый, күз яшьләрен сөрттеләр...
* * *
Ике көнгә якын бардылар рекрутлар Бөре каласына. Аттан төшеп,
пароходка утырдылар, пароходтан төшеп, Бөре урамнары буйлап төрмә
саклаучы солдатлар казармасына барып, йокларга яттылар. Икенче көн
Гәрәйне бер кеше эзләп тапты. Башта ул аның кайдан булуын сорашты, кем
улы булуы белән кызыксынды. Староста Хәмит улы дип таныштырды Гәрәй
үзен Тукмаков дип атаган бу кешегә. Шунда ук теге кеше аны башкалардан
аерып алып китте, һәм шул ук көнне кич Гәрәй, тагын пароходка утырып,
Уфа ягына йөзде.

30
Ярмине мал ызбасына керосин салынган шешәләре белән бергә төяп
алып килделәр. Ярминең борыны салынган, ул эшнең ничек тәмамланасын
бик яхшы күз алдына китерә. Пётр Васильевич аны җилтерәтеп арбадан
тартып төшерде дә сөйләшергә җиңелрәк булыр дип, аның коты очкан аклы
күзләренә зур йодрыкларын бер-ике мәртәбә тидереп алды. Ярми егылып
китүдән мал ызбасының стенасына сөялеп калды, тик барыбер күктәге
йолдызларның бермә-бер артканын күрде.
– Нәрсәгә дип керосин салынган шешәләр әзерләдең? Кемгә ут салырга
исәбең?
Ташкинов аны әйләнеп урап чыкты, шул вакытта Ярми, куркып, тагын
сугуны көтте. Аңлады ул, бу егетләрдән исән чыгу юк, бары башкаларны
сатып, берәр төрле файда эшләп була.
– Миңа шундый боерык бирелде.
Пётр Алексеевич тагын сикереп чыкты:
– Кем?
Ташкинов, кулын күтәреп, аны туктатты, аңлатты, әлегә янгынның кайда
буласын белү – монысы, чынлап та, башка сораулардан мөһимрәк иде.
– Йә?
– Сезнең Тәшкүр белән Борай янындагы пристаннәрне.
– Син – кайсысын да, Тамырбулат – кайсысын?
– Мин – Тәшкүрдәгене, ул – Борайдагыны.
– Әле кайда ул? Киттеме кушканны үтәргә?
– Юктыр, бүген ул төш вакытында ук йөри алмаслык исерек иде.
Кәрәчине дә алынмаган, барлыгы алты шешә – менә, алар монда, – дип,
өстәлгә күрсәтте, ымлап.
Димәк, бу бәладан котылып калдылар. Әлегә. Кем белә ни уйлаганын
зур кешеләренең. Әгәр тагын ярдәмчеләре булса? Ул шушы ике аңгыра
бәрәннәргә генә карап утырмыйдыр бит?
– Тагын бармы сезнең кебек аңа табынган тиле-милеләр? Ничек итеп
ул сезне шулай куркыта алды?
– Куркытмас. Ул бит таныш-белеше күп булган кеше дә. Икебезне дә
бик зур гөнаһлы эшләрдән алып калды ул. Шуңа без аңа рәхмәтлебез...
Иң җаваплы вакыт килеп җитте. Сатармы кушкан кешеләрен, әллә
юкмы?
– Ярми, син үзеңнең язмышың кыл очында торганын аңлыйсыңдыр бит?
Шуңа карышсаң, без сине исән калдырмыйбыз. Ә җәзаның нинди икәнен
син беләсең. Сорау: кем сезнең хуҗагыз?
Ярми, ничек кенә юләр булмасын, бер нәрсәне аңлап алды – яшәүгә
яшәүне алышу.
– Миннән – хуҗа исеме, сездән – миңа азатлык.
Пётр Алексеевич тагын кулларын уйнатып алды. Борыныннан бәреп
чыккан кан Ярминең аягына тамды.
– Барыбер үләсе. Гомергә – гомер!
Ташкинов Пётр Алексеевичка карап, башын какты.
– Ярар. Син исемен әйтәсең, без тикшерәбез, дөрес булса, артыңа
тибеп чыгарып җибәрәбез. Башка сүзем юк. Әйтмәсәң инде, иртәгәдән соңгамы, берсекөнгәме сине шул Тәшкүр тирәсендә суда табарлар.
Аңлашыламы?
Ташкинов та кушылды:
– Шуннан, синең гаебеңне тануың, хуҗагызны атавың да бик кирәкми
безгә, чөнки без аны беләбез! Ул – Ибраһим старшина!
Ярми куркуыннан киеме эченә кереп киткәндәй булды.
– Юк! Ю-ук!
– Юк түгел инде, туган! Аның котыртканын без башта ук аңлап алдык. Ә
сез, аңгыра бәрәннәр, ул кушканны эшләп, ике яшь баланы харап иттегез!
Ярми, каушап, котылыр юл эзләде.
– Без аңа каршы дәшә алабызмыни? Ул бит теге вакытта безне нинди
җаваптан коткарып алып калды. Без аның алдында таудай тиешле!
Пётр Васильевич Ташкинов ераккарак карый иде. Аңа бу эшнең нәрсәдән
башлануы мөһим. Гап-гади гына үч тойгысымы, карадан кара көнләшүме –
нәрсә ята бу хәлләрнең нигезендә, алда нинди планнары бар Ибраһимның?
Планнарын Ярми кебекләр белми инде – монысы ачык. Ә менә нидер
сөйләгәндер бит ул боларга – шуны белергә тырышты ул төрле сораулар
аша. Тик бернинди җавап та ала алмадылар алар бу юньсездән. Ә Ярминең
бөтен тырышканы – судан коры чыгу. Җибәрсәләр, ул кая барырга белә.
Ямаяз ерымын үтеп, Томафи яланына чыкканда, урман уртасында бик аз
кеше белгән бер урын бар, аны шул белүчеләр Хатмул пучинкәсе дип йөртә.
Пучинкә – Хатмул исемле юлбасарның кайчандыр качып яткан урыны,
берничә яшерен чыгу юллары, берничә бүлмәсе булган бик уңайлы урын.
Анда Ярмине беркем дә таба алмаячак. Тик болардан ничек котылырга?
Ярми ике Петька кырында бик эчкерсез, ышандырырлык булып күренергә
тырышты.
– Мин белгәнемне әйттем, сез дә үзегезнең сүзегезне үтәгез инде.
Тик алдарсың Ташкиновны!
– Ярар, карарбыз. Тамырбулат кайда, өендәме?
– Соңгы вакытта ул өендә йокламый, Көтмәстә, Нигъмәтҗан байның
ерак тегермәнендә ята.
– Мартыштамы?
– Әйе.
Ике Петька бер-берсенә карадылар. Монысы саф алдашу инде, аны
аңлыйлар алар. Ничек инде ике сәгать элек кенә монда булган кеше җәяү
сигез-тугыз чакрым арадагы Мартыш тегермәненә йокларга йөрсен ди?
– Ярар, монысын да тикшерербез!
Пётр Алексеевич Ярмине базга этеп төшерде.
– Шым гына ятсаң, исән калырсың. Понялмы?
Баздан мыгырдаган тавыш кына ишетелде.
Мал ызбасыннан чыгып барганда, Пётр Васильевич туктап калды.
– Петя, сизәсеңдер, монда бит эшләр бик тирәнгә китеп бара. Үзебез
генә ерып та чыгар идек, тик бу башбаштаклык булыр. Шуңа күрә хәзер
үк Даниел Геворковичка җиткерергә кирәк хәлне. Без белмәгән нәрсәләр
дә бардыр монда. Ул акыллы кеше, тиешле киңәшен бирер.
– Мин риза, һәрвакыттагыча син дөрес сөйлисең.
– Киттек, алайса, дуамалланып, дөньяны ватып-кырып ташлаганчы!

Өйдән чыгу белән икесе берьюлы мостикка карадылар. Анда кәнәфидә
бөрешеп, бу авыр хәлләрдән бәләкәйләнеп калган, күләгәгә әйләнеп, көн
саен тормыш мәшәкатьләреннән ерагая барган һәм кинәт картаеп киткән
Даниел Геворкович башын иеп, үз уйларына бирелеп, тын гына утыра иде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев